СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фәнис Яруллин “Гөлҗиһан малайлары”
Гөлҗиһанның малайлары авылга көтмәгәндә кайтып төшәргә яраталар, һәрберсенең кулында машина. Шәһәрдә эшләре гөрләп бара. Өлкән улы Хәйри ниндидер кибет ачып җибәргән. Уртанчысы Хәбипнен әллә ничә җирдә бензоколонкасы бар, төпчеге Хисмәт — адвокат. Дөрес булса, адвокатлар хәзер акчаны көрәп ала, имеш.
Менә шушы әзмәвердәй өч егет үзләренең олы бүксәле, акайган бәбәкле машиналарына кирәген дә, кирәкмәгәнен дә төяп авылга кайтып төшә. Авылга кайту аларга үзләрен күрсәтү өчен кирәк. Урамда очраган һәр балага кыйммәтле конфет, телевизорда күрсәтә торган сагызлар биреп, тегеләрне шаккатыру җаннарына сары май булып ята. Әниләре турында әйткән дә юк: һәр кайтуда аны әйбергә күмеп ташлыйлар. Киленнәр, телсез кәнизәкләр кебек, ирләре алып кайткан бүләкләрне өйдә иң күренеп торган җиргә элә.
Гөлжиһан малайлары алып кайткан бүләкләрне тотып карый да аһ итә:
—Бик кыйбаттыр бит болар. Минем өчен шулкадәр акча түкмәскәегез инде. Минем болай да дөньям бөтен. Аллага шөкер, торырга өем, ашарга ризыгым бар. Әле былтыргы бүләкләрегез дә шул килеш сандыкта ята,— дип, сак кына, балаларының күңелен рәнҗетмәс өчен генә, бүләкләргә кагылып чыга.
—Ә син аларны, әнкәй, сандыкта саклама,— ди малайлары,— Көненә әллә ничә тапкыр өс-башыңны алыштыр. Йомышың булмаса да, кибеткә бар. Әгәр инде кибеткә барасың килми икән, көтү куганда бер күлмәгеңне, каршылаганда икенчесен ки. Урамга һәрвакыт зонтик күтәреп чык.
— Килешмәгәнне! Кем инде авылда зонтик күтәреп йөри! Авыл халкы гомер-гомергә ишеп яңгыр яуганда да берәр иске плащын бөркәнеп йомышына чаба.
— Син, әнкәй, авыл мокытлары белән тиңләшмә инде,— ди өлкән малай Хәйри,— Кем бу, дигәндә, Хәйриләрнең, Хәбилләрнең әнкәсе — Гөлҗиһан! диярлек булсын. Әнә ишегалдында йөри торган ике этне күрәсеңме, әнкәй?
Гөлҗиһан тәрәзәдән урамга карады.
—Юк, балалар, анда ниндидер ике егет кенә әрле-бирле йөренеп тора. Ул иптәшләрегезне дә өйгә чакырырга иде. Хәзер ашым өлгерә. Бергә-бергә ашарсыз.
— Иптәшләребез түгел, безнең этләребез алар, әнкәй,— диде Хәйри.— Берсе минеке, икенчесе Хәбипнеке.
— Әстәгъфирулла, тәүбә, диегез, улым.
— Әйе, этебез. Телибез икән — без аларны капка баганасына бәйләп куя, телибез икән — урамга куып чыгара алабыз.
Гөлҗиһан улларының сүзләрен шаяртуга санады. Әнкәләренең аптырашта калганын күреп, адвокат малай хәлне аңлатып бирде.
—Абыйларның тән сакчылары алар, әни, ә тән сакчылары хуҗалары янында утырып ашамый. Инструкция кушмый.
—Менә ишетмәсәң ишет! —диде Гөлҗиһан, янә гаҗәпләнеп,—Сез бит болай да әзмәвердәй егетләр. Нәрсәгә сезгә сакчы? Үзегезне үзегез саклый алмыйсызмыни инде? Сакчыдан саклатып йөргәнегезне белсә, авыл халкы сезнең турыда ни әйтер? Гөлҗиһанның малайлары, шәһәргә киткәч, боламыкка әйләнгән икән, димәсләрме?
