Көн үзәге. Эссегә чыдый алмыйча гамакта тирбәлеп ятучы ялкау кешегә охшап калган авылның үзәк урамы буйлап унике яшьләрдәге малай килә. Башында гәзит эшләпә, өстендә җиңсез күлмәк һәм шорты, яланаягында сандали. Уң кулында төенчек, сулын исә шундый итеп селти, әйтерсең очып китәргә җыена.
Авылны чыккач та, туп-туры басу буендагы агачлыкка юнәлде. Күләгәдә җиләс, рәхәт. Болай да күтәренке күңеле тагын да үсә төште. Үзалдына нидер көйләп, сикерә-атлый бара башлады.
Агачлык бетүгә, уңга борылып, Олытау ягына таба менеп китте. Монда инде бөтенләй башка дөнья иде. Җирдә чикерткәләр чыңы, күктә тургай җыры... Үзәкләрне өзгеч моң, сагыш. Малай, куе томан эченә кереп киткән шикелле, әнә шул моң эченә кереп чумды, эреде, юк булды.
Озакламый ул Олытауга да җитте. Тау итәге, чегән кызының кырык катлам күлмәк итәген хәтерләтеп, дулкын-дулкын булып ята иде. Малай шул дулкыннарның беренчесе өстенә күтәрелде, һәм баскан урынында катып калды. Сул яктагы болынлыкта ике бабай печән чаба иде. Бу хәл бер дә сәер булып тоелмас иде, әгәр алар бер-берсенә шулкадәр охшамаса: икесе дә ап-ак күлмәк-ыштаннан, икесе дә, гүя берсе икенчесенең көзгедәге чагылышы, берьюлы селтиләр. Чыж-пыж ялтырый кояшта чалгы йөзләре. Ялт-йолт җилферди күлмәк итәкләре. «Ике кешеме соң анда, әллә берсе күземә генә күренәме?» — дип, бик озак шаккатып торды малай. Ул арада бабайлар, һаман шулай берьюлы селти барып, иңкүрәк урынга төшеп киттеләр һәм күздән югалдылар.
Малай беренче дулкыннан йөгереп кенә төште дә икенчесенә күтәрелде. Моннан инде Олы Куак дигән урын күренеп тора иде. Әнә бабасы чишмә янындагы агач күләгәсендә ята. Янында учак, ут өстендә чәйнек. Сыерларның кайсысы күшәп ята, кайсысы су эчеп тора. Эт кенә һаман эш өстендә: менә ул арыш басуына кереп баручы берничә сыерны, аларның котын алганчы куып, көтүгә китереп кушты да, күрәсеңме, барысы да күз уңында, дигән кыяфәт белән хуҗасының аяк очына килеп ятты.
— Ә-ә, улым, — диде карт, малайны күреп. — Чәй кайнады, әйдә. Юынып ал да... Төенчегеңдә нәрсә?
— Күкәй, бәрәңге пирәжкие... Әллә, әни тагын нәрсәләр салгандыр, — дип сөйләнә-сөйләнә, малай чишмә янына барып чүгәләде. Битенә су бөркеде. Кояшта кызып килгән битен суык су куырып алгандай булды.
Бабасы, көлемсерәп кенә, оныгы артыннан күзәтте...
Бу карт турында бер язучы фельетон язмакчы булган иде.
«Чын исеме Әгъләметдин аның, — дип башлады ул язмасын. — Авылның тапкыр телле җор кешеләре «Тирес Корты» дип тә, «Карачкы» дип тә атады аны. Хәзер күбрәк шушы кушаматларның әле берсе, әле икенчесе белән атап йөртәләр. Үз исеме дә, ничектер, чынлап түгел, ә шаяртып яки мыскыл итеп кенә кушылган да, нәкъ игезәкләр кебек, кушаматларына тап ук килеп тора, әйе, алар өчесе дә үзара килешкәнлектән, берсен берсе алыштыра да ала иде кебек.
Әгъләметдин диеп әйттеңме, бу авыл кешеләре өчен бүтән һичбер аңлатмаларың да кирәкми. Шул исемне ишеткәч тә, зәһәр йоткан көчек кебек эчен аркасына тартып, биленнән — уңга, муен тирәсеннән, сулга таба кыйшаеп, авыш язылган сигезле санына охшабрак торган бер әкәмәт күз алдына килеп баса. Бу кыяфәте аның «Тирес Корты» дигән кушаматына туры килә кебек иде. Аның шул килеш-килбәтенә элеп куйган иске бишмәте, алам-салам юкәләрне биленә урап һәм бәйләп куюы — менә монысы инде аның «Карачкы» дигән кушаматын хәтерләтә иде.
Ләкин халык аңа бу кушаматларны, әлбәттә, әнә шул тышкы кыяфәте буенча гына бирмәгән иде. Андый кешеләрне «Ходай бәндәсе» дип тә атаган бит әле борынгылар. Әгәр дә син аны тыңлаган булып, аның сүзләренә чыннан да игътибар биргән кебек итенеп утырсаң:
— Кешеләр дөньяда яши белми... Яши белми кешеләр дөньяда, — дигән булып, үзенчә бик белдекле кыйланыш белән сөйли башлый Әгъләметдин».
Фельетон барып чыкмады. Шушы урынга җиткәч, нигәдер, башка бер генә сүзнең дә языласы килмәде.
