СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхәт Гаффар "Әллә тагын"

Бала чагында тәгәрмәчле тачкы этеп, ә инде әз-мәз буй-сын җибәргәч, ике көпчәкле арба тартып, үз кулы белән җеген-җеккә берәмтекләп утаган, тешәүле урак белән урган, шәп итеп тапалган, аннары кыргыч белән кырылган, янавыч белән янаган, чалгы белән чапкан үләнне җан ачыйгысын чыгара-чыгара тартып кайткан борылмалы-сыгылмалы озын-озак юлларны инде дә менә хәзер, әллә күпме еллар үткәннән соң, кулына җиңелчә зәңгәр чиләк тоткан килеш, унбиш йотым чамасы чәй ясап салынган полиэтилен шешә, андый-мондый очрак килеп чыкмагае дип, күн кынга тыгып куелган үткен пычак салган көйгә туган авылы ягына җиләк җыярга дип кайтып баруы Хәйгә ел буена җитәрдәй әллә нинди бер ләззәт тойгысы бирә торган иде.
Югыйсә ул шәһәрдәге фатирына, андагыларга бакча җиләкләрен кайтарып биреп, болар инде кайнатма рәвешендә тиешле савыт-сабага тутырып куелган, кыш фасылының һәр аенда фәлән дә төгәнчә сыйланырга дигәндә караңгы бүлмәләрендәге саклык урынына ипләп урнаштырылган. Моңа караганда да мулрак итеп, кара карлыган да, хәтта үтә тансыклы ният белән каен җиләге дә җитәрлектән уздырып хәстәрләнгән. Аннары соң кара җимеше, өреге, йөземе китә дә, анысын, акчаң бар икән, өйдәгеләре үзләре белгәненчә әзерли. Шул ният белән мәшгульләре чагында белдекле кыяфәттә боларның кул астына килеп кермәсәң, сабыр иткәннәренә шөкер генә төстә ут-күз тирәсеннән, савыт-саба әтрафыннан, мал суйганда аяк астында буталышкан этнедер, мәченедер берәр төрле калҗа хисабына читкәрәк куып җибәргәндәй, синең кирәкмәслегеңне белгертеп, боларның җиләк-җимеш кайнатулары, ут гөрләп торган төштән куып җибәрүләре — менә ни-нәрсә рәхәт! Уттагы кайнатманың урта төшенә ургып чыккан алсу күбеге барыбер синең тансыклаган чәеңә керә инде ул. Ләхетеңә кертеп яткырулары алдыннан хушбуй, исле сабын тәмнәрен соңгы мәртәбә тоеп, иснәп өлгергәнең шикелле.
Әйе. Нәкъ. Шулай шикелле. Шунсыз ничек инде?
Хәй үзенең туган авылына җиләк җыярга дип кайткан иде. Җиләк дигәч тә, ул хәтле дә әллә ни мал, ризык түгел инде ул анысы. Ул үзенең кайчандыр әллә бәхет кичергән, әллә хәсрәт чиккән җирләрен җанының килсап астындагы тары кабыкларыдай тетелепләр бетеп, үз- үзен киле төбендәге алтын-сары бер бөртектәй хис итәр чамасыннан чарасыз калган чагын күз алдына китереп, өзгән җир җиләгенең беренчесен муенына элгән тырысына салмыйча калмый, бармак арасына эләктергән бүтәнен, гомерендә беренче тапкыр... әллә кемне инде... ирексезләп үпкәне сымак, ирененә тидерми, үпми, суырмый, йотмыйча булдыра алмый инде.
Шуннан соң ул үзенә ияртеп алып килгән бәгъзе тирә-күршеләрен иң күп уңган, пешкән җиләклек уйдыгына куя да — әллә кая китә дә бара. Йөри. Туктый да — чүгә. Тегеләр исә — ирле-хатынлымы, бала-чагамы, әллә кем челләдә көч-хәл белән күмәкләшеп тә, аерым-аерым да үз чиләкләрен тутырып җыеп яткан арада, әллә кайдан, һәммәсенә дә ишетелерлек иркен, көчле тавышы белән:
— Әү! Кайтабызмы инде?! — дигән сөрән сала.
Аның авазы яр битендәге каеннарның авыр, яшәү белән тулы яфракларына ялгызак бер җил, Гайшә-Фатыйма кулының сихәтле ымы кебек, үзенең тылсымлы салкынчасын өреп киткән шикелле генә була.
Җәйге челләдә кошлар тына. Әллә нидә кемнеңдер (аның инде) бала чагында мич аралыгыннан ишетелгән сыман, тыйнак кына итеп, ниндидер бер кыр чикерткәсе аваз салып куя.
