СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Сәмига Сәүбанова "Миң"

Ильяска соңгы вакытта беләгендәге миңе тынгылык бирми. Әйтерсең дөнья үзәге шул миңгә күчте, йөрәгенең кагуы шуңа юнәлде.
Тук-тук-тук... Шыгырт-шыгырт-шыгырт...
Йөрәк сулкылдап тукылдый.
Поезд тәгәрмәчләре шыкырдап шыгырдый.
Үз гомерендә, поезд машинисты булып эшләү дәверендә, Ильяс күчме станция аша үтте, күпмесендә тукталып торды. Тик барыбер шушы станциягә якынлашкан саен булган сызланулы ашкыну, үкенүле сагыну хисен башка беркайда да тоймады.
Ул тормозга басты. Поезд инерция белән шуып барды да туктады. Колак башта берни ишетмичә торды. Әйтерсең тирә-якта үле тынлык. Бераздан йөрәк тибүе колак барабанын бәреп ишетелә башлады.
Сулык-сулык-сулык!
Йөрәк тә булсын, сулкылдамасын да, имеш!
Сулкылдамаска да вакыттыр, югыйсә! Вакыт та соң, йөрәкне ничек буйсындырасың?
Моннан ун ел элек, шушы станциядән Лүзияне поездга утыртып җибәргән иде ул. Яшь баласы белән белмәгән-күрмәгән Әрмәнстан ягына. Күрәчәк гүргә кертә, диләр. Шулай булмаса, кем инде колак ишетсә дә күз күрмәгән якка бәгырь кисәкләрен җибәрер иде?
Җибәрмәскә тырышып карамады түгел, карады. Ялынып .ялварды. Тик Лүзиянең сүзе катгый булды: «Барам! Анда Регина берүзе. Аның беркеме юк. Регина янында шундый чакта мин булмасам, кем булыр? Аның бәхетен мин уртаклашмасам, кем уртаклашыр? Син борчылма, улыбызга берни дә булмас! Без озак тормабыз, кайтырбыз!»
Регина белән алар ятимнәр йортында үскәннәр. Әниләрен гомер буе эзләгәннәр. Берара Регина әнисен Әрмәнстаннан тапкан кебек тә булган. Ул аны күрергә дип киткән. Тик әни дип уйлаганы ят хатын булып чыккан. Аның каравы анда ул үзенең бәхетен тапкан...
Лүзия үзе дә әнисен озак эзләде. Тик табылырдай булса, баласын поезд вагонына ташлап та калдырмаган булыр иде әнисе.Башта ул да, башка сабыйлар кебек, әнисе белән очрашу могҗизасын көтте. Бәлки, ул аны онытып кына калдыргандыр? Югалткач, эзләп тә карагандыр, әле дә эзлидер? Кайдалыгын гына белмидер? Әнисен табарга өметләнеп, ул үзен ташлап калдырган станция урнашкан шәһәргә эшкә килеп керде һәм биредә Ильясны очратты.
Кар базында үскән бәрәңге сабагын хәтерләткән кызны Ильяс перронда әллә кайдан күреп алган иде. Тук тормышка чыдый алмыйча могҗиза эзләүче яшьләрдән ул бөтенләй аерылып тора иде. Әйтерсең лә базда озак торган бәрәңгене кояшка чыгарып куйганнар да, ул кая карарга белмичә үрсәләнә...
Каршына Илъяс килеп баскач, кыз, күзләре чагылгандай, кулларын каш өстенә куеп елмайды. Ярабби! Ул шул елмаюны яңадан ни гомер эзлисен белсә, бәлки, тукталмас та иде. Кызга карап, Ильяс үзе дә айның унбишенче кичәсе кебек итеп елмаеп җибәрде.
Уйнап кына сүз башлады. Уйнап кына җитәкләп алды. Уйнап кына беләгеннән тотып, үзенә тартты. Ә кыз аңа чын-чынлап тартылды, һәм, үзләре дә сизмәстән, алар өчен бу уен чынга әйләнде.
Бераздан җыйнак кына бер йорт сатып алдылар. Улларына өч яшьтулганда, Лүзияне туйга чакырып, телеграмма килде.
-Ярар, барырбыз, - дигән иде башта Ильяс. Хәер, башкача булырга мөмкин дә түгел иде.
