—Әнкәсе, ә, әнкәсе, — диде Заһндуллин, йокыга киткән хатынының кабыргасына төртеп.
—Нәрсә бар? — диде хатыны, күзләрен ачмый гына.
—Безнең Ирек авылда берәр кыз-кыркын белән чуалмый микән, ишетелгәне юкмы?
—Таптың йокыдан уятып сорар нәрсә! — Хатын, юрганын башына кадәр тартып борылып ятты, ләкин аның йокысы ачылган иде инде. — Теге югароч Мөгелсем кызы Зөмәрә белән күргәләгәннәр бугай. Ә нигә кирәк булды әле сиңа аның кем белән йөрүе?
Заһидуллин һәммәсен хатынга сөйләп торуны кирәк дип тапмады, ә нияте аның бик изге — Ирекне авылда калдыру иде. Юкса, председатель башың белән малайларыңны шәһәргә таратып ятасың дип, авызыңны ачтырмаслар. Болай да инде ике малаен кулдан ычкындырды. Ирек — төпчекләре. Бусын, бәйләп булса да, авылда тотып калырга иде. Ә егет кеше — өйрәтелмәгән тай. Тайның йөгәне — кызлар. Заһндуллин андый нәрсәләрне яхшы белә. Инде менә озакка сузмый гына Зөмәрәсенең кылларын тарткалап карарга кирәк.
Зөмәрәнең чырт-чырт басып урамнан үтеп баруын күрүгә, Заһндуллин, идарәнең тәрәзәсен ачып, кызга кычкырды:
—Матурым, бер генә минутка кереп чык әле!
Зөмәрә, горур башын артка ташлап, Заһидуллин каршына килеп басты:
—Нәрсә, абый?
Заһидуллин кыеклап-мыеклап маташмады:
—Син, сеңлем, быел унны бетердең бугай. Исәбең ничегрәк: берәр җиргә укырга китәргәме, әллә колхозда калыргамы? — диде ул.
Зөмәрә әле үзенең киләчәген үзе дә хәл итмәгән иде, ахры, ык-мык килде. Ә Заһидуллинга шул гына кирәк иде дә.
—Синең кебек кызлар колхозда калсамы... — диде ул, соклануын яшермичә. — Әйе, эшләр гөрләячәк. Фермада бик әйбәт урын бар. Иң сөтле, иң юаш сыерларны сайлап бирербез үзеңә. Рәхәтлән, сау.
—Миңа, бәлки, сыерларның усалраклары кирәктер, — диде Зөмәрә, шаянланып.
—Усалларын да табарбыз. Мөгезлесе кирәкме, мүкләгеме, аклысы кирәкме, каралысымы — җаның теләгәнен сайларсың. Ни кирәксә, шуны сорарсың. Кал, сеңлем, колхозда, үкенмәссең.
Үгетли, алтын таулары вәгъдә итә торгач, Зөмәрә берәр ел фермада эшләп карарга булды. Эшли башлавына күпме вакыт үткәндер, Зөмәрә идарәгә килеп керде. Тулган айдай йөзен кара болытлар баскан, кашлары җыерылган, иреннәре турсайган.
—Эшләмим, китәм, — диде ул, елап җибәрүдән чак- чак тыелып.
—Нәрсә булды?
—Сыерлар әллә нинди тавышлар чыгарып мөгриләр. Шуларның мөгрәүләренә күңелем тула да, кулымнан эш төшә.
—Алар мөгрәмәсен өчен, сеңлем, әйбәтләп карарга, ашатырга-эчертергә кирәк.
—Улакларын буш тотканым юк инде, абый. Тик һаман мөгриләр бит. Ни әйтә, Наҗия апа әйтә, аларга музыка кирәк, ди. Элек сыерларны саварга утырганда магнитофонны җибәрә идек, шул музыкага сыерлар күпме сөт биргәннәрен белмичә саудыралар да саудыралар иде, ди. Ә хәзер магнитофон ватык...
—Ярар, сеңлем, аңлашылды, — диде Заһидуллин, җиңел сулап. — Иртәгәдән магнитофонның иң шәбен, стереосын кайтартырбыз.
Заһидуллин сүзен җилгә ташлый торган кеше түгел иде, икенче көнне үк беренче класслы магнитофонны терлекчеләргә үз куллары белән китереп тоттырды. Савымчы кызлар эштән туктаган чакларда рәхәтләнеп музыка тыңладылар. Председатель үзенең яхшылыгыннан үзе дә канәгать иде.
