СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин “Дуслык шуннан башланды”

Бибинур белән Әлфинур озак кына уртак тел таба алмый йөрделәр. Ни дисәң дә, каенана белән килен бит. Каенана белән килен арасындагы хәлләрне сөйләп торасы юк инде, ул хакта бик күп китапларда язылган. Башка якларына тукталмыйча, мин бүген каенана һәм килен арасындагы дуслык турында язмакчы булам.
Бу дуслык көтмәгәндә, гел юктан гына башланды. Хәер, юктан гына дию дөрес үк булмас. Моңа сәбәпче булган нәрсә — төлке бүрек! Әйе, әйе! Гап-гади, йоп-йомшак төлке бүрек. Көннәрнең берендә, түбәләрдән асылынып торган боз алкаларыңда беренче язгы тамчылар ялтырый башлаган март аенда, Әлфинур үзенә кибеттән төлке бүрек алып кайтты. Чираты артык зур булганлыктан, кибеттә аның таманлыгын, килеш-килбәтен чамалап торырга туры килмәде. Кайтып киеп карагач, бүрекнең Әлфинур башы өчен сай икәнлеге беленде. Тубал кадәр итеп түбәгә өелгән чәч өстендә бу бүрек чүмәлә башына куелган түбәтәй кебек кенә булды. Көзге каршында бүрекнең бер артын, бер алдын әйләндереп киеп торганда, Әлфинурның каенанасы Бибинур кайтып керде.
— Бүрек алдыңмыни? — диде ул килененә.
— Юк, бу үземә түгел, — диде Әлфинур, каушабрак. Шулвакыт аның башына бер фикер килеп, акылын яктыртып җибәргәндәй булды. — 8 Март бәйрәме якынлаша бит, — диде ул, — сиңа бер бүләк булыр дин, шуны алган идем. Ошатырсыңмы, белмим инде...
Бибинур әллә нишләп китте. Күңеленә рәхәтлек йөгерде. Әйтерсең аның суына башлаган йөрәген җылы, йомшак учка алып кайнар сулыш белән өрделәр дә ипләп кенә урынына куйдылар. «Мондый бүрекләр киеп йөрердәй заманым узган инде, сез яшьләр киегез» дияргә теләгән иде, анысын да әйтә алмады, килененең хәтерен калдырырга курыкты. Бары тик: «Рәхмәт, балам, бик нык куандырдың», — дип кенә әйтә алды. «Балам» дигән кадерле сүзне ишетү Әлфинурны да сөендерде.
Бибинур, килене чыгып киткәч, төлке бүрекне битләренә тидереп, бик озак юанды, аннары үзенең сирәк ачыла торган тимерле сандыгына салып куйды. Хәзер иңде аның бөтен уе килененә нәрсә бүләк итү турында иде. Акча дигәндә аптырамый ул, ай саен уч тутырып пенсиясен ала. Димәк, бүләкнең дә шәбе булырга тиеш.
Кибеттән кибеткә йөри торгач, бүләкнең менә дигәнен тапты каенана. Нәкъ килен эзли торган бәйләм кофта очратты.
— Менә, кызым, яратсаң, шушы нәмәрсәкәйне алган идем әле сиңа.
Әлфинур шатланып кычкырып җибәрде:
— И әнкәем, ошамыймы соң?! Каян таптың моны? Мин ел буе эзләп тә тапмаган идем бит. Бигрәк әйбәт йоннан бәйләнгән инде. Миңа бик таман да икән. Бәйрәмнәрдә генә киярмен үзен.
Анасы белән әбисенең шатлыктан чөкердәшеп сөйләшүләрен күргән Рашат та бүләк бирү турында хыяллана башлады. Ул нәрсә бирергә икән дип озак баш ватмады, үзенә чәйгә бирелгән конфетларын ипләп кенә кесәсенә чумдырды да табын яныннан торып китте. Аннары ул конфетларын әбисе ята торган караватның җәймәсе астына тыгып куйды. Инде кич җиткәнен көтәргә, әбисенең конфетларны табып алганын күрергә генә калды. Менә шулчак әбисе шатланыр инде. Каян килгән бу конфетлар дип шаккатар. Әмма Рашат теләгәндә аның киче дә җитми бит. Бүтән чакта «эһ» дигәнче кояш бата иде, бүген күккә кояшны кадаклап куйганнармыни?! Тора да тора бер җирдә. Рашат, түземсезләнеп, әбисенә барып ябышты:
— Әбекәй, син кайчан ятасың инде?
— Бик иртә бит әле, балам. Көпә-көндез ничек йоклап ятмак кирәк.
Болай да эш барып чыкмагач, Рашат конфетларны кире барып алды. Кайнар учында шактый гына әвәләгәннән соң, чалбар кесәсенә салып, тагын әбисе янына килде:
— Әбекәй, син бүген берәр җиргә чыкмыйсыңмы?
— Кибеткә барырга ниятләп торам, улым.
— Шулаймыни?! Ә нәрсә киеп чыгасың?
— И-и, нигә болай сагызландың әле? Нәрсә киеп чыгыйм инде. Пальтомны киярмен.
Рашат конфетларын пальто кесәсенә яшерде дә аның киенгәнен кәгә башлады. Әби кеше ашыкмый гына киенде, әмма кесәсенә кулын тыгарга һпч кенә дә исәбе юк. Ә Рашатның түземлелеге кимегәннән-кимеде:
— Әбекәй, синең кесәң кабарып тора түгелме соң?
— Нишләп кабарсын? Берни дә юк бит.
Әбисе кесәсенә тышкы яктан шапылдатып сугып куйган иде, кулының ниндидер каты әйбергә бәрелгәнен тойды. Аннары кабаланып кулын тыкты. Конфетларны күреп, ул бик нык аптыраган булды.
- И-и, әллә пальтомны фәрештәләр киеп йөргән инде, кесәсенә конфет салып киткәннәр, рәхмәт төшкереләре. Мин ярата торган конфетлар үзләре.
Әбисе кет-кет көлде. Аның куанганын күрү Рашатка бик тә күңелле иде.
— Бүген сезнең бәйрәм бит, әбекәй. Фәрештәләр сине бәйрәм белән котлаганнар, — диде Рашат, мут кына карап.
— Мә әле, улым, фәрештәләр конфетыннан син дә авыз ит, — диде әбисе.
Ләкин Рашат аның кулын читкә этәрде.
— Кирәкми, әбекәй, кирәкми. Мин ашадым инде.
— Әллә соң фәрештә дигәнебез Рашат микән? — диде әбисе һәм оныгының йомшак җиреннән сөеп куйды.
...Әйе, чынлап та хикмәтле булып чыкты ул төлке бүрек. Хәзер инде, берәр бәйрәм якынлашса, бүләкне ничек тә бер-берсеннән уздырырга тырышып алалар алар.