Тик туйга барырга бер көн кала, әнисенә инфаркт булды. Табиблар аның гомеренең озак калмавын әйттеләр. «Күп яшәсә, бер атна яшәр», - диделәр. Лүзия, баласын алып, Ильястан башка гына китте. Кайнанасы аңа барырга үзе рөхсәт итте.
Йорт сакларга калган Рекс кына, Булатны җибәрмәскә тырышып, аның алдына да, артына да төште. Аның артыннан вагонга керде, чыкмас өчен тешләшә-тешләшә тырнашты. Көч-хәл белән алып калдылар. Артларыннан әллә кая хәтле чабып барды һәм, бер атнадан соң гына, арып, хәлсезләнеп, ябыгып кайтып егылды. Мәңгегә аерылуларын кеше йөрәге сизмәсә дә, эт сизгән икән.
«Үлемнең кырык ачы кылы бар» диләр. Тора-бара утыз тугызы өзелеп, иң соңгысы калды. Җанны бимазалап торган иң әче коры сагыш.
Инде быел унберенче яз...
Әнә бит, язгы кояшның нурлары лом белән дә ватып булмый торган бозларны эретә. Яз сулышын сизеп, чыпчыклар чыркылдаша, сыерчыклар бала чыгарырга әзерләнә. Парсызлар парлана, парлылар оя кора, оялылар йомырка сала. Ильясның гына боларда гаме юк. Аның сыңар канаты бәгырь җимешләре белән күптән каерылган,алга таба яңадан оя корырга ул әзер түгел, күңеле әле дә, могҗиза булып, Лүзиясен очратуына өметләнә.
«Кайтмый бит ул, юк бит, әллә кайчан юк бит инде», - диючеләргә ул хәзер дә элеккечә кызып-кызып:
- Үлгән кешенең кабере була, ә аның кабере юк, исеме исә үлгәннәр арасында түгел, - дип, алардан битәр үзен ышандырырга тырышыпмы-тырыша.
Баштарак аның ягына күзләрен тутырып карап-карап алучылар да күптән өмет өзде.
«Адәм баласын язмышы йөртә», - диюләре дөрестер шул инде. Шулай булмаса, улы белән хатынын икесен бергә әҗәлләре каршына үзе озатып җибәрер идемени? Бәлки, әнисенең фани дөньядан киткәч тә алар белән бергә буласы килгәндер? Бик ярата иде бит ул оныгы белән киленен. Ильясның үзеннән дә якынрак күрә кебек иде... Шуңа күрә, үлем якасыннан эләктереп алгач та, аларның әллә кая китүенә риза булгандыр.
Ильясның колагы шаулаудан туктамады, башы тагын да ныграк әйләнде. Соңгы вакытта ешайды аның бу халәте. Табиб янына килгәч, ул аның йөрәген тыңлап, кан басымын үлчәгәч:
- Ял итәргә кирәк, ял! - дип, күкрәген шакып алган иде.
Арыгандыр да. Ял алмаганына да ничә ел инде? Төп-төгәл унберенче ел икән... Хәер, аңа ял нигә? Шулай да үзеңә бераз игътибар итү комачауламас. Черек агач озак тора, ә тап-таза агач шартлап сынучан. Ирләр белән дә шулай. Башта вак кан тамырлары сизел мичә генә өзелеп беткәч, чират ахырдан ин төп тамырга килеп җиткәч, коткарып та булмый инде. Ильясның да күптән өзелеп беткәндер инде вак кан тамырлары. Алар белән бергә хәсрәт кылы да өзелсә икән...
Каршысына таба килүче машинист Җәгъфәр Ильясның агарынып чайкалуын күреп, култыклап алды.
- Әйдә, медпунктка керәбез. Син рейста чагында яңа шәфкать туташы алдылар. Бер кашык су белән кабып йотарлык. Берәүгә дә бирмим, башта пробасын үзем алам, - диде ул.
Җәгъфәр мактаган кызга да исе китмәде аның. Дәшми генә керде дә, дәшми генә күлмәк җиңен күтәрде, кан басымын үлчәтергә әзерләнде. Җәгъфәр исә шәфкать туташының бер алдына, бер артына төште, аның башын-күзен әйләндерергә тырышты.
