СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Рафис Гыйззәтуллин "Гайбәт"
Әле дә истә: мине ул чакта өлкән абыйларга ияртеп урман кисәргә җибәргәннәр иде. Урман авылдан биш- алты чакрым ераклыкта урнашкан. Шуңа күрә кайтып- килеп йөрмәскә булдык, шалаш корып, иртәдән-кичкә кадәр шунда яши, эшли башладык. Мин ундүрт-унбиш яшьлек малай, урман кисәргә дип килгән Сәгыйтьҗан, Шакир, Миңгали, Рәхим абыйлар арасында буталам. Алар кисеп аударган агачларның ботакларын кисеп төшерәм, аннары читкә сөйрәп алып китәм. Эш беренче көннәрне авыр тоелса да, авылны сагыну хисе тынычсызласа да, тора-бара ияләнелде. Көчле бәдәнле абыйлар арасында эшләве дә рәхәт, күңелле була башлады. Мин аеруча Рәхим абый тирәсендә булырга тырышам. Ул — арада иң яше. Әле бер-ике ел элек кенә армиядән кайтып, колхозда эшли башлады. Күптән түгел генә күрше авылдан Нәфисә исемле кызга өйләнеп җибәрде. Рәхим абый алны-ялны белми эшли. Бераз тын алырга тукталган араларда мине якын, үз итеп, күңелендә йөрткән уйлары белән бүлешә. Быелдан да соңга калмыйча яңа өй төзи башларга нияте барлыгын әйтә. Ә буралык бүрәнәләр әнә безнең аяк очында гына ята. Бу хакта сөйләгәндә, Рәхим абыйның кояшта янып каралган йөзе яктырып, күзләре очкынланып китә.
— Беләсеңме, энекәш,— ди ул тагын да дәртләнебрәк,— авылыбызда иң матурлардан булачак минем
йорт. Курчак өе кебек елмаеп торачак ул. Нәфисә апаңа да әйттем инде бу хакта...
Яшь кәләшнең исемен горурланып телгә ала Рәхим абый. Очрашмаганнарына дүрт-биш көн генә узса да, ул инде сагынырга, юксынырга өлгергән. Тавышында моң да, сагыш та ишетәм мин аның бу минутларда Беркөнне Сәгыйтьҗан агайны азык-төлек, кирәк ярак алып килергә дип авылга озаттык. Төш вакытлары якынлашып килгәндә әйләнеп тә кайтты ул. Иңенә капчык салган агай шактый күңелле күренә иде. Кайтып килүдән үзенчә файдаланган икән. Шактый кәефләнеп килгән. Күзләре мут ялтырый. Аяклары чалыш-молыш атлый. Менә ул үзалдына сөйләнә-сөйләнә капчыгын бушатырга керешә. Капчык төбенә берничә
шешә аракы да салып килгән. Аларны тартып чыгаргач, башкаларның да күңеле күтәрелеп китте. Рәхим абыйның каршы килеп сүз әйтүенә дә карамадылар, табын көйләп, тезелешеп тә утырдылар.
— Авылда ниләр бар? — дип сорадык Сәгыйтьҗан агайдан. Авылдагы хәлләр барыбызга да тансык иде Сәгыйтьҗан агай кемне күргән, нәрсә ишеткән — барысын да сөйләп бирде.
— Безнекеләр ни хәлдә икән? — дип сорады Рәхим абый. (Ул да, башкалар чакыра, үгетли торгач, табын янына утырган иде инде.)
Сәгыйтьҗан агай аның соравын әллә ишетмәде, әллә ишетмәмешкә салынды, җавап бирмәде. Кырлы стаканнарга эчемлек агызуын белде. Зур, сөялле куллар бердәм булып, стаканнарга үрелде.
«Каплап куйгач», Сәгыйтьҗан агай канәгатьлән белән көлеп җибәрде, аннары гына Рәхим абыйга борыла төште.
— Синекеләр ни хәлдә, дисең инде, ә?! — диде ул, «синеке» дигән сүзгә аеруча басым ясап.— Юк, күрмэдем. Эше күп, дип кенә сөйлиләр урамда.
Ул икмәк кисәген борыны янына куеп иснәгәч, астан гына Рәхим абыйга карады һәм:
— Син нәрсә, яшь бичәң түземсезлек белән үзеңне көтеп ята дип беләсеңме әллә? Хатыннарның барысы да бер чыбыктан сөрелгән ул, энем. Беркөнне күзләр бәйләнгәч, синеке янына да матайга утырып яшь егетнең килүен, иртәгәсен көтүләр кузгалганчы китеп баруын күреп калганнар...
