Урманда кура җиләге беткән. Бөтенләй беткән. Кура төпләрендә генә яртылаш кырмыска кимергән җиләкләр күренгәләп китә. Әбисенә чәйгә салырлык кына булса да җиләк җыеп кайтырмын дип килгән иде Хәбир урманга. Булмады инде болайга киткәч.
Юл аермасына җитәрәк озын төз юкәгә күзе төште Хәбирнең. Бөтен кәүсәсе тирән-тирән җыерчыклар белән капланган, ә куе ябалдашлары астында бал кортлары тыз-быз килә иде ул юкәнең. Хәбир башта аларны шөпшәгә дә охшатып торды. Күзләре талганчы карагач кына тәмам ышанды — куе ябалдаш астындагы төймә кадәр тишек авызында чынлап та бал кортлары кайнаша иде. Әллә кайдан гына агачлар арасыннан ыргылып киләләр дә кытыршы кәүсәгә килеп бәреләләр. Әйе, әйе, кунмыйлар, нәкъ менә бәреләләр иде бал кортлары. Әйтерсең лә кемдер, кәүсәгә төзәп, бер-бер артлы борчак ыргытып тора — килеп бәреләләр дә, канатларын җемелдәтеп, тишек авызына кереп югалалар. Беренчеләре әйләнеп чыгарга өлгерми, икенчеләре, өченчеләре кайтып җитә.
Хәбир бал кортларының өзлексез әйләнеш ясап очуларын сокланып күзәткәндә, бал турында бөтенләй уйламады да диярлек. Бары тик карашын җиргә күчергәч кенә күңелен: «Бушка очып йөрмиләр инде болар, бал җыялар, бал! — дигән татлы уй кытыклап узды. — Эчтә куыш тулы балдыр инде анда. Менә бәхет!..»
Хәбир алан-йолан күз атып алды да олы юлга йөгереп чыкты. Озын юкәгә тагын бер мәртәбә борылып карады һәм авылга таба элдертте.
Ракетадан да тизрәк очып кайтты бугай Хәбир авылга. Сулышы кабып, үзләренең ишегалларына килеп кергәндә, аның әбисе, кулына җилпуч тотып, тавык-чебешләргә җим сибеп йөри иде.
— Әби, — дип шәрран ярды Хәбир, җим чүпләргә җыелган тавыкларның котын очырып, — урманда корт оясы таптым. Юкә башындагы куышта. Шундый күп. Выжлыйлар гына.
Хәбир каушаса да, аның әбисе нишләптер каушамады. Алай икән, кара син аларны, дип кенә куйды.
— Әби, куыш тулы балдыр инде анда, иеме? — дип, һаман да әбисе тирәсендә бөтерелде Хәбир.
— Иске оя булса, күптер. Быел гына аерылып чыккан күч икән инде, үзләренә кыш ашарга җитәрлек кенәдер.
— Ничек белеп була соң аны, әби?
— Нәрсәне?
— Искеме, яңамы икәнен?
— Иске оя булса, кортларның керү юллары балавызланып, саргаеп торыр. Ерактан ук бал исе килер. Шөпшәләр, нечкәбилләр, төклетуралар бал исеннән исереп кая очканнарын, кая барып бәрелгәннәрен дә белмичә безелдәшеп йөрерләр.
— Шөпшәләр дә, балавыз-фәлән дә юк иде бугай анда, әби. Ә менә бал кортлары үзләре выжлап киләләр дә юкә кайрысына бәреләләр.
— Ашыгалар инде, алайса, — дип нәтиҗә чыгарды Хәбирнең әбисе, беравык уйланып торгач. — Кышлык азык җыеп калырга тырышалар. Димәк, яңа оя инде ул, яшь кортлар оясы...
Шулайдыр шул. Әбисе белми сөйләмәс Хәбирнең. Юкка гына шатланып йөгергән икән болай булгач Хәбир.
Хәбир, күңелсезләнеп, капка төбенә чыкты, телеграф баганасына сөялде. Керфек тә какмыйча, Ослан тауларына таба агып барган җиңел, юка болытларга карап тора башлады.
Шул вакыт якында гына ирләр тавышы ишетелде.
— Әллә елыйсың инде, Хәбир?
Хәбир җиңе белән күзләрен сөртеп алды да тавыш килгән якка борылды. Кибет каравылчысы Әнвәр икән. Кайчан карама, капка төпләрендә тәмәке пыскытып утырыр. Күр әле син аның колхоз эшеннән качып ятуын. Басса, бакыр изәрлек егет бит югыйсә.
