СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Чабатачы малае”

Булган икән бер фәкыйрь генә карт белән карчык. Аларның булган мәктәптә укый торган бердәнбер малайлары. Картның һөнәре шул булган: чабата ясап базарда саткан да, шуның белән көн күрәләр икән болар.
Күпмедер вакыт үткәч, карчык әйтә картына: «Безнең малаебыз унҗиде яшенә җитте, инде малайга үзеңнең һөнәреңне өйрәтеп калдыр», — ди. «Ярар», — ди карт.
Берзаманны карт малаен алырга китә. Мәктәпкә баргач, мулладан малаен сорый. Мулла рөхсәт бирә малаен алып китәргә. Рөхсәт биргәч, карт икенче көнне малаен ияртеп юлга чыгып китә. Баралар болар урманга. Урманга баргач, карт малаена әйтә: «Менә шушыннан юкә кисәрсең, менә моннан барырсың, әнә шуннан өйгә кайтырсың», — дип өйрәтә инде.
Ярар, карт бер көн ияртеп бара малаен урманга, икенче көнне ияртеп бара, ә өченче көнне малайның үзен генә җибәрә бу. «Улым, инде үзең юлны беләсең, юкәне үзең дә кисеп алып кайта алырсың», — ди.
Ярар, малай балтасын, бәйләп алып кайтырга бау алып чыгып китә урманга. Урманга барып җиткәч, аңа бөтен нәрсә кызык тоела: сандугачлар сайрый, күкеләр кычкыра. Карап йөри торгач адаша. Урманда адашып йөри-йөри, бер йортка барып чыга. Йорт үзе бик биек, ишеге дә, тәрәзәсе дә юк. Йорт тирәсендә йөри торгач, өй стенасында югарыда бер тишек күрә. Тишекне күргәч, малай үзенең җебен ыргыта. Шул вакыт бау башындагы ыргак тишеккә эләгеп кала. Малай шул бауга тотынып менә дә ишегалдына төшә. Ишегалдына төшкәч, өйгә керә. Беркем юк, тып-тын, өч бүлмә бар. Бүлмә эчендә шаккатып каранып йөргәндә, ишегалдына өч ап-ак күгәрчен килеп төшә. Күтәрелеп бәреләләр дә болар, өчесе өч матур кыз булалар, адәм кыяфәтенә керәләр. Кызлар ызбага керсәләр, күрәләр: бик матур бер егет басып тора. Аннан сорыйлар: «Әй, егет, син каян килдең, кем син?» — дип. Егет үзенең кем икәнен баштанаяк сөйләп бирә инде. Кызлар: «Ярый, яхшы», — диләр. Бу егет кызларга бик ошый, искиткеч чибәр була бит.
Шуңа кызлар бу егеткә үзләренең һөнәрләрен өйрәтмәкче булалар. Алар дию кызлары булсалар да, егеткә яхшылык эшләргә телиләр. Шобага салгач, иң элек өйрәтергә олы кыз чыга.
Ярар, бу көнне ял итәләр дә, иртә белән торгач, мичкә ягып җибәрәләр. Мич янып беткәч, бер сәгатькә егетне шунда кертәләр дә авызын ябып куялар. Бер сәгатьтән соң егетне мичтән алалар, шуннан егет күтәрелеп бәрелә дә күгәрчен була. Аннан соң күтәрелеп бәрелә дә яңадан егет була. Олы кыз моңа бер яулык бирә дә әйтә: «Бу яулык минем бүләгем булыр. Бу яулыкны селексәң, кирәк кадәр акча, кирәк кадәр мал булыр», — ди.
Шуннан уртанчы кыз өйрәтә моны. Егетне янә бер кат мичкә кертеп чыгаралар да, егет, күтәрелеп бәрелгәч, карлыгач була. Яңадан күтәрелеп бәрелгәч, элеккеге хәленә кайта. Бу кыз егеткә бер нагайка бирә. Нагайканы бирә дә әйтә: «Бу минем бүләк, шушы камчыны селкеп җибәрсәң, каршы килгән гаскәр нихәтле күп булса да, аларга каршы торырлык гаскәр килеп чыга».
Чират кечкенә кызга җитә. Ул да егетне мичкә тыгып чыгара. Мичтән чыккач, күтәрелеп бәрелә дә карчыга була, аннан яңадан егет кыяфәтенә керә. Бу кыз егеткә алтын йөзек бирә дә: «Бусы минем бүләгем. Шушы йөзекне авызыңа кабып сызгыртсаң, мең чакрым җирне бер сәгатьтә барып җитәсең», — ди.
Шуннан соң: «Ну, егет, — диләр кызлар, — хәзер менә шушы юлдан өеңә кайт. Син хәзер юкә дә кисмә, чабата да үрмә, без биргән әйберләр синең гомереңә җитәр, тик син безне онытма», — диләр. Шулай дигәч, егет күп рәхмәтләр әйтеп, кызлар белән саубуллашып чыгып китә юлга.
