СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рәшит Гариф "Чәчәк өзелсә дә..."
Төпләрен йомшартып, су сибеп бетергәч, Нәзифә өй тулы гөлләренә куанып, ял итеп алырга ярата иде. Нинди генә гөлләре юк аның. Кайберләре, көзен дә саргаймыйча, бүлмәне ямьгә күмеп, кыш үткәрә. Ә яз көне барысы да яшәреп чәчәккә күмелә. Пенсиягә чыкканнан бирле гөлләр Нәзифәнең сердәшләренә әверелде. Ул алар белән сөйләшә, иркәли, үзе дә гөлләрдән шатлык ала. Бер гөле ел буе диярлек чәчәк ата. Ул аның исемен генә белми. Көньякта яшәүче туганнары кунакка кайтканда калдырып киткәннәр иде. Шунысын чүлмәге белән кулына алды да чәчәген иснәде, иреннәрен йомшак кына гөлгә тидерде.
—И матуркайларым, — диде Нәзифә, гөл чәчәкләренә текәлеп. — Өемнең яме, кадерлеләрем.
Тик нигәдер шатлыгы озакка бармады. Бертуган энесе Нәгыйм исенә төште. Никтер ят күрә Нәзифәне энесе. Өйләнгәннән соң бигрәк тә үзгәрде ул. Үзе килеп чыкмый, күргәндә дә сөйләшми. Әнисен дә, ялгыз гомер кичерүче апасын да бөтенләй онытты. Тиз үпкәли торган гадәте бар шул. Берәрсенең ялганына ышанып йөридерме — белмәссең. Нәзифә, кулындагы гөлләренә карап:
—Бер Аллам, чәчәк вакытларым ялгызлыкта узды. Яшьли ирсез калдым. Авыру әниемне карап гомерем узып бара. Серләремне уртаклашыр кешем дә калмады бит. Шул Нәгыйм энемнең күңелен шәфкатьле, миһербанлы итсәң иде! — дип ялвара башлады.
Нәзифә тынып калды. Иреннәре селкенә, эчтән генә нидер укый, уйлана төсле. Әйе, ярый әле пакь һәм хак булган ислам динебез бар. Дин күңелне сафландыра, якты, кояшлы итә, сабыр булырга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.
Шул мизгелдә, өйне дер селкетеп, ишек кыңгыравы черелдәде. Нәзифә кулындагы гөл чүлмәгенең идәнгә төшеп челпәрәмә килгәнен сизми дә калды. Тәненә каз йоннары чыкканын тойды, йөрәге ярсып тибә иде. Кояш болыт арасына качты бугай, өй эче дә караңгыланып китте.
—Хәерлегә генә булсын, — диде ул, куркынып. — Гөл чүлмәгем ватылуы да, бу коточкыч тавыш та хәерлегә генә булсын.
Юньле, мәрхәмәтле кеше болай озак, усал шылтыратмас. Фатир талап йөрүчеләр булмагае тагын. Нәзифә, тиз генә халатын салып, зәңгәргә ак борчак сибелгән күлмәген киде, аягына туфлиен эләктерде дә ишек янына ашыкты. Ә кыңгырау, йөрәкләрне ярырдай итеп, черелди дә черелди.
—Эхту там, кем бар? — диде Нәзифә, калтыранганрак тавыш белән.
Җавап бирүче булмады, ә кыңгырау, карлыккан тавышлар чыгарып, черелдәвен дәвам итте. Нәзифә өчен бу һичкайчан булмаган, аңлашылмый торган хәл иде.
—Эхту там, нәрсә кирәк? — дип сорады кабат.
Теге яктан:
—Мин бит инде, Нәгыйм! Ач ишегеңне, — дигән ярсулы тавыш ишетелде.
—И-и-и, син икәнсең әле, энекәем, бәгырькәем! Шулкадәр каты шылтыратмасаң, — дип, Нәзифә тиз-тиз генә ишеген ачты. Нәгыйм ни өчендер ярсыган кыяфәттә күренде.
—Дапрус алып утырасың. Синең кемгә кирәгең бар хәзер, — диде ул, керә-керешкә. — Яшь пенсионерка, — дип тә өстәде.
—Энем, башта исәнләшик, хәл-әхвәл сорашыйк, — диде Нәзифә, ишекне бикләгәч.
—Күреп торасың бит исән икәнемне.
—Йә, ни хәлләрең бар, энем, ничек яшисез? Хатының исән-саумы, нәниегез үсәме?
—Син сорамасаң да яшиләр, үсәләр. Шуны әйт, ни өчен туктаусыз мине чакырасың?
—Энем, энекәшем, бәгырем, тынычлан. Минем сиңа начарлык эшләгәнем, начар сүз әйткәнем юк бит.
—Миңа нәрсә өчен начар сүз әйтер иең соң тагын?