— Кил әле монда, Хәбир.
Хәбир теләр-теләмәс кенә Әнвәрләр капка төбенә килде.
— Берәрсе рәнҗетмәгәндер ич, Хәбир?
— Юк.
— Ә миңа елап торасың кебек күренгән иде... Нигә бик каты йөгереп төштең бая таудан? Урманга ут капмагандыр ич?
— Корт оясы тапкан идем лә, — диде Хәбир, карашын Әнвәрләр янындагы койма ярыгына юнәлтеп.
— Соң?
— Әби әйтә, яшь оя, ди, яшь ояның балы аз була, ди.
Әнвәрнең йокылы күзләре капылт кына очкынланып китте. Чыпчык ауларга чыккан мәче диярсең! Тавышы да йомшара төште кебек.
— Кайда соң ул корт оясы, Хәбир?
— Кайда булсын, урманда... Юкә башында.
Әнвәр теш арасыннан гына сызгырып куйды.
— Юл буенда нарат, нарат саен оя, оя саен йомырка икән, алайса...
— Бер дә нарат саен түгел. Бик билгеле юкәдә ул. Мин ул юкәне төнлә күземне бәйләп алып барсалар да табам.
— Таптың ди!
— Табам шул!
— Озак тотарга ярамый хәзер балны урманда... Үзең генә барырга җыенмыйсыңдыр ич?
— Балы аз бит аның.
— Кем әйтә?
— Әби әйтә.
— Һи, юри әйткән сиңа әбиең. Урманга барып, юкә башыннан егылып төшмәсен дип куркып кына әйткән. Бал тулып тора инде хәзер куышта. Тагын берәр көннән ташып ага башлый.
Хәбир, сихерләнгәндәй, Әнвәр авызына текәлеп катты.
Әнвәр тимерне кызуында сугарга ашыга иде бугай — кулларын угалый-угалый аяк өстенә басты, Хәбирне җитәкләп алды:
— Әйдә әле!..
Тагын берничә минуттан Хәбир Әнвәрләр ишегалдында капчык авызы тотып тора иде инде. Күз ачып йомган арада капчыкка битлек, пычкы, балта, чиләк, ә чиләккә шырпы, өтерге, капрон бау, кипкән сәнәк гөмбәсе кебек кирәк-яраклар кереп ятты.
— Баскычны урманда гына әмәлләрбез, — диде, ниһаять, Әнвәр, эшне тәмамланганга санап капчыкны иңенә аскач. — Бакча артыннан гына сыпырттык. Кеше-кара күрми дә калсын...
Сихерчедер, мөгаен, бу Әнвәр! Әйдә, алып бар, димәде, еракмы ул юкә, димәде, вакытың бармы, дип сорамады — ияртте дә китте Хәбирне.
Бәрәңге бакчаларына ук килеп терәлгән сусыз инешне чыгып тауга күтәрелгәч, ике арада янә сүз кузгалды.
— Кәрәзле бал ашатыйм әле менә үзеңә туйганчы,— диде Әнвәр, сукмак читеннән тыраклаган Хәбирне алга үткәреп.
Хәбир сер бирмәскә тырышты. Иреннәрен ялап куйса да: «Балны күп ашап булмый ла аны, бер-ике кашык капкач ук тамак төбен әчеттерә башлый», — дигән булды.
— Әбиең нигә куышта бал аз дип әйтә соң?
— Күп булса, кортлар кереп-чыгып йөри торган тишек авызы балавызланган була, ди.
Хәбир тагын арткарак калды, тагын сукмак читенә чыкты.
— Үзләренә кыш чыгарлык кынадыр, шәт, анда кортларның җыйган баллары, — диде Хәбир, адымнарын тизләтеп, Әнвәр белән тигезләшкәч.
— Булса соң!..
— Әгәр кортларын да җыеп кайтсак?..
Әнвәр хихылдап көлде.
— Җыйдың, ди, җыеп кара, чагып үтерерләр.
— Кискәч яңадан кадаклап куябызмы соң без куыш авызын?
— Җүләр мәллә син?
— Кортларны ачык һавада калдырабызмыни?
— Беткән ди урманда куышлар! Табарлар әле...
— Көз җиткәчме?!