- Тиккә генә сиңа патшабикә, ханбикә исеме кушмаганнар. Синең өчен күктән дә йолдыз чүпләр идем, тик моңа хәтле бүтәннәр чүпләп бетергәннәр бугай йолдызларны, - дип шаяртты.
Шәфкать туташы әллә Җәгъфәрнең сүзләреннән кызарды, әллә бүтән нәрсә сәбәп булды, Ильясның кан басымын кат-кат үлчәде.
Ильясның:
-Я, ничек? - дип, битараф кына соравыннан сискәнеп китте һәм:
-Мондый миң бүтәннәрдә бармы? - дип сорады.
-Нинди миң? - диде Ильяс, аңышмыйча.
Шәфкать туташы бармак башы хәтле өчпочмаклы кара миңгә кагылды.
- Ә-ә... Аны әйтәсезме? Нәселдән килә ул безнең. Әнкәй: «Бу миң безнең нәселдәге ирләрнең барысында да бар», - дип әйтә торган иде. Әтидә дә булган ул, бабайда да, бабайның бабасында да...
-Ә улларыгызда? Аларда бармы?
Аның өчен Җәгъфәр җавап бирде.
-Ул - карт буйдак.
-Гафу итегез...
- Зарар юк... Хатыным белән улым җир тетрәгәндә юкка чыктылар. Бар иде минем хатыным, улым да бар иде...
Шәфкать туташының күзләрендәге кызгануны күрмәс өчен, Ильяс кан басымының күпме икәнен дә белешмичә, урыныннан кузгалды.
Йөрәкне өзеп торган кыл өзелдеме әллә - әрнеп сулкылдавы бетте.
-Исемегез ничек соң? - диде ул, ишек тоткасына үрелгәч.
-Регина.
-Ә минеке - Ильяс.
-Мин бик шатмын.
- Алайса, сез безнең шәфкать туташы инде? Фәрештә канаты белән сыйпагандай, колак шаулавы да бетте менә...
-Сезгә ял кирәк.
-Нәрсәгә ул миңа ял? Ял түгел, җан тынычлыгы кирәк миңа...
- Асыл кошны үзем эләктермәкче идем дә... Болай булгач, охотаны сиңа тапшырам. Хатын-кызлар күп, ә Ильяс дустым бер генә, - диде Җәгъфәр.
Ильяс шәфкать туташы янына кирәксә дә, кирәкмәсә дә керә башлады. Моны барысы да яхшыга юрады.
Регинаның үткәнен, кайдан килүен белергә тырышса да, белә алмады Ильяс. Бүтәннәр дә берни әйтә алмады. Үзеннән сорагач:
-Җир белән күк арасыннан, - дип, шаяртып җавап биргән иде.
Әйтәсе килмәсә, әйтмәсен. Аның да Лүзия белән яшәгән чакларын теләсә кемгә сөйләп, якты хатирәсенә кер кундырасы килми.
Ирнең тормышына тагын ямь керә башлады. Ул хәзер, аяк астын дагы җирне тоймыйча, Регина белән очраша. Аның да үзенә битараф түгеллеген сизә. Ильяс аның улы да барлыгын белә. Аның турында ниләр генә сөйләми Регина. Малайның үзен күрмәсә дә, аның гадәтләре, холкы турында белә инде Ильяс.
Әмма Регина аны юк-бар белән өметләндермәде.
-Мин бер тапкыр кияүдә булдым инде, - диде.
-Кем иде соң ул?
-Ул үлде.
-Ә безнең якларга нинди сәбәп китерде сезне?
-Улымның әтисен юллап килүем.
-Әтисе үлде, дидең бит.
-Ирем баланың әтисе булырга тиеш, дигән сүз түгел бит.
Ильяс моңа каршы ни дип җавап бирергә дә белмәде.
-Исеме ничек соң? - дип, мәгънәсез сорау биреп ташлады.
Ләкин Регина үпкәләмәде.
-Исемен дә төгәл генә белмим шул, - диде.
-Ничек инде?
- Менә шулай, белмим инде, - диде Регина, гади генә итеп. Оялу да, тартыну да сизмәде Ильяс аның бу сүзләреннән.
-Ничә яшь соң улыңа?
-Унөч...
