Елның кайсы гына вакыты булмасын: салкын кышларымы, яңгырлы юеш көзләреме, җәй көннәрен әйтеп тә торасы юк инде — минем һәрвакытта да авылга кайтасым килә. Чит җирләрдә яшәп, күпме еллар узса да, сагынуларым кимеми. Авыл кешесе күңеле белән шәһәргә төпләнә алмый, күрәсең. Авылдан читтә укып йөргән елларны мин әти белән әнине, туганнарымны, үзебезнең өйне, бәрәңге бакчасын сагына идем. Арабызда авылдашлар да булгач, яшьтәшләрне сагыну алай каты булмагандыр инде. Ә менә өйгә кайтасы килү теләге бер генә минутка да күңелдән чыкмый торган иде. Каникулга, мәсәлән, бер ай алдан әзерләнә башлый идек. Алай гынамы, кечкенә чемоданнарыбызны күтәреп, иптәш кызлар белән тулай торак ишегалларын ураштырып та керә идек әле. Шушы сагынулар инде безне, буранына, яңгырына карамый, алтмыш чакрымлы җәяүле юлга алып чыга торган нде. Шагыйрьнең «Юлларын кар баскан Мамадышның, үзе белә микән Мамадыш...» дигән юлларын кычкырып сөйли-сөйли атлыйбыз. Димәк, көрт ерып, туган өйләренә кайтучылар бер без генә түгел. Әгәр дә шушы кышкы юлларда берәр машина да очрап куйса, бәхет күккә аша.
Еллар уза, тормыш үзгәрә, тормыш белән без дә үзгәрәбез икән. Хәзер инде күңел өйдәгеләрне генә түгел, урман буйларын, су юлларын, урамнарны, шул урамда йөргән һәр кешесен юксына. Ә авыл... авыл инде, без үскәндәге авыл түгел, кешеләр дә икенчерәк. Хәер, алар да үзгәргән, соңгы елларда ярты авыл бушап калган. Кайчагында, сагынуларым көчәйгәндә, күңелем белән өйдән өйгә кереп, авылдашларымны барлыйм, хәлләрен белеп чыгам. Тик уйларым белән бушлыкка әйләнгән нигез ташларына орынам. Өйләргә караганда буш нигезләр күп икән авылда. Авылны ятим итеп, күпләребез таралган икән шул. Ләкин кайталар алар авылга, хәл белергә булса да, барыбер кайталар. Хәтта хәзер инде нәсел-нәсәбеннән бер генә исән туганнары калмаганнар да кайтып төшә икән. Читтән кайтучыларга да авыл халкының артык исе китми шикелле. «Җәй җитсә, кунак белән чебеннән күп нәрсә юк», — дип тә җибәрә кайберләре. Кайсы гына өйнең ишеген шакыма, йә улы, йә кызы читтә ләбаса. Без авылга озакка кайтмыйбыз, вакыт юк. Күрешәбез, исәнлек хәбәрләрен беләбез дә яңадан үз дөньябызга, үз тормышыбызга ашыгабыз. Читтән кайтучыларга ис китмәү, бәлки, шуннан килә торгандыр, узгынчылар!
Авыл — безнең туган җиребез. Кеше өчен туган җирдән дә кадерлерәк тагы ни бар? Шуңа күрә без авылны сагынмыйча яши алмыйбыз. Чөнки без атап йөрткән юллары, без үскәндә генә барлыкка килгән, без исем кушкан ерганаклары бар бит аның. Алар безгә, безнең балачак тарихына, без тарткан «уфалла» арбаларының эзләренә барып тоташкан.