— Җүләр мәллә син? Без төтен белән ыслаганда, пычкы белән кискәндә, кәрәз куптарганда яртысы тәпи сузар әле кортларыңның...
Хәбир тигез җирдә сөртенеп егыла язды.
— Буш кул белән барганга җүләр уйлар керә синең башыңа, — дип көлде Әнвәр һәм капчыгындагы чиләкне Хәбиргә алып бирде. — Абагалы юлдан керәбезме?
— Абагалы юлдан, — дип, иреннәрен теләр-теләмәс кенә кыймылдатты Хәбир.
Урманда эңгер куерган, кояш биек агач башларын гына яктырта иде инде.
Әнвәрнең, юкә башларына бик дикъкать белән карап баруын күргәч, Хәбирнең күңеленә шом керде.
«Табачак, тапмый калмаячак, күзләре ут кебек», — дип уйлады ул һәм кулындагы чиләген юри чылтыр-чылтыр китерде.
Юл аермасына җиттеләр. Борыны бал исен сизгән диярсең — Әнвәр, тәвәккәлләп, уңга борылды.
— Турыга, турыга, — дип каушый-каушый туры юлга узып китте Хәбир. Әнвәр, ихтыярсыз, аңа иярде, авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, капчыгын рәтләде.
— Еракмы әле? — дип сорады ул, ниһаять, шактый гына сүзсез баргач.
— Ера-ак, — дип сузды Хәбир, артына әйләнеп карамыйча гына.
— Еракмы әле? — диде тагын бераздан Әнвәр, мыш-мыш килеп.
— Ерак, — диде Хәбир, чиләген чылтыратып атлаган көйгә.
— Караңгы төшә ич инде.
— Төшә шул.
— Кая соң синең юкәң?
«Каен башында» дип җавап бирәсе килде Хәбирнең, әмма тыелып калды. Агач башларына караштыргалап атлый-атлый:
— Үзем дә шуны эзлим, — диде.
— Җүләр мәллә син? — дип, капчыгын абагалар арасына атып бәрде Әнвәр. — Син җүләргә ышанып йөргән мин тиле!..
Хәбир дә Әнвәр янына килде. Чиләген капчык янына куйды.
— Каядыр шушы тирәдә генә кебек иде...
— Билгең бардыр ич?
— Юк шул.
Әнвәр, йодрыкларын йомарлап, Хәбир каршына томырылды, күзләренә текәлеп карады. Хәбир аның дерелдәп торган тамак сөяген күрде, ысылдап чыккан ачулы сүзләрен ишетте.
— Кая юкәң?
— Каен башына каймак ашарга киткән, — дип ярып салды Хәбир, керфекләрен дә кыймылдатмыйча.
Әнвәр Хәбирне аяк чалып, терсәге белән генә төртеп екмакчы иде дә, тик Хәбир тиен җитезлеге белән читкә сикерде, аяк астында тырпаеп яткан ботакны алып өлгерде.
— Тиеп кенә кара!
— Җүләр, — диде Әнвәр, ачуыннан нишләргә белмичә. Аннары абагалар арасында ялтырап утырган чиләкне юл уртасына тибеп чыгарды. Чиләк эчендәге сәнәк гөмбәләре тирә-якка чәчелде.
Чиләген капчыгына салганда да, капчыгын иңенә асканда да тәгәрмәч эзләрендә аунап яткан сәнәк гөмбәләренә охшаган котсыз сүзләр коелып торды Әнвәрнең авызыннан:
— Шул җүләргә ышанып соң!.. Олы башымны кече итеп...
Ниһаять, олы юлда аяк тавышлары тынды. Куе эңгер җәелә барган урманда бераз куркынычрак булса да, кинәт кенә җаны тынычланып, күңеле күтәрелеп киткәндәй тоелды Хәбиргә.
Хәер, юл аермасында караңгы түгел икән, монда кояш баешы ягыннан алсу яктылык саркып керә икән әле. Таныш юкәне юл аермасына җиткәч үк тапты Хәбир. Агач төбенә килеп, югарыга күтәрелеп карады. Әмма анда куе ябалдашлар арасыннан чекерәеп торган ялгыз йолдыздан гайре бернәрсә дә күрмәде ул. Хәбир кайнар учларын һәм бәләкәй колагын кытыршы кәүсәгә куйды. Кәүсә эченнән бер көчәеп, бер әкренәеп тонык кына гүләү ишетелә иде.