СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гали Рәхим “Бай белән ярлы”

Борын-борын заманда, зәңгәр күк астында, ак болытлар арасындагы бер авылда ярлырак кына бер игенче торган, ди. Алай-болай итеп кенә көнен кичерә, икмәген дә салам ягып кына пешерә икән, ди. Көннәрдән бер көнне, саламнан өйгә ут үрмәләп, бу кешенең өе янып киткән, ди. Тик ул артык кайгырмады, ди, көн эшләде, ди, төн эшләде, ди. Йорт салырга өч йөз тәңкә акча эшләде, ди.
Бу авылда тагын бер бай сатучы белән бер усал тегермәнче торалар икән. Болар икесе бик дуслар икән. Тегермәнче тегермәнгә орлык тарттырырга килгән авыл кешеләренең оннарын урлап алып кала да шуның аркасында байый икән. Берәү өстеннән берәү түрәгә барып зарланса, дусы бай хәзер түрәгә төртә икән дә, тегермәнчегә бер әйбер дә булмый кала икән. Шуның өчен тегермәнче һәрвакыт байлар белән дус булуның файдасы турысында сөйли икән.
Безнең теге агай бу сүзләрне тыңлап йөргән-йөргән дә бай белән дус буласы килә башлаган. Көннәрдән беркөнне җайлап кына бу уен тегермәнчегә ачып салган.
- Менә, фәлән агай, син бай белән бик дус инде, мине дә дуслаштыра алмассың микән? Бәлки, файдасы тияр иде.
- Ярый,—дигән тегермәнче,— менә мин байга әйтеп карармын, ни әйтер. Аның белән бер дуслашып алсаң, малай, үзең дә хөтләнерсең, бернәрсәдә кайгың булмас.
— Йорт салганда булышырмы әллә?
— Ник булышмасын, булышыр да шул.
Шуннан соң безнең агай бай белән дуслашырга тагын да дәртләнә төшкән. «Зинһар инде, абзыкаем, тырыша күр инде, дусландыра күр!»—ди икән.
Шуннан соң тегермәнче байга киткән, әйткән: «Менә шулай, шулай, бер кеше синең белән дус булмакчы була, ни әйтәсең?»
Баймы, ярлымы?
— Бай түгел.
— Алай да, акчасы бармы икән?
— Йорт салырга җыйган акчасы бар шикелле.
- Үткен кешеме?
— Бик үткеннәрдән булмаса кирәк, беркатлыракка охшый.
— Ярый, алай булса, син аңар әйт, бай үткен кешене ярата, ул синнән өч сүз сорар, шул сүзләргә җавап бирә алсаң, аның белән дус була алырсың,—диең. Үзең мин сораган сүзләрнең җавабын өйрәткән булып тегенең акчасын алырга тырыш. Уртаклап бүләрбез.
Менә шулай итеп, бай белән тегермәнче үзара сүз беркеткәннәp. Икенче көнне безнең агай тегермәнчегә килгән:
— Нихәл соң, фәлән абзый, эшләр ничек? Бай белән сөйләштеңме? Ничек ди? Дусланып булыр микән?
Сөйләшүен сөйләштем дә... тик бай үткен кешеләрне генә ярата шул, ул сине сынар өчен өч төрле аңлап булмый торган сүз сорар, шуларга җавап бирә алсаң, аның белән дус була алырсың.
— Ай абзыкаем, нәрсә сорар икән соң? Белеп булыр микән?
— Анысын белмим инде, нәрсә сорар бит.
Болар шулай сөйләшеп торган чакта, тегермәнгә бай килеп кергән. Кергән дә карап:
— Әлә-мәлә!—дигән. Тегермәнче аңар каршы:
- Кәлә-мәлә!—дигән. Безнең абзый мескен аптырап кала.
Бай киткәч, тегермәнчегә ялына башлаган.
— Зинһар, абзыкаем, әйтсәнә, бай ни дип әйтте сиңа? Син аңа дип җавап бирдең?
— Юк, әйтергә ярамый, бай әйтергә кушмады.
Шуннан агаем ялына башлаган, шуннан ялвара башлаган чак-чак кына тегермәнченең аягына егылмаган.
— Ходай өчен әйт, мин сине буш итмәм,—ди икән. Шул хәтле бичаракайның бай белән дус буласы килгән.
— Йөз сум акча бир, әйтәм.
— Бирәм-бирәм, абзыкаем, тик өйрәт кенә.