Сандугачларның инде киләсе елга хәтле тынып калганнары вакытында ниндидер, кайдагыдыр чикерткәнең бер сайрап алуы да тансык.
Йөз үбешкәннең соңында актык тапкыр тагын бер мәртәбә үпмичә калуың өчен мең үкенгәндәге кебек.
Әйе. Ә ул үз насыйбына язган җир җиләген үтә дә кызу җыеп ала торган иде. Кеше анда җиләк барлыгын һич белмәгән, белалмаган җирдән. Әллә инде бүтәннәрнең кулы, өне, уе, әнкәсе әйтмешли, иҗниган җиләкле уйдыклар, чокыр-чакыр буйлата былтыргымы, быелгымы язгы ташкыннар акканда уелып-уелып төшкән кисентеләр, һәммә үлән, аларның тамырлары, бөҗәкләр, киләсе елны һичшиксез убылып төшәсен белгән кәлшә үләнле, тукранбашлы, миләүшә, кыңгырау, кояш чәчәкле яр буйлары аны гына көтеп торалардыр кебек, ә челлә әлсерәткән кәлтәләр, кара, җиз, көл төсендәге еланнар очраганда аңа һичкайчан тимичә сузылып китәләр.
Юлдашлары янына әйләнеп килгәндә, аның чиләге түбәләмә тулып, муенына аскан тырысына чаклы җиләкле була да, аның култык астында сары, күк мәтрүшкәдер, меңьяшәр чәчәгедер, курчак-курчак шикелле итеп, ишелгән үрмә үләнедер, баудыр белән йомшак кына төйнәлгән булыр иде инде. Ул аларны кеше күзенә күренмичә үскән урыннардан һичкемнең карашы төшмәс вакытларда гына җыеп алучан. Үткен пәкесен җайлап, фәкать бисмилласын әйткәненең соңында гына. Билендәге каешына тагылган күн кындагы гаярь пәкесен кояшта уйнат- калап алгач, дару үләннәреннән кыласы гамәле өчен гафу итүләрен, кичерүләрен сораштыра-нитә генә. Кояшка карап алып, аның нурыннан әлеге шифалы үләннәрнең сыек күләгәсе үзе дога кылган арада кая таба авышканын чамалагач, белгәч кенә.
Ул җиләкләрнең һәр бөртеген беренче итеп үпкән, соңгы сулышында инде мәңгелеккә фәкать күреп кенә калгандай әллә нинди бер-бер иренне үз җанына суырыплар алгандай гына кыяфәттә уңмы, сулмы кулының сизгер бармаклары очына эләктерә дә күкрәгенә җан кисәгедәй элеп йөртелгән бамбук үрмәле тырысына агы да, алы-гөле дә күренердәй сурәттә төпчеп куя белә торган иде.
Быел ул җир җиләге вакытында үз авылына кайткан таныш-белешләрен өлгергән җиләкләрнең үзен генә көтеп торган бер урынга ияртеп алып барды.
Килеп җитеп, җиләккә иң ишле уйдыкны күрсәтеп биргәннән соң, ул үрдән түбәндә үсеп утырган зәгыйфь кенә, тик киң ябалдашлы бер карама агачы төбенә елышты. Җиләкнең анда да иҗниган икәнлеген Хәй тумышыннан дигәндәй белә инде. Җиләк ул кирәк чагында язмышыңа шиксез табыласы кыз-кыркын гына түгел. Ул һәрвакыт күнегелгәнеңчә ашыкмады, кабаланмады, үрсәләнмәде. Әнкәсенең «үз насыйбың үзеңә була ул» дигәне шушындый чакта гел искә төшә дә куя.
Әнкәң сүзе — соңгы сулышыңның тыны ул.
Бер якка да күз-керфекләрен сирпеп карамаган килеш тә ул: «Җиһан», — дип уйлаганын әллә тойды, әллә белде.
Җиләк җыйганда Хәйнең бармаклары үтә дә җитез, ә инде дә җәһәтле берәр кырмыскамы, кыр кандаласымы чиләгенә төшсә, ул аларны өзеп алган берәр үлән сабагына үрләтеп йә башка җаен табып, үз ирекләренә җибәрәсен бик яхшы белә иде.
Янәшәсендә генә бер бытбылдык аваз салды да шундук тынды. Чикерткәнең дә тынганын искәреп, алдындагы җиләкләрнең күз алдыннан үз яфракларына посуын абайлагач, Хәй тиздән яңгыр ява башлыйсына төшенде.
