СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхсән Баян "Карчыга ымсынуы".

Малайның бәләкәйдән калган сыбызгылы чебеше бар иде. Бер көнне ул аны шкаф түбәсеннән табып, яңадан сабый чагын уйлап, сызгыртып йөрде. Дәрес әзерләргә утыргач, үз каршына, тәрәзә төбенә бастырып куйды. Яз килгәнне шуннан гына карап, күзәтеп торсын. Чын чебеш чыгарлык җылы хәзергә юк бит әле.
Икенче көнне, уенчыкны бөтенләй онытып, мәктәпкә китте. Кайтканнан соң ашап-эчкәч һәм аннары туйганчы уйнап кергәч, тагын дәресенә утырса, нәрсәнеңдер элеккечә түгеллеген шәйләде. Әйе, кайдандыр җил өрә иде. Тәрәзәнең аскы өлгесе ватылган икән. Пыяла ватыклары арасында — чебеш... Әйе, чебеш аунап ята, үзе яраланган шикелле...
Малай, форточкадан башын тыгып, аска караган иде, анда яраланып кына түгел, канатын җәеп, үлгән кош ятуын күрде... Карчыга!
Әнисе белән бергәләп уйлагач, тиз төшенделәр. Мөгаен, карчыга тәрәзә төбендәге чебешне күргәндер. Күргән дә, тере чебеш дип, биектән аңа ташланган. Һапа!
Дөньяда бөтен нәрсәне дөрес итеп күрү җиңел түгел шул...
Берничә көннән соң малай сыбызгылы чебешен урамда уйнап йөргән бәләкәй генә бер кыз балага бүләк итеп бирде. Аңа, тәрәзәдән бигрәк, карчыга үзе кызганыч иде.