Шуннан бер күгәрчен, бер карлыгач, аннан карчыга булып очып өенә кайтып җитә. Өенә килеп керә. Бик сагынышканнар икән, исәнлек-саулык сорашалар, кочаклашып елашып та алалар болар.
Ярар, шулай тыныч кына торалар. Бу шәһәрдә бер патша булган икән. Шул патшаның кызы ике-өч йөз чакрым ераклыктагы бер диңгез утравында яши икән. Шул патша белдерү тарата: «Кем дә кем минем кызым янына барып, кызым язган хатны алып кайта, шуңа патшалыгымны да, кызымны да бирәм», — дип.
Егет, бу белдерүне күрүгә, өенә кайтып әйтә:
— Әти, безнең патша белдерү ябыштырган икән, син миңа рөхсәт ит, шул кыз янына барып, ул язган хатны әтисенә алып кайтып бирергә, — ди.
— Әй улым, ул эш синнән буламы соң, булмас, йөрмә, — ди.
— Әти, син патшага барып әйтеп кара әле, мин барыр идем, — ди.
— Булмас, улым, булмас, үзең генә харап булырсың, — ди.
Бик аптырата торгач, атасы аягына юкә башмак киеп китә патшага. «Падишаһым-солтаным, минем улым, синең кызың янына барып, хатны алып кайтам дип әйтә», — ди. Патша исе китеп карап тора инде бу картның өс-башына. Шундый фәкыйрь картның малаеннан нәрсә чыгар икән дип уйлый. Шулай да: «Ярар», — ди патша. Хатны язып картка бирә: «Шуңа кызымнан җавап алып кайтсын», — дип.
Карт, хатны алып кайтып, малаена бирә дә әйтә: «Син китәсең китүен, без син кайтканчы ачка үләрбез инде», — ди. Боларның тормышлары шулхәтле начар була. Шул вакыт егет күгәрчен кыз биргән яулыгын селтәүгә, әллә нихәтле акча килеп чыга. «Мә, әти, мин кайтканчы сезгә җитәр», — ди. Карт бу хәлгә шаккатып карап кала.
Ярар, егет ишегалларындагы корчаңгы тайның койрыгына таба карап атлана да чыгып та китә. Чыгып киткәч, патша йорты яныннан уза. Патша, егетнең утырганын күреп: «Әй җүләр, атка шулай атланалармыни?!» — дип көлеп кала.
Шәһәрдән чыгып киткәч, егет атын чаба да кошларга турап бирә: «Ашагыз, кошкайлар», — ди. Шуннан соң күтәрелеп бәрелә дә күгәрчен булып очып китә. Күгәрчен булып очып арый да карлыгач була. Карлыгач булып очып арыгач, карчыга була.
Шулай итеп, өч сәгатьтә егет теге утрауга барып җитә. Барып җитә дә кыз янына барып керә, исәнләшә. Егет кызга әтисенең хатын бирә. Кыз хатны укый да:
- Их, ике күзем, хәзер син — минеке, мин — синеке. Син өеңнән юлга кайчан чыктың, бик тиз килеп җиткәнсең әле, — ди.
— Мин фәлән вакытта чыккан идем, — ди.
Кыз:
— Егет, инде һөнәреңне күрсәт, — ди.
Шулай дигәч, егет күтәрелеп бәрелде дә күгәрчен булды. Шул вакыт патша кызы килә дә күгәрченнең уң канаты астыннан бер каурыен йолкып ала, аннан күгәрчен яңадан күтәрелеп бәрелә дә егет була. Икенче кат күтәрелеп бәрелгәч, карлыгач була. Кыз карлыгачның да уң канаты астыннан бер каурыен алып кала. Карлыгач яңадан күтәрелеп бәрелә дә егет була. Өченче мәртәбә күтәрелеп бәрелүендә карчыга була бу. Кыз карчыганың да бер каурыен алып кала.
Шуннан соң бер тәүлек ял иткәч, кыз үзенең исемле алтын балдагын, исемле яулыгын бирә егеткә. Шуннан соң егет әйтә: «Сау бул инде, ике күзем, мин китәм, срокка кайтып җитмәсәм, синең әтиең минем башымны кисәр», — ди дә, юлга чыгып китә. Өч көн дигәнне ике көндә кайтып җитә бу. Кайтып җитә дә кояш баеган чагында авыл кырыенда гына ятып ял итә, хәзер үк кайтсам ышанмаслар дип уйлый.
Менә бервакыт кич белән көтүче, сарыкларын куып кайтып килгәндә, егетнең авыл кырыенда җирдә йоклап ятканын күрә, янында чукмары да бар. Көтүче чукмарны ала да егетнең башына бәрә. Егет үлә. Шуннан соң егетнең балдагы белән яулыгын, кыз язган хатны алып патшага китә. «Өч көнлек юлны ике көндә әйләнеп кайттым, менә кыз язган хат, менә кызның исемле балдагы белән яулыгы», — дип чыгарып бирә.
