СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нурислам Хәсәнов “Кыңгыраулы сәгать»

Янды Гата, тиктормас кулы, хаксызга үчләнүе аркасында янды. Хәзер ул, гаебен аклар өчен (бишенче разрядлы фрезерчы иде), өч ай буена цех җыештыручысы булырга тиеш. Башкача булмый, күчеп китәр идең, зарарлы җирдә эшли дигән стажын саклыйсы бар.
Хәерсез эшнең башы баҗасы Нияз белән балдызы Кәримә Чиләбедән кайтып төшүдән башланды. Кичен утырышып алырга булдылар.
Хатын-кызның күзе ялтыравыкка алданрак төшә, күрәсең. Балдыз, өстәл өстендәге пычакларга күз салып:
- Җизни! Бу пычакларны да үзең ясадыңмы? Нинди матур, сапларын гына күр! — диде.
Гата бик эшлекле кыяфәттә, хәтта горурлана төшеп көлемсерәп куйды.
— Үзем булмыйча... — Ул кулындагы пычагын күтәрә төшеп әйләндергәләде. — Сабы — оргстекло. Астына, беркеткәнче, открытка кәгазе кыстырып калдырдым, матурлык өчен. Ә материалы күгәрмәс металл — «Ж-3».
Гата пычакларның берсен балдызына бүләк итеп бирде.
— Кулы эш белгәч рәхәт инде... — дип сүз катты Гөлнур, иренең булганлыгыннан канәгатьләнеп. Мактап, тагын нидер әйтергә теләгән иде, Гата бүлдерде:
— Үз йортың белән торгач, барысы да кирәк инде. Бу дөньяда, кул кушырып кына утырсаң, бернәрсә дә үзе аякланып килмәс.
Гата, соңгы сүзен әйткәндә, кулын изәп, таштан салынган өй эчендәге бар булган байлыкка ишарәләде. Нияз, шәп-шәп дигәндәй, барысына игътибар итеп утырды. Сүз дә юк, баҗасының кулы эшкә ятканлыгы күренеп тора. Тәрәзә өстендәге гардиннар да күгәрмәс торбалардан шомартып эшләнгән. Хәтта фотокарточка рамнарына кадәр пыялалардан фрезерлап ясалган, заводта эшләп алып кайтылган иде.
Утырышып сөйләшә торгач, бер-ике чәркәне түнтәреп тә куйдылар. Тамак чылангач, тел, майланган тәгәрмәч кебек, тагы языла төште.
— Хатын минем штукатур, маляр эшләренә дә мачтыр, аннан калышмыйм дип, мин дә ташчы, плотник эшләренә өйрәндем. Башыңа төшкәч, өйрәтә икән ул тормыш! — Гата сүзен тагын тиешле юнәлешкә күчереп алды. — Әле менә шәп итеп мунча да салып куйдык. Иртәгә мунча ягарбыз, тәннәрегез бер сихәтләнеп китәр. Ну, пары да пары инде!
Нияз, бу сүздән соң, иртәгә китәчәкләрен әйтте. Гата белән Гөлнур: «Нигә бик тиз? Кайтып-кайтып, бераз кунак та булмагач!» — дип ялынып кыстасалар да, кунаклар ризалашмадылар, ашыгыч эшләре бар икән.
Чәркәләр менә-төшә торгач, хуҗа үз тәкъдимен кертте:
— Әйдә әле, баҗай, без бераз һава сулап керик.
Гата башта Ниязга мунчасын күрсәтте. Аннан эш мастерскоена алып керде. Биредә һәр инструмент тәртибе белән үз урынына тезелеп куелган иде. Ниндиләре генә юк! Гата балталарына кадәр заводтан хромлатып алып кайткан. Ялык-йолык килеп торалар.
— Менә монда гараж, — диде ул соңыннан, уң яктагы тимер ишеккә күрсәтеп.
Нияз Гата кулындагы озынча теш-теш ачкычка игътибар итте.
— Баҗай! Әллә син бер ачкыч белән бар ишегеңне дә ача аласың инде? — дип сорап куйды.
Гата тагын үз эшеннән канәгатьлек табып көлемсерәп алды.
— Йозакларны да үзем ясыйм бит мин, баҗай, — диде кинәнеп һәм үз сүзенең тәмен табып сөйләп китте: — Каравайдагы гаражларның күбесендә мин ясаган йозаклар. Ниндие кирәк — фрезерлап бирәм. Рас та рас. Эштә вакыт бар. Металл җитәрлек, ниндиен телисең... Акчасы да эчеңне тишми, үз урынына ярап куя.
Гата, теш-теш ачкычы белән бер генә төртеп, гараж ишеген ачты. Ток төймәсен басып утны кабызуга, өр-яңа яшел «Жигули» машинасы күренде. Нияз гаҗәпкә калып сорап куйды:
— О! Әле кайчан алырга өлгердең моны? Тегесен нишләттең соң?
— Аны Кавказ ягына кыяклаттык.
— Шәп, шәп...
Нияз, шулай дип хупласа да, күңеленнән: «Яшәп тә карый инде. Әрсез дә соң үзе. Мутлыкның чигенә чыккан. Укып та йөрисе түгел», — дип уйлап алды.
