Мансурларның өе күл буенда гына, ә ул укый торган мәктәп тау итәгендә үк. Шуңа күрә урамга чыгып, мәктәпкә таба карадыңмы, ике катлы бина да бик кечкенә, хәтта күрше Әнвәрләр мунчасыннан да кечкенәрәк булып күренә. Бу урамны ялгыз үтәрмен димә. Бик батыраеп китеп, мәктәпкә барырга яки мәктәптән кайтырга чыктыңмы, өч-дүрт ата каз, биш-алты усал эт очравын көт тә тор. Менә нинди озын урамда яши Мансурлар!
Ул үзе икенче класста гына укый әле. Ә менә Әнвәр быел укып бетергәч бишенче класска күчә инде. Ул бик көчле малай. Көчле дә, усал да. Әнвәр бернәрсәдән дә курыкмый. Шунлыктан Мансур һәрвакыт Әнвәргә генә ияреп йөри.
Алар бүген дә мәктәпкә бергәләп бардылар. Әнвәргә әтисе капитан фуражкасы сатып алган. Козырегының ике почмагында ике төймәсе бар. Ә урта бер җирендә алтын җеп белән өчпочмак чигелгән. Матур, билгеле. Андый фуражканы Мансур да бик рәхәтләнеп кияр иде. Тик ул, матур фуражка кидем дип, беркайчан да масаймас иде. Ә Әнвәр кылтайды. Мансур аңардан фуражкасын киеп карарга гына сорады. Кая ул кидертү, төймәләрен тотып карарга да бирмәде. Алга чыгып торган ике калын тешен күрсәтеп кычкырып көлде генә. Ә аннан сон үчекләргә тотынды: янәсе, рәтле кеше түбәтәй киеп йөрми, Мансурның башындагы түбәтәе түбәтәйгә дә охшамаган, ул җамаяк кебек, аны карга оясына куярга кирәк...
Мансур аның шулай мыскыл итүенә юл буе түзеп барды. Тик мәктәп ишек алдына кергәч, Әнвәр түбәтәен бәреп төшергәч кенә, түземлеге бетте:
- Масайма! Синеке кебек фуражка бетмәгән. Мин йолдызлысын, дүрт төймәлесен алырмын әле,— диде.
— Җүләр син, фуражканың дүрт төймәлесе булмый да,— дип, тагын көлде Әнвәр.
Ләкин бу юлы Мансурның моңа артык исе китмәде инде. Чөнки ул аны нык ачуы килгәнгә генә әйткән иде. Аңа дүрт төймәле фуражка кирәкми дә. Аңа йолдызлы фуражка кирәк, йолдызы бар, иске кепкада. Менә фуражканы ничек табасы?
Әнисе төшке ашка башка көннәргә караганда соңарыбрак кайтты. Аны көтә-көтә алҗып бетте Мансур, ул ишек алдында күренү белән, өстәл артына кереп утырырга ашыкты. Терсәкләре белән өстәлгә таянды да, ике яңагын кулларына кысты: аның уйлавынча, зур кайгы кичерүче бәхетсез кешеләр шулай утырырга тиеш иде.
Ләкин әнисе Мансурның кайгылы кыяфәтенә бөтенләй игътибар итмәде. Самоварга ут салгач, казан астына ягып җибәрде дә ял итәргә ятты. Әнисенең хәл белергә теләмәве Мансурны нык үпкәләтте. Аның күзләренә үзеннән-үзе яшь чыкты, борын асты юешләнеп китте.
— Нигә борын тартып утырасың? Бар, чистартып кер,— диде аңа әнисе.
— Әни-и, кибеткә капитан фуражкасы кайткан.
— Ярар, улым, бик әйбәт булган. Син комачаулама инде. Мин бик арыдым, бераз ял итеп алыйм.
— Әнвәргә әтисе алып биргән. Ул шуны мәктәпкә киеп барды. Аның йолдызы юк. Мин кепкадан алып куяр идем.
— Ярар, улым, бик әйбәт булыр,— диде әнисе яңадан һәм стенага таба ук борылып ятты.— Самовар кайнап чыккач та мине уятырсың. Яме?
Бу хәлдән соң сүзне ничек дәвам иттерергә белмәгән Мансур мышык-мышык елый да башлады.
— Нигә комачаулыйсың?—диде әнисе, торып утырып.— Нигә елыйсың? Кем тия? Кил әле бирегә.
Ул Мансурның күзләрен, борынын сөртте.
— Тизрәк барыйк инде. Алып бетерерләр...
—Кая барырга? Нәрсәне алып бетерерләр?— дип кабатлап сорады әнисе. Аннары элегрәк Мансур әйткәнне исенә төшерде булса кирәк:— Әй, син фуражка турындамыни әле? Алып булмас, улым. Кепкаң, түбәтәең бар, быелга шулар җитеп торыр. Менә әтиең укуын бетерсен, кайтсын, эшли башласын, шул чакта барысын да алырбыз,— дип өстәде.
