Нарат урманы өстендә зәңгәрләнеп торган күкне акрынлап яңгыр болытлары каплады. Урман эче караңгыланып китте. Әле күптән түгел генә күңелле чырылдашкан кошлар каядыр ботаклар арасына качтылар. Тирә-як тынып калды.
Менә Кама ягыннан салкынча җил исеп үтте. Корыган нарат кәүсәсенә борынын бәреп тукылдаган ялгыз тукран да, бу тынлыкны бозарга теләмәгәндәй, икенче агачка күчеп утырды. Аннан соң озак та үтмәде, урман кырындагы киң аланда сөйләшкән тавышлар ишетелде:
— Малайлар, ашыгырга кирәк.
— Эх, бөркү! Эчәсе иде...
Болар — Балкаен җидееллык мәктәбе укучылары. Алар бирегә урман хуҗалыгы питомнигына яшь үсентеләрнең төпләрен йомшартырга килделәр. Эшне өч көндә тәмамларга исәпләп, участокны кишәрлекләргә бүлгәннәр иде. һәр кишәрлектә ике пионер эшли: берсе үсентеләр төбендәге чүп үләннәрне утый, икенчесе туфрагын йомшарта...
Яңгыр бераз гына сибәләде дә туктады. Кояш яңадан болытлар арасыннан чыкты. Кич җитеп килә иде. Кояш торган саен зурая, Кама аръягындагы күгелҗем тауларга якынлашканнан-якынлаша бара. Менә урман кырындагы юлдан сыер көтүе дә үтеп китте. Сагыз һәм ылыс исенә сөт исе дә кушылгандай булды.
Малайларның эше күп калмаган иде инде.
— Төнгә кадәр эшләмәкче буласызмы әллә?— диде шунда Әзһәр, кулындагы кечкенә көрәкне читкә ыргытып.
Ул кишәрлек башына чыгып, үзенең курткасын табып алды да, аны җилкәсенә салды. Кепкасын түбәсенә үк күтәрде. Тирдән каралган чәчләре бүселеп чыгып, маңгаена, күзләренә төште.
— Үзебезнең өлешне бетерергә кирәк,— диде иптәше Госман.
Әзһәр аңа күзләрен бераз чекерәйтеп карап торды. Аннан кискен бер хәрәкәт белән, чәчләрен төзәтеп, җиңе белән маңгаен сөртеп алды. Көрәген бил каешына кыстырды да юлга атлады.
— Син кая?
— Торакка. Чәй эчәргә.
Сүзгә отряд советы председателе Шәүкәт кушылды:
— Җүләрләнмә. Отрядны хур итәргә телисеңмени?— диде.
Әзһәр инде юлга чыккан иде. Ул, бер генә секундка тукталып, иптәшләренә таба борылды:
— Отряд, отряд! Монда эшне өч көндә түгел, атна маташсаң да бетерә алмассың,— дип кычкырды.
Башта елга буена төшеп менергә булды. Артыннан кемнеңдер йөгерүен ишетеп, адымнарын тагын да ешайтты.
Әзһәр йөгерүче Шәүкәт дип уйлаган иде, аның Госман булуын күргәч, тагын тукталды.
Госман ике кулын биленә таянып аның каршысына ук килеп басты. Әзһәр аның еш-еш сулаудан бер төшеп, бер күтәрелеп торган арык күкрәгенә, очы югары караган кечкенә борынына, каты кысылудан агарып киткән юка иреннәренә игътибар итте.
— Кыланма инде,—диде Госман.— Күп калмады бит. Әйдә бетерик. Борыл.
Әзһәрнең болай да кушылырга торган куе кара кашлары җыерылып бергә тоташты.
— Борылган кешегә ирек,— диде ул һәм, иптәшен әйләнеп үтеп, юлын дәвам иттерде. Госманның: «Эх, дус шулай буламы?» — дигән сүзләрен ишетсә дә, сынатырга теләмәде, елга буена төшеп китте.
Анда ул салкын суда кулларын, битен юды. Күлмәгенең якасыннан кереп муенын, аркасын кытыклаган корыган ылыс энәләрен какты. Хәзер аңа көч-хәл кереп киткәндәй булды. Әллә яңадан иптәшләре янына кайтырга инде? «Юк, уңайсыз. Шүрләде дип уйларлар». Әзһәр тиресе суелган үкчәсен авырттырмаска тырышып аксый-аксый урман эшчеләренең тулай торагына кайтып китте. Аларны бу өч көнгә шунда урнаштырганнар иде.