Күккә карамаган да иде әле. Җыюын гына белде. Ул аларны бәгъзеләр ише берәмтекләп чүпләми, — үләнне сул кулы белән тарагандай кайтарып сала да, чемне уң кулы бармаклары арасына бөтен буена тартып-сузып, тегене астан-өскә бер генә тартып куя: өлгермәгәннәре, пешеп ашканнан соң җебегәннәре шуып, изелеп шунда кала, ә учына исә аңа насыйплары гына — иң өлгергәннәре, булган дигәннәре генә эләгә, башта тырысына, аннары читтәге зәңгәр чиләгенә шыбыр-шыбыр килешеп коела. Инде ипле аскан тырысына йөз дә утыз бөртек чамасы җиләк чүпләп тутыргач, әлеге чиләгенә бушатса — яхшы. Югыйсә күз камаша башлый. Шуннан соң җиләк җыюы ләззәттән бигрәк газапка әверелә. Күп үбешә торгач, иреннең бүртеп авыртырга тотынганы шикелле. Инде кул астындагы дәү әрекмән яфракларын өзеп алып, катлы-катлы, аркылы-торкылы рәвештә чиләгенә ябасы гына кала. Зәңгәр, сары мәтрүшкәгә дә өстәп әле.
Япты.
Шунда ул үзенә атап берәүнең:
— Бәхет нәрсә икән ул? — дип эндәшкәнен ишетеп алды. 1
Югыйсә аулак, үзе генә белеп төшкән бер урын иде ләбаса.
Карасана: алдына кеше төшкән икән.
Ул чакыргач, монда ике ир-ат, өч хатын-кыз килгән иде. «Волга» машинасында. Бусы шуларның иясезе, җиләктәй... түгел, алмадай аллы-гөлле пешкәне, урын җитмәгәнгә күрә Хәйнең алдына утырып барырга теләгәне Мәрфуга иде. Ул аның тол калганын ишетеп белә иде инде.
Хәй:
— Яңгыр килә, — диде.
— И, килмәгәе әллә тагын!
— Тәгаен ява бу, — диде Хәй. — Эләктерсә, җиләк җии дә төшә инде.
Ул Мәрфуганың, үрне сөзеп, үзән кашына карап алганын шәйләп алды. Күзенә чалынган бер җиләкне өзеп алганда: «Мул», — дип уйларга өлгерде. Пешкән дип, тәмле дип түгел.
— Тегеләр әллә кайда чемченә шунда. Ә син аулакта икәнсең, — диде Мәрфуга.
— Шуңа күрә алга төштеңмени?
— Төштем әле менәтерә. Төшәсем килеп китте. Алдыңа.
Былтыргыдан калган печән богылына кунган ялгыз тилгән кисәк кенә «кый-йак» дип аваз салып куйды. Ә Мәрфуганың һәрбер сүзен Хәй әлеге тилгән авазымы, әллә үзе өзеп алгандагы әрекмән яфраклары сабакларының тартылыплар каршы торганыдаймы ише сузынкылы — әллә моңсу, әллә тыенкы, әллә юмарт, әллә сусыл шикелле итеп ишетте.
— Җый, — диде Хәй. — Миңа җитте инде. Төштән соңгы җиләк күзне камаштыра.
— Ә миңа җиткәнмени?
— Җитмәгәне дә насыйбыңа булсын.
Мул хатын күккә карап алды, аннары, Хәйнең дару үләннәре ябулы чиләгенә ишарәләп:
— Тулдымыни? — диде.
Хәй:
— Тулды, — диде.
Мәрфуга:
— Бәхетле кеше син, — диде.
— Синеке тулмадымыни? Җыярга кирәк.
— Җыйдым инде. Тутырып кына булмый.
— Чиләгеңнеме?
— Чиләк су белән дә тула ул. Бәхетем тулмый.
Күк йөзен ялтыратып, әллә аҗаган яктысы, әллә яшен уты уйнап алды.
— Үз насыйбың үзеңә инде, — диде Хәй. — Яңгыр килә.
— Килсен. Әй килсение дә ул — каплап китсение.
— Шул гына җитмәгән иде тагын, — диде Хәй.
— Каян беләсең?
— Нәрсәне?
Мәрфуга:
— Әллә нишләп... җырлыйсым да килми, ичмасам, — диде.
