Төн эчендә Нәфгать менә иңде ничәнче тапкыр телефон тавышына уянып китә. Йокы аралаш карават яны тумбочкасы өстендә яткан кесә телефонына ябыша. Уянып җиткәч кенә, бернинди дә шалтырату булмаганы башына барып җитә. Кинәт күтәрелүдән чигәдән китереп кыскан башы лапылдап кире мендәргә төшә...
Бу телефон тавышы аны тагын күпме эзәрлекләр икән?
Бүгенге көндә телефон адәм баласын бишектән үк озата бара, дисәң дә ялган булмас. Нәфгать үзе дә телефонга бик бәйле. Иртән торуга башлана... Төнгә туктаса да рәхмәт әйтер идең әле.
Ә соңгы вакытта төннәрен шабыр тиргә батырып уяткан шалтыратулар — башка. Бусы, мөгаен, аны гомере буена озата барыр. Нәфгать аңлый башлады кебек: төнге шалтыратулар аның үзеннән — таш бәгыреннән, ни икәне онытылып барган намусыннан, ахры.
Йокысыннан тукмап ташлангандай хәлсезләнеп, арып торды. Душ кереп, затлы каһвә эчеп, бераз адәм рәтенә кергән сыман тоелгач, шофёрына шалтыратты.
— Бүген бигрәк иртәләдегез, Нәфгать Нәбиевич, — диде Рамил. — Әллә берәр җиргә барабызмы?
— Юк, Рамил, бер җиргә дә бармыйбыз. Мине илтеп куй да, төшкә кадәр син азат, — диде Нәфгать, шофёрына борылып карамыйча гына.
Кабинетына кереп утырды. Бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, кул астында эшләүчеләр белән киңәшмәләр, бер-бер артлы кереп, тегесеннән-монысыннан зарланучыларның, ярдәм сораучы «теләнчеләр»нең визитлары башланганчы бераз эшләп алырга иде исәбе... Тик уйлары гел шул төнге шалтыратулар тирәсендә йөрде, кулы эшкә бармады.
Соңгы вакытта нидер җитми җанына, нәрсәдер корт сыман күңелен кимереп, тынычлыгын алып тора. Бүген аңлады ул «нәрсә»нең ни икәнен. Төнге шалтыратуга атылып торып, телефонын колагына китерүгә, әнисенең тавышын ишетте:
— Хәлең ничек, улым?
Нәфгать шашып телефонына карады:
— Әллә ычкынаммы?
Әнисе юк бит инде. Бер ай элек җирләделәр. Кичә генә сеңлесе:
— Алдагы җомгада әнкәйнең кырыгын уздырабыз, кайта аласыңмы? — дип шалтыратты.
— Белмим әле, эш ничек булыр, — диде Нәфгать.
— Нинди бетмәс эш инде ул, абый?! — диде сеңлесе һәм трубканы куйды.
Хәзер генә башына барып җитте Нәфгатьнең. Соңгы сүзләрен әйткәндә, сеңлесенең тавышы калтырады бит. Елаганын сиздермәс өчен, тиз генә ташлагандыр ул телефон трубкасын. «Сүз әнинең кырыгын үткәрү турында барганда, нигә һаман эш турында сөйлисең син?!» дип әйтәсе килгәндер аның...
Кесә телефоннары чыккач, Нәфгать әнисенә телефон алып кайтып бирде. Әй рәхәтләнде инде әнисе. Иртән эшен башларга да өлгерми — шалтырата:
— Хәлең ничек, улым? Эш-мәшәкатьләрең башланганчы, хәлеңне белим дидем, бәбекәем, — ди.
Төш җитсә, тагын шалтырату:
— Тамагыңа ашадыңмы? Коры-сары ашап, ашказаныңны бозма, балам!
Кич җитеп, гадәти эш көне бетүгә (әнисе аны да шул вакытта эштән кайта дип уйлый инде!), телефонында тагын «әнкәй» дигән язу чыга.
Әкренләп мондый «хәл белүләр» туйдыра башлады. Төрле чагы була: йә бик кирәкле кеше белән сөйләшеп утыра, йә кәеф-сафа корган вакыты була. Тезендә матур кыз назланып утырганда, «әйе, әнкәй, хәлләрем шәп» дип әйтә алмый бит инде.