Унөч яшь... Аның да улына, исән булса, унөч яшь тулган булыр иде. Рекс белән бер яшьтә... Йорт сатып алгач, алар эт баласы алганнар иде. Кечкенә иде, әнисен бик сагынды, гел җылы урын эзләде. Олылар күрмәгәндә, уллары караватына менеп йокларга да күп сорап тормый иде...
Хәзер инде Ильяска үзе яшәгән йорт шыксыз күренми. Рекс кына холыксызлана башлады. Соңгы вакытларда ишегалдыннан беркая да чыкмый торган карт эт, Ильяс эшкә киткәндә аның артыннан ыргылыпмы ыргыла, аның белән барасы килә. Ильяска аны бәйләп куюдан башка чара калмады. Бәладән башаяк, картайган көнендә тыныч кына оясында ятсын. Сукбайлар кулына эләксә, карт дип тормаслар, пешереп ашарга да күп сорамаслар. Әнә бит, элегрәк урамда иясез этләр күп иде, хәзер берсе дә калмады.
Ильяс инде билгеле бер карар да кабул итте.
- Улыңның әтисе буласым килә, - диде ул. - Юк кешене эзләп интекмә.
- Аның әнисе дә мин түгел, - диде Регина, аны тагын да ныграк гаҗәпләндереп.
Ильяс аңа каршы телен әйләндереп бер авыз сүз дә әйтә алмады.
-Улымның әнисе үлде. Әрмәнстанда җир тетрәгән чагында. Без яшәгән йорттан без икәү генә исән калдык. Терелер дип уйламадык, озак аякка басты. Әтисен, әнисен бик озак көтте. Ә соңыннан... Мин аны үземә алдым. Бердәнбер якын кешем ул миңа хәзер.
Тагын Әрмәнстан... Ильясның тамагына төер утырды. Ул күлмәк якасын ычкындырды.
-Эзләтеп булмый идемени?
-Эзләрсең, бар... Мин бит зур бер хәрабәләр илендә, тәмугта япа-ялгызым калдым. Аның әнисен үзем чакырып китергән идем! Баланың ятим калуына үзем сәбәпче идем! Имгәнгән бала кемгә кирәк? Әтисе, туганнары үлгән дип исәпләсәләр, яхшырак булыр, дип тә уйладым. Яшьлеге дә үзенекен итте. Гомер буена урын өстендә ятар, дип уйлаган бала терелде, аякка басты. Бик озак вакыт кирәк булды моның өчен, һәм мин, әтисе улының исән булуын белергә тиеш, дигән уйга килдем. Ходай мине яхшы кешеләргә юлыктырды, һәм ышанасызмы, биредә мин улымның әтисен таптым!
Әтисен! Ул бәхеткә тиенгән кеше кем икән? Әллә... Юк, юк! Алданырга ярамый! Ярамый!
-Миңа башта аның белән улымны очраштырырга кирәк. Аннан соң сезгә, бәлки, ни булса да әйтермен. Бәлки, ул аңа бөтенләй кирәк түгелдер?
- Баладан кем баш тартсын?
-Җавапны үзем бирермен. Тиздән. Әйе, бик тиздән. Ә син, бәлки, безне улым белән кунакка чакырырсың?
Ильяс үз колакларына үзе ышанмады.
- Әйе, әйе! Бик рәхәтләнеп чакырам! Мин сезне килеп алырмын.
Регина каршы төште.
- Юк, юк! Син безне өйдә каршы ал. Без үзебез килербез, - диде.
Билгеләнгән вакытны дүрт күз белән көтте Ильяс. Урамнан күзен алмады. Кулы бер эшкә бармады. Аның белән бергә Рекс та борсаланды. Хатыны белән Җәгъфәргә рәхмәт, кадерле кунакларны каршы алырга алар булышты.
Менә, ниһаять, урамда күз нурын түгеп көткән кунакларны утырткан машина күренде. Машинадан Регина белән үсмер малай төште. Малайны күрү белән, эт алга ыргылды һәм аны бөтен гәүдәсе белән кочаклап алды. Гомергә бер генә чит кешене дә якын китермәгән этнең кыланышыннан Ильяс нидер сиземләп, алар каршына томырылды. Ә малай этне кочаклап:
- Рекс, Рекс! - дип кабатлый, кыска җиңле футболкасыннан өчпочмаклы кара миң күренеп җемелдәп-җемелдәп ала иде.