Хәй үр кашыннан ургып чыгып, бу ялгыз карамалы аулак үзәнлеккә ишелеп төшкән кучкыл зәңгәр болыт өеренә караган гына иде дә «килсение дә ул» дигәннең иясенә кырын карашын юнәлтсә... ул аны үзенең кулы... әллә тегенең теләге янәшәсендә җиләк җыя дип сөйләшкән иде ләбаса. Ә Мәрфуга, исендә дә юк сыман итеп, чүгәләп кенә тора икән. Эссе булыр дип кигән җиңелчә алсу күлмәген каршы искән җил уңаена үзенең бөтен җиренә сылаган да куйган. Ярда үскән камыш төбендәге сай, җылы суга килеп яткан зур, шома, матур балыкмыни.
— Яхшы, — диде Мәрфуга.
— Нәрсә яхшы?
— Монау караманы әйтүем әле.
— Ни дип?
— Тора да тора.
— Тормыйча суң. Ята алмый ич инде ул.
— Ята алмый шул.
— Ә ятса? Кисеп ташласалар ятмый нишләсен.
— Бернишләми. Күләгәсез кала. Эзсез, — диде Мәрфуга.
Болында ис булмый. Анда төсләр, уйлар чуарлыгы гына бар. Ә Хәй тойды: Мәрфуга ягыннан учагы яңа гына ягып җибәрелгән мунча исе килә иде бугай.
Ул үзенең күз карашын керфекләренең төбе-тамыры белән Мәрфугадан каерып алды да, тамарга иелеп торган ике җиләкне өзеп, тырысына салып куйды.
— Гайрәтле җыясың, — диде Мәрфуга. — Кемгә дип инде?
Хәй:
— Яңгыр килеп җитә, — диде.
— Карама ышыклар иде әле. Әнә нинди җәлпәкле.
Хәй:
— Куе да, — диде.
— Яңгыр тисә, җиләк җии, әме?
— Җии, — диде Хәй.
Күлмәге капланганга күрә, Мәрфуганың әллә түм-түгәрәк, әллә очлы икәнлеге беленмәгән тезенә үзенең мул учы белән таянып, бөтен буена сылу мәчедәй сузылып басуын, аннан иелеп итәген каккалаганын, аны әле алга, әле артка авыштыргалап караганын, шуннан соң:
— Карасана, җиләккә утырганым икән ич! Ә бүген җиләк таплары аркама тач шикелле тоелганые, — дип, бу аулак урындагы әле һичнинди кеше аягы басмаган урынны, кеше кулы тимәгән җиләкләрне ипләп кенә таптый-таптый каршы үргә таба суйкыйлата инде кайтырга чакырып, машинадан кычкыртырга керешкән туганнары ягына куе үлән тыгызлыгын каерыплар ера-ера үтә дә бер саллы төстә атлап киткәнен саран гына карап калганда, зәгъфран утлы яшен яшьнәгәч, Хәй күк келтерәвенең ике-өч тармаклы гөрселдәвен искәрде дә, күлмәгенең эсседә, баягы бәйләнчек кигәвеннәрне, бөгәлчәннәрне куа-куа, үзен тирдән арындырырга теләгәндәй җил- пенсенеп куйды.
Ә Мәрфуга бара-барышына:
— Килә-әм! — дип, уң кул учын изеп болгады да капылт туктап калды, аннары: — Әй-й! — диде. — Әйтмәдең ич.
— Нәрсәне? — дип сорады Хәй.
— Бәхетнең нәрсә икәнен.
Хәй эндәшмәде.
Мәрфуга торган саен иңә-төшә китеп барды.
Җиләк вакытында гына кыска бермәлне үз уңаена эләккән һәркемне дә, җыелган, җыелмаган җиләкләрне дә яшәү мизгеле белән коендырып китә белә торган куәтле яңгырның беренче авыр тамчылары Хәйнең чиләге тоткасы астына кыстырылган әрекмән яфракларына тама, алардан мәтрүшкәләргә үтеп керә башлаган иде бугай инде.
Хәй: «Әллә тагын», — дип уйлады да, зәңгәр чиләгенә карап:
— Сөбханалла. Өч банкы кайнатма чыга, — диде.
Бөҗәкләр дә посышып бетте инде. Җил күтәрелде. Ул үзен чакырып кул изәгәннәрен шәйләп алды.
Күңелендә: «Җиләк вакыты бер генә шул», — дигән әллә тиңсез, тирән бер үкенеч, әллә якты бер өмет килеп кунганын тоеп өлгерде.
Кыйгачлый бәреп яуган яңгыр аның җыймый калдырган зәңгәр мәтрүшкәләренең йомык ябалдашларын үбәргә керешкән иде инде.
Кайдагыдыр үлән куелыгында ялгыз бытбылдык кычкырып куйды.