СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рахимҗан Отарбаев “Ялгызлык”


Әнием Шәмсиянең якты истәлегенә багышлыйм....

Кояш, үзенең оясын офыкта калдырып, акрын гына чыгып килә. Юмарт “куллары” белән җир йөзен әүвәл куе кызыл-шәмәхә, ә аннары алтынсу-ал төсләргә буяп, эзлекле рәвештә, үзенең инде моңа кадәр иҗат иткән сәнгати җимешләрен бетерә бара. Яз, үз көченә керә башлады, законлы хокукларына аяк басты. Ятим сыман мескен, үрчемәс болытлар төркеме, адашкан куланнар өере кебек тыныч урын эзләп, күк йөзендә әрле-бирле болганып йөзеп йөри. Дулкын телләре белән текә ярларын ялый-ялый, дала буйлап Шор елгасы ургылып ага. Ак маңгайлы үрдәк, мәче башлы ябалак каурыйларын хәтерләтә торган камыш себеркәчләренең пышылдашуыннан куркыбрак калганга, әле яңа гына йомыркадан чыккан сантый бәпкәләрен елга буйлап ашыга-ашыга куып бара. Куе әрәмәлектә кинәт “ауп” дип ыңгырашу ишетелде, әйтерсең мактанчык күлбога өстенә ниндидер бер авыр нәрсә килеп төште, әмма бу аваз, суга төшеп югалгандай, шундук тынып калды.
Елганың каршы ярында алачык кебек ялгыз кечкенә өй гамьсез генә басып тора. Аның тирәсендә кабыргаларын санарлык ябык кырыкмыш тай йөри. Кояшның беренче нурлары җылысында күренеп кенә килгән яшел үлән тотамнарын чеметеп алырга тырыша. Биек булмаган карт дөя сырты кебек бөкре курганда, очкан ук ераклыгында кояш һәм җил белән ашалып, караеп беткән иске мазарлар шәүләсе ачык булып күренә.
- Әй-й-й, монда кем дә булса бармы? Көймә кирәк иде. Көймә!
Ташкын елга, бу сүзләрне үзенең киң үзәне белән йотып, кайтавазы белән җавап бирде.
- Си-не бер-кем дә көт-ми!
Бирегә кайткан ирнең, тәненә каз тәне чыгып, чигә чәчләре үрә торды.
Ярда басып торган кешеләр бер-беренә борчылып карап куйды: кыз туганы - абыйсына, улы - әнисенә. Ә хатын иренә текәлде. Ир исә үзенең карашын елгадан алып, яңгырлар ишеп бетергән каберләргә күчерде. Шул вакыт аңа халкы үлеп бетеп онытылган әлеге авыл уртасында ак яулыклы берәү башын күтәргән кебек тоелды. Бәлки, бу үзенең матур канатлары белән хозурланучы ак акчарлак булгандыр? Күренеп алды да юк булды, каядыр китеп барды.
- Әй, биредә кем дә булса бармы? Көймә кирәк безгә! Көймә кирәк!

Кояш күк йөзенең иң югары ноктасында таганда атына, рәхәтләнеп тирбәлә. Яңакларын зур итеп өрдереп, бакалар бакылдый башлады. Җылы су аларга бер-беренә каплану, “яратышу” өчен иң җайлы урын инде. Йә Хода, болар суүсемнәр астыннан бераз башларын гына күрсәтеп алалар, болай булгач, алар нинди иркәк-лавеласлар булсын, ди?!
Курайның яшь үсентесендә үзенә урын тапкан үрмәкүч үзе оста итеп үргән ау пәрәвезен тырыша-тырыша тарткаласа да, әлегә чебен-черкидән кала берни эләкмәгән. Аякларын чалыш-чолыш китереп тегендә йөгерде, монда йөгерде дә, ниһаять, хәлдән таеп, пәрәвезенең ераграк чорнамына кереп качты.
Күлбоганың ерак туганы күке күренде. Бермәгънәсезгә көймә көтеп һәм көймә сорап кычкыра-кычкыра тамакларын ерткан канатсыз дүрт затка исе дә китмичә, канатларын талгын гына җилпеп, үзенең гаҗәеп матур койрыгын ялгыз агач ботагына җәеп салды. Бәхетсез кош, гадәтенчә, йомыркасын калдыру өчен чит кош оясын эзләп йөргәндер, мөгаен.
- Ку-ку!
Тавышы ягымлы булып тоелды. Әй, кояшның язгы нурларында иркәләнеп җылынып, мин кем дип кәпрәеп йөргән кошчык! Әлегә рәхәтләнеп кал! Син минем кебек, бу ярларны һәм Шор елгасы суларын урап үтеп, инде кабердә яткан кадерле әниеңә кайтып җитәргә ашыкмыйсың бит! Син аның ни икәнен, ничек газаплы булуын белмисең дә, аңламыйсың да...
- Ку-ку!Хәзер сана инде, минем күпме гомерем калган?
Үз телен чәйнәп алгач, ул агачка төкерде.
- Шулай, шулай. Миңа күпме яшәргә калганын якынча мин үзем дә беләм...
Каршы ярда яшел яшь үлән белән бәхәскә кергән тай, башын күтәреп, акрын гына кешнәп куйды. И, Ходай мәхлугы, син бит күке түгел, ни дип кешнисең әле? Тай түгәрәкләнә башлады. Йон мамыгын ташлап, корсагын тутыргач, ул да аның әнисе ята торган батырлар калкулыгын онытып җибәрде. Аннан ни көтәсең инде, әле кичә генә аңына килде ләса.
- Әй, монда кем дә булса бармы? Көймә кирәк безгә! Көймә!