— Әти кайтканны озак көтәргә кирәк. Миңа фуражка хәзер үк булсын. Әнвәрнең фуражкасы бар, минеке юк,— диде Мансур, тагын күзләрен уарга тотынды.
— И, балакаем,— диде әнисе бераз эндәшми торгач, авыр сулап.— Син кирәк диюне генә беләсең шул. Күпме акча тотылганны белмисең...
Үзе тагын шунда ук урындыкка менеп басты да, киштәдәге китаплар арасыннан өч сумлык акча алып:
— Мә инде алайса. Кара, калганын тота күрмә берүк, шушында куярсың,— дип, аны Мансурга сузды.
Ашарга әзер иде инде. Ләкин акча кулга эләккәч, аш кайгысымы, Мансур тизрәк кибеткә йөгерде.
— Миңа фуражка кирәк. Капитан фуражкасы!—дип кычкырып җибәрде ул, кибеткә килеп кергәч тә.
Балалар киеме сата торган бүлектә эшләүче апа янәшә басып торган икенче сатучыга карап елмаеп куйды:
— Соңга калдың шул, акыллым. Андый фуражкалар бик аз кайткан иде.
Мансур аңа ышанмыйча киштәләрне карап чыкты. Анда үзенә кирәкле әйберне таба алмагач, күзләрен томалаган яшьне кешеләргә күрсәтергә теләмичә, башын иеп, ишеккә таба атлады. Шул чакта урамнан бер апа килеп керде. Аның кулында нәкъ Мансур алырга теләгән фуражка иде.
— И, җаныкайларым, ярамады бит. Бәләкәй. Зинһар үзегезгә кире алыгыз,— диде ул.
Мансур фуражканы тотып акрын гына үзенә тартты.
— Ә, нәрсә?— дип куйды фуражка хуҗасы.— Үзе бармак кадәр генә. Тартып алмакчы буламы...
— Мин тартып алмыйм. Мин сатып алам,— диде Мансур һәм шунда ук кесәсеннән өчлекне чыгарды.
Фуражка хуҗасы, ни дияргә белмичә, әле Мансурга, әле аның кулындагы акчага, әле сатучы апаларга карап торды.
— Минем кайтарып бирергә вак акчам юк,— диде аннары.
Өч сумлыкны сатучы апалар ваклап бирде.
Мансур кибеттән кайтып кергәндә, әнисе инде яңадан эшкә киткән иде. Шунлыктан ул өстәл артына утырып ашап тормады. Чәйгә салырга дип куйган бер чынаяк сөтне эчеп җибәргәч, авызына берьюлы ике конфет капты да үз эшенә тотынды. Башта иске кепкасындагы йолдызны борып алып фуражкасына беркетеп куйды. Аннан соң каеш бәйләп, сул ягына агач кылычын, уң ягына калай пистолетын такты да, кесәсендәге акчаны киштәгә куярга да онытып, урамга йөгереп чыкты.
Әнвәрне озак эзләргә туры килмәде. Ул, күл буе очындагы бөтен малайларны җыеп алган да, үзләре янындагы бурада кибетле уйный иде.
— Әл-лә, каян килгән капитан! Беләсең килсә, капитан атка атланып йөрми дә. Кит әле, корабсыз капитан, агач кылычыңны болгап монда торма!—диде Әнвәр һәм кычкырып җибәрде:— Кибет ачык. Килегез, тизрәк алып калыгыз!
Сатып алучылар тиз килеп җитте. Аларның һәркайсы Әнвәргә .конфет кәгазьләре биреп, прәннек, печенье сорады. Әнвәр таякка җеп белән элгән консерв банкаларында балчыктан әвәләп ясаган товарын үлчәде. Малайлар төрлесе төрле якка таралып, прәннек, печенье ашагандай итеп тордылар.
Мансур сугышлы уйнарга теләгән иде. Шуңа күрә моңа озак карап тора алмады, кесәсендәге акчаны барлады да, тәрәзә каршысына килеп:
— Ә минем чын акчаларым бар. Мин синең бөтен кибетеңне сатып алам,— диде һәм учына йомарланган акчаларын күрсәтте.
Әнвәр акчаны санап карагач:
— Җиде тиен генә бит. Юк, мин мондый акчага товар сатмыйм,— дип, таяк белән яңадан чүпрәк-чапрак үлчәргә тотынды.
— Ул чакта конфет кәгазьләре сат.
Әнвәр башын кашып уйланып торды.
— Күпме бирергә икәнен белмим шул. Ун кәгазь җитәрме?— дип сорады ул.
— Унбишне бир.
Әнвәр санап бирде. Мансур берьюлы бер пот прәннек, ике пот печенье, ун күлмәклек, егерме чалбарлык сорады.
