СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лилия Фәрхетдинова "Якын дуска бүләк"

Беркөнне Тиенкәйгә әтисе ярминкәдән төсле буяу карандашлары алып кайткан. Кич аларга Озынколак кунакка килгән. Дуслар рәсем ясарга булганнар.
— Тиенкәй, сиңа әтиең төсле буяу карандашлары алып кайткан икән. Әйдә, рәсемне яңа карандашлар белән ясыйбыз, — дигән Озынколак.
Тиенкәйнең яңа карандашларын дустына бирәсе килмәгән. Шуңа күрә ул:
— Әтием миңа бер генә карандаш алып кайтты шул. Ул — зәңгәр карандаш. Мин сиңа шуны гына биреп тора алам, — дигән.
— Шулаймыни, — дигән Озынколак, аптырап. — Ярый, бер дә борчылма. Алайса, рәсемнәребезне зәңгәр карандаш белән генә ясарбыз.
Менә Озынколак альбом битенә зәп-зәңгәр күк ясаган. Анык артыннан зәңгәр урман, зәңгәр җиләкләр барлыкка килгән. Зәңгәр куак артыннан зәңгәр тунлы куян да башын чыгарып тора икән. Озынколак, рәсемен ясап бетергәч, дусты Тиенкәй янына йөгере- килгән.
— Мин бу рәсемемне якын дустыма бүләк итәм, — дигән һәм рәсемен Тиенкәйгә сузган.
Бу минутта Тиенкәйгә бик-бик оят булган.
2026-01-22 13:53