Мин үзем сагынуларга чыдап яши торган кеше түгел, түземсез мин. Менә быел да кыш өсте дип тә, озак юл дип тә, җәй көне генә күрешкән идек бит дип тә тормадым, җай чыгу белән, азга булса да авылга кайту ягын карадым. Кайттым да үзем өчен зур бер ачыш ясадым. Менә кайсы вакытта кайтырга кирәк икән ул авылга! Бу юлы мин әти белән әнинең генә түгел, урамыбызның, күршеләребезнең кадерле кешесенә әверелдем. Кайтуым озакка түгел, сәгатьләрем дә санаулы югыйсә, әммә ераграк урамнардагы әбиләргә кадәр килеп җиткән. Алар да инде без бәләкәй чактагы әбиләр түгел. Утырыр урындыкларына бияләйләрен салып, ашык-пошык «Ходай хәерле бәрәкәт бирсен йортка» дип дога кылып тормыйлар. Дога кылу дигәннән, миңа бик кызык булып тоела иде бу хәл. Өйгә олы яшьтәге берәр кеше кердеме, пи өчендер, кыш көне булуы истә калган, әни ул кеше утырасы урындыкка салыр өчен, өй бетереп, йомшак әйбер эзли башлый, йә булмаса, җыйган урынны ишеп, берәр бәләкәй мендәр алып сала торган иде. Әгәр инде ишектән кергән кеше итекләрендәге карларын себереп, бияләйләрен салып, шәлен чишеп җибәргән вакытка урындыкка әйбер куелып өлгермәсә, кунак җәһәт кенә үзенең бияләйләрен урындыкка сала да үзе шулар өстенә утырып дога кыла торган иде. Мондый чакларда әни, кунакның утыруын күрүгә, әйбер эзләвен ташлый да, туктап торган җирендә утырырга урын булмаса, аркасын стенага терәп булса да, кергән кеше белән дога кыла торган иде.
Бервакыт әнидән:
— Әни, нигә шулай кабаланасың, урындыкка болай гына утырса нәрсә була? — дип сорадым.
— Кызым, бу синең эш булырга тиеш, — диде әни, шелтәләп. — Синең ишегеңне ачып өеңә кергән кешегә хөрмәт күрсәтү билгесе ул. Якын күршең булса да.
— Ә нигә соң ул бияләе өстенә утыра?
— Анысы да юктан гына эшләнми аның. Кунагың үз бияләенә утырып дога кылса, аның «Ходай хәерле бәрәкәт бирсен йортка» дигән теләге безнең өй өчен түгел, үз өе өчен була, белдеңме?
Менә әни шулай дип әйтмәгән булса, каян белер идек кунакчыллыкның шундый нечкәлекләре дә барлыгын, һәм бу хәлнең олы тәрбия мизгеле икәнлеген дә. Хәзер инде алай ук бик тәфсилләп тормыйлар... Ул яктан гадирәк халык...
...Кайтуыма озак та үтмәде, күршеләребез белән өебез тулды.
Иң беренче булып, әнинең апасы Фәгыйлә апа кереп җитте.
— Сиңа охшаган берәү китте дип карап калдым артыңнан, чынлап та синме соң? — диде ул, мине кочагына алып.
Аның артыннан Җәмилә апа да кереп җитте.
— Кунак бар икән, белмәгән идем... Җиде яшьлек ил йөреп кайтса, җитмеш яшьлек хәл белергә керер, ди... Бик дөрес кергәнмен икән әле, — диде ул, үзен үзе дөресләп.
Ул арада әнинең самавыры да кайнап чыкты. Барыбыз да өстәл янына җыелыштык.
Шулвакыт урам капкасының каты итеп ябылганы ишетелде.
— Тагы бер хәл белүче, аягым җиңел булды, — диде Фәгыйлә апа.
Безнең авылда ир-ат турыдан-туры өйгә керми. Ишегалдыннан гына тавыш биреп, хуҗаны чакырып чыгара. Сөйләшәсе сүзен дә шунда гына сөйләшә. Ләкин бу юлы, әлеге гадәтне бозып димме, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, күршебез Кыям абый өйгә үк килеп керде.
— Әссәламегаләйкүм, кордый! (Әти белән аерым исәнләште әле бу.)
