СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фатих Хөсни “Шәфәкъ нуры”

Язучылар, сәнгать осталары, телевидение кешеләре, районның үз вәкиле — автобус тутырып һәм шау-гөр килеп без барып төшкәндә якты июнь көненең үзәге генә диярлек иде әле һәм, әлбәттә, шәфәкъ нуры иңәргә бик-бик иртә иде. Җитмәсә тагы безне көткәннән дә артыграк тантана белән каршыладылар — бәлки, ул хәтле үк кирәк тә булмагандыр. Эш хуҗалык белән танышудан башланды. Колхозның һәм авылның күрсәтер әйберләре, байлыклары җитәрлек иде, бөтен әйткәннәре башыбызга берьюлы сыеп бетмәсә дә, без дә сынатмаска тырыштык, хәтта арабыздан бүгенге колхоз производствосының хәтәр четерекле якларына кагылышлы сораулар бирүчеләр дә табылды. Шуның янына тагы юк дисәң дә башка да килми түгел, болай йөртеп һәм мактанып кына калмаслар, без дә колхозчыларга үз сүзебезне әйтергә, үз һөнәрләребезне күрсәтергә тиеш булырбыздыр — ошарбызмы- юкмы? Шулай ук күңелдә вәсвәсә дә уйный: бу зык кубуның, аннары килеп, бер шулпасы да булмыйча булмас!
Шулай да... шулай да кайдан килеп төште соң язманың башына кичке шәфәкъ нуры? Әйтеп биреп булса, хәзер менә шуны сөйләргә исәп. Югарыда бер әйтелгәнчә, безне таныштырдылар — элек колхозның хуҗалык ягы, яңа салынган зур, чиста, якты терлек каралтылары, герметик ябулы сенаж башнялары белән, аннан кайттык авылның үзенә. Гаҗәпләнмәскә урын юк, соңгы ун-унбиш еллар төшендә барлык авыллар да яңарган, киенешкән кебек, бу авыл да «күлмәген алыштырган» — яңа салынган йортлар калай түбәле дә, шифер түбәле, сырлы-кырлы капкалар, буяулы рәшәткәләр, шау чәчәктәге бакчалар. Авылның буеннан-буена юл бульдозер белән күтәртелгән, вак кына чуерташ сибелгән, ике яклап канаулар казылган — яңгыр суы аксынга. Тукта әле, тукта, һаман юк бит әлеге шәфәкъ нуры? Кайда соң ул кичке шәфәкъ нуры?
Ә менә кайда икән. Шулай карап йөри торгач, без авылның түбәнге очында, басу капкасына якын — әйтерсең, бу яңа авыл белән мәңгегә бәхилләшеп, менә-менә чыгып китәргә тора — иске, яртылаш янтайган, түбә саламы муртаеп калҗайган, чит-читләренә мүк үләннәре баш төрткән өйгә килеп җиттек һәм ярым аптырау, ярым сәерсенү белән тукталып калдык. Чынлап та, аптыратырлык күренеш иде бу. Җыен җомга арасында бер шимбә, дигәндәй, җыен төзек һәм купшы йортлар арасында кысылып калган бу мескен йорт. Әлбәттә, хуҗаларга сораулар яудырырга тотындык: ничек тә нишләп? Вакытыннан элек кызарга өлгергән бер акыллы баш хәтта әйтеп тә куйды:
—Әллә кайчан бульдозер белән сөздереп атасы... авылыгызның ямен җибәреп тормасын юкка.
Авыл Советы председателе сабыр гына аңлатып үтәсе итте:
—Үзебез дә беләбез ул чаклысын, нишләтәсең, законы юк. Өйнең хуҗасы Хәмдия карчык исән. Шәһәрдә — малаенда тора. Бер кайтмаса, бер кайтып, күренеп, туган нигезенә коръән укытып китә. Тешсез карчык үзе, ә сүзен чатлатып әйтә: «Мин исән чакта нигеземә кагылдырырга рөхсәтем юк!» — ди.
Ул хәрабәдән узып китеп, инде башка темага күчкәннән соң, председатель, ничектер сүзне яңадан яңартып, ләкин бу юлы инде безнең арадагы белдекле баштан чак кына көлгән дә кебек итеп өстәп куйды:
—Гаеп итмәгез, хөрмәтле кунагым булсагыз да әйтмичә кала алмыйм, яңа Конституцияне тиешенчә өйрәнмәгәнбез, күрәсең. Конституция ни ди? Жилище неприкосновенно, ди түгелме?
Барыбызга да бер сабак булды бу. Теге бөтен нәрсәне «бульдозер белән сөздермәкче» булган егеткә, әгәр аңласа, сабак кына түгел, сабак ярым булгандыр, дип уйлыйк.
