Кичәге хәл булмый калса, мин бу турыда искә алмас идем, бәлки. Сөйлим әле.
Бу юлы да әтинең хәлен белергә дип барган идем. Ул, җитмешкә якынлашканда, авырып яңадан түшәккә ятты. Өйгә керү белән әнидән аның хәлен сораштым, аяклы көзге каршына тәмле исле чәчәкләр куйдым, күчтәнәч итеп көньяк җимешләре суздым. Менә, дим, шушылар белән тәмләп чәй эчсә, авырулары бетеп китмәсме.
Әнкәйнең күзләренә яшь тулды. Аның йөзенә нигә инде болар, син үзең күчтәнәч ләбаса, син үзең дәва дигән мәгънә белдереп сак кына елмаю таралды. Ул ниндидер мәгънә белән кулын селтәде дә чишенергә кушты.
— Түргә уз, балакай, арыгансыңдыр.
Мине әнинең тынычлыгы сагайтып җибәрде. Олыгайган кеше каян ала икән ул сабырлык көчен?
Аннары эреле-ваклы төргәкләрне өстәлгә алып куйды. Мине әти бүлмәсенә алып керде.
— Әнә, — диде ул, йөрәк түреннән әчеттереп чыккан сүзләрен тамак төбеннән көчкә үткәреп, — шулай ята инде.
Әти ике кулын баш очына куйган да йокымсырап ята иде. Тирән итеп сулаган саен, иреннәре тартышып куя. Күзләре эчкә баткан, биек ярдан күренеп торган бәке сыман төпсез булып тоела иде.
Әнкәй сөйләвен дәвам итте:
— Атагыз яхшы кеше лә, балакай, ул бит миңа үзе түгел, кешедән дә тел-теш тидерткәне булмады.
Пышылдап сөйләшүебезне ишетеп, әти безгә борылды. Күзләре акрын гына ачылгандай булды.
— Ә-ә, син килдеңмени? — диде ул, тирән сулыш алып.
— Хәлең әйбәтләнәме инде, әти? Шәт, озакламас, терелерсең, — дидем.
Безгә озаклап карап торды да башын стена ягына борды. Ниндидер авыр бер сорауга газапланып җавап эзләгәндәй тоелды ул миңа. Әллә берәр нәрсә исенә килеп шуны уйладымы икән?
— Агачлардан яфрак коелып беткәндер инде? — диде ул.
Ишек кыңгыравы чылтырады. Әнкәй ишек ачарга ашыкты. Үзем дә аңламастан, ни өчендер әни артыннан ишеккә таба атладым. Аннан, русча рөхсәт сорап, бер ир-ат килеп керде.
— Зариф Хәйруллыч өйдәме? — дип сорады ул әнидән. Әни бер генә мәлгә аптырабрак калды булса кирәк. Таныш булмаган бу кеше ни эшләп йөри монда, дигән сымаграк карап торды. Сүзгә мин дә кушылдым.
— Сезне кем дип әйтик соң? Әйдәгез, ишек катында сөйләшеп тору килешмәс, — дидем.
Элек әткәй эшләгән заводтан Иван дәдәй булып чыкты ул. Аны түшәктә яткан әти янына алып кердем. Алар үзләренчә сөйләшеп киттеләр. Күреп торам, әтинең күзләренә күңел яктысыннан кабынган кебек сак кына җанлылык йөгерде. Иван дәдәй аны коллектив исеменнән (авыру мәшәкате белән үзебез дә оныта язган) туган көне белән котлады, завод җитәкчеләреннән сәлам тапшырды.
— Йә, Зариф Хәйруллыч, мине түшәктә яткан килеш каршыларсың дип уйламаган идем, — диде ул, моңсурак кына. — Әйдәле, тор, тор әле, Хәйруллыч!..
Иван дәдәй, әтинең иңеннән алып, аңа торып утырырга булышты. Елмая-көлә завод хәбәрләрен сөйләде. Әткәй өйрәтеп калдырган үсмерләрнең инде танылган егетләр булуын әйтте. — Сине заводта хәзер дә яхшы беләләр, — диде.
Бергәләп әткәйне түр якка алып чыктык та урындыкка утырттык. Әнинең чәе дә өлгерде. Тыйнак һәм җыйнак кына итеп өстәл әзерләнде. Ул да булмый, тагын кыңгырау чыңлады.
— Безнекеләр булыр, — диде Иван дәдәй, — безнекеләр.
Ишектән кыймый гына өч егет килеп керде. Исәнләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр, әткәйне котладылар, тазалык-саулык, озын гомер теләделәр. Гөрләшә-гөрләшә чәй эчеп утырдык. Ни өчендер әти алдында үземне гаепле сизгән тойгы да югалды. Иван дәдәй хәтта җыр да сузып җибәрде. Инде берничә көннәр табынга утырмаган әткәй дә тирләп-пешеп чәй эчте. Яшь егетләр, гаеп булмас, дигән кебек тартынып кына, аңа бронза станок бүләк иттеләр. Кечкенә станок янында әтинең кечерәеп калган гәүдәсе калкып киткәндәй булды. Тирә-ягында шәкертләре дә утыргач, аны яңадан завод цехында итеп күрәсе килде. Әйтерсең үз цехына яңа станок кайткан да, ни чыгар икән моннан, дигән шикелле аның көч-егәрен чамалыйлар. Тулы бер тормыш. Әтинең инде төссезләнгән йөзенә алсулык та йөгергәндәй булды.
— Барам әле заводыма, кешеләрне сагындым, — диде ул.
Кичкә кадәр озаклап утырдык. Заводтан килгәннәр бик соң гына киттеләр. Алар үзләре белән нидер алып киттеләр, нидер калдырып киттеләр кебек тоелды. Өстәл янында өчәү генә торып калдык. Әни белән әти дә мин. Дәшмәс булдык. Һәркайсыбыз ни дә булса уйлагандыр. Тик бер-беребезгә сүз катмадык. Тынлыкны әткәй бүлде:
— Әнкәсе, түр урынны гадәтенчә җыеп куйчы. — Аннары төгәлрәк, ачыграк булсын дипме, болай дип өстәде: — Терелеп киттем шикелле. Кунак караватына инде бүтән ятмамдыр.
Ах, бу — кешеләр игътибарының көче! Минем күңелем тулды.