Авылдашлары Әгъләметдингә шулай көлебрәк караса да, табигать кочагында ул бөтенләй башка кеше иде. Монда ул үз стихиясендә. Аның кием-салымы да, көтүче эшенә бик килешеп, нәкъ туры килеп тора, менә мин, күрегез, дип кычкырып тормый. Оныгы белән сөйләшүе дә башка. Менә әле дә табигать тавышларына, шул тавышларның оркестрдагы шикелле килешле яңгыравын бозмыйча, бу икәүнең әкрен генә аккан әңгәмәсе килеп кушылды.
— Бабай, — диде оныгы, — әнә теге аланда кемнәр печән чаба ул?
— Сыер Куагындамы?
— Әйе?
— Чабарлык үлән юк анда, улым.
— Шулай да мин аларны күрдем бит.
— Кемнәрне?
— Ике бабайны. Билдән үлән иде, шуны чабалар.
— Тап-такыр анда, улым, сыер түгел, сарык ашарлык та үлән калмаган. Анда мин көтүне туктатып та тормыйм.
— Мин бит инде алдашып утырмыйм, бабай. Бик яхшы, бик ачык итеп күрдем мин аларны.
— Нәрсә күрдең икән соң син?
Бабасы, уйга бирелеп, озак кына күзләрен йомып утырды. Шуннан соң капылт:
— Булуы мөмкин түгел! — диде. — Минем белән булган хәл кабатланды микән әллә?
— Нинди хәл ул тагын? — диде оныгы. — Сөйләгәнең юк ла синең.
— Син, улым, элекке заман кешеләрен күргәнсең булыр.
— Әй! Әкият сөйләргә сиңа куш инде, бабай, — диде оныгы, кулын селтәп.
— Әкият түгел бу, улым. Олытау — үзенә бертөрле тау бит ул. Монда һәртөрле могҗизалар булып кына тора.
— Тау тау инде. Нәрсәсе белән ул башка таулардан аерыла әле?
— Ә син күзеңне ачыбрак кара. Күрәсеңме, ничек урнашкан ул?
— Ничек?
— Башка бөтен тауларга аркылы. Аның астында диңгез, диләр. Ә диңгез төбендә энҗедер, алмаздыр, башка асылташтыр ком урынына сибелеп ята, имеш. Ләкин бу хәзинәләргә барып җитәрлек тә, аны алырлык та түгел. Тауны тишә башласаң, су фонтан булып ургылып чыгачак та авылны юып китәчәк икән ди.
— Сөйлә инде, әтү кызыктырды да.
— Ярый, тыңла. Күзгә төртсәң дә күренмәслек төн иде. Нәкъ шушы урында без, өч малай, учак янында утырабыз. Ханның атларын саклап.
- Син бәләкәй чакта ханнар бар идемени әле? — дип бүлде аны оныгы.
— Әлбәттә. Утырабыз шулай. Атлар әнә теге уйсулыкта йөри. Учак чарт-чорт яна. Артыбызда озын-озын күләгәләр сикерешә. Тирә-якка шом салып, ниндидер кош мескен тавыш белән кычкыра. Менә Урман тавы артыннан ай да калыкты. Учагыбыз сүнә башлады. Мин чыбык-чабык артыннан киттем. Күрәм: тау битендә сыер көтүе йөри. Бәй, мин әйтәм, төн уртасында нинди сыер көтүе монда, сыерлар күптән авылда бит инде. Сәләх бабай безгә хәерле төн теләп кайтып киткән иде бит. Мин шулай аптырап торган арада, безнең бер колыныбыз нәрсәдәндер куркып чабып китте дә сыер көтүенә барып кушылды. Мин артыннан йөгердем. Сыерлар арасына кереп киттем. Эзлим, эзлим, ә колын юк та юк. Сыерларны туздырып бетердем. Берзаман ишетәм, көтүче кычкыра: «Шайтан алгыры малай! Нишлисең анда? Кил әле хәзер үк!» Килдем. Таныш абый түгел. Арт саныма чыбыркысы белән бер-икене тамызып алмасынмы! Айнып киткәндәй булдым. Карыйм, ай дигәнем — кояш. Таң атып килә. Атлар да юк, малайлар да. Учак кына шул ук. Тик малайлар урынында ниндидер хатын чәй кайнатып булаша.
— Ә син, әкият түгел, дигән идең, — дип, ышанмаучан караш ташлады оныгы.
— Менә шул-шул, әкияттәге кебек килеп чыкты, — диде карт. — Мин үзем дә моңа гомер буе аңлатма эзләдем. Ниһаять, ниндидер борынгы китапка тап булдым. Андагы бер язу мине кызыксындырды. Өч малай төнгелеккә ат көтәргә киткән. Иртә белән аларның икесе генә авылга әйләнеп кайткан. Өченчесе кайда? Икәүнең берсе дә моны аңлата алмаган. Авторның фикере буенча, малай башка заманга илтә торган өермә тәэсиренә эләккән.
— Шул хәл синең белән булган, дисеңме?
— Шулай килеп чыга.
— Ә ничек үз дөньяңа кире кайттың әтү?
— Кире кайтып булмады шул инде, улым. Сезнең дөньяда калырга туры килде.
— Бабай, кара! — диде оныгы кинәт. — Колын. Безнең сыерны иммәкче була. Каян килгән ул? Куып җибәрергә кирәк.
— Тукта! Барма анда, — диде бабасы, оныгын терсәгеннән нык тотып.
Колын сыер тирәсендә әйләнде-әйләнде дә өч агач арасына кереп китеп юк булды.