Кояш, көнбатышка таба китеп, байый башлады. Ир, өметен өзеп, елга суын учларына алды да эчеп куйды. Күкрәгенә һәм бавырына эсселек һәм дымлылык үтәли үтсә дә, бу суны ул эчәсе килүдән эчмәде...
Ак маңгайлы үрдәк, артыннан бәпкәләрен ияртеп, янә озын камышлар арасына кереп югалды. Баш тирәли пөхтә итеп бәйләнгән ак яулыклы яшь, чибәр хатынның йөзе ни сәбәпледер җиңелчә караңгыланып киткән. Шәһәрдәге җайлы, бөтен шартлар тудырылган өен сагына булса кирәк. Мөгаен, юылып бетмәгән керләр, савыт-саба эчендәге юшкыннар да күңелен борчыйдыр. Ыссык-Күлнең уйнаклашып торган суында улының бөтен дөньясын онытып тыпырчынуын, боргалануын да исенә төшерде булса кирәк.
Андагы тауларны уратып алган биек наратларны күрсәң! Исең китәрлек! Ә ак пароходлар?.. Хыялның очар канатлары сыман ал җилкәннәрнең җилфердәве!.. Ханым үзенең еракларга алып китә торган татлы хыялын көчкә туктатты. Бернинди сәбәпсез, бертуктамый дулкынланып торган әлеге елгага кинәт кенә ачуы чыкты.
- Хәтта эт үз муенчагында буылып үләргә мөмкин җирдә туарга кирәк бит, ә...
Ирнең куе кара толымлы һәм дөянекедәй зур күзле сеңлесе Кырымның гүзәл яр буйларын сагынып уйлап алды. Эх, чиста, тирән суларда чума-чума коенсаң иде хәзер, эчтән җыерылган учка охшаган әкәм-төкәм кабырчыгын җыйсаң иде!.. Боргаланып аккан бу елгага, әлеге ярларга ябышып яткан камыш белән розаларга күпме карап утырырга була? Мәрхүм әти дә кызык инде? Тапкан урын...
- Әйтерсең лә әни мине ярсулы чагында тудырган, ник әле мин бу яр буйлап һаман йөреп торырга тиеш?! һәр даим, һәр даим...
Әлеге сүзләрне ишетеп алган кебек, ярымҗимерек өйнең ишеге шыгырдап ачылып китте. Кырык ямаулы һәм бушаган элмәкле иске ишек. Өйдән тәнсез елан кебек боргаланып яшь хатын-кыз шуышып килеп чыкты. Башында - кызыл тукымадан тар гына яулык. Ерактан бүгенге көнгә кадәр кичү урыны булмаган Шор елгасы суы киңлегендә дүрт аяклы таганны искә төшерә торган бу кешеләргә гаҗәпләнеп карады. Аннары артык кызуламый гына яр буена йөгерде: әүвәл ачык кызыл төстәге яулыгы, аннары гәүдәсе күренде. Кулларын һәм аякларын як-якка болгап чапты. Йөгереп килеп, җилсез урынга бәйләп куелган чикләвек кабыгыдай җиңел көймә читенә тотынды.

