СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Амур Фәләх “Ну, баҗай!”

Ничек диләр әле, Яңа елны ничек каршыласаң, ел да шулай дәвам итәчәк, диме? Әйе, яхшы, күңелле итеп каршыласаң, ел буе рәхәт булачак, начар каршыласаң, ел буе төрле каршылыкларга очравыңны көт тә тор. Ә менә минем баштан бервакыт шундый бер вакыйга булып узды, ничек дип тә атарга белмим: яхшымы, начармы...
Барысы да, кем әйтмешли, шул хатын аркасында килеп чыкты. Чөнки башка хатын-кызлар барысын да алдан ук кайгыртып куя беләләр, минеке генә декабрьнең утыз беренә кадәр әллә нәрсә уйлап йөргән шунда. Ул көнне безне, бәйрәм алды дип, эштән иртәрәк җибәргәннәр иде. Ашап-эчеп, бераз ял итеп алу максаты белән диванга менеп яткан гына идем, «теге нәрсә» кычкырырга тотынды:
— Бәгърем, бар әле, чыршы алып кайт. Яңа ел — чыршы бәйрәме бит... Баҗаең да киләчәк.
Кая барыйм инде мин бу вакытта?!
— Моңарчы нәрсә карадың? Утыз бере бит бүген, онытмаган булсаң. Бар шәһәр халкы чаба ул чыршы артыннан. Мине генә көтеп торалар ди!
— Аңламыйм шул хатын-кызны. Чыршысыз гына каршылап булмыймы икәнни соң шул Яңа ел дигәнен? Чыршы тирәсендә әйләнеп, җырлап-биеп йөрисебез юк лабаса — бала-чагалар түгел... Сеңелесен дә әйтер идем инде... Әле әрмәнгә кияүгә чыкканына бер ел да үтмәде, монысы белән дә берәр эш майтара аламы, юкмы, миңа караңгы. Шуларның күңелен күрим дип, утыз градус суыкта борын өшетеп йөримме?!
— Үзалдыңа сөйләнеп нишләп ятасың инде? Соң, чыршысыз нинди Яңа ел була инде ул? Әйдә, тизрәк бул! Чыршысыз кайтасы булма! Ашык, сәгать алты тулып килә бит инде. Үзем генә чыгар идем, эшем күп, әле пилмән дә ясыйсым бар...
Кулыма акча тоттырды да ишектән этеп диярлек чыгарып җибәрде.
Урамга чыктым. Салкын, караңгы да төшеп өлгергән. Кая барырга? Кайда нәрсә саталар, урам саен карап йөрим. Бер урамда чыршылар яңа гына сатылып беткән, икенче тыкрыкта әле китергәннәрен көтеп кенә торалар.
Кемдер миңа шәһәр үзәгенә барырга киңәш итте. Ки тем шунда. Трамвайдан төшүгә, кешеләрдән сораша башладым. Аңлатып бирделәр, рәхмәт төшкереләре. Чынлап та, үзәктә мин эзләгәнне саталар булып чыкты. Чираты да озын түгел. Әлбәттә, анда этеш-төртеш, акырыш-бакырыш. Халык дулкынлана. «Чиратсыз җибәрмәгез!» — дип кычкыралар. Сайлап алырга да мөмкинлек юк, ниндие туры килә инде. Мин, үземә күрә, яхшырагын сайлап алыйм дигән идем дә, сатучы хәйран белемле булып чыкты:
— Гражданин, монда сезгә Дәүләт Советы түгел, сайлауларны шунда үткәрегез. Ә монда халык Яңа елга әзерләнә, — дип кенә җикерде.
Әлбәттә, халык аның яклы. Төрткәләп кенә чыгармадылар үземне. Чыршының кәкре очлысы, бер ягындагы ылыслары бөтенләй диярлек коелып беткәне эләкте. Өлешемә тигән көмешем! Алдым да мин шул чыршыны, квитанциясен кесәмә тыгып, кайтырга чыктым.
Трамвай тукталышына килеп җитүем булды, бер сәрхуш егет бәйләнепме-бәйләнә бит:
— Кордаш, помоги, зинһар өчен, әйт әле, кай тирәдәрәк саталар? Хатынның әнкәсе кунакка килде. Икәүләшеп: «Чыршы тап!» — дип интектерәләр.
Аңлаттым тегеңә.
— Син, — ди егет, — берәр кәгазьгә язып бир инде миңа, кордаш. Алайса, үзең аңлыйсың бит, минем баш белән ул җирне табулары, ай-һай...
Кесәмнән кәгазь-каләм алдым да, җентекләп аңлата-аңлата, маршрутны сызып бирдем. Егет, мине Яңа ел белән котлап, рәхмәтләр укый-укый китеп барды.
