СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ләлә Сабирова "Үлемнән дә көчле..."

1нче булек
“Минем кеше”
Көзнең кышка авышып килгән мәле. Чын-чынлап суытып та җибәрми, сүрән генә кояш чыгып ала да, кабат вак яңгыр белән алышына.
Күпме вакыт узгандыр, вокзалның салкын эскәмиясендә тик бөрешеп утыра Зөмәрә. Кузгалып, йөреп килсәң дә ярар иде үзе, йокы ачылыр, бераз җылына да төшәр иде. Ирендерә.
Соңгы поездга өлгерергә дип планлаштырган иде ул, булмады. Менә хәзер иртә җиткәнче шулай калкынып утырырга калды. Күрергә тиешле кешесе белән вакытында очраша алган булса, әллә кайчан җылы өендә кайнар чәй эчеп утырыр иде. Бар кеше дә син уйлаганча түгел шул.
Ижевскидан кайтып килеше аның, Казандагы ул эшләгән заводтан командировкага җибәргәннәр иде. Кайтышлый начальнигы Әгерҗегә дә сугылырга кушты. Менә шул Әгерҗедән ычкына алмый утыра хәзер аның салкын вокзалында.
Монда соңга калган юлчылар бер ул гына түгел. Кайсылары озын эскәмияне ятак иткән, рәхәтләнеп йоклый. Кайсылары туктаусыз йөреп гора — тәмәке тартырга чыгалардыр инде. Бер почмакта өч сәрхуш «тамак ялгап» утыра. Зөмәрәнең алар ягына карап алуын күргәч, берсе, урыныннан торып, аңа таба кузгалды:
—Синең дә җылынасың килә мәллә, матур кыз?
Зөмәрәнең шундук йокысы качты. Юл сумкасын кочаклап алып, торып ук басты. Алла сакласын, ярдәм сорар кеше дә таба алмассың!
—Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа!
Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак...
—Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше?
Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да ава-түнә үз почмагына таба китте.
—Курыктыңмы?
Зөмәрә ияген генә какты. Куркуы соклану белән алышынды. Кыю булуы өстенә чибәр дә икән әле бу егет. Гади дә. Күптәнге танышы кебек, «син» дип эндәшүен генә күр! Кызый аңа карап каткан иде, исенә килеп, тиз генә кире урындыгына чүмәште:
—Рәхмәт...
Егет тә, юл сумкасын җайлап куеп, Зөмәрә янына урнашты. Аның да Казанга барышы икән, поезд расписаниесен алдан белешмәгән, соңга калган. «Минем бәхеткә...» дип уйлап куйды кыз.
Кайберәүләрнең бөтенләй белешмәгән кешеләр белән шулай ансат кына аралашып китә алуына Зөмәрәнең исе китә. Ул үзе алай булдыра алмый, читләргә авыр ияләшә. Ә менә Илдар белән бөтенләй башкача килеп чыкты. Каян сүзләре табылып торгандыр, таң атканчы сөйләштеләр дә сөйләштеләр. Уфадан килеше икән егетнең, ул да Әгерҗедә тоткарланган.
—Казанга ике айның берендә барып торырга туры килә, эшем шундый, — дип, авыр гына әйтеп куйган иде, аннары елмаеп җибәрде: — Хәзер менә йөрүләре җиңеләер инде...
Зөмәрә, оялып, башын иде. Үзенең түбәсе күккә тигәндәй булды.
Аның юлында мондый чибәр егетләр очрамады түгел. Кайсын үзе ошатмады, кайсыннан «безнең кеше түгел» дип, әнисе биздерде. Шулай йөреп, утызга җитүеңне дә сизми калырсың...
Поезд Казанга якынлашканда, кызның башына «Ул минем кеше» дигән уй ныклап кереп утырган иде инде.

«Юк инде...»