- Нык йоклап киткәнмен. Фәрештә тирбәткәндер, мөгаен, - диде ул, кыеклап бәйләгән кызыл яулыгын рәтләп, каушавын, читенсенүен сиздереп. Кояшта янган тәне кара-көлсу төскә кергән. Очлы борыны бераз уң колагы ягына авышкан, ә куе соры төстәге күзләрендә чаткылар сүнгән һәм сагышлы. И-и, мескен, иреннән иртә мәхрүм калгандыр да дәрт кочагында газапланадыр, бәлки..
- Яшьтән үк ишетми башладым. Ялгыз өй, ялгыз тол, өстәвенә ятим кырыкмыш тай - гомер менә шулай уза инде. Аллаһка рәхмәт, шунысы өчен дә, - дип кычкырып әйтте ул.
Җыерылган маңгайларын тигезләп, ирнең кызы белән улы пырхылдап көлеп җибәрде.
Яртылаш суда торган гаҗәеп биек камыш башын чайкап куйды.
- Әйдә, утырыгыз. Юкса караңгы төшкәнче кайтып өлгермәбез.
Колга белән ярдан нык этенеп, көймәне агымга кыеклап куйды да йомычка кебек җиңел көймә каршы ярга таба йөзеп китте.
“Бу дөньяга бер кендек белән син генә тумаган бит. Теге күл-бога, ташландык каберләр... Әле тагын...” - дип әйтәсе килде ирнең. Тик менә саңгырау хатынга кычкырудан ни мәгънә - кечкенә, йомычка кебек җиңел көймә бу кычкырудан елганың ташкын агымы уртасында әйләнеп капланырга мөмкин.
- Нык йоклаганмын, - дип кабатлады хатын, елга уртасына җиткәч тыны бетеп. - Әллә төш, әллә күземә күренде. Кыскасы, маңгаена чәче төшеп торган бер малай: “Апа, торыгыз, мин килдем, торыгыз!” - дип, мине төртеп уятты. Шуңа уяндым мин. Әлеге малайның күзләреннән сагыш саркып тора иде...
Аннары ирнең йөзенә тиз генә карап алды, нидер исенә төшереп яки танып ахры, хәрәкәтсез катып калды. Йомычка-көймәне көчле агым бөтереп алып китте.
- Карале моны, ничек агыза!
Кызыл яулыгы җилкәсендә очынып-очынып сикергәли. Озын колга ярдәмендә ул көчле агым белән көрәшә башлады.
Аның җанында күптән онытылган, әмма күңел түрендә сакланып калган, еллар белән изелгән һәм басылган сагыш уянды. Кош бүксәсенә охшаган ниндидер җылы төер тамагында үсә барды. Күзләре ирексездән яшьләнде. Бу яшьләр күзләрдә генә айкалды, агып төшмәде... аннан кире китте. Бары тик авызда гына әчкелтем тәм калды. “Бу нәрсә инде? Көймәсе кебек ярдәмчел бу хатынга хет бер генә яхшы сүз табып булмый микәнни?” - дип уйлап куйды. Аннары һәрвакыт газаплап һәм шикләндереп торган күптәнге хисе баш калкытты:
“Мин... Әйе мин - гомумән минме соң?”.
Бәлки аның саф һәм гөнаһсыз бала чагы, дөньяда барысына да ышанып, бүгенге көнгә кадә әлеге калкулыклар буйлап яланаяк йөгерәдер? Менә бу калкулык буенча... Ә бәлки шәһәр тормышының бертуктаусыз шау-шуы һәм корымы яшьтән үк бала җанының нәфис үсентеләрен рәхимсез рәвештә үтереп яисә аның гаугалы һәм көчле бакыру-тавышлардан торган даирәсе, яшьлек хыялларын һәм теләкләрен киметергә мәҗбүр итеп, аны сары су чире кебек киптереп, алҗытып бетергәндер. Шулай да ул боларның барысыннан да качып китә, кентавр кебек көчле бер затка әверелә алды. Юк-юк, теләсә нинди очракта да бу - ул түгел. Бу бит - тыштан яхшы, тәрбияле булып күренсә дә, үзендә күпме пычрак, хәтта эчкә күз яшьләре койган серләр саклый торган бөтенләй башка җан, бөтенләй башка кеше. Бала чакта колагына пышылдап әйтелгән исеме генә аныкы. Минем исемем белән башкаларны алдап кына йөри бит ул. Юкса, ни өчен чирек гасыр буе суыктан кызарып беткән аяклары белән йөгереп йөргән әлеге калкулыкны бер мәртәбә дә исенә төшермәде, яхшымы-яманмы үзенең кече ватанына кайтып күренмәде, иң аянычы: аны озак еллар буе саргаеп көткән һәм юл тузанына әйләнә язган әнисенең ялгыз каберенә баш ияр өчен дә кайтмады?
- Җиде көндә сезгә куркыныч булмасмы? - дип сорады хатын, ярга чыккач, бераз тавышын киметеп һәм ияге белән каберләр ягына күрсәтеп. Аның кулларын тойган ятим тай зәгыйфь тавыш белән иһаһайлап куйды. Имезлектән ашаган, әнисенең угызын татып та карамаган бу бичара ятимгә көчле тавыш кайдан килсен инде?!
- Рәхмәт! Ул авылда кеше талаучылар юк, булмый да. Кире кайтканда, безгә керегез, чәй эчерермен. Тамаристан күмерләр дөрләтеп җибәрермен. Ни дисәң дә, яр буе бит, өйдә бераз дымлы, салкынча.
Мөгаен, электән килгән гадәттер: беркемнән дә җавап көтмәде. Кызыл яулыгы караңгылыкка кереп чумды да күздән югалды.
- Танымады, билгеле... - тавыш чит кешенеке кебек яңгырады. - Ничек танысын, инде ятка әйләнде, бичара бала... - әкрен генә әйткән кебек булды кырыкмыш тай. - Әйдәгез, өйгә!
Елга ягыннан кичке саф һаваның рәхәт исе таралды, җиңелчә исеп куйган җил әлеге ир улының башындагы тыңлаусыз, үрә баскан чәчләрен сыйпап алды.
Ул чынлап та берүзе... Шомланып, күккә карады. Чиксезлектә ялгыз йөреп торган Ай тирә-юньгә үзенең салкын көмеш тузанын сипте.