СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина "Батыр керпе".

Булган, ди, яшәгән, ди, гап-гади бер Керпе. Аның матур аланда, бер матур агач төбендә үзенең йорты да булган. Үзенең керпечә эшләре бик күп булган. Иртән торып, ул үзенә ашарга юнәткән. Торган урынын, йортын матурлаган, бизәгән. Керпе кайда кипкән үләннәр күплеген, кайда җиләк-гөмбә шәплеген — барысын-барысын да белгән. Әйткәнемчә, ул буш вакытының һәр минутын, һәр секундын тирә-юньне өйрәнүгә багышлаган: күп йөргән, күп укыган, күп сораштырган. Күп укыгач — күп белгән, бик акыллы булган.
Беркөнне, кышкылыкка гөмбә җыеп йөргәндә, керпе үзләренең урманына хас булмаган шау-шу, ыгы-зыгы ишеткән. «Бу ни хикмәт, бу ни хәл?» — дип уйлаган ул. Шул арада тыны-көне беткән Куянның шау-шу килгән якка таба чабып барганын күргән.
—Куян, тукта әле, тукта, син кая шулай бик ашыгасың?
— Ничек ашыкмыйсың инде? — дигән Куян, көчкә-көчкә тын алып. — Зур аланда барлык җәнлекләр җыелган. Бүген яңа патша сайлыйбыз.
—Ничек инде яңа патша сайлыйбыз? Безнең патшабыз бар бит!
— Әйе, моңа кадәр безнең патша Аю иде. Моннан соң Арыслан булачак.
— Соң Арыслан ул бит безнең як урманын да, безнең җәнлекләрне дә белми, ничек ул безнең белән идарә итә алсын?
— Патша булу өчен, барысын да белү кирәкми, аның өчен вәзирләр, тагын әллә никадәрле ярдәмчеләре бар.
— Менә ничек? Ә Аю? Безнең Аю менә ничә еллардан бирле урманга хуҗа, безнең белән идарә итә. Ул булганда, урманыбызда тынычлык-иминлек хакимлек сөрә, бар да тәртиптә иде.
— Арыслан Аюдан да көчле, Аюдан да батыр. Моннан соң безнең урманда тагын да тынычрак, яхшырак булачак.
Шулай дигән дә Куян җан-фәрманга ары чапкан.
Керпе җәнлекләрнең бу хәленә бик аптыраган. Ул да, шәп-шәп атлап, Зур аланга таба киткән. Барып җитсә, анда беркем дә юк икән. Зур алан буш, тирә-як тып-тын, ди. «Кая киткәннәр бу җәнлекләр? Шул арада патшаны сайлап, һәрберсе үз эше белән таралырга да өлгерде микәнни?» — дип уйлаган Керпе. Шулай аптырап торганда, ул агач башында утыручы Саесканны күреп алган.
— Саескан дус, син бик биектә утырасың, күрмәдеңме, җәнлекләр кая китеп бетте?
—Аучылардан качтылар.
—Нинди аучылардан? Безнең урманда аларның күренгәне юк иде бит.
—Моңарчы юк иде. Хәзер бар. Менә килеп тә чыктылар, урмандагы бөтен тәртипне дә бетерделәр.
—Менә ничек!..
Керпе үз җае белән Зур аланга таба барганда, менә нәрсәләр була.
Җәнлекләр яңа патша сайланасын ишетәләр. Атлый алганы атлап, чаба алганы чабып, шуыша алганы шуышып, барысы-барысы да Зур аланга җыела башлый. Инде җыелып беттек дигәндә, әллә каян гына аучылар килеп чыга. Алар Арысланны эләктереп алалар, аны читлеккә ябалар, үзләре каядыр китеп баралар. Аю да, башка җәнлекләр дә берни дә эшли алмыйлар. Күңелләрен курку биләп алган җәнлекләр кайсы кая кача.
—Саескан дус, син җәнлекләргә әйт әле, Зур аланга кабат җыелсыннар, — дип үтенгән Керпе.
— Ярар, әйтермен, — дигән дә Саескан урман өстеннән очып та киткән.
Ул, зур-зур агачлардан да биеккәрәк менеп, җәнлекләрне эзләгән. Берәм-берәм барысын да тапкан. Аннан, тиз арада агачтан агачка куна- куна, барча җәнлекләрне Зур аланга чакырган. Ниһаять, җәнлекләр җыелып бетә.
—Нигә безне тагын җыйдылар икән? — дип шаулаша барлык җәнлекләр.
— Сезне мин чакырдым, Арысланны аучылар тотып киткән. Аны коткарырга кирәк.
— Ә нигә аны коткарырга? Без әле аны патша итеп сайларга өлгермәдек.
—Өлгермәсәк тә, өлгерсәк тә, без аңа булышырга, ярдәм итәргә тиеш, — дигән Керпе. — Бердәм булмасак, берәм-берәм барыбызны да тотып бетерерләр.
—Ничек итеп?
—Минем планым бар.
—Әйдә, сөйлә планыңны, — дигәннәр җәнлекләр.
—Хәзер барыбыз да аучылар артыннан китәбез.
—Мин җәнлекләрне җыеп йөргәндә күрдем, аучылар елга буенда учак ягып, ял итеп утыралар, — ди Саескан.
— Барыбыз да елга буена барабыз да бергәләшеп Арысланны коткарабыз.
—Юк-юк, без булдыра алмабыз, — дип шаулашалар җәнлекләр.
—Булдырырбыз! Бары тик бердәм булырга һәм бернәрсәдән дә курыкмаска гына кирәк. Син, Төлкениса, аучыларның игътибарын читкә юнәлтерсең. Ә син, Бүре, кинәт килеп чыгып, аларны куркытырсың. Тиен, син аларга агач башыннан һөҗүм итәрсең, аучыларның башларына чикләвекләр ыргытырсың. Мин, үлән арасыннан гына барып, Арысланның бауларын чишәрмен.
Җәнлекләр, Керпе планы буенча, аучыларга һөҗүм иткәннәр. Мондый бердәмлектән куркып калган аучылар Арысланны да, учакларын да ташлап качып киткәннәр, артларына да карамыйча йөгергәннәр.
Ә җәнлекләр, Арысланны коткаргач, бергә-бергә җыелган вакытта, яңа патша сайлап куярга булганнар. Шаулашканнар, гөрләшкәннәр дә, барысы да бертавыштан Керпене патша итеп сайлаганнар.
—Арабызда иң батыры, иң акыллысы — Керпе, — дигән Аю.
— Ул Арысланны бәладән коткарды, безне бердәм булырга өйрәтте, — дигән Бүре.
—Мондый акыллы патша булганда, без тыныч яшәрбез, — дигән Төлке.
Ә Арыслан үзенең урманына киткән. Шулай итеп, әлеге урманда батыр Керпе патша булып калган.