...Зөмәрә атлап түгел, очып йөри бугай хәзер. Илдарының Казанга килү көннәрен сәгатьләп- минуглап көтеп ала. Ахирәтләре дә шакката, болай ук кыланганыңны күргән юк иде, тәмам башыңны әйләндерде бу синең, диләр. Булсын! Бер аныкы гына түгел, Илдарның үзенең дә башы әйләнгәнгә охшый, әүвәлгечә ике айга бер түгел, айга ике килә ул хәзер Казанга. Башта әнисе белән таныштырырга куркып йөрде кыз, күңеленә тия торган сүз әйтеп куяр дип шикләнде. Шөкер, ул да ошатты тагын. «Бусына чытырдап ябыш, кызыкаем, аягында нык торган кеше, ахры», — диде.
Зөмәрә чытырдап ябышты.
Бер килүендә затлы ресторанга дәште Илдары. Залдагы сүрән яктылык күңелгә рәхәтлек өсти. Егет, өстәл аркылы иелә төшеп, Зөмәрәгә күптән көтелгән тылсымлы сүзләрен әйтте:
—Чыгасыңмы миңа, матурым?
Зөмәрәнең бөтен гәүдәсе тетрәп киткәндәй булды.
—Ие-е... — диде дә, кызарынып, башын аска иде.
Туй көнен тиз билгеләделәр, анысын Илдар бөтенләе белән үз өстенә алачагын әйтте.
—Син, матурым, үзеңне генә кара. Туйга кемнәрне дәшәчәксең, барлап куй. Сине алырга килгәндә бөтенесе әзер булып торсын, — диде.
Ах, ул ләззәтле көтү мизгелләре! Тагын ике атна... биш көн... иртәгә... Ахирәт дуслары белән барып, туй күлмәген дә алдан ук хәстәрләп куйдылар.Тик менә беркөнне әнисе әллә ничек күңелгә шом салып куйды:
—Бигрәк нык очынасың, кызыкаем, бәхетләрең генә була күрсен инде, — диде.
Зөмәрәнең йөрәге жу итеп китте, хәтере калды. «И әни, берәр кире сүз әйтеп куймасаң, күңелең булмый инде синең»,—дип уйлады, тик кычкырып әйтмәде, күңелсез генә карап куюдан узмады.
«Иртәгә» дигәннең икенче көнендә Зөмәрә таң атканда ук уянды. Май кояшы искиткеч матур булып күтәрелеп килә иде. Кызның сөенече тулып ташый язды, тик әнисе янына чыкканда үзен кулга алды, тыныч булырга тырышты. Чемоданнар тутырылган, төенчекләр төйнәлгән, алар инде кичтән үк ишек төбендә «көтеп» утыра иде. Тагын өч сәгатьтән... ике сәгатьтән...
Зөмәрә уйларының ахырына җитә алмады, «чыр-р!» итеп телефон шылтырады. Ниһаять!.. Кыз аның янына атлап түгел, очып барды. Тавышы дулкынланудан дерелдәп чыкты:
—Ал-ло... — Теге якта дәшмичә озаграк тордылар шикелле тоелды. Икенче тапкырында Зөмәрәнең тавышы кыюрак яңгырады: — Алло, Илдар! Мин... Без әзер, кайчан килеп җитәсең?
Теге якта тагын дәшмәделәр. Ни соң инде бу? Үзенчә шаяртуымы? Әллә башка берәү телефон номерын бутаганмы? Шундый көндә...
Зөмәрә трубканы шапылдатып куйган гына иде, тагын «чыр-р...» иткән тавыш сискәндереп җибәрде.
—Илда-ар!
Тагын тынлык. Зөмәрә ничек тупасрак итеп әйтим икән дип уйларга өлгермәде, телефон «телгә» килде. Тик Илдар түгел иде ул, ниндидер хатын-кыз тавышы иде:
—Син аны көтмә инде, кызый.
Зөмәрәнең йөрәге урыныннан купкандай булды.
—Кем бу?..
—Апасы. Как-нибудь держись... Юк инде ул, авария...
Калганын ишетмәде кыз. Трубкасы кулыннан шуып төште. Күз алдын караңгылык басты. Ярый әле әнисе килеп өлгерде, аның кочагына кереп ауды...

