СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Дәрҗия Аппакова "Сөмбел"

Карасана һөд-һөд кошына, нинди купшы кош ул!
Адым саен як-ягына карана да, ниндидер күзгә күренмәс кешеләргә сәлам биргән сыман, башын кыйшайткалый. Ә баш тибәсендәге таҗы әле җилпәзә кебек киерелә, күз ачып йомарга да өлгермисең, ул инде аны, ябылмалы пәке кебек, ябып та куйган була.
Таҗы да таҗы — карап туя алмассың үзенә!
Тик кайчандыр ул кошның башындагы бу матур таҗы булмаган, ди. Ничек соң ул тора торгач алай таҗлы булган икән дисезме?
Ашыкмагыз, әкиятне башладык кына бит әле, ахырына җиткәнче таҗ үсәрлек кенә вакыт булыр.
Борын-борын заманда, үрдәк урядник, саескан сотник, төлке сәүдәгәр булган бер чакта, Сөмбел исемле бер ятим кыз яшәгән, ди. Бик моңлы тавыш белән җырлый белә торган булган бу кыз. Аннары тагын чук-чук итеп үргән, биленә төшеп торган кырык толымы булган ул кызның. Ятим булгач нишләсен, кеше бусагасы төбендә, ни туры килсә шуны эшләп көннәрен кичерә икән.
Бервакыт шулай бу кыз янына, хәтфә бөркәнчеген ябынып. ефәк күлмәкләрен кыштырдатып, байбикә килеп кергән.
Керүе булган, юмаларга да тотынган.
— Әйдә минем өемә! Ашатырмын-эчертермен. Һич тә үкенмәссең. Тавышың бик моңлы икән, җырлап күңелемне ачарсың,— дигән ул.
Сөмбел моңа шатланып риза булган. Шулай булмыйча соң? Ул бикәнең этләре дә пылау гына ашыйлар икән. Ә тавыклары көн саен йомыркалар салып кына торалар икән, тегенди-мондыйны гына түгел, алтын йомыркалар салалар икән.
Байбикә артыннан ияреп бара торгач, киң генә бер ишегалдына килеп кергән бу. Андагы матурлыкларны күреп, гаҗәпләнүдән авызы ачылып калган кызыйның. Биек балчык коймалар белән уратылып алынган ишегалдында дымлы арыклардан челтерәшеп сулар агып торалар икән. Гөлчәчәк куаклары, тирә-якка ямь биреп, кызыл чәчәкләргә күмелеп утырганнар. Чикләвек агачының яшел яфраклары астында, күләгәдә, җир сәке булган. Ул сәкедәге хәтфә паласларга, күбәләк канаты төсле, сары, зәңгәр юрганнарга, атлас мендәрләргә карасаң, күзнең явын алалар икән. Байбикәнең җир сәкесе чәчкәгә күмелгән утрауга охшап торган.
Боларны күреп, кыз:
— Эх, менә кайда икән ятимнәр оҗмахы, монда мин рәхәтләнеп гомер кичерермен инде,— дип куйган.
Җимеш агачларының ботакларына эленгән читлекләрдәге бытбылдыклар, кызны күрү белән, барысы бердән:
— Кол булдык! Хур булдык!— дип сайрашып җибәр гәннәр.
Менә байбикә, бөркәнчеген салып, Сөмбелгә:
— Моны өйгә кертеп элеп куй!— дип кычкырып җибәрде, ди. Куркуыннан кыз дерелдәп киткән, ләкин байбикә әйткәнне эшләмичә булдыра алмаган.
— Читекләремне салдыр!— дип, тагын кычкырган байбикә.
Кыз аның читекләрен дә салдырган.
- Кулыма су салып тор!
Сөмбел, арыктан су алып килеп, бикәсенең кулларын да юдырып алган.
— Инде самовар куй!
Сөмбел самоварны кайнатып сәкегә дә китереп утырткан. Байбикә, мендәр-юрганнар өстенә менеп утырган да, бик һәйбәтләп чәй эчә башлаган.
— Я, булмаса хәзер бер җырлап та җибәр инде,— дигән байбикә.
Кыз, теләсә-теләмәсә дә, җырлап та җибәргән. «Кол булдык! Хур булдык!» Менә шулай була икән шул.
Самоварда су да беткән, ә кыз һаман җырлый да җырлый икән.
— Пылау пешер!— дип кушкан аңа бикәсе.
Кыз пылауны да пешереп, байбикәсенең алдына китереп утырткан, йөри-йөри торгач, Сөмбелнең үзенең дә ашыйсы килеп беткән, ләкин байбикәсе аңарга:
— Җырла! Ашаганда җыр тыңларга яратам,— дип, берөзлексез кушып кына торган.
Хуҗа хатын һаман ашый, ди, кыз аның алдында һаман җырлап тора, ди. Шулай итеп, кояш та баткан, кич тә булган. Ашагач, билгеле инде, эчәсе килгән байбикәнең, тагын самовар дигән сүз. Кыз тагын самовар кайнатып китергән. Самовардагы су беткәч, байбикә:
— Мин хәзер йокларга ятам. Син мине, бишек җыры җырлап, тирбәтеп йоклат. Гырлап йокыга киткәннән соң гына туктарсың,— дигән.— Калган пылауны этләргә бир, эттән калганын үзең ашарсың,— дип әйтергә дә онытмаган.