Киттек, авыл уртасына, клуб ягына таба борылдык — анда инде без һөнәр күрсәтергә тиешле. Әмма әлегә безнең үзебезнең күрәсебез бар икән. Урамны ике яклап тезелеп киткән йортларның берсе алдында, капка төбендә безне бүкәндә утырып торучы бик тә бетерешкән бер карт туктарга мәҗбүр итте. Дөресен әйткәндә, ул безне түгел — без аның өчен әллә бар, әллә юк! — председатель Хәмидуллинны шәйләп алды. Ул яртылаш сукыр, узган-барганны, көтү кайтканын аяк атлауларыннан, тамак кыруларыннан, хайван тоягы астыннан күтәрелгән тузаннан, акыл белән аерудан бигрәк, ничектер
эчке инстинкт белән шәйли, имеш. Председатель Хәмидуллинны чакырып алуы да кызык килеп чыкты.
—Көтү алып кайтасың түгелме, Җаббар олан? Иртәрәк түгелме соң, дим, көтү апкайтырга?
Хәмидуллин безгә карап, чак кына көлемсерәп, нидер ымлады, баш тирәсендә түгәрәк ишарәләр ясады: янәсе, сез гаеп итмәгез, бабайның шөрепләре үз урынында түгел. Ләкин туктамыйча булдыра алмады, һәм алар арасында, без тукталган шул кыска гына вакыт арасында, мондый диалог булып алды:
—Исән-сау гына торумы, Мөхәммәтша бабай?
—Кайчан соң инде сине, Җаббар олан, Мәскәүгә — Кремльдә утырырга чакырасылар? Чакырасы булсалар, мин үлгәнче чакырсыннар ие. Ым-м, ни... Ичмасам, белеп китәр ием, безнең Көчек авылыннан да Кремльдә утыручы берәү чыкты дип.
—Миңа монда да шәп, Мөхәммәтша бабай, көчтән килгән хәтлесен эшләп торган көн.
—Көндез генә ишетәм дисеңме? Колак ягы синеке дә минеке чамасырак калган икән, олан, ай-һай ла берүк... Көтүне дә шунлыктан иртәрәк апкайтуыңдыр...
Карт яныннан кузгалып-киткәннән соң, председатель, ансат котылдык, дигән кебегрәк итеп кул селтәде һәм кайбер белешмәләр дә бирәсе итте:
—Туксан алты белән бара. Рәтләп күрми. Колагы ишетми. Ә янында туктаучы булса, шундый килде-киттене сәгатьләр буена сөйләргә әзер. И ул Мөхәммәтша абзый белән күргәннәр... Авыл кешесе, ни, арттырырга да бик оста, чыгара да торганнардыр, ну күргән-ишеткән чаклысы да чистый бер спектакль.
—Бардыр, бардыр, — дип, хуҗаның сүзен җөпләп куйды безнең арадан бер теленә салынганы. — Илла безгә караганы чынлап та дөрес. Көтү итеп чыгарды бит бабай безне. Йөрибез бит уттай эш өстендә көтүебез белән җыелып, буй күрсәтеп.
Председатель, әллә иптәшнең үзебезгә төрттереп әйткәнен ишетмәмешкә салышып, әллә авылының аяклы «спектакле» турында әйтәсе сүзләре бетмәгәнлектән, яңадан бабай турында белешмәләр бирә китте:
—Бер вакытны бу, әлеге Мөхәммәтша абзый, капка төбендә гел утырып торырга күнеккән бүкәнен, өйгә кертегез, дип даулый башлый. Кыш көне, панимаешь, чатнама суыклар, корышкан карт гел генә капка төбендә бөрешеп утыра алмас. Хәзерге өйләрне үзегез беләсез, буяулы идән, разный сорт келәмдер-нидер, телевизор, диван-карават, культура, бер сүз белән әйткәндә. Кайда монда хан заманыннан калган, мүкләнеп беткән иске тумранга урын. Өйдәгеләр — малае да килене — картның бу дуамаллыгына, әлбәттә, юл куя алмый лар, ничек кирәк алай юатып, тынычландыралар: янәмәсе, ятасың килсә, әнә пружиналы карават, утырып торам дисәң — әнә йомшак диван. Ә юк, картның үз туксаны туксан, миңа үзем белән бергә картайган үз түмәрем булсын. Әле алай гынамы? Шуны чистый бер конфликтка әйләндереп, авыл Советына малае белән килене өстеннән жалу белән килде...
Председатель авыз чите белән генә көлемсерәде, ләкин бу көлемсерәүнең урынлы түгел икәнлеген аңлатып, шундук өстәп тә куясы итте:
—Бер караганда, Мөхәммәтша абзыйның үз түмәренә алай ябышып ятуы нигезсез дә түгел: ул җәйге җылы көннәрдә капка төбенә чыгып, узганнан-барганнан сәлам алып утыра һәм, янында берәр генә минутка тукталып калучыны туры китереп, аңардан, ишетсә-ишетмәсә колхоз хәлләре, туган-тумача турында берәр сүз сорашса, шуның белән куанып, дөньяның кендеге түгел икәнлеген төшенсә дә, әлегә исән, дөнья эшләреннән тулысынча хәбәрдар кеше дигән канәгатьләнү белән кала.
