Зур бер агачның яфрагы өстендә ике тамчы сөйләшеп утыра:
- Кояш чыгып кыздыра башласа, безгә бик кыен булачак! - дигән Беренче Тамчы.
- Икәү бергә кушылыйк та җиргә сикереп төшик! - дигән Икенче Тамчы. - Җирдә берни дә юкка чыкмый.
Шуннан алар икәү, кулга-кул тотынышып, яфрактан - ботакка, ботактан җиргә сикереп төшкәннәр. Алар шундый кызу төшкәннәр, хәтта җирне тишеп, бик еракка җиткәннәр. Җир астындагы су патшалыгына килеп чыкканнар. Монда бөтен дөнья тыныч икән: кошлар да сайрамый, урман да шауламый. Тамчыларга күңелсез булып киткән.
- Юк, - дигән Беренче Тамчы, - мондагы тормыш миңа ошамый. Минем җир өстеннән челтер-челтер агасым, дулкыннарга кушылып чабасым килә.
- Ә моннан, җир астыннан, ничек чыгып була соң? - дигән Икенче Тамчы.
- Бергәләшеп тырышсак, җиңәрбез, җир өстенә чыгарбыз, - дигән Беренче Тамчы.
Шуннан алар тагын кулга-кул тотынышканнар, үзләре кебек кыю тамчыларны ияртеп, ташлар арасыннан кысыла-кысыла, алга киткәннәр.
Шул рәвешле алар, караңгы җир астында юл ярып, көннәр, атналар, айлар буе барганнар. Ниһаять, бер калын тауны тишеп, җир өстенә килеп чыкканнар. Аннары, сөенә-сөенә, алга чапканнар. Бара торгач, зур елгага килеп кушылганнар. Тамчыларның көчләре арткан. Алар теләкләренә ирешкәннәр: елгада су турбиналарын әйләндереп, йортларны яктыртканнар. Аннары тагын алга киткәннәр - зур диңгезгә барып кушылганнар.
Тырыш тамчылар күп нәрсә күргәннәр, күп дуслар тапканнар, күп эшләр эшләгәннәр, кешеләргә күп ярдәм иткәннәр.