СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәис Сафин “Авылны казлар уятты”

Сүз дә юк, җир сөрү, иген игү—изге һәм дәрәҗәле хезмәт. Үзенең җаваплылыгы, авырлыгы ягыннан көтүче эше дә алар белән бер үк дәрәҗәдә ихтирамга лаек. Моның шулай икәнлеген иңенә чыбыркысын асып иртә таңнан кичкә кадәр кыр-баяыннарда көзге яңгырларда тубыктан пычрак ярып йөргән көтүче үзе генә беләдер. Хәтта минем кебек каз көткән малайлар да...
Каз ул сыер, сарык, кәҗә кебек, чыбыркы-чыбыгыңны бик үк санга сугучылардан түгел. Алар «как-как-как» дип, башларын иген кырына таба борырга гына торалар. Елга буенда, аланнарда чемченеп, күлләрдә су коенып тыныч кына ятарга риза түгел бу озын муеннар.
Казларның иген кырына кергәнен басу каравылчысы Сәлахи абый күрсә, беттем диген. Озын, шома таягы белән муен тамырыңа кундырырга да күп сорап тормас. Һай, усал иде соң каклаган кебек чандыр, озын буйлы бу кеше. Без, малайларның күз яшьләрен күп түктерде ул үз гомерендә. Никадәр аналар бер уч арыш бөртеге өчен хөкемгә тартылды, балалары ятим калды. Әгәр кырда өлгереп килгән арыш-бодайларны башкалар кебек учларында уып ашасалар, бик күп сабыйлар, бәлки, ачтан шешенеп үлмәгән дә булырлар иде. Бар иде заманалар, бар иде... Шөкер, уздылар.
Колхоз идарәсе игеннәрне урып, кибәннәргә куйгач кына коелып калган башакларны казлардан чүпләтергә рөхсәт бирә иде. Бу инде — көз көннәре җитеп, бәпкәләр зурайган чак. Алар һавада очып барган кардәшләре — кыр казларына иярмәкче булып, очарга талпыналар. Кайбер оялар хәйран еракка очып та киткәлиләр. Нишләмәк кирәк, артларыннан йөгерәсең, ялан аякларыңны без кебек тырпаеп торган камыллар каната. Ул чакта кияргә чабатасы да юк иде бит аның.
Бервакыт көтүне урып-җыеп алынган ясмык җиренә алып мендек. Төне буе ач яткан казларыбызның тыннары да чыкмый. Умыралар гына ясмыкны! Ашый торгач, берзаман боларның томшыклары ачылды, күзләре акайды. Сусаганнар икән мескеннәр. Ава-түнә елгага таба йөгерделәр. Гөнаһ шомлыгына каршы диимме, шунда берничәсе текә ярдан мәтәлде бит. Без Кәрим белән абайлап алганчы, өчесе җан тәслим кылып та өлгергән. Күмдек инде боларны ярның яшерен бер җиренә.
Һай, никадәр тавыш-гауга купты ул бәбкәләр аркасында безнең капка төбендә! Тегеләй-болай итә күрмәсеннәр тагын, дип, әнием мине лапаска ук ябып куйды. Төлке буды дип ялганлап карасак та, бәбкәләрнең бәясен түләтергә дигән карар чыгардылар.
Хак Тәгалә барысын да күреп тора, барысын да гадел хөкем итә шул. Икенче көнне казларны зират буендагы басуга җибәрдек. Әбиләр чуагының искиткеч матур бер иртәсе иде. Кояш, зират өстеннән күтәрелеп, мәрхәмәтле җылысын кыр-болыннарга бөрки. Һава тын һәм саф. Кайдадыр тургай сайрый. Без Кәрим белән юл чатына басып, җирдә калган орлыкларны кинәнеп чүпләүче казларыбызны күзәтәбез. Башларын да күтәрмиләр, ачыкканннар кошкайлар!
Көтмәгәндә давыл, зилзилә купты диярсең. Казлар моңынчы без ишетмәгән ачы кыргый тавышлар чыгарып кычкыра башладылар. Ул да булмады, алдагы рәтләре диңгез дулкыннары кебек умырылып, безгә таба ябырылды. Без моның нәрсә икәнен аңларга тырышкан арада, ниндидер соры җәнлек күзгә чалынып узды. Мин аны яраткан этебез Сарбай дип белеп, таягымны селти-селти куып киттем, казларны шулай куркытып йөргән өчен кирәген бирергә исәп бар иде.
