СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ләис Зөлкарнай “Ком сәгате”

Салкынга түзәр әмәле калмагач, карчык төн уртасында торып мичкә ут тергезде дә мич авызына аркасын куеп утырды. Кабарынган күркә шикелле, ялкын каен утыннары өстенә сикереп менде, аллы-гөлле койрыгын җәеп, гөлдер-гөлдер килеп, әрле-бирле йөренә башлады. Карчыкның бөкшөйгән күләгәсе, җылынырга теләгән кеше кебек, әле бүлмә буйлап йөгерә, әле бер урында калкына-калкына биеп тора.
Күләгәнең күлмәк итәге тәрәз төбендә калгып утырган ком сәгатенә кагылып үтте. Әллә учак гөжли, әллә ком сәгатенең комы ашыгыбрак ага башлады. Бу сәгатьне ире сугыштан алып кайткан иде. Сырхау ир, вакыт агышын тынлап, моңсуланып ята торган иде. Комы беткән саен сәгатьне әйләндереп куя-куя: «Гомер бигрәк тиз үтә...» — дип көрсенә торган иде. Ул үлгәннән соң, ни гаҗәп, сәгатьнең комы һич тә бетми, ничә еллар буе коела да коела, коела да коела...
Күләгә бәрхет жиңе белән стенадагы сурәтнең тузанын сөртеп үтте. Сурәттәге кеше, учак тавышына охшатып, тамак кырып куйды, күләгә йөгереп үткән саен әле ком сәгатенә, әле карчыкка карап алды.
— Син үлгәнгә әле бер сәгать тә булмады...— дип җавап бирде карчык,— Әнә сәгатең үзең куеп калдырган килеш, һаман ага да ага комы, ага да ага... Юкса балалар да үсеп бетте, кайсы кая таралышты... Гомер үтте... Баксаң, бер сәгать тә булмады.
Сагаеп тынган күләгә тышта гүелдәгән буранга колак салды. Атнакөн кич карчык урамга каурый чәчеп йөргән иде, төнгә каршы буран купты. Шуннан бирле дулый да дулый, дулый да дулый.
Чормадан табып алган бер тубал каурыйны нишләтергә дә белмәде ул. Мичкә яксаң, кызганыч иде. Капка төпләренә сибәр иде, кош-корт үрчетергә дәрте дә, дәрманы да калмаган. Зур тубалны җилкәсенә асып, каурыйларны җилдә тарата-тарата, авылны урап кайтты. Каз-үрдәкләребез быел уңа икән, дип сөенгән хатыннарның рәхмәтләрен ишетә-ишетә бик озаклап кайтты.
Шуннан бирле дулый да дулый буран. Канатыннан каурый-каурый карлар коеп, көннәр буе авыл өстендә бөтерелә. Төннәр буе морҗаларда каңгылдый, өйнең бүселгән мүкләрен йолыккалый, ярыклардан өй эченә ак муенын суза. «Үз турыңа каурый сипмәдең...» дип үпкәләп ыслый- ысылдый...
Күләгә сәкегә иелде.
— Торбышадагы көл суынмаганмы? — дип сорады карчык,— Балаларның өсләренә яба күр...
Аның хәтере, күләгә булып, кырык ел артка чигенгән иде.
Сугыш елларында көл җыючы булып эшләде ул. Салам ягып кына өй җылынмагач, кичкырын җыйган көлне өйләренә алып кайта иде. Саламнан башка ястык күрмәгән сәкегә колхоз торбышасын җәя дә өстенә, күпертеп, җылысы бәреп торган көл түши. Торбышаны кайтарып каплагач, күшеккән сабыйлар кайнар ястыкка үрмәли.
Карчык чишелгән яулыгын бәйләп куйды.
Суынгандыр... Таң ату белән яңасын җыеп кайтасы булыр.
Көл сеңгән соры бишмәтен киеп, күләгә ашыга-ашыга өйдән чыгып китте.
Кышын да күлмәкчән йөри иде ул. Берсеннән-берсе озын биш күлмәген «бәбәй итәк» итеп киеп куйса, аягында йон оеклары өч кат булса, бишмәт тә, киез итек тә кирәкми иде аңа. Бүген менә эче туңып тора. Бишмәтне табып кимичә булмас.
Өй ишеген ачып җибәргән иде, өстенә гөпелдәп кар ишелде.
Бар дөньяны тигезләгән икән буран! Авыл иркен болын шикелле. Коймаларның, капкаларның эзе дә юк. Өйләрнең түбәләре генә шәйләнә. Печән күбәләре кебек бер-берсенә шундый охшаганнар. Чыгып китсән, үз өең дип, күршегә кайтып керүеңне көт тә тор! Күрше-күлән ашыга-ашыга кар көри. Таза йортлары карчыкның иске өе сыман кечерәеп калган. Буран бөтен авылны тигезләгән шул, бөтен авылны тигезләгән...