...Соңгы тукталышта трамвайдан төшүем булды, ике ягымнан әзмәвердәй адәмнәр култыклап та алды. Дружинниклар икән. Икесе дә тун кигәннәр, терсәк турыларында кызыл тасма да бар. Икесе дә куян бүректән, тик берсенең бүреге сары, икенчесенеке ак төстә. Менә шул ак куян бүреклесе чыршыны кайдан алуым белән кызыксына. «Шулай-шулай, мәйтәм, сатып алдым».
— Квитанциягез кайда? — дип сорады бу коры гына.
Ярый әле шул кәгазь кисәген алырга онытмаганмын, дип эчемнән генә куанып куйдым.
— Бар, кәнишне, бар квитанциям, хәзер... — Кулымны кесәгә тыктым һәм... йөрәгемнең әллә кая, табан астына ук төшеп киткәнен тойдым. Кесәмдә бер генә кәгазь кисәге дә юк иде.
— Егетләр, — мәйтәм, — гафу итегез, мин аны югалтканмын, ахрысы. Менә шушында, чалбар кесәмдә генә иде бит...
Башка кесәләрне дә капшап чыктым, дружинниклар таләп иткән квитанция беркайда да юк! Нәрсә инде бу, ә?.. Тукта! Искә төште бит.
— Егетләр, мин аны бер сәрхушкә биреп җибәргәнмен... Ышаныгыз... — Дружинникларга баштан үткәннәрне сөйләп бирдем.
Егетләр канәгать төстә бер-берсенә карашып алдылар. Ак бүреклесе сүзен дәвам иттерде:
— Без бүген, кадерле иптәш, мондый әкиятләрне күп ишеттек инде, Аллага шөкер. Ә менә ДНД штабында тыңларга яратучылар бик күп. Сезгә безнең белән барырга туры килер...
— Сез нәрсә, егетләр, көләсезме әллә, мәйтәм. Соң, мин бу чыршыны каяндыр кисеп алмаган бит инде. Урламадым да, базардан сатып алдым. Квитанциям дә бар... бар иде... Теге сәрхуш очрады да... Аңгыра баштан шәһәр үзәгенә бару юлын шул квитанциягә сызып биргәнмен... Мине... хатын көтә...
Гарьлегемнән елап җибәрер дәрәҗәгә җиттем.
Тыңларга да теләмиләр тегеләр.
Килеп җиттек. Ак бүрекле дружинник милиция капитанына әйтә:
— Менә, иптәш капитан, — ди. — Чыршыны кайдандыр квитанциясез эләктергән. Урлаган булырга тиеш.
— Яхшы, — ди капитан, башын күтәрмичә генә. — Калдырыгыз, аңлашырбыз.
Дружинник, капитанның колагына нәрсәдер пышылдап алды да, рәхмәт әйтеп, минем чыршыны күтәреп чыгып китте.
Ике сәгатьләп утырганмындыр, билләһи. Миннән алда килеп утырганнардан сорау алып бетергәнче, шулкадәр вакыт үтте бугай. Ниһаять, капитан законсыз рәвештә үзләштергән әйберне «конфисковать итү» турын да акт төзеп ташлады. Имза куярга кушты. Аңлатып караган идем, башта көлеп утырган булды да:
— Җитәр! Җибәргәнгә рәхмәт әйт! Штрафыңны түлә дә ычкын! — дип җикерде.
Шулай итеп, чыршысыз, өч чыршы алырлык штраф түләп, өйгә кайтып кердем. Хатынга тәфсилләп хәлләрне сөйләп бирдем. Кулларын чәбәкләп, күзләрен шап-шоп йомып, шаккатып тыңлап торды бу.
— И-и, бозау... Шулай буласын чамалаган да идем... Ярар инде, нишлисең бит, үзең шундый ачык авыз булгач. Бер чыршы аркасында бәйрәмне бозасыбыз юк, — диде хатыным. — Хәзер синең ише тиле-милене генә түгел, министрларны да шапылдатып утыртып куялар. Коррупция, контрабанда, тегесе-монысы... Ә чыршыбыз бар, Аллага шөкер, Коля алып килде.
— Нинди Коля тагын?
— Соң, Коля инде, сеңелемнең яңа ире. Синең баҗаең. Әнә чыршы бизиләр икәүләп.
Кием элгечкә күз төшерәм: сеңелесенең чәшке туны эленгән, аның янында зур ак тун һәм... ак куян бүреге. Тегеләр чыршы бизәп яткан бүлмәгә күз төшерәм...
Каһәр суккан нәрсә! Шул бит! Үзе, теге дружинник! Чыршысы да таныш кебек: очы кәкрәебрәк тора, бер ягындагы ылыслары коелып бетә язган... Ну, баҗай!!!