СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рус халык әкияте "Иң кадерле әйбер"

Урман буенда, олы юллардан читтәрәк утырган бәләкәй генә авылда яшәгән, ди, карт белән карчык. Карт, талчыбыклар кисеп, кәрзин үргән, карчык, җитен эрләп, киндер тукыган. Шулай итеп көн күргәннәр, тамак туйдырганнар болар.
Көннәрдән бер көнне әби бабайга болай дип әйткән:
— Карт, эшләр хөртиләнде бит әле безнең. Кабам ватылды. Үзеңнең лә пычак сабың ярылган, көчкә эләгеп тора. Урманга барып, агач-мазар кисеп алып кайтасыңмы әллә? Яңа каба ясар идең, беррәттән пычак сабыңны да яңартыр идең.
Әби шулай дигәч, бабай урманга киткән. Бер әйбәт кенә агачны сайлап алган бу. Балтасы белән селтәнеп чабам дигәндә генә, куе чытырманлыктан Урман агасы килеп чыкмасынмы! Үзе ылыс ботагына төренгән, чәченә — чыршы, сакалына нарат күркәләре ябышкан, чал мыегы җирдән сөйрәлә, күзләре яшел уттай ялтырый, ди, моның.
— Агачларыма тимә, карт, — дигән ул. — Алар да тере бит. Аларның да яшисе килә. Кирәк әйберең булса, миннән сора, җаның ни тели, шуны бирермен.
Карт башта аптырап калган, аннан сөенгән. Карчыгы белән киңәшләшергә дип, тизрәк өенә кайтып киткән.
Өй каршындагы эскәмиягә икәүләп утырганнар болар. Бабай әйтә икән:
— Ни дисең, карчык? Урман агасыннан нәрсә сорыйк? Капчыгы белән акча сорасак та була. Ни телисез, шуны бирәм, ди.
— Нигә ул безгә бер капчык акча, карт? Аны яшерер урыныбыз да юк бит безнең. Караклар урламасын дип, төннәр буе йокламый, аны саклап ятаргамы? Юк, карт, акча кирәк түгел безгә.
— Алайса, көтү-көтү сыер, көтү-көтү сарык сорыйк.
— Тузга язмаганны сөйләмә, карт. Ниемә хаҗәт ул көтү-көтү мал? Аларны ничек карап бетермәк кирәк? Саварга бер сыерыбыз бар, йон дисәк, алты сарыгыбыз исән-сау. Шул җиткән, артыгы кирәк түгел.
— Урман агасыннан берәр мең тавык сорасак, ни дисең, карчык?
— Юкны сөйләмә, карт. Акылыңа кил. Нәрсә ашатырбыз аларга? Өч тавыгыбыз, бер әтәчебез бар — шул җиткән.
Карт белән карчык уйлаганнар-уйлаганнар, башларына юньле фикер килмәгән. Бөтен җирләре җитеш. Үзләренә ни кирәк, шул бар. Ә югын инде кул көче, маңгай тире белән дә табып була. Карт урыныннан торган да болай дигән:
— Карчык, уйлап таптым мин Урман агасыннан ни сорарг икәнен.
Шулай дип, ул урманга юнәлгән. Каршысына Урман агасы килеп чыккан. Ылыс ботакларына төренгән, чәчләренә — чыршы, сакалына нарат күркәләре ябышкан, чал мыегы җиргә тигән, күзләре яшел уттай яна, ди, моның.
— Йә, картлач, уйладыңмы үзеңә ни кирәген? — дип сораган ул бабайдан.
— Уйладым, — дигән карт, — каба белән пычагыбызны бер дә сынмаслык ит, кулларыбыз гел сау-сәламәт булсын, үзебезгә кирәкне үзебез булдырсак иде.
— Синеңчә булыр, — дигән Урман агасы.
Карт белән карчык әле дә булса шулай элеккечә көн күрәләр, ди.
Бабай, талчыбыклар кисеп, кәрзин үрә, әби, йон эрләп, бияләйләр бәйли икән. Шул шөгыль белән тамак туйдыралар, ди. Тормышлары бик түгәрәк, бәхетле икән боларның.