—Син, әнкәй, искечә фикер йөртәсең. Сакчы ул, беләсең килсә — престиж! Сине сакчы саклап йөртә икән, димәк, син зур кеше.
—Әйе,— дип, сүзгә киленнәре кушылды,— Синең малайларың зур кешеләр, әнкәй. Шуны исеңнән чыгарма.
— Зур кеше, дисез инде алайса,— диде Гөлҗиһан, токмачын кисә-кисә.
Аның бу мәсьәләдә, әлбәттә, үз фикере бар иде, ләкин ул балалары белән бәхәс куертып тормады. Чөнки тизрәк аш өлгертәсе бар иде. Киленнәр аның кул хәрәкәтләренең өлгерлегенә, беләкләренең сыгылмалылыгына сокланып карап тордылар.
— һай, күзләрем генә тимәсен,— диде өлкән килен,— бигрәклөр дә оста кисәсең инде токмачны. Минем бер дә рәтле чыкмый: кайсы юан, кайсы нечкә була. Хәйри, токмачлы аш ашыйсы килә, дисә, татар халык ашлары пешерә торган ашханәгә китәбез.
Каенаналарының өлгерлегенә соклану белдерсәләр дә, киленнәр аның кулыннан эшен алырга ашыкмады. Хәер, аларның үз эше җитәрлек иде. Өлкән килен башы-аягы белән көзгегә кереп чумган. Колакларына әле бер алкасын, әле икенчесен тагып карый. Тик нигәдер һичберсен килештерми. Уртанчысы бер кечкенә чемодан сыман нәрсәсен ачып алдына куйган да, шуннан төрледән-төрле кайчы, кискеч, тырнак игәүләре һәм тагын әллә нәмәрсәләр алып, аяк тырнаклары белән мәш килә: шомарта, буйый, эт тырнакларын кисә. Аның буявыннан өйгә тәмсез ис тарала. Гөлҗиһанның мондый ят исләрдән сулышы буыла. Ул балаларына сиздермичә һавага чыгып керә. Ә малайлар аягөсте генә тегесен-монысын капкалап китәләр. Өстәл түрендә сырлап-сырлап эшләнгән матур шешә утыра. Шешәгә ябыштырылган кәгазьдә берничә медаль рәсеме төшерелгән. Малайлар шешәдәге затлы эчемлекне уртлап-уртлап киткәлиләр, һәрберсенең күңеле көр. Аеруча Хәйри ачылган:
— Әнкәй, әнкәй,— ди ул ике сүзнең берендә,— син менә бу двоешник малаеңны адвокат булыр дип уйлаган идеңме? Юктыр, уйламагансыңдыр. Ә мин тоттым да ул маңкадан адвокат ясадым.
— Укыттым, диген, улым,— диде Гөлҗиһан, йомшак кына.
— «Укыттым» не то слово, әнкәй. Ул укып мәңге адвокат була алмый иде. Аның кесәсендәге дипломы минем акчадан ясалган. Хәзер аңа шәһәрнең иң олы байлары: «Нихәлләрегез бар, Хисмәт Шакирович!» — дип сәлам биреп китә. Чөнки беләләр: һәркем берәр вакыт килеп кабарга мөмкин. Килеп каптыңмы — адвокат кирәк. Менә шулай, әнкәй, синең малайларың югалып калмады. Күпләр болганчык судан ничек балык тотарга белмичә йөргәндә, улларың балыкның алтынын эләктерде.
— Алай мактанышырга ярамый, балалар. Энеңә ярдәм иткәнсең икән — рәхмәт. Әмма үзеңнең булдыклыгыңны һәр җирдә кычкырып йөрү килешми.