Әзһәр кайтып кергәндә бүлмәдә беркем дә юк иде. Ул ишек катында туктап, стена буйлап тезелгән агач кроватьларга, алар өстендәге салам тутырылган матрацларга, төрле төстәге, төрле зурлыктагы мендәрләргә карап торды. Аннары, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, акрын гына атлап бүлмә уртасындагы озын өстәл янына килде һәм артсыз урындыкларның берсенә утырды. «Ялгыз... Ә малайлар анда бетереп тә килә торганнардыр инде,— дип уйлады ул.— Их, китәсе калмаган... Түзәсе булган...»
Ул итекләрен салды. Үкчәсендәге җәрәхәтне карап, як-ягын ышкыштырып бераз утыргач, кроватька ятты да, башыннан ук одеялын бөркәнеп, тиз генә йокыга китмәкче булды. Ләкин йокы ул теләгәнчә тиз килмәде. Әзһәр аны әле бер, әле икенче якка әйләнеп ятып та эзләп карады, ләкин барыбер таба алмады.
«Авыргандыр»,— дип уйлады Шәүкәт Әзһәр турында. Шуңа күрә кайтып китәргә җыенгач, туктатырга да кирәк тапмады.
Менә ул тураеп басты, башындагы пилоткасын арткарак ташлады да көрәгенә таянып бераз вакыт башкаларның ничек эшләвен карап торды. Барлык малайлар да үз рәтләрен тәмамлап киләләр иде.
— Малайлар! — дип кычкырды Шәүкәт. — Әзһәр авырган булырга тиеш. Әйдәгез, Госманга булышабыз.
— Әйе шул, авыргандыр. Юкса ул китмәс иде,— диде Госман үзе дә, сөенеп.
Малайлар бер-бер артлы аның кишәрлегенә күчтеләр. Тик һәр нәрсәдән кимчелек табарга яратучы Рәшит кенә моның белән килешә алмады.
— Без Әзһәрне белмибезмени,— дип сөйләнде ул.— Әзһәр артта калды. Шуңа хурланды. Ул күбрәк үзе турында уйлый. Без аның эш ташлап китүе белән килешә алмыйбыз.
Аңа күп сөйләнеп торырга ирек бирмәделәр, телеңә караганда көрәгеңне тизрәк кыймылдат, диделәр.
Малайлар юл буе шау-гөр килеп кайтсалар да, бүлмәгә тавыш-тынсыз гына килеп керделәр, одеялын башыннан бөркәнеп яткан Әзһәргә карап тордылар. Рәшит кенә мәгънәле итеп башы белән ымлады: күрегез, янәсе, йоклап ятмыймы!..
Шулай, ничек сүз башларга, нәрсә эшләргә белмичә торганда, сулы чиләк күтәреп, Госман да килеп керде.
— Кая китерегез аптечканы. Аңа дару эчерергә кирәк,— дип ашыктырды ул. Әзһәргә булган ачуын күптән оныткан, аңа ярдәм итү турында гына уйлый иде, ахры, туп-туры кроватька таба атлады.
Аны итәгеннән тотып Шәүкәт туктатты. Әзһәрнең баш очына үзе барып утырды.
— Әзһәр, малай!— дип дәште ул сак кына.— Әллә бик нык авырыйсыңмы? Кай җирең авырта?
Әзһәр эндәшмәде.
— Йоклый бит ул. Уят син аны башта, аннан сорарсың,— дип кычкырды шунда түземлеге беткән Рәшит.— Нигә ялкауны иркәләргә?..
Малайлар барысы да Рәшиткә таба борылдылар.
Кемдер:
— Күрмисеңмени, итеген дә сала алмаган,— диде.
Башкалар да гөрләшеп алдылар:
— Үзең авырсаң әле...
Рәшит кулын селтәп читкә китте.
Госман иптәшенең одеялын күтәрде:
— Кая, чишенеп ят. Хәзер менә дару бирербез. Су эчәсең киләме? Мин чишмә суы китердем.
Ул Әзһәрнең итеген салдырмакчы булды. Ләкин тегесе шунда ук аягын тартып алды да торып утырды: аның күзләре мөлдерәмә яшь иде.
— Минем бер җирем дә авыртмый...
— Кем дежур? Хәзер үк кухняга!—дип әмер бирде Шәүкәт.
Шәүкәтнең шулай дип әйтүе булды, Әзһәр сикереп торды.
Шунда барысы да аның аксавын күрделәр.
— Аягын авырттырган,— диде кемдер.
— Мин барыйм кухняга, малайлар,— диде Әзһәр. Ул иптәшләренә күтәрелеп карарга да кыймый иде.
Рәшиткә дә ничектер уңайсыз булып китте.
— Дежурын мин дежур инде,— диде ул, сузып.— Әйдә соң, икәү барыйк алайса.
Башкалар шаулашып чишенә, юына башладылар.