Бикә гырлап йоклый башлагач, Сөмбел пылауны тизрәк этләргә биргән. Көне буе җырлап, эшләп үзе бик кык арыган булганлыктан, тамагы ач булуга карамастан, ашамыйча-эчмичә, утырган җиреннән авып, шунда ук йокыга да талган.
Икенче көнне дә аңа бертуктамый эшләргә, җырларга туры килгән.
Шулай итеп, көннәр үткән, айлар үткән, кыз рәтләп ашамыйча һаман эшли-эшли тәмам хәлдән тайган. Рәтләп аягына да басып тора алмый башлаган.
Беркөнне ул байбикәдән:
— Бикәм, зиратка, ата-анам янына барып килергә рөхсәт итегез әле. Мин, анда утырып, бераз көч җыеп кайтыр идем,— дип сораган.
— Сиңа үлекләр янында нәрсә калган? Эшеңне эшләп бетер дә өйдә тик кенә утыра бир,— дип кырт кискән бикәсе һәм үзе кунакка китеп барган.
Менә Сөмбел өйдә берүзе утырып калгач, чәчен юмакчы булып, толымнарын таратып ташлаган. Ә суы җылынмый да җылынмый икән. Шуннан соң кыз, чәчен баш түбәсенә өеп, тарак белән кадап куйган да, үзе суы җылынганчы дип, арык буена килеп утырган. Утыра торгач, бик моңланып китеп, җырлый башлаган. Аның җырын тыңлау өчен өй түбәсенә һөд-һөд кошлары очып килгәннәр.
— Ай, кошчыкларым!—дип, җырына кушып кошларга эндәшкән Сөмбел.— Очыйк дисәгез, канатларыгыз бар. Күңел ачыйк дисәгез, киң кырларыгыз, уйныйк дисәгез, иптәшләрегез бар. Нинди бәхетле сез!
Нәкъ шул минутта өйгә кайтып кергән байбикәнең ачы тавышы кечкенә Сөмбелнең колаклары төбендә үк яңгырап киткән:
— Син әле монда тормышыңнан зарланып утырасыңмыни? Менә мин сиңа зарлануның нәрсә икәнен күрсәтим әле!— дигән дә ул, кызның башына сукмакчы булып, чуен комганын күтәреп килә дә башлаган.
— Их... Әгәр кош булсам, очып кына китә идем бит,— дип ачынып уйлап куйган Сөмбел.
Шулай дип уйлавы булган, кинәт кошка әйләнүен үзе дә сизми калган.
Ә инде аның башындагы тарагы бик матур таҗга әверелгән.
— Миннән качып котыла алмассың! Башыңдагы купшы таҗыңнан танырмын мин сине,— дип акыра-акыра аның артыннан килә икән байбикә.
Кошлар кая барсалар, байбикә шунда бара икән, һәр көн шулай, таҗлы кошны эзләп, комганын күтәреп, әрле-бирле чабып йөри торган булган.
Көннәрдән беркөнне кошларның карт әнкәләре:
— Эх, безнең дә башыбызда Сөмбелнеке шикелле таҗыбыз булсачы. Ул вакытны инде теге җен карчыгы безнең сеңелебез Сөмбелне куып аптыратып йөрмәс иде, барыбыз да таҗлы булгач, без ул мескен Сөмбелне үз арабызда ничек тә яшерер идек,— дигән.
Башкалары да аңа кушылганнар:
— Әйе шул! Чыннан да, бик шәп булыр иде әгәр шулай булса,— диешкәннәр алар.
Кошларның әнкәләре:
— «Тырышкан—табар», диләр бит кешеләр. Без дә бәхетебезне сынап карыйк. Бәлкем нәрсә булса да чыгар,— дип балаларын юата икән.
Кошлар, пырылдашып, елга буена очып киткәннәр.
Анда алар башларын су белән чылатканнар да тырнаклары белән тырный-тырный тарарга керешкәннәр. Тараганнар-тараганнар да таралганнар. Кичкә таба инде аларның башларындагы йоннары күпереп калкып чыккан. Алар тагын маңгайларын су белән чылатканнар. Тагын тырнарга, тарарга керешкэннәр. Төн буена юып, үзләрен үзләре пөхтәләп чыкканнар. Иртә белән аларның башларында матур-матур җилпәзәләр утырып тора икән инде.
— Гаҗәп яхшы булды!— дип куйган кошларның әнкәсе.
Башкалары, аңа кушылып:
— Бик шәп! Бик шәп!— диешкәннәр.
Шулай итеп, һөд-һөд кошлары кикрикле булып калганнар. Ә байбикә комганын күтәреп алар артыннан йөгерә торгач, тәмам хәлдән таеп, кайдадыр бер чокырда мәңгегә йоклап калган, ди.