СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ринат Мөхәммәдиев "Шамил абый"

(хикәянең дәвамы)
Ялгызлык кызык нәрсә икән ул. Төннәр озынайганнан- озыная бара. Күзгә йокы керми интектерә. Көннәрен дә ни эшләргә, кая барып бәрелергә белми аптыраган чакларың була. Берөзлексез үткәннәрдә казынасың...Кеше гомере күз ачып йомган арада уза да китә икән. Зәкия белән икесе дә авыл балалары иде. Университетны тәмамламас борын өйләнештеләр. Бер-бер артлы малай һәм кыз алып кайтты хатыны. Ә фатир юк. Тулай торак почмагында тар гына бүлмәдә яшәделәр. Төннәрен торып,туалетка качып шигырь язган чаклары да була иде.
Ә хәзер менә болын кадәрле өйдә япа-ялгызы...
.Эч поша. Аяклар урамга тарта. Анда да хатирәләр һәм истәлекләр. Кайсы урам, нинди тыкрыкка барып чыкма, истәлекләргә юлыгасың, йә булмаса келт итеп узган гомернең бер мизгеле хәтергә килеп төшә.
Шулай үз уйларына чумып, тыныч кына урамнан узып барган чакта, берәү аның җиңенә кагылды:
-Әссәламәгаләйкүм, Шамил кардәш, әллә күрмәмешкә салышуың, кая китеп барасың болай соңлап?
Күтәрелеп караса, каршысында кайчандыр яшьләр газетасында бергә эшләгән иске танышы Мансур басып тора икән. Язу яклары чамалы гына булса да, телгә оста иде Мансур, озак еллар дәвамына редакциянең партия оешмасы секретаре булып эшләде. Обком һәм райкомнан кайтып керми торган иде. Дер селкетеп яшәде дөньясын, редактордан түгел, аңардан шүрли иде барысы да... Ә хәзер ул әнә шәһәр үзәгендәге иң борынгы мәчетләрнең берсендә имам булып тора.
Вәгаләйкүмәссәлам, — дип җавап кайтарды шагыйрь. — Болай гына, йокы алдыннан һава сулап керим дип чыккан идем.
Йә, хуш... Дөрес юлда йөрисең икән, хәрәкәттә — бәрәкәт, диелгән бит изге китапта да. Бу якларда торасың, димәк...Әйе, әнә күрше урамда гына.
Имам шуны эләктереп тә алды:
— Ә нигә соң бер дә мәсҗетемездә күренмисең?
Шамил абый читенсенэ калды, ни әйтергә, ничек җавап бирергә белми торды. «Элгәре «партия җыелышы дип тинтерәтә иде башны, инде мәчеткә йөрмәүдә гаепли».
—Йөрим анысы, мәчет юлын онытканым юк. Бәйрәмнәрдә киләм, — дип акланырга ашыкты шагыйрь,
—Мәсҗет — Аллаһы Тәгалә йорты, бәйрәмнәрдә генә түгел, аңа һәр көн йөрергә кирәк диелгән изге китапта Ә инде җомга намазларын калдыру — үзе зур гөнаһ, дин кардәшем Шамил, — дип тезеп китмәсенме имам.
Бер бәйләнсә, тиз генә котылырмын димә Мансурдан Шуңа бит әнә гаепле кешедәй баш кагып, ризалашып кына торды ул аның сүзләренә. Алар шулай хәл-эхвәлләр белештеләр, бергә эшләп йөргән елларын да искә төшерделәр. Ә инде Шамилнең ялгызы гына калганлыгын белгәч, имам шундук аны кайгыртырга кереште.
— Дин кардәшләрең арасында күпме мөслимәләр ялгызлык кичергәндә, типсә тимер өзәрдәй ир-атның узе генә яшәп ятуын китап хупламый, — дип нәтиҗә ясады ул. — Телефоныңны калдыр. Мин бу изге вазифаны үз өстемә алам.
Каршы килә алмады, телефонын калдырырга мәҗбүр булды Шамил абый. Имам аны изге теләкләр теләп озатып калды.
Йокысы йокы булмады, төне буе урынында боргаланып чыкты. Таң алдыннан йокыга киткән генә иде, чырыйлап шалтыраган телефон уятты үзен. Сискәнеп сикеpen торды Шамил абый.