— Их, әнкәй, синнән һаман татарның тыйнаклыгы чыгып җитми әле. Хәзерге заманда һәркем үзен-үзе күрсәтергә тиеш. Тыйнак кына булып утырсам, мин шәһәр уртасында кибет ача ала идемме? Юк! Әнә Хәбипне күр: җай чыгу белән бензоколонкаларны кабып кына йотты, һәм дөрес эшләде. Ул йотмаса, башкалар йотачак иде.
— Байлык артыннан куып гөнаһка бата бармыйсызмы, балалар. Мине менә шул борчый.
— Юкка борчыласың, әнкәй. Без мәчетләргә садака биреп торабыз. Карагыз әле, егетләр, әллә өчәүләшеп үзебезнең авылга бер мәчет салып җибәрәбезме? Ул мәчеткә әнкәйнең исемен кушарбыз. «Гөлҗиһан мәчете»! Шәп яңгырый бит, ә?
Егетләргә бу фикер бик ошады. Алар, башларына килгән уйларын күңелләренә генә сыйдыра алмыйча, урманга менәргә булдылар.
— Әнкәй,— диде арадан берсе,— барлык тәм-томнарыңны менә бу сумкаларга тутыр. Хәзер урманга менәбез. Син дә бераз йорт эшләреңнән арынып торырсың. Кайчандыр бәләкәй арба тартып чиләнгән үрләрне «джип»лар белән үкертеп меник әле.
Алар, өч машинага төялеп, урманга менеп киттеләр. Юл үргә таба иде, әмма көчле машиналар үрне сизмәде. «Эһ» дигәнче, кайчандыр үзләре җиләк җыеп йөргән имәнлеккә килеп җиттеләр. Аланлыкта мул табын әзерләнде. Хәйри теге сырлы шешәсеннән рюмкаларга эчемлек агызып энеләренә сузды.
— Ә сезгә юк!— диде ул, хатыннарына кырыс карап.— Гөлҗиһан киленнәре эчәргә тиеш түгел. Сез, энекәшләр, тотып куегыз, миннән фатиха.
— Нәрсә өчен эчәбез? — диде адвокат.
— Булачак мәчет өчен,— диде абыйсы.
Малайлар рюмкаларын күтәрергә генә торганда, Гөлҗиһан:
— Юк, балалар, юк! Мин моңа риза түгел, мәчет салу кебек изге эш аракы белән башланырга тиеш түгел. Бәхиллегем юк!
— һәр эшнең башы шул бит, әнкәй,— дип, малайлар каршы килеп маташканнар иде, әмма Гөлҗиһан:
— Эшнең башы бисмилла булырга тиеш,— дип, үз сүзендә торды.
— Ярар алайса, әнкәй,— диде малайлар.— Мәчетне без бисмилла белән башларбыз. Ә бу рюмкаларны изге күңелле әнкәбез хөрмәтенә бушатыйк.
Гөлҗиһан, улларының үзе алдында авыз күтәреп эчеп утыруларын өнәмичә читкәрәк китеп, кулларына чәчәкләр җыя башлады. Бервакытта да аның болынга чыгып чәчәк җыеп йөрергә вакыты булмады. Кара инде бу кыңгырауларны! Нинди матур икән бит алар. Кулларыңа тотып селексәң, зеңгел-зеңгел иткән тавыш чыгарырлар кебек. Ә менә бу сары, шәмәхә, зәңгәр чәчәкләр! Гөлҗиһан аларның исемен дә белми ләбаса. И бу дөньялар! Авылда яшәп чәчәкләрнең исемен дә белмә инде. Җитмеш ике яшь узган да киткән. Шул җитмеш ике ел гомер эчендә ничә тапкыр кояшка күтәрелеп карады, ничә тапкыр таңнарның гүзәллегенә хозурланды икән ул?!
Гөлҗиһан көрсенеп куйды. Еракта улларының нидер турында кызып-кызып бәхәсләшүе колагына чалынды. «Барыйм әле, эләгешеп китмәсеннәр тагын!» — диде ул, үз-үзенә.