—Ни өчен туктаусыз чакырасың, дидең. Чакырган өчен ачуланасыңмы? Нәгыйм энекәшем, без бит апалы-энеле, бер ана балалары. Ник аралашып яшәмибез? Без икәү генә ич. Апа-абыйларыбыз, эне-сеңелләребез дә юк. Ике абыең әфган сугышыннан кайтмады. Үз балам кебек карап үстергән төпчек энем син генә. Шуңа күрә мин сине улым шикелле якын күрәм бит. Әниебез ничә ел әнә урын өстендә ята. Барып исәнләшер иең үзе белән. Хәер, инде ул кешене күрми дә, танымый да. Озак та тормастыр... Аның бәхиллеген, хәер-догасын алып калырга кирәк. Әнидә үчең бармы, әллә миндәме? Мин бит сине көтмәгән көнем, көтмәгән сәгатем юк. Килмәвеңә бик кимсенеп, борчылып яшим.
—Нәгыйм тыштан тыныч кына тыңлап утырган кебек күренсә дә, эчтән кайный иде. Озатып калганда хатыны Бәрия әйткән сүзләрне искә төшереп, шул уйлар өермәсендә кайнады. Хатыны: «Алар синнән ярдәм, акча көтәләр!» — дип калган иде бит. Бәриясе колагына тукыган сүзләр дөреслеккә туры килә. Әнә: «Үзем карап үстергән төпчек энем син», — дип әйтеп тора ич. Шуннан аңларга була инде. Нәгыймнең хәтта күз аллары караңгыланып киткәндәй булды. Мондый авыр заманда кем кемне туйдырырга, карарга бурычлы булсын ди. Өстәвенә үз энесе турында юк-бар гайбәт сүзләр сөйләп йөрсен тагын. Имеш, мин пешмәгән, уңмаган. Кулымнан берни килми. Хатыным да бер мәлҗерәгән бәндә икән. Булган-үткен кызга да өйләнә алмаганмын...
Бу минутларда Нәгыймгә, җиңсез ак күлмәктән генә булса да, дөнья бөркүләнеп киткәндәй тоелды. Җәһәт кенә урыныннан кубып, тәрәзәне барып ачты. Аннан бүлмәгә җәйге бөркү, шәһәр һавасы бәреп керде. Ак челтәр пәрдәләр җилфердәп тора башлады.
—Син ник дәшмисең, сөйләшмисең әле? — диде Нәзифә. — Кергәннән бирле тирләп, борчылып утырасың. Авырмыйсыңдыр ич?
—Нәрсәгә шатланырга соң? Мине... үз балаң кебек карап үстергән апа!..
—Авыр дип кенә тормыш җиңеләйми, Нәгыйм. Ямь табып, әзгә дә шатланып яши белергә кирәк. Үзең эшлисең, хатының эшли, матур булып балагыз үсеп килә. Торырга урыныгыз бар. Тагын нәрсә кирәк?
Нәзифә туктап калды. Нәгыйм дә тирән уйга батып утыра кебек иде. Апасының сүзен бу юлы җөпләмәде дә, каршы да әйтмәде. Эчтән генә һаман үзенә нәтиҗәләр ясый, үзгәрешләр кичерә төсле күренде.
—Аллага шөкер, — диде Нәзифә, тынлыкны бозып. — Әни белән икебезнең пенсиябез, әллә ни күп булмаса да, бик җиткән. Бу тормыштан бик канәгать.
Нәгыймнең йөзе әз генә яктырып киткәндәй булды. Күзләрендә нур кабынып алды. Бөтен тәнне кысып, сулышны буып торган киеренкелек югала барды. Әнисе янына килеп, аның юрганын рәтләде. Иркә сүзләр әйтәсе килде. Ләкин әнисе генә ул сүзләрне ишетер, улының яктыра барган йөзен күрер хәлдә түгел иде. Ананың үз хәле хәл иде шул.
Нәгыйм яңадан урынына килеп утырды. Нәзифә бая өзелеп калган сүзен дәвам итте:
—Энекәем, миңа синнән рухи бердәмлек, җан җылысы, туганлык хисләре генә кирәк. Бердәнбер туганымның мине чит күрүен йөрәгем аңламый. Илтифатсызлыкка лаек түгел мин, аңла шуны.
Нәзифәнең күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул аларны сөртеп алды. Нәгыйм, моны күреп, апасы янынарак елышты, үзенең дә күңеле тулганын сизде. Куллар кулга үрелде. Кысып кочаклашканнарын сизми дә калдылар. Бөтен тәннәре рәхәт изрәп, бөтен күзәнәкләре сулкылдыйлар төсле тоелды. Шул мәлдә иртәдән үк болыт арасына кергән кояш чыгып, өй эчен балкытып җибәрде.
—Апа, җан авазыңны тыңладым, ишеттем һәм аңладым, — диде Нәгыйм, тирән көрсенеп. — Ярый килдем әле, дип сөенәм.
Нәзифә бая кулыннан төшеп ватылган гөл чүлмәге янына килде. Икәүләп идәндә яткан туфрак, гөл сабагы өстенә иелделәр.
—Алып куйган чүлмәгем бар, гөлемне күчереп утыртырмын. Менә чәчәге генә бөтенләй өзелеп төшкән, — диде Нәзифә, моңсу гына елмаеп.
Нәгыйм чын күңелдән һәм тирәнтен ышанып әйтте:
—һич борчылма, апа. Гөлнең сабагы исән. Яңа чүлмәккә күчерсәң, яңа туфракта шаулап чәчәк атар ул.
2025-08-27 16:28