— Әллү-ү, бу кем? — диде ул йокы катыш.
— Әстәгъфирулла... Әстәгъфирулла... Ходаем, шул көнгәчә йоклап ятамыни җүнле кеше, — дип зарланган хатын-кыз тавышы ишетелде аргы тарафтан. — Икенде намазына вакыт җитә бит инде.
— Бу кем? — дип кабатлады Шамил абый.
— Зәмзәмбану абыстай турында ишеткәнегез бардыр ул — мин. Имамыбыз бирде сезнең телефонны. Бик тә күрешергә тели, сезне көтә, дигәч кенә шалтыратуым Хәзер килеп чыгыйммы, өйлә намазыннан соңмы? - дип, сорауны кабыргасы белән куйды бу ханым.
Ни дисен, Шамил абый хатын-кызга каршы сүз әйтергә күнекмәгән.
Ярар, — диде дә фатирының адресын әйтеп ташлады.- Өйлә намазыннан соң килерсез, алай булгач.
Йокыдан айнып җитмәгән идеме, әллә әлеге дә баягы шул беркатлылык — барысын бәйнә-бәйнә аңлатып бирде. Инде менә сикереп торырга һәм кунак каршылау хәстәрен күрергә тиеш булды. Телең тик тормагач, чабарга, йөгерергә туры килә инде. Ризалашты, ә үзе өйлә намазының кайчан башланып, кайчан беткәнлеген дә белми...
Берзаман ишектә кыңгырау шалтырамасынмы! Аннан, оҗмах кошы сыман, башына ап-ак яулык япкан, ап-актан киенгән урта яшьләрдәге ыспай бер ханым килеп кермәсенме!
Бәтәч, Эзабелла, син түгелме соң бу? — дип, ишектән керүчене төсмерләп, артка чикте Шамил абый, чакабынып егылмады.
Әстәгъфирулла... Әстәгъфирулла, — дип кабатлады оҗмах кошы. — Эзабелла юк! Нинди Эзабелла!.. Оныт син аны, оныт, Шамил абый. Исемем — Зәмзәмбану Шәһәребезнең мөэмин мөселманнары Зәмзәмбану абыстай буларак кына белә мине. Ишеткәнең юк идемени . Мин бит мәдрәсәдә кызларга дәресләр бирәм хәзер.
Ә элек, советлар заманында, димен...
-Оныт ул заманны. Ул заман юк, — дип, абыстай ханым, уттан курыккандай өтәләнеп, фикерен тәмамларга бирмәде Шамил абыйга. Үзенең аракы кибетендә эшләгән яшь чакларын искә төшерер дип уйлады, ахры.
Мин сине һич кенә дә дин һәм гыйлем юлыннан китәрсең дип уйламаган идем, Эзабелл... Әй, гафу! Кем абыстай дидең әле?
Зәм-зәм-ба-ну абыстай! — дип, үз исеменә басым ясарга кирәк санады кунак бу юлы. һәм, кыстаганны да көтмичә, залга узып, түр башындагы йомшак кәнәфигә кереп утырды. — Әйдә, иң элек утырып бер дога кылыйк,булмаса...
Һәм бик тә килештереп, җиренә җиткереп, ашыкмый гына, белгәннәрен укыды. Шамил абый да аңа кушылгандай итте...
Догаларын тәмамлагач та, килүенең максатын ачып салды абыстай.
Имам хәзрәтләре әйтүенчә, сез тол булып калган икәнсез. Мин дә сезнең хәлдә, иремне югалтканга тиз-
дән ай була, Шамил абый. Ишеткәч тә килергә булдым әле менә. Тукта, мин әйтәм, үз күзләрем белән күреп сөйләшим башта, дидем. Сез бит билгеле кеше — шагыйрь» Мин дә Алланың биргәненә шөкер! Бәлки, ике мөэмин мөселман уртак тел дә табып куярбыз, дидем...
— Белмим шул... — дип сузды Шамил абый.
