СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әзәрбайҗан халык әкияте «Тылсымлы шәмдәл»

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның күзләре сукырайган. Бик күп табиблар килеп караса да, дәвасын таба алмаганнар. Ахырда берсе килеп:
- Падишаһым, күзләреңнән дәва бар, әмма кеше кулы җитмәс җирдә, - дигән. Патша:
- Син урынын әйт, мин таптырырмын.
Табиб әйткән:
- Ак диңгездә ала балык бар. Аның канын сөртсәң, әүвәлгедән дә яхшырак күрә башларсың.
Табиб сүзләреннән соң патша илдәге бөтен балыкчыларны җыйдыра да улын чакырып әйтә:
- Улым, ала балык эләккәнче беркем дә кайтып китмәсен!
Егет балыкчыларга: «Кем дә кем ала балыкны тотса, бик зур бүләк алачак», - дип игълан итте. Балыкчылар, ятьмәләрен атып, балык тота башладылар. Берзаман бер ятьмәдә ала балык күренде. Егет караса, бу шулкадәр матур балык икән, кеше сәламәт кулын кисәргә кыяр, әмма аны үтерергә кыймас. Балык телгә килде:
- Әй, егет, мине үтермә, вакыты җиткәч, мин сиңа үзем кирәк булырмын. Шаһзадә: «Табиб ялган сөйләгән булса, әтиемнең күзе дә ачылмас, балыкны да үтереп гөнаһлы булырмын. Бу җан иясен җибәрү яхшырак булыр», - дип уйлады да балыкны дәрьяга атты. Соңра балыкчыларга әйтте:
- Әгәр берәр кеше бу серне ачса, башын тәненнән аерачакмын.
Балыкчылар, бу серне ачмабыз, дип ант эчтеләр. Егет, аларга хезмәт хакын биреп, юлга чыкты. Кайтып атасы янына килде дә:
- И атам, диңгездәге бөтен балыкны тотып бетерсәк тә, ала балыкны таба алмадык.
Гөнаһ шомлыгына, патшага беркөнне килеп хәбәр бирделәр: «Әй патша, балыкчылар синең күзеңнең дәвасы - ала балыкны тотканнар иде, ләкин улың аны ятьмәдән чыгарып диңгезгә ташлады».
Патша, бу сүзне ишетүгә, улының башын кисәргә боерды.
Ул, тизрәк үлүемне теләп, тәхетемә хуҗа булмакчы иде. Миннән алда үлсен! - дип, бик ачуланды.
Вәзирләре, аксакаллар, карасакалларның: «Ялгышма, улыңны үтермә, сөргенгә җибәр», - дип ялваруларына бераз йомшап, улын илдән чыгарып җибәрергә боерды.
Шаһзадә шул көнне үк юлга чыкты. Ак диңгез яныннан узып бара иде, юлда бер егеткә тап булды. Егет сорады:
- Кардәш, кая киттең?
Шаһзадә:
- Үзем дә белмим. Аягым кая барса, башым да шунда бара.
Егет әйтте:
- Алайса, мин дә синең кебек икән. Юлдаш булыйк.
Патша улы әйтте:
- Әйдә, дуслар гына түгел, туганнар булыйк.
Икәү, дуслашып, юлга кузгалдылар. Бераз киткәннән соң, теге егет шаһзадәдән сорап куйды:
- Соравымны гаеп итмә, кардәш. Нинди һөнәрең бар?
- Бер һөнәрем дә юк шул.
- Борчылма, мин - бик яхшы табиб. Шәһәрләрне, авылларны гизик, ни казансам, синең белән урталай бүләрмен. Шулай яшәрбез.
Хәйран юл үтеп, бер шәһәргә җиттеләр болар. Әлеге шәһәр патшасының кызы телсез калган, имеш. Җиде ел сөйләшми икән. Патша: «Кем дә кем кызымның телен ачса, кызымны аңа бирәчәкмен, ача алмаса, башын кисәчәкмен», - дип игълан иткән, имеш. Бик күп табиблар килсә дә, һичбер чара күрә алмыйлар, ди.
Табиб егет белән шаһзадә икәүләп патша янына баралар. Әдәпле итеп башын игәч, табиб әйтә:
- Мин кызыңның телен ачарга килдем.
- Әй егет, сиңа кадәр кырык табиб килде, берсе дә кызымны терелтә алмады, һәммәсен үтерттем. Сине кызганам, юлыңда бул.
Егет әйтте:
- Патша исән булсын! Үлгән табиблардан артык җирем юк. Кызыңның телен ача алмасам, үтерерсең. Рөхсәт ит, дәвалап карыйм.
