СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әкият “Тапкыр кеше”

Элекке заманда фәкыйрь генә бер карт белән карчык яшәгәннәр. Карт кечкенә чанасын тарта да урманга утынга китә. Утын кисеп яткан вакытында моның янына бер дию килеп чыга.
Дию әйтә:
— Нишлисең, карт? — ди.
— Менә утынга килдем әле, ягарга утыным юк,— ди.
— Мине туйганчы бер сыйласаң, ди, дию әйтә, мин сиңа утынны үзем илтеп бирермен, ди. Тик синең бу чанаң бик кечкенә, ди, икенчене ясарга кирәк, ди.
Пәри ике имәнне аудара да трактор артына тага торган чана шикелле иттереп зур чана ясый. Колач җитмәслек имәннәрне тота да шатор- шотыр сындыра, сындыра да төйи. Әллә нихәтле агачны төяп бетерә бу шулай иттереп.
Ярар, кайталар инде болар. Кайталар, утынны бушаталар. Менә дигән ике йорт салырлык агач кайткан.
Карт әйтә диюгә:
— Селкен! — ди.
Дию селкенгән иде, моның сакал-мыегыннан дөбер-шатыр килеп яңадан бер йорт салырлык агач коелды.
Ярар. Утыннарны бушаттылар. Шуннан соң карт әйтә диюгә:
— Әнә комган, син бит-кулларыңны юа тор, мин карчык янына кереп, ашарга-эчәргә хәзерләтим,— ди.
Карчык янына керә дә әйтә карт:
— Хәзер мин диюне ашарга-эчәргә дип алып керермен дә сиңа әйтермен: «Карчык, ашарга хәзерлә, кунакны сыйлап җибәрик әле»,— диярмен. Син: «Нәрсә генә пешерик икән, бернәрсәбез дә юк бит»,— дип әйтерсең. Шуннан мин сиңа: «Соң бит, карчык, карт диюнең башы бар, яшь диюнең түше бар, анысы гына җитмәсә, монда тагын берсе бар»,— дип әйтермен,— ди.
Хәзер карт ишегалдына чыга да диюне өйгә чакыра. Өйгә керделәр, Карт әйтә:
— Карчык, ашарга-эчәргә хәзерлә әле, кунакны сыйлап җибәрик,— ди. Карчык әйтә:
— Карасана, нәрсәләр генә пешерим икән соң, ниләр белән генә сыйлыйм икән, бернәрсәбез дә юк лабаса,— ди.
— Ник булмасын,— ди карт, гайрәтләнеп,— карт диюнең башы бар, яшь диюнең түше бар, алары гына җитмәсә, монда тагы берсе бар! — ди.
Шул сүзләрне ишетүе була, диюне син күр дә мин күр, чыга да чаба бу урманга.
Шулай итеп, бу карт ничә елга җитәрлек утынлы булып кала.