Бу сүз башкаларга да җитә калды. Табындагылар гыйгылдашып көлешеп алдылар. Рәхим абый гына ләм-мим сүз дәшмәде. Әмма аның эчке януын үч тулы күзләреннән, яңак сөякләренең бүлтәеп-калкып чыгуыннан сиземләргә мөмкин иде. Ул, эчке ярсуын, дулкынлануын басарга теләпме, алдындагы шешәгә үрелде стаканына тутырып аракы салды, бер тын белән эчеп җибәрде. Инде беркем бернәрсә сөйләшми, табынны йомгаклап, янә эшкә керештек. Күпме вакыт үткәндер инде хәтерләмим, як-ягыма карасам, Рәхим абый юк Чайкалып йөрүче Сәгыйтьҗан агай бар, Шакир абый белән Миңгали абый да янәшәдә генә. Җир астына төшеп киткән диярсең, Рәхим абый гына юк, күренми...
Мин, төзәтеп булмаслык ниндидер нәрсә буласын сизенгәндәй, ачыргаланып кычкырып җибәрәм:
Рәхим абый...
Аның исемен калын урманның әле бер, әле икенче ягына борылып кабатласам да, җавап ишетелми. Куе ябалдашларга, калын кәүсәләргә бәрелеп үз тавышым гына кайтаваз булып, кире үземә әйләнеп кайта: Рәхим аб-бый...
Янәшәмдәгеләр дә эшләреннән аерылып, тукталып калганнар. Рәхим абыйны эзләргә дип өч кеше- өч якка урман ешлыгына ташланды. Озакламый таба алмыйча, кире әйләнеп тә чыктылар.
Мин ачулы, нәфрәт тулы күзләрем белән Сәгыйтьҗан абыйга, ни-нәрсә әйтергә белмичә аптырашып калган Шакир, Миңгали абыйларга карыйм һәм, үз-үземне белештермичә, бу шомлы урманнан тизрәк котылырга теләп, юлга-сукмакка карамыйча, авыл ягына элдерәм. Чытырман ботаклар минем йөземне кыйный, киемнәремнән йолыккалый. Боларның берсенә дә игътибар итмичә тизрәк иркенгә чыгарга омтылам һәм, ниһаять, әсирлектән котылып, иген басуын ярып, авылга йөгерәм:
— Рәхим абый, Рәхим абый, тукта,— дип кычкырасым килә минем. Әмма тавышым чыкмый.
Күпме йөгергәнмендер, никадәр юл узганмындыр, инде хәзер анык кына әйтә дә алмыйм. Сулуым кабып, авыл урамына килеп кергәч тә, үземә гаҗәпсенеп карап калучы кешеләргә игътибар итмичә, чабуымны дәвам итәм. Аякларым мине үзләреннән-үзләре Рәхим абыйлар яши торган иске йортка алып китә. Менә мин ачык капкадан эчкә узам һәм тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып куйган үзәк өзгеч тавыш ишетеп, тораташ булып катып калам.
Әнә ишектән йөзе көл булып агарган Рәхим абый килеп чыга һәм алпан-тилпән атлап абзар-кура ягына атлый.
Мин аңыма килеп өйгә йөгереп керәм. Телсез булып өй эчен кузәтәм. Аның асты-өскә килгән. Хәрәкәтсез калган Нәфисә апа идән уртасында ята. Тупсада канга буялган балта...
Иртәгәсен Нәфисә апа белән Рәхим абыйны (ул абзарга чыгып асылынган иде) җирләделәр. Аларны күмешергә дип күрше авылдан, мотоциклына утырып, теге көнне ерак юлдан кайтып килешли туктап ял итеп киткән Нәфисә апаның туган абыйсы да килгән иде...
Мәңге онытылмаслык булып күңелемә кереп урнашкан шушы вакыйга соңгы вакытларда еш кына хәтеремә килә. Рәхим абыйлар яшәгән йортның тәрәзәләрендә инде менә ничә еллар аркылы-торкылы кадакланган такталар тора. Электә иске йорт тагын да чүмәшеп, мескенләнеп калган. Бакчаларында алабутар үсә Әйтерсең лә гайбәтчеләргә салынган кара һәйкәл бу йорт. Аның бусагасында әле дә булса канлы балта ятадыр кебек тоела. Минем шул балтаны үрелеп кулыма аласым һәм әле дә булса безнең арабызда исәпсез-сансыз күңелсезлекләр, борчу-мәшакатьләр чыгарьп яшәүче гайбәт дигән явыз көчнең тамырына кизәнеп кизәнеп чабасым килә...
2025-06-27 10:00