«Ул чаклар узган инде...»

...Озак ятты Зөмәрә хастаханәдә. Ай буе авызыннан бер сүз дә ала алмадылар. Ябыгып эштән чыккан, йөзе соры төскә кергән кызы өчен борчылып, әнисе дә тәмам бетереште.
Өйгә кайтып утыргач та, «тегесе кайда, бусы кайда» дип сорашмады кыз. Туй күлмәген дә, Илдарны хәтерләтеп тора торган башка нәрсәләрне дә әнисе ераккарак яшергән иде, аларын да таптырмады. Бер кичне уйлана төшеп кенә:
—Шылтыратучы булмадымы? — дип сорап куйды.
Рәйхана апа дәшмәде, тирән итеп көрсенүдән узмады. Кем шылтыратырга тиеш соң инде? Туганнарымы? Нәрсәгә кирәк соң ул хәзер?
Исән кешегә тормыш бер урында тормый. Әнисе дә тырышты, ахирәт дуслары да ялгызын гына калдырмады Зөмәрәне. Тегендә-монда чакырдылар, киреләнсә, мәҗбүриләп диярлек алып чыгып китәләр иде. Тик бер генә бәйрәм дә Илдар белән үткәргән көннәрне алыштыра алмый иде шул инде. Кая барса да, күз алдында гел ул булды. Казаннан ераккарак чыгып китәргә микән әллә днп тә уйлана башлады кыз: чит җирдә онытылырга җайлырак булмагае...
Әнә шундый икеләнүләр белән йөргәндә килеп төште аларга Әкрам. Дөресрәге, аларның үзләренә түгел, Рәйхана апаның туганнан-туган сеңелләренә. Яртылаш татар, яртылаш үзбәк бу егет ерак Бохарадан
Казан күрергә килгән икән. Соңыннан бик тиз билгеле булды: өйләнергә дип йөрүе, татар кызы алырга тели, имеш.
Туганыннан бу хакта ишеткәч, Рәйхана апаның күңелендә өмет уты кабынгандай булды. Теге чакта кызы Уфа турында сүз чыгаргач, эчендә бураннар уйнаган иде: ничек, шулкадәр ераккамы? Аннан башка ничек яшәр соң ул?! Ә хәзер... Хәзер кызы ни теләсә, шуңа риза, тик бу халәтеннән чыксын гына иде. Карап торулар бигрәк кызганыч бит, уф, йөрәк януларына ничек түзмәк кирәк!
Әкрамны кунакка дәшкәч, Зөмәрә үпкәләмәде дә, ярсымады да. Егетнең ниятен Рәйхана апа аңа сиздереп куйган иде югыйсә, үзе кызы ни әйтер, күтәрелеп бәрелмәгәе дип куркып та йөргән иде. Алай булмады. Әкрам белән шаяргалап та сөйләшеп утырдылар хәтта. Кунак ашы — кара каршы дип, апалары: «Бер-ике көннән үзегез килеп чыгыгыз», — дигәч, бөтенесен шаккатырып, Зөмәрә әйтеп куйды:
—Ник алай озаклап кунакка йөрешергә? Ә, Әкрам? Аласыңмы мине кияүгә?
Бөтенесе телсез калды. Рәйхана апа сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Икәүдән-икәү генә калгач, шик- шөбһәләрен сиздерми түзмәде тагын үзе:
—Ашыга төшәсең бугай, кызым. Бер-береңне бераз өйрәнмичә дә... Яратмыйча кияүгә чыгып булмый, дип әйтә идең элек.
— Ул чаклар узган инде, әни...
Хикәянең ахыры 2 нче бүлектә.