Хатын кызларга борылып, ул:
— Ни хәлләр, гөлбакчалары! — дип сәләм бирде. — Ашларыгыз тәмле булсын!
— Бергә-бергә булсын, утыр, күрше!
— Чәй яныннан гына, рәхмәт...
— И-и, аштан олы түгелсеңдер әле, әйдә, әйдә, аш ашка, урыны башка, — диде әни, кыстап.
— Нәрсә, Мәскәү, кайттыңмы? Ничә көнгә, болай кыш уртасында дип әйтүем, отпус-мотбус түгелдер бит?
— Юк, Кыям абый, болай гына, бер генә көнгә булса да хәл белергә дип кайттым әле менә.
— Вәйт, егетләр! — Кыям абыйның сап-сары кашлары дугаланып өскә күтәрелде, җете зәңгәр күзләренә очкын кабынды.
— Бер көнгә! Кайттым түгел, кереп чыгарга булдым, диген инде.
— Алай дисәң дә була. Тик сагыну менә шулай йөртә икән, Кыям абый. Менә ничек җыелыштык. Барыгызны да күреп китәм бу юлы.
— Бәндәне ризык йөртә, — диде Фәгыйлә апа. — Язган ризык теш сындырып булса да керә, ди.
— Чәйгә манчып кап, — диде Кыям абый. — Соңгы тешеңнән дә яза күрмә тагын, күчтәнәч күрдем дигәч тә...
Барысы да көлешергә тотындылар, табын гөрләп китте.
Кыям абыйның йомышы миндә иде, күрәсең. Ул чынаягын каплап куйса да чыгып китәргә ашыкмады. Бары тик, «борчылма» дигән сымак, әнигә кул селтәп куйды да, урындыгын алып, өстәл кырыеннан читкәрәк күчеп утырды. Кыям абый да картайган. Картаерсың шул. Гомер үтә бит. Аның да биш кызы биш якта яшәп ята. Ичмасам, терсәк буе гына бер малай булса дигән өмет белән яшәгән Кыям абыйга хатыны бер-бер артлы кызлар гына алып кайтып торды. Кызлар күбәйгән саен, әтиләренең күңелендәге малайга дигән урынны алар биләп алды. Гаиләсендә бердәнбер малай булып үскән Кыям абый, әти кеше булгач та, төпчек малай кебек кадер-хөрмәт эчендә кала бирде. Хатыны аны хәтта кызларыннан аерым ашатты. Ир кеше, хуҗа кеше, әти кеше!
Хуҗалыктагы эшнең авыррагын да хатыны үзе эшләде. Ат җигеп урманга, басуга барасы булсалар, Кыям абый ишегалдыннан ук арбага утырып чыга, капка ябып калган хатынын да көтеп тормый, барасы юлына юырта тора. Ә кайтканда... хатыны аттан да алданрак чабып кайта да, киереп капканы ачып, йөк өстендә кырын ятып, дилбегәсен тоткан ирен каршы ала иде.
Без бәләкәй чактагы хәлләр инде болар. Үткәннәрне уйлап, табындагыларның сүзләрен дә ишетми утырам икән. Кыям абыйга карап куйдым, ясап куйгандай түгәрәк сакаллы бабайга әйләнгән.
— Әллә мулла булырга инде ниятең, сакал җибәргәнсең, - дидем.
— Әй Дәлифә! Күз күрми минем хәзер, сакал төзәтергә дә куркып торам, — диде Кыям абый.
Минем исемне гомер буе дөрес әйтмәде инде ул.
— Менә, Дәлифә, мин синең янга ни өчен керде дисең син? Минем Мәскәүдәге Әндрүшкәнең хәле ничек икән? Шуны сорашмакчы идем. Хаты да юк. Үзе дә югалды. Яшь кеше түгел бит инде. Хәзер кем бар да кем юк дигәндәй. Хатыны да үзебезнең кеше булмады бит инде... Әндрүшкә дигәнгә әллә нәрсә уйлама, шаяртам анысын, хатыны Мәрүскә шулай дип дәшә аңар... Әгъләм абыеңнарга барганын юкмы?