Маңгаена уелган ае — сыңар күзе белән мөлдерәп көрткә чумган өй карчыкка карап тора иде. Карчык моңсу гына көрсенеп куйды, бүген көрәк тотарлык та хәле юк икән шул. Кыектан шөпшә оясы кадәр кар сырынтысы кубарып, кояшка таба сибеп җибәрде: «Яз җиткәч, бөртеге дә калмас әле...»
Абзар капкасын ачканда бик озак азапланды ул. Капка ачылган уңайга сырынты белән абзар эченә ишелеп төште. Күзе караңгыга күнеккәнче, кымшанмыйча утырды. Таянырга сузган кулы юеш мамыкка килеп орынды. Бакса, бармаклары кан гына! Ләхәүләсен укып, сикереп торды. Алдында тәпиләрен чөеп, өзелгән башын түшенә салып ата үрдәк ята иде...
Аранда кәҗә юк. Кетәктәге ана үрдәктән дә җилләр искән. Ни уйларга белмичә, шып-шыр калган абзар уртасында шактый басып торды. Дыңк-дыңк иткән тавыш ишеткәч, терәү күсәген алып, караңгы почмакка атлады. Анда, чыгып качмакчы булып, кара шәүлә абзар читәнен ботарлый иде. Карчык сугарга кизәнде. Авыр күсәк очып төшкән уңаеннан юашланып ярты юлда эленеп калды.
— Нишлисең анда, Шүрулла?
Кәҗә борылып та карамады, ул тагын да дәртләнебрәк почмакка сыенган дошманны дөмбәсләргә тотынды.
Читән стенага елышып, карчык почмакка якынайды. Анда, бөгәрләнеп, җан тәслим кылган кызыл төлке ята иде.
Эзли торгач, ана үрдәк тә табылды: абзар түбәсенең матчасына кунаклаган, бахыр!
Карчык көрт салган койма өсләтеп кенә күршеләренә ашыкты. Тирән эзләргә канлы кар коеп, утлы койрыгын уйнаткалап, кызыл төлке сөйрәлә...
Күрше карт көрәккә таянды.
— Сунардан кайтышыңмы әллә, анаем?
— Сунардан төлкенең кайтышы ла...— дип кеткелдәде карчык.— Измәсен изгән Шүрулла. Мә, койрыгын булса да тунап ал.— Төлке картнын агач аягына уралып ятты.— Тезеңә йомшак мендәр булсын...
Иярә килгән ана үрдәк, алпан-тилпән атлап, кош-корт тавышы ишетелгән күрше абзарга юнәлде.
Койма өсләтә салынган сукмак кыш буена суынмады. Ике ишегалдын бер итеп, ана үрдәк йөрде. Март урталарында, сукмакны бүлеп, койма калка башлады. Үрдәкне чалып еккалады, түш йонын йолкып калгалады. Ә беркөнне күтәрелеп чыкты да ымсындырган аргы якка бүтән уздырмады.
Кошлар кайткан чак, һаваларга талпынган җан тар ишегалдына сыймаган чак иде. Ялгашта су чупырдамый башлады, чөнки ана үрдәк тамагыннан калган иде. Муенын суза да күрше үрдәкләренең бәхетле бакылдавын тыңлый, башын кырын салып, бернинди дә койма белән чикләнмәгән күкләргә текәлә. Канат сызгыртып очкан кыр үрдәкләре пәйда булса, авыр канатларын шап-шоп кага-кага, коймага бәрелгәнче йөгерә. Кичке җил су буеннан күгәл тавышларын алып килсә, ташу суларының тансык исе белән томшыгын кытыкласа, утын әрдәнәсенә менеп, һәр каурые белән җилне тота. Көннәрдән бер көнне ирекле, җегәрле җил җиңеләеп калган кошны күтәреп алды да коймалар өстеннән очыртып китте...
Үрдәк югалгач, карчык та, кәҗә дә моңсуланып калдылар. Авыл буйлап эзләргә дә бергә чыктылар. Карчык кешеләрдән сорашса, Шүрулла үз ишләреннән белешеп йөрде. Ләкин кешеләр дә, кәҗәләр дә үрдәк хакында берни белмиләр иде. Карчык су буена төшәргә булды. Шүрулла тауга күтәрелде. Ерымнарны сикереп үтә-үтә, биек кылганнарны ера-ера, бик озак эзләде кәҗә. Аргач, зур ком-таш өстенә менеп, су буена күз атты. Офыкларга җәелгән язгы суда төркем-төркем кошлар кайнаша. Аларның бер төркеме дә авыл көтүеннән дәүрәк икән! Кәҗә, танавын киереп, су буеннан килгән җилне сулады. Исерткеч җил күкрәккә генә сыймады, тоякларга кадәр төшеп җитте. Карт кәҗә, бәти кебек, тупырдап куйды. Шул вакытта, ана үрдәкнең ни өчен югалганын бөтен күзәнәге белән тойды ул: башка эзләп тормады, ымсындырып искән җилгә иярде дә таштан ташка сикереп уйнаган үз ишләренә барып кушылды.
