Соңгы көннәрдә күңеле гел алгысып, җилкенеп йөрде Сәйфулла картның. Үз-үзенә урын таба алмый интекте ул. Әле тегендә, әле монда барып орынды. Нидер җитми иде аңа. Йөрәге дөп-дөп тибә, каядыр ашкына иде. Тик кая?! Моңа ачык кына җавап таба алмады ул. Карчыгы Сәлимә картының болай чәбәләнеп йөрүен, сәерсенеп сүзсез генә күзәтте дә, түзмәгәч:
—Сырхавыңнан айнып, аякка басканыңа кайчан гына. Бар, кереп ят әле. Өзлегерсең, сиңа әйтәм...— дип сукранып куйды. Сәйфулла карт бу вакытта чоланда актарынып азаплана иде. Карчыгына җавапка нидер әйтмәкче дә иде, шулчак чөйдә эленеп торучы мылтыкны шәйләп алды. Әйтер сүзен дә онытып, идәндә ятучы капчыкларга, матчага эленгән төенчекләргә башын бәрә-бәрә, абына-сөртенә стена ягына үтте. Җиңелчә генә калтыраган кулларын сабы кыршылып, буявы уңып беткән иске мылтыкка сузды. Аны кулына алгач, әйләндереп карый-карый, төзеклеген тикшерде. Картның аксыл йөзе яктыра төште, корышкан ирен читендә елмаю галәмәте чагылып алды. Күңелен актарып йөргән ниндидер сәер бер көч кинәт кенә урынына утырган кебек булды. Менә ни өчен алгы- сынган икән аның күңеле. Ауга барырга талпынган ул. Ауга!..
Сәйфулла карт иңенә мылтыгын асып ишегалдына чыкты. Арлы-бирле йөренеп килде. Ауга бару, урман һавасын сулап кайту теләге аның күңелен янә кузгатты.
—Урманга барып кайтыйм әле мин,— дип, ул Сәлимәсен тәмам борчуга салды.
Әйтәсе сүз әйтелгән иде инде. Карчыгының ай-ваена карамыйча, юлга да җыена башлады.
Олы урман авылдан ерак түгел — бары чакрым ярым ераклыкта гына. Сәйфулла карт тагын да кыскарак юлдан — ындыр капкасыннан чыгып, зират киртәләре ышыгыннан атлады. Бу тирәдән җәяүле сукмагы үтә һәм ул урманга ук барып төртелә.
Биредән китүенең икенче сәбәбе дә бар иде. Бу тирәдән кеше аз йөри. Зиратның биек булып үскән имәннәре, каеннары, карагайлары сине чит-ят күзеннән саклый...
Зират агачлары күләгәсеннән үткәч, ул юлын Коры елга чокыры буйлап дәвам иттерде.
Яшь чагында һәвәс иде ауга йөрергә Сәйфулла карт. Дөрес, ул кайберәүләр кебек киекләрне кыерсытмады. Хәтта кайчак буш кул белән дә кайткалый, әмма моңа бер генә дә хафаланмый иде. Мондый чакларда ул карчыгы алдында акланырга теләгәндәй:
— Куян шулпасы ашарбыз дигән идем, карчык. Насыйп булмаган икән. Төзәп атсам да, качып өлгерде, шайтан,— дип сөйләнеп алырга ярата иде.
Соңгы вакытта картлык, сырхаулык аның юлына каршы төште...
Урманга якынлашкан саен карт үзенең дулкынлана баруын тойды. Моңа әллә ни әһәмият бирмәскә теләп, онытылып барырга тырышса да, файдасы булмады. Күңеленең кайсыдыр төшенә кереп оялаган гомер булмаган каушаумы, әллә инде картлык галәмәтеме, карт аучы моның сәбәбен тәгаен генә белә алмады, аны гел борчып тора башлады.
Менә ул, Коры елга чокырыннан чыгып, тар гына сукмактан урман авызына ук килеп җитте. Саф һаваны сулау, яфраклар шыбырдашуын ишетү аны тынычландырып җибәргән кебек булды.
Сәйфулла карт, тукталып, мылтыгын иңеннән салды. Көпшәсен бөгеп, аның алкасына патрон кидерде. Тирә-ягы- на карап алганнан соң, урман ешлыгына юнәлде.