Көтүчегә ышаналар, нишләсеннәр. Аны матур итеп киендерәләр, патша кияве буласы кеше бит. Ә егет авыл янында үлеп ята.
Берзаман көндезге сәгать унберләрдә теге өч кош кайтып килгәндә, кызның кечкенәсе егетне күреп ала. Өчесе дә егет янына төшәләр дә, моның үлгәнен күргәч, сеңелләренә әйтәләр: «Хәзер син өйгә кайт һәм фәлән бүлмәдә үле су белән тере су бар, шуны тиз генә алып кил», — дип җибәрәләр. Сеңелләре кош булып очып китә дә күз ачып йомганчы теге суларны китереп тә җиткерә. Иң элек үле суын моның битенә тидерәләр, аннан тере суны тидергәч, егет сикереп торада: «Ах, озак йоклаганмын икән», — ди. Кызлар әйтәләр: «Без килеп җитмәсәк, бөтенләйгә йоклап калган булыр идең. Без сиңа әйттек бит, безне онытма, дип, ярый күрдек әле үзеңне. Син хәзер ашыкма, барыбер морадыңа ирешерсең, бераз сабыр ит», — диләр.
Кызлар шулай диләр дә егет белән саубуллашып очып китәләр. Ә егет атасы-анасы янына кайтып китә. Өйгә кайткач:
— Кайттыңмы, улым? — диләр.
— Кайттым, — ди егет.
— Алып кайта алдыңмы соң?
— Юк, алып кайта алмадым, атым барып җитә алмады, — ди.
Ярар, хәзер бөтен шәһәр туйга әзерләнә инде.
Бервакытны унике карета җигеп утрауга туйга китәләр. Егет бераз ял иткәч, тегеләр артыннан чыгып китә дә, кош булып очып, ал ардан алда барып җитеп, үзе белән алган скрипкасын сыздырып җибәрә. Аннары әкрен генә алдагы сафка чыга да нәрсәләр булыр икән дип карап тора.
Шуннан кыз көтүче янына килеп әйтә: «Синең нинди һөнәрең бар, патша кияве булгач, һөнәр белергә кирәк бит, һөнәреңне күрсәт инде», — ди.
Көтүче нәрсә күрсәтсен инде, чыбыкны шартлатудан башка эшне белми бит, чыбыркысын шартлатып җибәрә.
«Тагын нинди һөнәрең бар?» — ди кыз. Шуннан көтүче кураен алып уйнап җибәрә.
Шуннан соң кыз әйтә: «Юк, мине коткарган кеше бу түгел, — ди дә мәйданны тагын бер кат әйләнеп чыга да, — әнә мине коткарган егет, — дип, теге скрипкачыны чакырып ала. — Егет, синең берәр һөнәрең бармы?» — ди. «Бар», — ди егет.
Шулай ди дә, күтәрелеп бәрелгәч, күгәрчен була. Шул вакыт патша кызы теге вакытта алып калган каурыен моның канаты астына китереп куя. Аннан: «Менә минем янга килгән кеше шушы булырга тиеш», — ди.
Шуннан соң яңадан күтәрелеп бәрелә дә элеккеге хәленә кайта. Аннан соң карлыгачка әйләнә. Кыз карлыгачның да үзе алып калган каурыен моның канаты астына китереп куя. Өченче мәртәбә карчыгага әйләнә егет. Анда да кыз үзе алып калган каурыен моның канат астына китереп куя.
— Менә, әти, — ди кыз, — минем янга килеп, хатны алып киткән егет шушы, көтүче түгел. Мин шушы егеткә исемле балдагымны, исемле яулыгымны бирдем, мин бүтән кешегә бармыйм, шушы егеткә генә барам, — ди.
Шуннан соң егет әйтә:
— Мин хатны кыздан алып киттем, тик тапшыра алмадым, — ди.
Шуннан соң көтүче әйтә:
— Егет, син мине гафу ит инде, мин сине җәберләдем. Сине үтереп, йөзекне дә, яулыкны да, хатны да алып киттем дә, үзем алып кайттым дип, патшага илтеп тапшырдым, — ди.
— Гафу итәм, икенче болай итеп йөрсәң, башыңа бик тиз җитәрләр, — ди.
Ярар, шулай диләр дә көтүчене чыгарып җибәрәләр.
Патша исә үзенең башындагы таҗын, салып, егеткә киертә дә, зур гына туй ясап, бөтен кешене сыйлап, кызын шушы егеткә бирә. Туй булгач, утраудан шәһәргә кайтып, әлеге чабата ясаучы картны — егетнең әтисен, әнисен дә чакырып китерәләр. Килгәч, картларның үз улларын күреп исе-акылы китә. Кочаклашып елашалар. Боларның юкә башмакларын салдырып, яхшы киемнәр киертәләр. Алар әле дә бергә-бергә матур гына гомер итәләр икән, ди.