Әмма аңарга музыка белән озак ләззәтләнеп йөрергә туры килмәде, күктән очып төшкән фәрештәдәй, Зөмәрә тагын аның каршысына килеп басты.
—Эшләмим, китәм, — диде ул, ирен китү белән куркытырга өйрәнгән яшь килендәй. — Эшләгән кешегә кадер юк. Дүрт чакрымдагы фермага җәяү барабыз, җәяү кайтабыз. Ярый ла Санияттәйләр, Наҗия апалар гомер буе җәяү йөреп өйрәнгәннәр. Мин бит андыйга күнекмәгән. Мин яшь кеше. Эштән кайткач, минем клубка чыгып танцевать итәсем бар.
Заһидуллин Зөмәрәгә бармак янады. Янәсе, беләбез без синең хәйләңне. Сиңа йомшак караганымны белеп, мөгаен, әнә шул карт төлке Санияләр җибәргән үзеңне.
Ничек итсә итте Зөмәрә, әмма председательнең «Ярар, машина бирермен» дигән вәгъдәсен алды.
Бераз вакытка эшләр көйләнде. Савымчыларны фермага машина алып барды, машина алып кайтты.Зөмәрә Заһидуллинның ни өчен үзенә карата болай юмарт кылануын белми һәм белергә дә теләми иде. Аңа йомышын үтәсәләр, шул җиткән. Ә йомыш дигәнең һәр көн диярлек килеп чыга торды. Егерме ел фермада эшләгән Гөләндәм түтинең өен рәтләтергә бүрәнә юллау дисеңме, Сания апага путёвка табышу дисеңме... Кыскасы, тормышның санап бетергесез мәшәкатьләре яшәгән саен өстәлә барды. Председатель киреләнә башласа, кыз аны «китәм» сүзе белән куркытты. Бу сүздә ниндидер тылсым көче барлыгын сизгән иде инде ул. Заһидуллин Зөмәрәдән тәмам туйды. «Әллә идарәдән куып чыгарыйм микән үзен?» — дигән чаклары да булмады түгел. Ләкин төпчек улы Ирекнең соңгы вакытларда колхоз эше дип өтәләнеп йөрүләре, ватык тракторны төзәтеп, шуның белән пыр туздырып җир сөрүләре күз алдына килеп, ата кешенең күңелен йомшарта иде. «Зөмәрә булмаса, күптән очкан идең инде син», — дип, мыек астыннан елмаеп куя иде Заһидуллин.
Көн артыннан көн үтте. Көтүче чыбыркысын шартлаткан саен, яңа таңнар туды. Ирек, чын-чынлап тәртәгә кереп, колхоз йөген тарта башлады. Заһидуллинның җаны тынычланды. Ә инде көннәрдән бер көнне Ирек үзенең өйләнәчәген әйткәч, ата кешенең түбәсе күккә тиде.
—Шәп уйлагансың, улым, молодец, — диде ул, Ирекнең җилкәсеннән кагып. — Кызы кем диген, кызы ут бит!
—Син кемне әйтәсең, әти? — диде Ирек, гаҗәпләнеп.
—Шаярма! — диде Заһидуллин, улына бармак янап. — Кемне әйтәсең, имеш. «Зөмәрә» дип авыз сулары корытканыңны белмиләр дисеңме әллә?
Ирек тәгәри-тәгәри көләргә тотынды. Көлеп туйгач:
—Разведкаң начар эшли икән, әти, — диде. — Сүзең дөрес, Зөмәрә шәп кыз. Әмма мин күрше авыл кызы Дамирага әйләнәм.
—Дамирага? Ниндирәк кыз соң ул?
—Сыер савучы.
—Ә Зөмәрә?
—Соң, ул ике ел бит инде бер солдат белән хат алыша. Солдаты авылга кайтмакчы, ди. Керергә өй булса...
Заһидуллин шатлыгыннан улын кочаклап алды:
— Кайтсын, менә дигән йорт салып бирәм үзләренә. — Ул канәгатьләнеп тагын бармак янады: — Ах сез, хәйләкәр төлкеләр, нинди эшләр эшләп яталар. Мин үземне алардан хәйләкәррәк дип йөрим тагын. Уздырырсың яшьләрне.