Агай теге өй салырга дип җыелган, маңгай тире белән тапкан өч йөз тәңкә акчасыннан бер йөзен тегермәнчегә чыгарып биргән «Бай белән дус булып алсам, бише белән кайтыр әле...» дип| уйлый икән.
Тегермәнче әйткән:
— Менә белмәсәң-бел, алай булса, тик мин өйрәткәнне байга белдертмә. Бай миңа: «Әлә-мәлә»,—диде. Бу аның «Әссәлам галәйкем!» —дип әйтүе иде. Миң аңар: «Кәлә-мәлә!»—дидем. Бу «Вәгаләйкем әссәлам дигәнем иде»,—дигән.
Безнең агай да белдем дип бик сөенеп кайтып киткән. Икенче көнне болар тагын тегермәндә очрашканнар. Бай тагын килгән дә тегермәнчедән сораган:
— Өченче тугызга җитәме?—дигән. Тегермәнче:
— Утыздан артмый,— дип җавап биргән. Бу тагын бер нәрсә аңламый аптырап калган. Аннан соң бай моңар карап:
— Кичә мин тегермәнчегә ни әйттем, ул миңа ни дип әйттер аңладыңмы?—дип сораган. Бу әйткән:
- Аңладым, син аңар «әссәламегаләйкем!» дип, ә ул сиңа «вәгаләйкем әссәлам!» диде,—дигән.
— Ярый, үткенлегең бар икән, минем дусым булырсың дигән дә бай киткән. Бай киткәч, ул тагын тегермәнчене йөдәтә башлаган.
— Бай белән бүген ни турында сөйләштегез, әйт!—ди икән.
Тегермәнче тагын назланган була. Ахырысында тагын йөз сум акча сораган. Ни эшләмәк кирәк, безнең агай икенче йөз сумын да чыгарып биргән. Тегермәнче әйткән:
— Бай миннән өч көн тарткан он тугыз айга җитәме?—дип сорады. Мин аңар: «Утыз көннән артмый!»—дип җавап бирдем, шул гына,— дигән. Иртәгесен тагын тегермәнгә барганнар.
Бай тегермәнчедән:
- Мин әйткән казның йонын йолыктыңмы?—дип сораган.
Тегермәнче:
— Йонын түгел, мамыгын да калдырмам әле!—дип җавап биргән. Аннан соң бай безнең агайга карап:
— Кичә без тегермәнче белән ни сөйләштек, аңладыңмы? дигән. Агай бик кәефләнеп:
— Ник аңламаска, бик аңладым. Син аннан сорадың: «Өч көн тарткан он тугыз айга җитәме?»—дип. Ул сиңа җавап бирд «Утыз көннән артмый»,—дигәч, бай гаҗәпләнгән булып, аны аркасыннан кагып:
— Ярый, егет икәнсең, белдең, яратам мин шундый кешеләрне!—дигән.
Бай киткәч, безнең агай тегермәнчегә бик рәхмәтләр укып, актык өч йөз сум акчасын биргән дә:
- Инде бүген сөйләшкән сүзләрнең мәгънәсен өйрәтсәң, ан нан ары эш пешәр иде,— дигән. Тегермәнче абзыйның актык кчасын кесәсенә салын куйган да әйткән:
- Эш пеште инде,—дигән,— байның мин әйткән казның йонын йолкыдыңмы?—дип соравы синең акчаңны алдыңмы дип соравы иде. Мин аңар: «Йонын түгел, мамыгын да калдырмам»,— дидем. Бу: «Акчасын гына түгел, өстендәге киемен дә салдырып алырмын»,— дигән сүзем иде. Син җүләр, менә бай белән дус булам дигән булып, бөтен акчаңнан да колак кактың, йортсыз да калдың, ә үзеңә бер тиенлек тә файда булмады. Барыбер бай белән дуслаша алмадың. Байлар алар һичбер ва кыйга ярлылар белән дус булмыйлар. Бары тик ничек итеп кенә булса да аларны талап, ач-ялангач калдырырга гына тозак корып торалар,—дип, безнең бер катлы абзыйдан бик каты көлгән. Абзый да икенче мәртәбә байлар белән дус булырга йөрүдән тәүбә итеп, башын түбән салып чыгып киткән.
Бабай бишектә чакта, мин унбиштә чакта, әле әти тумаган чакта бабайларга барган идем. Пешмәгән самавырдан кайнамаган коймак белән чәй эчеп, бүген бардым, кичә кайттым.