СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зимфира Гыйльметдинова "Мактанчыкны койрык бизәми"".

Көннәрдән бер көнне Мортаза исемле авыл әтәченә кунакка ерак-ерак җылы яклардан Тәбрис атлы тавис кайтып төште. Борын-борын заманнарда яшәгән Фазыл атлы фазан аларның бабалары булып, Мортаза белән Тәбрис туганнан туышкан туганнар иде.
Энесен күреп шулкадәр куанды Мортаза, куанычыннан көпә-көндез койма башына менеп кунаклады да рәттән унбиш тапкыр «Кикрикүк!» дип сөрән салды.
Тәбриснең генә яңа туганнарын күреп исе китмәде. «Ничек мин бу тузанга батып беткән ак әтәчнең туганы булыйм ди. Ялгыштыр бу! Ә койрыгы, койрыгы! Мондый йолкыш койрыкны тагып йөрергә ничек гарьләнми икән?» —дип уйлады ул, Мортазага һавалы караш ташлап.
Кунакны агач тагарак янына сыйланырга чакырдылар. Тагаракта кабыгы белән пешерелеп төелгән, булары чыгып торган бәрәңге иде. «Фу-у-у... — дип, томшыгын җыерды Тәбрис. — Мин бит татлы җиләк-җимеш, сусыл суалчаннар гына ашыйм». Мортаза белән тавыклар тәмам аптырашта калдылар, аннан соң барысы бергә кунак сыйларга дип суалчан эзләргә чыгып йөгерделәр.
Алар чыгып киткәч, Тәбрис, койрыгын җәеп, үз-үзенә сокланып, ишегалдын бер әйләнде, ике әйләнде, як-ягына каранды — аны беркем сокланып күзәтми, беркем юк иде. Мактанчык Тавис, озак уйлап тормыйча, күрше ишегалдына юнәлде. Ә ул ишегалдында Алабай атлы бик усал эт яши иде. Моңарчы күзгә- башка чалынмаган Тәбрисне күргәч, бер тапкыр «һау» диде ул, ике тапкыр...
Ә тегесенең исе китмәде, елык-елык койрыгын җилпеп, һавалы томшыгын чөеп, ишегалдын иңләп йөрүен белде. Алабай матур койрык күреп шакката торганнардан түгел, аның үз койрыгы да йөз чебенне берьюлы куарлык зур койрык. Чакырылмаган мактанчык кунак «һау»ны аңламагач, ай-яй, чыгып та карады соң Алабайның ачуы. Тәбрисне койрыгыннан эләктерде дә елык-елык килеп торган каурыйларны «ә» дигәнче пыран- заран йолыкты да бетерде.
Алабайдан көчкә качып котылып, туганнарының ишегалдына кайтканда, Тәбриснең карарлыгы калмаган иде. Ул башын иеп нәзек тәпиләренә төбәлде дә кычкырып елап җибәрде. Мортаза белән тавыклар аңа әрекмән яфрагына салып суалчан да, тәмле бакча җимешләре дә биреп карадылар. Берни булышмады. «Мине хәзер беркем яратмас, миңа беркем сокланмас», — дип такмаклады ул. «Без сине койрыксыз килеш тә яратырбыз. Без бит синең туганнарың», — диде Мортаза. Тавыклар да, барысы берьюлы кытаклап, аның сүзләрен җөпләп куйдылар.
Әллә аңлады аларны Тәбрис, әллә юк...