—Син белмәсәң, мин беләм, — дип күтәреп алды абыстай. — Миннән дә яхшыракны син барыбер таба алмассың. Шулай булгач, шартларымны тыңла: иң элек әнә ул стенадагы ярым шәрә хатын-кыз рәсемен урамга чыгарып атасың...
Шамил абый «Юк, ул бит халык рәссамы Бакый Урманченың үз бүләге. Беренчедән, ул картина — минем өчен бик тә кадерле һәм кыйммәтле сәнгать әсәре» дип әйтергә теләгән иде дә... Аны тыңлау түгел, ишетергә дә теләмәде абыстай. Үз шартларын тезеп китте:
— Телевизор карамыйсың. Аннан бозыклык һәм нәҗес исе генә килә. Башыңда һәрчак кәләпүш булсын. Тәһарәт алмыйча, намазга һәм табын янына утырмыйсың. Җомга көннәрендә мәчеткә йөрисең... һәм биш вакыт намаз. Килештекме?
Шамил абыйның бу шартлар хакында ни уйлавы кызыксындырмый да иде бугай абыстайны. Аның әйтүе дөрес булсын да, ул әйткәннәр сүзсез-бәхәссез үтәлсен.
—Үз өемдә мин үземчә яшәргә күнеккән бит, Зәмзәм...
— Синең нәрсәгә күнеккән булуың мине кызыксындырмый, Шамил абый. Мин сиңа күчеп киләм икән барысы да мин дигәнчә — шәригать кушканча булачак, шуны гына искәртүем.
— Мин бит әле үз сүземне әйтмәдем дә, Зәм...
Бу юлы да башлаган сүзен тәмамларга ирек куймадылар аңа. Абыстайның ут уйнатырга, үзенә буйсындырырга күнеккәнлеге әллә каян күренеп тора.
—Синең ни уйлавың мөһим түгел, Шамил абый. Ир баш, хатын — муен, диләр. Менә мин кай якка борылсам, шунда борылырсың моннан ары, боерган булса...
Тагы да сүз куертып, бәхәсләшеп торуның apтык икәнлеген күптән аңлаган хуҗа кунагын аш бүлмәсенә чәйгә чакырды. Әмма анда да үз тәртипләрен кертергә ашыкты абыстай.
— Тәрәзәдән бу кашагаларны бүген үк алып атабыз Кол Шәриф сурәте төшерелгән яшел кашагалар алырбыз Савыт-сабалар да мөселманча булсын. Колбаса-фәләннәрне, эчкеләрне бүгеннән оныт! Өйгә хәләл булмаган ризык кертмәячәкбез, аңладыңмы?! — дип, кат-кат басым да ясап куйды тагы.
Шартларың бик күп икән синең, абыстай, — дип җавап кайтара алды Шамил абый.
Ул да түгел, авызына капкан башкорт балын йотарга да онытып, Зәмзәмбану телсез калды. Кухня стенасына эленгән фоторәсемгә текәлгән иде ул.
Бу ни дигән сүз?! Әстәгъфирулла, бу нинди рәсем, нинди хатын-кыз сурәте элдең тагы?
Хатыным Зәкия, — диде шагыйрь.
Әйттем ич, стенада һичкем рәсеме булмаячак. Моны ал да, бик кадерле икән инде, яшер бер-бер кая.Юкса...
Аңламадым, абыстай. — Ни сабыр кеше Шамил абыйның да түземлеге бетәр көн булыр икән. — Сез монда кем? Нигә әле мин сезгә буйсынырга тиеш? Сез паровоздан алдан йөгерәсез түгелме?! Үз фатирымда ни эшләргә — кем рәсемен куярга, кемне алып атарга икәнлеген мин үзем белермен.
Абыстайның исе дә китмәде. Авызларын чәпелдәтә- чәпелдәтә, чәй янына куелган тәм-томнарны мактый-мактый сыйлануында булды. Һәм, ниһаять, чәен тәмамлап куйганнан соң, килештереп кенә, Аллага рәхмәтләр укып амин кылды.
-Бу минем таләпләр түгел, Шамил абый, шәригать шулай куша. Сез мине дөрес аңлагыз, — диде ул, бер дә исе китми генә. Һәм, китәргә җыенып, урыныннан кузгалды. — Миңа китәргә вакыт. Мәдрәсәдә көтәләрдер. Ә инде никахны кайчан укытырга икәнлеген үзегез хәл итәрсез. Никахсыз көе кабат-кабат ялгыз ир-ат янына килеп йөрү миңа килешмәс.
