Төнлә күкрәп яңгыр явып узды да, аннары яп-якты көн туды. Гадәттәгечә, малайлар урманга киттеләр. Урманда, дәү агач төбендә, ниндидер кара нәрсә селкенә иде. Җирдә, үлән арасында, кош оясы ята икән...
Ике-өч адымда — ике кошчык. Козгын балалары. Берсе — үлгән. Икенчесе — исән. Исән кошны малай үз өенә алып кайтты. Төсенә яраклы рәвештә Каракач дигән матур исем кушты.
Исәйде кош, үсте. Бер яшь тулгач, үзен коткаручыларга рәхмәт йөзеннән, әлбәттә... әйе, рәхмәт йөзеннән, Каракач... телгә килде. Әйе, нәкъ адәмчә итеп сүз кушты. Ә малай белән аның әнисе шул минутта хәйран калудан телдән язып тордылар.
— Әни, әни! Фәрит! Фәрит! — дип тәкрарлады Каракач.
Шундый да ягымлы итеп эндәште, ниһаять, икесе дә колакларына ышанырга мәҗбүр булдылар. Елмаеп та, шул ук вакытта каушап та ана барлы-юклы догаларын укып куйды:
— Әстәгъфирулла, тәүбә! — Әйтерсең тәүбә итә торган эш!
Шул ук көнне көндезгелекне ашарга утыргач, Каракач:
— Фәрит, аша, аша!— дип, хуҗасын сыйларга тиеш тапты.
Инде бернинди шиккә урын калмады. Инде малай белән әнисе рәхәтләнеп көлделәр генә. Кош үзен дә тәлинкә янына чакырды:
— Каракач, аша, аша!
Көннәр үтә торды. Каракач үсә төште, үзгәрде. Күршеләргә комачау итүе аркасында, бик кызганса да, малай Каракачны мәктәпнең табигать почмагына илтергә мәҗбүр булды. Хәзер кош үз почмагыннан ераклашса, аны үз сүзе белән үк дәшәләр:
— Каракач, аша, аша!
Бу сүзне ишетүгә ул читлеккә керергә дә риза...