Мәскәүдә яшәүче Әгъләм абый аның туганнан туган абыйсы туры килә бугай.
— Ничек дип әйтим инде, Кыям абый... Бер-ике тапкыр барган идем, гел салган вакытына туры киләм. Дөресен әйткәндә, күптән күрешкән юк.
— Вәйт, егетләр! Үзгәрмәсә үзгәрми икән кеше, ә! Ничә ел буе Мәскәүдә яшәп, һаман ташламасын әле диген шул эчүен! Мәскәү тикле Мәскәүдә кырык ел яши бит ул! Менә мин үзем ике атна гына бүлнистә ятып чыктым, шуннан гел икенче кешегә әйләнеп кайттым бит. Әле бит Мәскәү бүлнисе дә түгел, райунныкы гына.
Табын артындагылар көлешеп алдылар. Ләкин Кыям абый беркемгә дә сүз кушарга ирек бирми, һаман үзенекен сүтте.
— Менә шулай дип кенә кергән идем, күрешкән юк дисең, алайса... Вәйт, егетләр, әйтсәм әйтим инде, ничек оялмый диген. Шушы яшенә җитеп тә инде, тфү, билләһи!
— Кемнән оялсын? Туган-тумачасы янында түгел... Шәһәр җирендә кемдә кемнең эше бар? — днде Җәмилә апа.
— Хатыныннан оялсын, ичмасам. Аның хатыны — афтарититлы кеше, урында. Сезнең ише генә түгел. Ул анда лифтеләр эшләгәнне тикшереп утыра. Ул сиңа, баскыч сөяп, сәндерәгә тавык оясына менү түгел, кешеләр йөртә ул лифте, бишек инде, бишек!
— И-и, сөйләп торган була тагы! Син үзең ояласың инде хатыныңнан! Бик белеп әйткәннәр: иргә ышанма, Иделгә таянма, ир денсез, Идел төпсез! Әнә теге вакытта, алтынчы малаемны тапкан көнне, ни булды минем ир белән? Әз генә авызына керсә, җен булып чыга бит. Мин бәбәйләп ятам, шул сөенечтән төшереп алган да күршеләргә кереп, әллә ниләр кыланып, самавырларын имгәтеп чыккан.
— Сез монда субрәнҗә ачып утырмагыз әле. Бер көнгә кайткан кешенең авызын да ачарга ирек бирмисез, — диде Фәгыйлә апа.
— Кыям абый, больница да больница дисең, кай төшең авыртып кергән идең соң?..
— Мәскәүдә ишетелмәдемени? Бөтен авыл гына түгел, тирә-як гөжләде бит монда. Елан чакты бит мине быел...
— Чынлапмы? Ничекләр исән калдың?
— Барысына да үземнең беркатлылык гаепле инде. Юләрлек димме... (Табын артындагылар бер-берсенә карашып, тыела алмый көлә башладылар.) Тыңлаган кешегә көлке, минем хәл мөшкел иде ул вакытта. Колхоз идарәсе хуҗалыкларга да өлеш чыгарып, урманда печәнлекләр бүлеп бирде быел. Урманда шау-гөр, куак төбе саен кеше. Кайсы печән чаба, кайсы әйләндерә. Мин дә үз көемә генә кыштырдап, кипкән печәннәрне күбәләп йөрим, мин сиңа әйтим... Бер пакусны әйләндереп җибәрүем булды — каратаякларның оясына юлыкканмын икән. Каратаяк дип кенә әйтү аз булыр монда, аждаһа оясына туры килдем мин. Менә шул мәлне бәләкәй чакта ишеткән бернәрсә искә төшеп китте бит. Имеш, елан патшасының мөгезе була икән, әгәр дә шул мөгезне, табып, акча янчыгына салсаң, акчаң бер дә кимеми, гел артып торасы, ди. Шушындый хәтәр чакта башны алып кына качасы бит инде, юк, мин, сәнәк белән тегеләрне төрткәли-төрткәли, патша мөгезен эзли башладым... Берсе орынып кына киткәндәй иткән иде...