Үрдәк чакырып, су буйлатып килгән карчыкка бәбкә саклаучы малайдан качып елгага төшкән бер оя каз гына очрады. Ысылдап каршы алган ата каз: «Безнең турга каурыйны мул сипкәнсең, рәхмәт сиңа, түтекәй!» — дип каңгылдый-каңгылдый озатып калды. Үрдәкне бүтән эзләмәскә уйлап, карчык өенә борылды, юл буенча үзен тиргәп кайтты.
— И карт җүләр, карт җүләр, үз турыңа ник сыңар каурый булса да ташламаска инде. Ата үрдәкне дә төлке бумас, ана үрдәк тә югалмас иде...
Буранлы төннән соң карчык өши торган булып калды. Элек зәмһәрир салкыннарда да күлмәкчән йөрсә, хәзер җәйге челләдә дә өстеннән сырган бишмәтен, аягыннан олтанлы итеген салмады. Кышка дип саклаган утынын да көз башында ук ягып бетерде. Өе мунча кебек кызса да, кат-кат юрганга төренеп урын өстеннән төшмәде.
Кәҗә иртәләрен, абзар капкасын үзе ачып, үзе көтүгә китте. Кичләрен җил капка астыннан шуып кереп, үзе көтүдән кайтты. Төннәр буе күпме генә караңгы тәрәзгә багып мәэлдәсә дә, чиләк чылтыратып чыгучы күренмәде.
Ә беркөнне карчык хәл белергә кергән күрше хатынга кәҗәне үзенә алырга кушты.
Керфек тә какмыйча, көннәр, төннәр буе ком сәгатенә карап ятты ул. Ничә еллар агып та кимемәгән ком күзгә күренеп сеңә, югала иде. Тәндәге җегәр, күкрәктәге җылы, ком бөртегенә ияреп, каядыр китә, бәхилләшеп мәңгегә китә иде.
Карчыкның күләгәсе стенадагы сурәткә кара яулык каплады. Сурәттә ге кеше ком гөжләвенә охшатып көрсенеп куйды.
— Тиздән синең янга киләм...— диде карчык.
Өнсез генә, күз яшьләрсез генә елап җибәрде. Күкрәк эчендәге боз сулкылдаган йөрәген куырып-куырып алды. Буранлы төндә күкрәгенә урнашкан бу бозны ире янына үзе белән һич кенә дә алып китәсе килми иде аның. Елап булса да, эретәсе, калдырасы иде аны монда... бу дөньялыкта...
Тышта тавыш ишетелгәндәй булды. Карчык ком сәгатенә үрелгәндәй итте.
— Чү, сабыр итә күр, бераз гына көтә күр...— диде ул.
Ишегалдын яңгыратып яңадан аваз бирделәр.
Карчыкның эчкә баткан күзләренә нур кунды, тәненә җылы йөгерде. Көч-хәл белән торып, стенага тотына-тотына, баскычка чыккач, сөенеченнән нишләргә дә белмәде карчык — гүя сабыйларын ияртеп кызы кайтып төшкән! — баскыч төбендәге сары чирәмдә бер оя балалары белән ана үрдәк утыра иде.
Менә ул кабаланып, өйалдына кереп китте. Бераздан коштабак күтәреп чыкты. Оныкларына кәнфит өләшкән шикелле, үрдәкләрне сыйласын әле бер...
Карчык баскычтан төшмәкче генә иде, баш очында кыр үрдәге тавышы яңгырады.
— Кыр-р-р-га!..
Үрдәкләр, дәррәү кубып, һавага күтәрелделәр. Ишегалды өстеннән бер әйләнеп үттеләр дә тезелешеп көзге кояшка таба юл тоттылар. Теземнең иң артында менә калам, менә калам, дип очкан ана үрдәк төркемнән түбәнәя башлады, тупыл очларына тиеп үтте, агачлар арасында күздән югалды. Үзәк өзгеч авазы гына офыкка сеңеп барган кош төркеменә иярергә дә, карчык эргәсендә калырга да белмичә ике арада бәргәләнде, сугылды, иңрәде.
— Бар, бар,— диде карчык.— Балаларыңнан калма. Балаларыңнан калырга язмасын...
...Ишек ачык, капкалар ачык... -
Әнә ишегалды уртасында япа-ялгыз карчык басып тора. Ялгаштагы көзге янгыр суларын боз тотса да, карчык күлмәкчән генә, аягында йон оеклары гына... Кулындагы коштабактан сары чирәмгә шыбыр-шыбыр ярма коела — ком сәгатенең соңгы бөртекләре коела.
2024-05-22 10:26