Әнисе шалтырата-шалтырата да туктый. Берсендә Нәфгать, кырысрак итеп:
— Вакытым булгач, үзем шалтыратырмын, — дип әйтте. Тик ул көнне дә, аннан соң да мөмкинлеге булмады.
Әнисе сирәгрәк шалтырата башлады. Күбрәк өй телефоныннан килене белән сөйләшеп, хәлләрен белә дә шуның белән канәгатьләнә. Хатыны «Нигә әнкәйне тилмертәсең? Шалтырат! Аның бит синең тавышыңны ишетәсе килә» дигәч, берничә тапкыр сөйләшкән икән. Тавышында үпкә-кинә сизелсә дә, хәлен белгәне өчен әнисе аңа рәхмәт укый, дөньядагы бөтен изгелекләрне тели иде.
Берничә ай элек иртән эшнең иң кызган чагында телефон шалтырады. Башта Нәфгать телефонын алмады. Чакыру берничә тапкыр кабатлангач, җавап бирергә булды. Әнисе килгән икән, аның офисы янында күршесенең машинасында утыра. Нәфгать, чыгып, хәлен белергә, килү сәбәбен сорашырга вакыт таба алмады. Шофёрын чакыртып, әнисен өенә илтергә, «төшке ашка кайтырмын» дип әйтергә кушты. Төш вакытында кайта алмады, кичен исә бик соңарып, төн уртасына якынлашканда кайтты. Гаилә өчен бу гадәти хәл булганга, әнисеннән кала барысы да ятып йоклаган. Ишек ачылган тавышка аш бүлмәсеннән, акрын гына атлап, әнисе килеп чыгуга, Нәфгатьнең йөрәге жу итеп китте: ул аның килүе турында бөтенләй оныткан иде.
— Ашыйсың киләме, улым? — диде әнисе. — Ашыңны әле генә җылыттым. Кабат-кабат җылытып тәме бетмәгән булса инде...
Әнисе шулай диде дә көрсенеп бүлмәгә кереп югалды. Ачуланса, сүксә, җиңелрәк булыр иде, ичмасам.
...Нәфгать, кәнәфиеннән торып, тәрәзә янына килде. Каршыдагы агачка быел ниндидер бәләкәй генә кошлар оя ясады. Балалар чыгардылар. Аталы-аналы бертуктамый ал арның тамакларын кайгырттылар. Менә кошчыкларны очарга өйрәтер вакыт җитте. Ана кош белән ата кош чебер-чебер оя тирәсендә мәш килде. «Бар, очарга өйрән! Син — Кош бит!» дигәндәй, балаларын томшыклары белән оя читенә таба төрткәләделәр. Берсе оча да белә икән. Тик барыбер ерак китәргә курыкты, оя тирәсендә генә берничә тапкыр канат җилпеде дә кире оя читенә килеп кунды... Ә бүген ояда бер кошчык та күренми.
— Әйе, балалар туган ояларын бик тиз оныта шул, — диде Нәфгать, буш ояга карап. Аннары: — Минем сыман, — дип өстәде. Йөрәге сулкылдап типте, күз аллары караңгыланды.
Сеңлесе әнисенең хәле бик шәптән түгел икәнен әйтеп торса да, Нәфгать кайта алмады. Әнисенең кайчан да булса аны мәңгегә ташлап китәчәген белсә икән ул. Гомер буе улын шулай кайгыртып, хәлен белеп торыр кебек тоелды аңа. «Үлде!» дигән хәбәре килгәч тә, кайтып күмү мәшәкатьләре белән йөргәндә дә, никтер анасын инде башка күрмәячәге, аның, өзгәләнеп, җылы итеп, «Улым!» дип әйткәнен мәңге ишетмәячәге турында уйламады.
Әнисен күмгәндә, Нәфгать акчасын кызганмады. Кабер казучыларга, ләхет алучыларга сәдаканы эредән бирде. Ләкин бик күпләр, ул хәер тарата башлагач, нигәдер зираттан чыгып китү ягын карады. Хәтта җизни-кияүләре дә аңа эндәшмәде, үзләре белән кайтырга да чакырмады. Кабер янында ул ялгызы басып калды.
— Үпкәләткән чакларым күп булгандыр, әнкәй. Кичер! Исән чакта бәхиллегеңне алып кала алмадым, — дигән иде ул чакта Нәфгать.