Монда һәр сукмак балачактан ук таныш аңа. Кайсы сукмакның кай тарафка алып чыгуына, кайсы юллар белән кисешүенә кадәр белә ул. Карт үзенә таныш сукмаклардан бик озак йөрде, алҗып бетте. Тик нигәдер аның күзенә бер киек тә чалынмады. Ниһаять, киң, яшел аланга килеп чыкты. Әлеге биләмәгә аяк басканчы, читтән генә күзәтергә кереште. Җәнлек эзләре юкмы?..
Кичә кичме, әллә бүген иртәнге яктамы, ашыкмый, кабаланмый гына узган поши эзеннән башка искитәрлек нәрсә күренмәде. Әнә тегендә — юкә агачы янында — урман сыеры тукталып ял иткән. Үрелеп-үрелеп яфраклар өзгән...
Карт аучы алан уртасына чыкты. Ешлыктан атлый торгач, тыны кысылган икән. Маңгаендагы бөрчек-бөрчек тирләрне кул аркасы белән сыпырып төшерде дә аланга аркылы ауган карагай өстенә чүкте. Мылтыгын тез башларына салган килеш тынып калды. Бераздан аяклары, бөтен тәненең ойый баруын сизде. Күзләре ирексездән йомыла башлады. Болай утыру аңа рәхәт иде. Күпме вакыт үткәндер, карт абайламый да калды. Күзләрен ачса — ни күрсен: аннан ун-унбиш адымда гына бүре утыра иде.
Сәйфулла карт, әллә ялгыш күрәмме, дип, күзләрен челт- челт йомгалап алды. Юк, ялгышмаган. Кайдан, кай арада монда килеп чыккан диген. Ут кебек янучы күзләрен елтыратып утыра бирә. Бүре дә карт иде бугай, йоннары чуалган, ал аягы гарип, күрәсең, бер якка янтая төшкән...
Тыныч кына утырган ерткыч һич көтмәгәндә пружина кебек кысылып-җыерылып килде һәм бөтен көченә аучы өстенә сикерде. Ук кебек атылып килгән авыр гәүдә картны җиргә бәреп екты. Әмма ул мылтыгын кулыннан ычкындырмады. Бүре тагын да ярсыбрак аңа ташланды. Карт үзе дә читкә тайпылды. Очлы тырнаклар аның тәненә авырттырып, күлмәген ертып керде. Бүренең икенче һөҗүмен ул утлы ядрәләр белән каршылады. Үзе дә сизмәстән тәтегә басты. Шартлау тавышы кайтаваз булып ерактан кат-кат урап кайтты. Бүре лып итеп җиргә ауды, урыныннан торырга өлгермәде, саллы мылтык түтәсе аны кабат җиргә сеңдерде. Ул, тыпырчынып, урынында бәргәләнә башлады. Кан баскан күзләре яшен утыдай яна, әйтерсең лә шул карашы белән картны аяктан егарга тырыша иде. Бу куркыныч караш Сәйфулла картны ярсыта гына төште. Үз-үзен белештермичә, бүрене кыйнавын дәвам итте.
Шул вакыт баш очында канатларын шапылдата-шапылда- та зур кара козгынның кычкырганы ишетелде. Сәйфулла картның бүрегә кизәнгән кулы һавада асылынып калды. Хәер, бүрегә сугуның кирәге дә юк иде инде. Ул хәрәкәтсез, тик күзләре генә сүнеп баручы учакның күмерләре шикелле көйри иде әле.
Урман эче шомлы төс алды. Көтмәгәндә булып узган бу бәрелеш картның күңеленә кара болыт булып ятты. Ауга булган дәрте юып алгандай юкка чыкты. Бүрене җиңү дә аңа шатлык китермәде. Киресенчә, күңелендә бүрене кызгану, үкенү хисе генә торып калды. Бу тирәдән тизрәк китәсе, онытыласы килде. Кабаланып, чыгу юлына атлады. Козгын, ботактан ботакка кунып очып йөрде дә, Сәйфулла карт күздән югалуга, кан эчендә ятучы бүре өстенә очып төште...
Сәлимә карчык йөзе качкан, киемнәре ерткаланып беткән картын капка төбендә каршы алды. Тик нәрсә булуын кат- кат сорашса да, бертөрле дә җавап ала алмады. Карты бизгәк тоткандай калтыранып, тавышсыз-тынсыз гына почмак якка үтте, бөгәрләнеп, урын өстенә ауды.
Тик ул күзен йомарга базмады, йомды исә бүренең зур канлы күзләре хәтеренә килеп йөдәтте. Төне буе керфек тә какмый чыкты. Шабыр тиргә батты. Кичәге козгын тавышы аңа әле урман ягыннан, әле зират карагайлары ягыннан ишетелгән кебек тоелды.