Кыш бабай килергә нәкъ бер ай вакыт бар иде әле. Бишенчеләр инде аны каршы алу хәстәренә дә керештеләр. Башта кем ничек киенә — шуны барладылар. Рамилә, кар кызы булам, диде. Күлмәген әнисе тегеп тә куйган икән инде. Руслан Читекле мәче киеменнән килергә булды. Узган ел аны мушкетер иткәннәр иде. Быел да әтисе булышадыр. Кайчан булмасын, икесе гел мәш килеп йөри алар. Фәндүс — Буратино, Гөлназ күбәләк буласы икән. Һәммәсе бөтенесен алдан уйлап куйган. Рәшит кенә борынын салындырып утыра. Быел да аңа шул клоун костюмын бирерләр инде. Әзерләшергә әтисе дә, әнисе дә юк аның. Әбисе кая җитешсен һәммәсенә дә. Укытучы Рәмзия апасы моны күптән белә. Читтә калмасын диптер инде, класстагы бердәнбәр әзер клоун костюмын Яңа ел җитәрәк аңа алып бирә. Ул костюм башта ел буе класс шкафында тузан җыеп ята. Аны инде иптәшләре дә «Рәшитнеке» дип йөриләр. Җае чыккан саен, Рәшитнең үзен Клоун дип үртиләр.
Рәмзия апасы Рәшитнең менә тулам, менә түгеләм дип торган күзләрен күрмәдеме, әллә сизмәмешкә салыштымы? Бүтәннәр белән сөйләшкән-көлешкән арада теге костюмны ипләп кенә төреп, аның сумкасына салып та куйды.
Икенче, өченче көннәрне дә телләрендә гел Яңа ел бәйрәме булды. Беркөнне Руслан теге Читекле мәче костюмын алып килеп күрсәтте. Апаларына да ошады, шул киемдә килеш тупылдатып Русланның аркасыннан сөйде. Рәшитнең аларга мөлдерәп карап утыруын тагын сизмәде.
Клоун костюмын ничек алып кайтса, ул шул килеш шүрлектә ята бирде. Быел малай аңа орынып та карамаячак. Бөтенләй дә барып тормас әле бәйрәмгә.
Кыш бабай килергә тагын өч көн вакыт бар иде әле, шәһәрдән Рәшитнең милиционер абыйсы кайтып төште. Ял бирделәр, Яңа елларны үткәргәнче торам әле, ди.
Рәшит аның төймәләре елык-елык итеп торган форма костюмын киеп карады. Килешә. Абыйсы аның җиңнәрен кайтарып бирде, фуражкасын да алып киертте. «Бар шуның белән бәйрәмеңә, ел саен клоун булып йөрмәссең», — диде. Рәшитнең башы күккә тигәндәй булды. Әтисе булмаса да, менә нинди шәп абыйсы бар аның!
Аннары икәү утырып битлек ясадылар. Күзләрен уйдылар, кап-кара мыек сыздылар. Дөрес инде анысы, костюм аңа капчык киерткән шикелле тора, итекләре дә тезеннән. Алай да клоунныкы түгел инде.
Бәйрәмдә «Клоун ник юк?» дип берәү дә аптырамады тагын. Туеп беткәннәрдер инде аннан. Ә менә милиционерны абайлап алды апалары. «Кем икән бу?» дип аптырады. «Кем булса да, үзебезнекедер, бик ыспай күренә», — дип, аркасыннан какты. Нәкъ теге көнне Русланны яраткан шикелле тупылдатып сөйде. Шул мәлне бөтен тәне таралып, эреп киткән кебек булды Рәшитнең. Апасының кочагына кереп сеңде, изрәде. Әллә тирләп чыкты, әллә күз яшьләре чылатты, — битлеге юешләнеп бетте, битенә ябышты.
Абыйсына рәхмәт. Клоунны яратасылары килер идеме икән шулай кочакларына алып? Юктыр. Абыйсына рәхмәт...