Малайлар алан уртасында җәелеп үсеп утыручы карт имәнгә төртеп күрсәтө-күрсәтә бәхәсләшәләр иде. Баштарак Гөлҗиһан сүзнең ни турында барганлыгын аңламады.
— Менә шушында бәйләп куйды ул мине, менә шушында,— диде Хәйри, ярсып-ярсып.— Ни өчен, диген? Бер арба печән өчен бит. Җитмәсә, ыштанымны төшереп, кырмыска оясына утыртты.
Эшнең нәрсәдә икәнлеге Гөлҗиһанга яна гына барып җитте. Әйе, урман каравылчысы аксак Садри, тиешсез җирдән печән чапкансың, дип, Хәйрине имән төбендәге кырмыска оясына утыртып ике сәгать бәйләп тоткан иде шул. Әгәр җиләккә баручы хатыннар күреп коткармаган булса, кем белә, бәлки, Хәйри шунда җан да биргән булыр иде.
— Аударам мин бу имәнне, хурлык баганасы булып утырмасын,— диде ярсыган Хәйри һәм ашыга-ашыга машинасы янына килде.
Анда аның моторлы пычкысы бар икән. Урман аланын яңгыратып мотор тавышы яңгырады. Гөлҗиһан улы янына якынлашырга тырышып:
— Кисмә, балам, мәңге риза-бәхил түгел, кешеләргә булган ачуны табигатьтән алмыйлар,— дип әйтеп караса да, аны тыңлаучы булмады, киресенчә, аны читкәрәк алып киттеләр.
Бераздан гөрселдәп карт имән ауды.
— Хурлык баганасын аудардым,— диде Хәйри.— Юкса ул ничә еллар буе төшләремә кереп йөдәтте.
Хәйригә беркем берни әйтмәде. Гөлҗиһан гына кайткан вакытта аның машинасына түгел, уртанчы улы Хәбип машинасына утырды. Хәбип әнкәсен әллә каян, икенче юлдан алып китте. Бара-бара алар борчак басуына килеп чыктылар. Хәбип гөрләп барган куәтле машинасын борчак басуына алып кереп китте.
— Борчакларны таптатасың бит, балам, нишләвең бу? — диде ана, ачыргаланып.— Әллә исерекме син? Эчкәнсең икән — буеңа сеңдерергә кирәк. Әнә ич, күз яшьләре кебек тәгәрәшеп калалар...
— Минем дә үчем бар,— диде Хәбип, тешен кысып,— Шушы басудан җыйган бер кесә яшел борчак өчен колхоз бригадиры мине камчы белән ярган иде.
— Борчакларның монда ни гаебе бар, балам? — диде Гөлҗиһан,— Алар гөнаһсыз сабыйлар кебек бит. Ничек кулың бара?..
— Мине камчыларга куллары барды бит, ә нигә минеке бармаска тиеш?!
Гөлҗиһан улларының йөрәгендә моның кадәр үч ята дип белми иде. Ничә еллар узган бит инде бу вакыйгаларга. Хәзер теге аксак урман каравылчысы да, Хәбипне камчылаган бригадир да дөньяда юк. Үзләре булмаса да, эшләгән явызлыклары калган. Күрәсең, аны теге дөньяга алып китеп булмыйдыр инде. Гөлҗиһанга явызлык эшләүче кешеләр өчен, уллары өчен оят булып китте. Ул хәтта калтырана ук башлады.
— Төшер мине,— диде ул улына,— бу кыланышларыгызга мин мәңге риза-бәхил түгел...
Мотор үкерүе белән Хәбип арткы утыргычка утырган әнкәсенең сүзләрен ишетмәде. Гөлҗиһан, әллә ялгыш, әллә бу вәхшәтне күрергә теләмичә, машина ишеген ачып, тышка ыргылды. Аның соңгы сүзләрен җилләр еракка алып киттеләр:
— Мин риза-бәхил түгел! Мин мәңге риза-бәхил түгел!..
2023-09-28 13:20