Китте... Ниһаять, ике күкрәген тутырып сулыш алып куйды Шамил абый. «Менә сиңа Эзабелла... Менә сиңа Зәмзәмбану... Менә сиңа абыстай... — дип кабатлады күңеленнән. — Замана кеше язмышларын ничек кенә үзгәртмиi дә ничек кенә борып җибәрми... Өсте-башы ап-ак, күңеле һәм ниятләре дә шундый булса кирәк... Юк, бер дә абыстайны гаеп итү уе юк иде аңарда. Сүзләре дә үзенә күрә дөрестер аның. Бу катлаулы дөньяда әнә ич үз урынын тапкан... Бәхетен дә табар, шәт...»
Шундый уйларга бирелеп, үз фатирында ни эшләргә, кая барып бәрелергә белми арлы-бирле йөрде ул бертын. Әле бер бүлмәгә, әле икенчесенә керде, кәгазь һәм китаплар өелгән язу өстәле артына да утырып карады. Булмады, тагы йөренергә кереште. Урамга чыгып керү нияте белән ишек катына узгач, тагы икеләнә калды. Анда чыкса, ул кемнедер очратачак. Күрше-күләнме, таныш белешме... Хәл-әхвәл белешкәч тә, һичшиксез, тагы аны кайгыртырга — бер-бер тол хатынны димләргә тотыначаклар. Ә ул моннан туйды, инде тәмам гарык булы Урамда танышларын очратса, барган юлыннан борылып качу юлын эзли, ишекне шакысалар, барып ачарга курка, телефон шалтыраса, сискәнеп куя башлады түгелме Бөтен шәһәр тол хатыннар белән тулган, бөтен дөнья ,аңа хатын эзли кебек хәзер...
Кире кухняга әйләнеп керде ул. Эче бик тә пошкан чакларында чәй эчеп алса, җиңеләеп киткәндәй була. Кай арада чәй суынган. Яңадан газны кабызып торасы килмәде. Стенадагы фоторәсемгә — Зәкиягә күзе төште Карашлары шундый да ягымлы, җылы һәм мәгънәле. Әйтерсең шушы мизгелдә нидер әйтергә, ниндидер киңәш бирергә җыена иде ул аңарга. Дәшәргә теле генә юк...
Ә Шамил абый аны сүзсез дә аңларга күнеккән. Бу юлы да аңлады... Атылып диярлек залга чыкты. Китап киштәләре өстендә инде байтак гомерләр эшсез яткан ике рәтле гармунга күзе төште. Урындыкка басын, үрелеп алды. Ипләп, ашыкмый гына тузанын сөртте. Һәм кычкыртып уйнап җибәрде. Гармунның телләренә бар көченә басып, бакаларын нык сайратып, күреген кочак җиткәнчә каерып-каерып уйнады. Үзен дә, гармунны да кызганмады, жәлләмәде. Озак уйнады шулай. Җаны тынычланып, күңеле басылганчы уйнады. Уйнап һич туймады...
Ап-ак кына, вак-вак кына
Урманда куак кына.
Күпсенмәгез, күп тормабыз,
Без монда кунак кына... —
дип җырлап та җибәргән иде, үз-үзен белешмичә. Үзе уйный, үзе бар тавышына кычкырып җырлый иде ул шулай. Туктарга уенда да юк...
Кинәт берәүнең ишек шакыганы ишетелде. Барып ачса, күрше кызы Нәфисә басып тора. Уңайсызланып куйды Шамил абый. Белә ич, ире булмаса да, Нәфисәнең яшъ баласы бар. Димәк, ул аларның тынычлыгын бозган. Гафу үтенү өчен авыз ачыйм дисә, күршесе өлгеррәк булып чыкты:
Шамил абый, — диде ул, оялып, читенсенеп кенә. Бит алмалары ут булып яна иде үзенең. — Кызым йоклаган арада бер биш-ун минут кына булса да сезнең уйнаганны,. сезнең җырлаганны тыңлап утырырга мөмкинме?..