Табиб, юлдашын да алып, кыз янына кереп китте. Патша, вәзирләрен ияртеп, боларны күзәтергә ашыкты. Табиб, кыз янына керсә дә, аңа һич сүз катмады. Бүлмәдә якутлар белән бизәлгән матур алтын шәмдәл тора икән. Шәмдәлгә борылып болай диде:
- Исәнме, әй алтын шәмдәл!
Бу шәмдәл кызга әнисеннән калган ядкяр, кыз аны үзеннән артык сөяр иде. Чынында исә кыз, әнисе үлгәннән соң, җиде ел беркем белән дә сөйләшмим дип ант эчкән булган.
Табиб егет дәвам итте:
- Әй алтын шәмдәл! Бу кичтә мин - синең кунагың. Бер әкият сөйләрмен, ә син мине тыңла да җавап бир. Әй алтын шәмдәл, көннәрдән бер көнне бер тегүче, балта остасы һәм табиб, юлдаш булып, юлга чыгалар. Беркадәр үткәч, урманда төн кунарга туктыйлар. Йокылары килә. Бергәләп йокласалар аю-бүре зыян салыр дип, чиратлашып йокларга булалар. Шобага салалар болар. Беренче булып кизү торырга балта остасына төшә. Осталыгын күрсәтү нияте белән, тегеләр йоклаган чакта, агачтан бер кыз сынын юна да йокларга ята. Чират тегүчегә җитә. Тегүче матур сынны күрә дә, бер күлмәк тегеп, кызны киендерә. Таң якынлашканда, тегүчене табиб алыштыра. Ул да, үз һәвәслеген күрсәтер өчен, агачтан юнылган кызга дару биреп, аңа җан өрә. Иртән торгач, балта остасы әйтә:
- Бу кызны, агачтан юнып, мин ясадым. Кыз минеке!
Тегүче әйтә:
- Мин аңа күлмәк тектем, ул минеке!
Табиб әйтә:
- Аңа җанны мин бирдем, ул минеке булырга тиеш!
Өч юлдаш кыз өчен дәгъвалаша башлыйлар. Инде әйт, алтын шәмдәл, ул кыз юлдашның кайсысына булырга тиеш?
Алтын шәмдәл җавап бирмәгән.
Егет әйтте:
- Әй алтын шәмдәл, җавап бир, юкса сиңа бер агач белән шундый итеп орырмын кырыкка ярылырсың!
Җансыз шәмдәл ничек җавап бирсен инде! Егет шәмдәлне ватарга дип кизәнгәндә, кыз түзә алмый, телгә килә:
- Әй егет, шәм сөйләшәмени? Аннан сорама, миннән сора.
Егет:
- Әйт, алайса.
Кыз:
- Балта остасына, тегүчегә хакын түләргә кирәк. Кызга җан биргән табибтыр, аемны акчага сатып алып булмый. Димәк, кыз табибка булырга тиеш.
Патша һәм аның вәзирләре, кызның тавышын ишетеп кереп, егеткә рәхмәт укыдылар. Патша, вәгъдә ителгәнчә, кызны егеткә бирмәкче иде, егет, үзенең гаиләсе булганын аңлатып, аны дусты шаһзадәгә бирүен үтенде.
Егет, шаһзадә, патша кызы - өчәү бергә юлга чыктылар, Ак диңгез ярына килеп җиткәч, кыз сорап куйды:
- Әй егет, син, хәйлә белән мине сөйләштереп, антымны боздырдың. Беләсем килә, сез кемнәр, мине кая алып барасыз?
Табиб әйтте:
- Мин - балыклар патшасының улы. Ак диңгездә йөзгәндә, балыкчылар ятьмәсенә эләктем. Каным патша күзләренә дәва иде. Бу егет миңа тимәде, кире җибәрде. Мин сине бирнәләрең белән бергә шушы егеткә багышладым. Бүгеннән син - минем сеңлем, шаһзадә киявем булыр. Кирәгем чыкса, Ак диңгез ярына килеп мине чакырыгыз.
Шуннан соң егет бармагын кисеп берничә тамчы канын шешәгә салды да патша улына бирде:
- Атаңның күзенә сөрт, күзләре ачылыр.
Табиб алар белән саубуллашты, диңгезгә чумып балыкка әйләнде дә күздән югалды.
Шаһзадә кызны үз шәһәренә алып кайтып китте. Әти-әнисе белән күрешеп, балык канын әтисенең күзләренә сөртте. Патшаның күзләре ачылды.
Патша, шәһәрне бизәтеп, зур бер мәҗлес ясады. Улын, кызылдан киендереп, үз урынына тәхеткә менгерде. Кырык көн, кырык төн туй ясадылар.
Икәү бәхетле гомер кичерделәр. Сез дә шулай бәхетле гомер кичерегез!