Гата шунда үз күңеленә килгәнне сорады:
— Сез алмадыгызмы соң әле?
— Кая ул безгә! Укытучыларныкын беләсең инде. Айлык акчасыннан күп арттыра алмыйлар.
— Нигә дип биш ел укып йөрергә иде сиңа, баҗай? Заводка кереп эшлисе генә иде. Җаның тыныч. Хәзерге ташбашлар белән баш катырганчы.
Ниязга бу сөйләшү ошап җитмәсә дә сиздермәде.
— Анысы шулай инде дә... — дип шикләнүен белдерде.
Өйгә кергәч, Гата кунакларын иртәгә үзе автовокзалдан озатып җибәрергә вәгъдә итте. Эштән бер көнгә ял сорарга булды.
Иртүк, цехка килүгә, Гата, утырып, гариза язды, аны мастерына сузды, нигә икәнен аңлатып бирде. Ләкин мастер кул куймады. Ай ахырында начальник рөхсәт итмәгәнлеген әйтте. Үзенә керергә кушты. Гата корт чаккандай тузынып алды:
— Ничек инде?! Эшлә-эшлә дә, гомер эчендә бер көн ял ала алма! Булмаганны!..
Ул ишектән килеп кергәндә, начальник өстәл артында язу-сызулар белән мәшгуль иде. Гата туп-туры түргә үтте. Гаризасын Юрий Константинович алдына сузды. Начальник, ялтыр кара чәчләрен бер якка сыпырып, аңа бер күтәрелеп карады да дәфтәр битендәге кәкре-бөкре хәрефләр өстеннән күз йөртте һәм, гаризаны читкә этәреп:
— Ай беткәнче беркемгә бернинди отгул да, административный да юк, — диде.
Гата гаҗәпләнде.
— Ничек?
— Менә шулай. Эшләргә кирәк. Планны кем белән үтәргә соң? Болай да кеше җитми, кооперативка качып беттеләр...
Гата, минем анда ни эшем бар дигәндәй, исе дә китмәстән:
— Моңарчы үтәдегез бит... — диде.
Моңа начальникның кәефе кырылды.
— Хәзер үк эшкә!..
Шулвакыт бүлмәгә бухгалтер кыз килеп керде. Эш кәгазьләренә Юрий Константиновичтан кул куйдыра башлады. Кыз кул куйган кәгазьләрне берәм-берәм кулына ала торды. Шунда Гата, ачуы килеп, эченнән генә: «Ярар, куймасаң... Моңа нинди этлек эшлим икән?» — дип уйлап алды. Китәргә борылганда, аны өстәл читендәге кыңгыраулы сәгать туктатты. «Эзләсен әле бер, интексен... Аннары бер китереп тә куярмын, куймасам...» — дип, кечкенә сәгатьне алып чыгып китте. Алырга дигәндә, бармаклары көйләп куелган иде аның. Ияләнгән гадәт чире. Эшкә дә тотынмады. Цех буенча бераз арлы-бирле йөренде дә кайтырга чыкты.
Менә ул проходнойга якынлашты, өченче кабинага таба атлады. Кабинаның вахтёр кыз басып торган тәрәзә тишеге турысына килеп җиткәч, торбадан бөгеп ясалган бөтерчек эченә керүгә, пропускысын сузганда, кесәдә әлеге сәгать шылтырады. Көтелмәгән хәлдән Гата чөгендер кебек кызарды, каушап калды. Вахтёр кыз да шикләнде. Бөтерчекне туктатып, тиз генә педальгә басты.
— Кесәгездә нәрсә ул?
— Будильник!
— Сездә кул сәгате дә бар ич!
Гата ык-мык килде.
— Өйдәгеләрдән кемдер кесәгә салып куйган булса кирәк.
Кызның күңеленнән шик китмәде. Ул аптырап калган Гатага:
— Әйдә, кире чыгыгыз әле. Хәзер кем сәгате икәнен белербез, — диде һәм телефоннан номер җыя башлады.
Гата: «Вакланмагыз инде!» — дип гозерләп караса да, кыз үзенекен итте.
Каравыл начальнигы килеп җитүгә, цехка шылтыратты.
— Алло! Юрий Константинович! Сезме? Без проходнойда сезнең бер эшчегезне тоткарладык әле. Фамилиясе — Бәдриев. Кесәсендә өстәл сәгате бар... Ә-ә, шулаймыни... Тәк, тәк. Ярый.
Трубканы куйгач, каравыл начальнигы Гатага:
— Минем бүлмәгә үтик әле. Акт язгач, сәгатьне начальнигыңа үзең илтеп бирерсең, — диде.
Китерүен китерде Гата. Юрий Константиновичтан гафу да үтенеп карады. Начальник, эшне зурга җибәрмәсә дә, җәзасыз калдырмады. Унөченче эш хакын кисте, кесәсенә зур сәгать салып ясалган мыскыллы рәсемен тактага элдертте һәм өч айга җыештыручы итеп билгеләде.
Шуның өчен дә Гата бу эшенә әле дә үкенеп бетә алмый.