Борын-борын заманда яшәгән ди бер бабай белән әби. Аларның Нәфыйк атлы уллары булган, ди. Малай бик гайрәтле булып үскән. Көннәрдән бер көнне Нәфыйк мылтыгын асып ауга киткән. Урман эченнән бара-бара бер куянны күргән. Атам дигәндә генә, куян телгә килгән:
- Тимә миңа, аучы, минем балаларым бик кечкенә әле, - дигән.
Аучы куянны кызганган һәм үз юлы белән китеп барган. Бераз баргач, аның юлына аю очраган. Аңа да атам дигәндә генә, ул да:
- Жәллә мине, аучы, минем балаларым бар, - дип ялварган. Егет аюны да кызганган...
Нәфыйк юлын тагын дәвам иткән. Бик озак барган ул. Кинәт, үзе дә сизмичә, бер чокырга килеп төшмәсенме. Шактый яткан анда егеткәй. Чыгарга да азапланып караган, тик чокыры бик тирән булган шул. Күпмедер вакыт үткәч, янында куян пәйда булган. Озын колак аучының авыр хәлгә төшүен күргән дә, ярдәм чакырам, дип чабып киткән. Каршысына аю очраган. Куян аңа аучы белән булган хәлне сөйләп биргән, һәм алар тиз генә тегенең янына ашыкканнар. һәм бергәләп аучыны коткарганнар. Нәфыйк куян белән аюны исән калдыруына бик сөенгән. Аларга рәхмәт әйтеп, өенә кайтып киткән.