Чак кына паузадан соң, хуҗабыз ничектер үтә уйланып, хәтта күңеленнән хәсрәтләнгән дә кебек, ләкин шулай да моңлы бер елмаю аша әйтә куйды:
—Сез, хөрмәтле кунаклар, только ни, уйлап китә күрмәгез, боларның Мөхәммәтша картлары гелән генә бүкән өстендә капка төбе саклый икән, дип. Шул абзыебыз көннәрнең берендә бүкәнен ташлап киткән, юкка чыккан, балаларын, күрше-күләнне зрә дә аякка бастырып, эзләтә чыгарган...
Бу хәтлесе, әлбәттә, юлда барышлый гына әйтеп ташлана торган сүз булып чыкмады, без моны соңыннан, очрашудан соң мәҗлестә сыйланып утырганда, кабаттан хуҗабызның исенә төшереп сөйләттек һәм, бәлки, безнең шәфәкъ нуры дип сискәндереп алып килгән җеп очыбыз да шушындадыр.
...Кыскасы, була шундый бер хәл. Әле күптән дә түгел, шушы без киләсе җәйдә. Ләкин җәйнең башындарак, язның җәйгә авышкан бер вакытында була. Бөтен тереклек уянган, хәрәкәткә килгән бер чакта нишләп ди әле безнең Мөхәммәтша бабаебыз гына үзенең түмәрендә йокымсырап утырып калсын! Бер кеше күзенә чалынсынчы — кузгала Мөхәммәтша карт түмәреннән, китә Мөхәммәтша карт. Көндезге чәйгә чакыра чыгалар, ишегалды, каралты-кура арасында сүз салалар, күршеләргә сугылалар — юк картыбыз, кем дә белми кая киткәнен, кем дә күрмәгән. Тамаша куба бермәл авылда: кайда булыр да кайда булыр?
Ә менә үзе белгән карт. Кая барасын белгәнме, әллә күңелендә сүнәргә өлгермәгән бер очкыны тартып алып киткәнме? Кая барып сыеныр урын тапкан диген! Авылның әлеге шул Түбән очындагы ташландык өйнең, югарыда бер телгә алынган мескен бер хәрабәнең, шәһәрдә малае белән киленендә соңгы көннәрен кичерүче Хәмдия карчык өенең яртылаш түнгән бусагасында утырып тормасынмы Мөхәммәтша картыбыз. Утыра, якын килә башлаган кешегә күтәрелеп карау да, сүз кату да юк. Шул ук вакытта соңгы елларда бөтенләй күренмәгән уяулык, яңару сизелә үзендә. Тик артык йөдәтә башлаганнан соң гына, анда да янындагы кешеләрнең шуны да аңламауларына гаҗәпләнгәндәй итеп, шырпылы гына эндәшеп куя:
—Ник шаккаттыгыз ул хәтле? Әллә ишетмәдегез дәме, Хәмдия кортка кайтасы ич бүген. Әллә кешене каршылый килү гаепкә әйләндеме хәзер?
Әлбәттә, чыш-пыш, урынлы-урынсыз сораулар китә:
—Кайдан алган мондый сүзне?
—Кем әйтте сиңа, Мөхәммәтша бабай, Хәмдия әби кайтасы дип?
—Тинтерәтмәгез кешене, үзенекен үзе белгәндер.
—Чистый. Өйрәнгәнбез теге... радиодан кычкырып бригатка эшкә чакыруга.
—Алып кит, Хәбри, җитәкләп. Спектакль кормасыннар монда.
—Әйтмә дә. Бәлкем, аларның яшь чакларында үзара кети-метиләре булгандыр.
—Авызыңны ерма. Кеше күңеленнән авыз еру егет кеше эше булдымы?
Алып китә башлагач, хәер, карышмый карт. Бары тик, бүтәннәр белән сөйләшүдән бигрәк, үзе белән үзе сөйләшкән кебек, авыз эченнән мыгырдана гына:
—Шулаймыни? Кайтмадымыни Хәмдия? Кайтмавы булгандыр алайса...
Беләбез ич, табигатьтә дә була шундый күренешләр: чалт аяз кичләрдә, инде анда-санда йолдызлар калка башлагач, соңга калып кузгалуы өчен үзеннән-үзе уңайсызлангандай, оялчан алсуланып, офыкта шәфәкъ тасмасы сузыла. Бу инде әллә ни җылытмый, нуры да шулхәтле генә, шулай да күңелдә әйтеп булмый торган билгесез моң кузгату өчен җитә кала. Мөхәммәтша картның ташландык өй бусагасына барып сыенуы да, ихтимал, шундый бер кичке шәфәкъ нуры дыр...