Без кара-каршы очраштык. Күзләрен кан баскан «Сарбай», юлымда торма әле, дигәндәй, янымнан томырылып чабып үтте. Мин аның арт аягы аксак икәнен генә шәйләп калдым. Ул көтүне урап әйләнде дә, бер-берсенә сыланышып беткән казларның өстенә сикереп, берәм-берәм буа да башлады. Муеннарыннан чәйни дә ата, чәйни дә ата. Ул моны шулкадәр тиз һәм оста башкара ки, каз башларының берсе артыннан икенчесе очып кына тора. Әйтерсең ул алар белән уйный-шаяра иде.
Баксаң, бөтен тирә-якка шом салып торучы аксак бүре шул үзе икән. Аның берничә мәртәбә көтүләргә ташланып, кәҗә-сарыкларны буып киткәнен, кешеләргә зур зыян китергәнен ишеткән бар иде. Мин куркуымнан казларны да узып, авылга элдерттем. Үземнән дә биек зират коймасын бер сикерүдә очып үтеп, кабер ташларына абына-сөртенә йөгердем дә йөгердем. Бүре авызыннан котылып калган казлар очып килеп, шап-шоп итеп зират коймасына бәрелделәр. Тыным бетеп, авылга керә торган юл читенә килеп аудым. Никадәр кычкырырга теләсәм дә, тавышым чыкмый. Ниһаять, бераз тын ала төшкәч:
— Кә-кә-кәрим! - дип көч-хәл белән аваз салдым.
Бөтен тирә-якны ачыргаланып кычкырган каз тавышлары басып китте. Аларның кайсылары очып, кайсылары ашыга-чаба урамнарга кереп тулды. Көтүнең бер өлеше авылда, икенче өлеше - басуга таралды. Күпмесе буылып ташланган, ничәсе зират коймасына бәрелеп имгәнгән? - әлегә билгеле түгел.
Бу тавышка авыл аякка басты. Кешеләр нәрсә булганын да белми, анда йөгерә, монда чабыша. Барысы да үз казларын барлый. Менә алар көтүне җыйнарга азапланган Кәримне урап алдылар. Китте кычкырыш, китте талаш. Кешеләрнең акыру-бакырулары, каз тавышлары белән буталып, тоташ улауга әверелде. Казлар бер-берсен эзләп аваз салсалар, кешеләр зәһәрле укларга тиң җан өшеткеч сүзләре белән бер-берсеннән ераклаштылар, авызлары нәрсә әйткәнен колаклары ишетмәде.
— Без казларыбызны Хәбибҗамал белән Фагыйләгә ышанып тапшырдык. Кайда алар? Ник үзләре көтми көтүне? Бу малай-шалай нинди көтүче булсын ди? Аларның үзләрен көтәргә кирәк бит әле!
— Кичә дә өч казны харап иттеләр...
— Балаларымның өс-башларына алырмын дип кенә асрый идем...
— Минем дә бөтен өметем шул казларда иде, насыйп булмаган, күрәсең...
Бигрәк тә ирдәүкә Лениза апа дулады:
— Бу эшне болай гына калдырырга ярамый, имза җыеп, судка бирергә кирәк!
— Түләсеннәр казларның бәясен, алар безнең карап торган малларыбыз иде бит!...
Халык шулкадәр кызды ки, без Кәрим белән каршыдагы ташландык йортның ишегалдындагы кычытканлыкка кереп яшерендек.
Кәримгә унөч, миңа унбер яшь, нәрсә эшли ала идек соң без? Әниләрнең өй эшләре дә җитәрлек, юасы, ямыйсы бар. Юк ризыкларны бар итеп ашарга да хәстәрләргә кирәк. Җитмәсә әни йөрәк авырулы.
Ул арада трантасына утырып колхоз рәисе Мансур абый да килеп җитте.
— Җәмәгать, туктагыз, шауламагыз! — дип тынычландырды ул халыкны. - Бу хәлләргә мин үзем шаһит, үз күзләрем белән күрдем. Районга барышым иде. Көтүгә теге явыз аксак бүре ташланды. Монда малайларның бернинди дә гаебе юк. Алар урынында, әнә разведчик героебыз (Мансур абый күкрәге орден, медаль белән тулы кешегә күрсәтте) Габделхәй булса да, берни дә эшли алмас иде. һөҗүм күз ачып йомганчы булды. Бер казны бүре сыртына күтәреп китте, буылып ташланганнары кырда ята булыр.
Халык дәррәү килеп басуга таба кузгалды.
Бу хәлләр кичә ясмык ашап, ярдан мәтәлеп үлгән бәбкәләрне дә оныттырды. Аларның хуҗалары казларының исән калганлыгын күреп, шекерана кылыштылар. Бераздан бүре буган казларның бәясен түләтү дигән гауга да тынды. Бу хакта бүтән беркемнең дә сүз кузгатканы булмады.
Гыйбрәте шул: сабырлыгың җуеп, нәни генә бер казадан дөнья кубарсаң, Хак Тәгалә, зуррак каза китереп, акылга утыртыр.