Тик бу тантаналы җыелышларда матур сөйләргә өйрәнгән түрәнең дежур сүзләре генә булган икән. Шулай икәнен ул үзе бүген генә аңлады.
Нәфгать, үзе дә сизмәстән, өстәлдәге телефоннарның шалтыравын көтә икән. Ник берсе телгә килсен! Эше дә өелеп ята. Барасы җирләре, хәл итәсе проблемалары да җитәрлек — берсен дә эшлисе килми. Аңа хәзер кесә телефонының шалтыравы һәм анда «Әнкәй» дигән язуның чыгуы гына кирәк. Нәфгать бу могҗизаның инде беркайчан да булмаячагын белә. Шуны аңлаган саен, авыррак була бара. Аның өчен бу мизгелдә затлы кабинеты да, дәрәҗәле дуслары да, күңелен күрергә һәрвакыт әзер торучы җанашы да мөһим түгел икән.
Бервакыт аңа әнисе (туган көне иде бугай) болай дигән иде:
— Улым, әтиең белән сиңа исемне бик озак эзләдек. Ахырда Нәфгать дигән исемгә тукталдык. Нәфгать — файда дигән сүз. Кешеләргә, туган-тумачаңа, нәсел-нәсәбеңә файдалы булып үс, улым! — дигән иде.
Ә ул хәтта әнисенә дә яхшы бала була алмады. Файда дигәнне күбрәк кесәгә файда дип яшәде.
Нәфгать, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды. «Алдагы атнада кырыгын үткәрәбез» дидеме әле сеңлесе? Әнисенең каберенә чардуган корырга вәгъдә биргән иде бит. «Кырыгына тырышырмын» дип тә өстәгән иде. Авылдагылар ышанып торалар бит. Өлгертергә, ничек тә җитешергә кирәк!
Ашка кадәр чардуганны куеп та кайттылар. Табынны сеңелләрендә әзерләгәннәр иде.
Чакырылган кешеләрне озатып, мулланы өенә илтеп куйгач, Нәфгать туган йортына кагылды. Эшләп бетерелмәгән эше, әйтелеп бетмәгән сүземе тартты анда. Ишекне ачып керде. Өй эче нәкъ элеккечә. Әйтерсең кайтып йөрмәгән еллар бөтенләй булмаган. Менә әнисе, башын бераз гына кыек салып, кече як ишегеннән күренер дә «Әйдә, улым, көтү кайтканчы чәй эчеп алыйк!» дияр кебек.
Уйлар эчендә озак утырылды. Акны-караны күрми чапкан гомер юлында тукталып уйланган сирәк минутларның берсе иде бу. Узган юлы кайтканында «Бу өйнең кемгә кирәге булыр инде? Сатарга туры килер. Казанга якын авылларда өйләр кыйммәт кенә йөри. Әйбәт кенә озатып булса...» дигән комсыз уе өчен үзеннән үзе чиксез оялды.
Капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Бераздан ишектә күрше хатыны күренде.
—Исәнме, Нәфгать абый! — диде Халидә. — Үләренә бер-ике көн кала, Нәфисә түти, «Нәфгатемнең кулына тапшырырсың» дип, шушы төргәкне биргән иде. Менә әманәтен тапшырам.
—Шулаймыни, Халидә сеңлем, нигә аны сеңелкәшләргә генә калдырмады икән, сине мәшәкатьләгәнче?
—Үзе белгәндер инде, Нәфгать абый. Укыгач аңларсыз. Бәлки.
—Монда нәрсә соң?
Нәфгать төргәкне капшап карады.
—Анда сезгә язылган хатлар булырга тиеш. Сезнең шалтыратуыгызны көтә-көтә иде дә әйтәсе сүзләрен хат итеп яза иде ул, мәрхүмә. Шул хатлардыр ул.
Халидә чыгып китте. Нәфгать, йөзенә бәреп әйтелгән ачы хакыйкатьтән тиз генә исенә килә алмыйча утырганнан соң, калтыранган куллары белән төргәкне ачты. Чыннан да, әнисенең табак-табак битләргә эре хәрефләр белән язылган хатлары иде бу. Нәфгать бик саргайганын, таушалыбрак киткәнен кулына алды да укый башлады: «Хәлең ничек, улым!..»
Ачы үкенү хисләреннән чиксез авырайган күз яшьләре хатның беренче юлларына ук тамдылар.