Шулвакыт агачлар арасыннан күрше Садри атылып чыкты:
- Нәрсә шулай күкле-яшелле тавышлар белән кычкырасың? — ди.
— Чакты! Чакты!
— Шаяртма, — ди бу.
Ул арада урманга сибелгән бөтен авыл җыелып өлгерде. Кая, кая, күрсәт тә күрсәт, диләр. Чалбар балагын күтәреп карасак... тешләгән урыны беленеп тора, прәме. Нәрсә эшләргә дә белмим. Төрле яктан кычкырышып киңәш бирә башладылар:
— Агуы таралмасын, бау белән бәйләргә кирәк! Бау китерегез, бау! — ди берсе.
— Нинди бау?! — ди икенчесе. — Агуын суырып төкерергә кирәк! Бетәсең бит!
Үзем бернинди авырту да сизмим, каушатты бераз, печән күбәсенә утырдым да аякны авызга турылыйм хәзер, агуын суырып төкерергә исәп. Шулвакыт чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, китереп тотты теге бил өянәге, кәкрәйдем дә каттым. Шунда берәү әйтә:
— Азапланма инде, синең тешләр белән тагы... Авызыңнан да агуланырга уйлыйсыңмы? Булниска озатырга кирәк, — ди.
Бил җибәрсә, торып китәрмен дә кебек. Шул арада күңел болгана башлады, укшып, җиргә авып төштем. Рәхмәт инде Садрига, матае белән очыртты гына райунга. Ул күңел уйный, ул укшыта, мин сиңа әйтим... Менә шулай, гөлбакчалары. Хәзер көлеп утырсаң да була. Ә бит бүлнистән гел икенче кеше булып кайттым мин.
Икенче кеше мин хәзер. Иң шаккатырганы — чирләр бетте. Ашказаны да сау минем, касык чәнчеп торулар да онытылды. Әллә дарулардан файда булды, әллә теге каратаякның агуы дәвалады... Бер-ике елдан тагы шулай чактырып аласы булыр дип торам әле. Өйдә чакта бернәрсә дә күрмисең дә, сизмисең дә икән. Гомердә дә уйга батып утыра торган кеше түгел идем мин. Уйландым бүлнистә... Авылны, басуны, урманнарны сагындым. Тазнарат тавын, Бурсык елгасын, урмандагы Нурлы юлын... Барысы турында да аерым-аерым уйладым. Менә, мин әйтәм, без әле бу исемнәрне беләбез, шушы җирләргә басып йөрибез. Менә сезнең дә балалар үсә. Кунакка кайтсалар, минем дә оныклар йөри шул җирләрдә. Ә бит аларга урманмы — урман, басумы — басу. Яфрак та җиләк. Безнең бабайлар кушкан исемнәрне онытмаслармы икән? Шул исемнәрне үз балаларына өйрәтә алырлар микән? Ә син, сеңлем, зинһар, тагы бер генә тапкыр булса да барып кайт абыйларга. Хат язарга беребез дә маһир түгел. Бу тикле хәлләрне, күңелдә булганнарның барысын да хатка да язып бетерә алмассың. Кайтсын әле. Көтәләр сине, диген. Урман буендагы куаклыклар да, умарталык артындагы җиләклекләр дә, Мунчала күперендәге салкын чишмәләр дә — барысы да көтәләр, диген. Әнә тау башындагы каенлыкта безнең дә урыннар әзер... Җир астыннан юллар булмас... Исәнлектә бер күрешеп сөйләшергә иде. Менә шулай итеп, эчләр бушаганчы.