— Синең акчаң җитми,— диде Әнвәр.
— Җитә,— дип каршы төште Мансур.
— Юк, җитми. Бер чалбарлык өчен дә ике кәгазь кирәк.
— Җитә. Минем көмеш акчаларым да бар әле. Син миңа тагын конфет кәгазьләре бир.
Әнвәр, аның кулында көмеш акчалар күргәч, тагын эндәшмичә уйланып торды.
— Бирмим. Сине әниең кыйнар.
Мансур ачудан, хурланудан нәрсә эшләргә белмичә, баскан урында таптанып куйды.
— Кыйнамый. Минем әни берчакта да кыйнамый. Менә күрерсең. Мин барыбер синең кибетеңне сатып алам,— дип -кычкырды ул һәм чын кибеткә йөгерде.
Бер көмеш акчага өч-дүрт кенә конфет тиде. Ә Мансурга конфет кәгазе күп кирәк иде. Шуңа күрә ул конфетны кесәсендә булган барлык акчага үлчәтте. Ләкин ул кайтканда, малайлар кибетле уенны ташлаганнар, стена буенда тезелеп утыралар иде. Моны күргәч, Мансур, еларга җитешеп:
— Нигә туктадыгыз? Әйдә инде азрак тагын уйныйк,— диде.
Малайларның акчалары беткән икән. Шулай да Әнвәр җәһәт кенә тәрәзәдән сикереп бура эченә керде дә:
— Кемгә печенье? Кемгә прәннек? Кемгә күлмәклек? Килегез, тизрәк алып калыгыз!— дип кычкырып җибәрде.
Мансур ике-өч конфетны гына сүтәргә өлгерде, «Әй, шайтан алгыры! Тагын шул уенын уйный. Менә мин сиңа...» — дип сукрана-сукрана атлаган Хаҗиәхмәт абзыйны, Әнвәрнең әтисен күрде.
Малайлар күз ачып йомганчы кайсы кая таралып беттеләр. Мансурга да бура тәрәзәсеннән сикереп төшкән Әнвәргә иярүдән башка чара калмады.
— Улым! Мансур! Син йоклыйсыңмы? Уян. Торырга вакыт...
Рәхәтләнеп йоклап ятканда назлау-иркәләү катнаш мондый сүзләрне ишетсәң дә ишетмәгәнгә салынасың инде. Өстеңдәге юрганны башка берәү түгел, үз әниең ачып җибәргәч, аны кабат алып ябынырга, таба алмасаң, стенага борылып, песи кебек йомарланып ятарга мөмкин. Әгәр инде әниеңнең сабырлыгы бетә, җилкәдән тотып җилтерәтә икән, бераз балавыз сыгып алганда да «елак» дип үртәшүче юк...
Мансурны әнисе көн саен диярлек әнә шулай уята торган иде. Ә менә бүген сөт чиләге шалтыравын ишетүе булды, өстендәге юрганын түшәмгә чөйде малай.
— Нигә бик иртэ торасың? Ят, рәхәтләнеп йокла,— диде аңа әнисе.
— Миңа синең белән эшкә барырга кирәк,— диде Мансур.
— Тагын нәрсә уйлап таптың?—дип гаҗәпләнде әнисе. Ләкин эшкә барырга җыенуына каршы килмәде.— Эшкә барырга ерак әле. Вакыты җиткәч, үзем уятырмын,— дип, ятып торырга киңәш итте.
— Юк, ятмыйм. Минем тамчы да йокым килми,— дип киреләнде Мансур.
Ләкин юкка әнисен тыңламаган, уянгач беренче минутларда гына йокысы туйгандай тоелган икән. Соңыннан, юынгач, өстәл артында чәй эчеп утырганда да, әнисе белән бергәләп урамнан барганда да күзләре йомылганга аптырады ул. Аның йокы белән көрәшүен әнисе дэ сизде, ат абзарына килеп җиткәнче әллә ничә тапкыр:
— Карап, күзеңне ачып атла. Егылып борыныңны җимерерсең,— дип кисәтте.
Авылны чыгып, елга буеннан узганда, анда дымлы һаваның салкынлыгы сиздерә башлагач кына, чын-чынлап йокыдан уянды Мансур. Баштарак ул урман артыннан күтәрелгән кояшка, аның алтын нурларына коенып, саргылт-алсу төскә кергән болытларга, көзге кебек ялтыраган якты елга суына, аннан күтәрелгән аксыл куе томанга карап, яр буе камышлары арасындагы үрдәкләрнең бакылдашуын тыңлап, эндәшмичә генә утырды. Ә аннан соң җәһәт кенә әнисе кулындагы дилбегәне алды да:
— Әни, бир әле атны үзем тотам. Без бик акрын барабыз,— дип, дилбегәне баш өстендә болгап җибәрде:— Но-о-но! Чап әйдә!
Ат, артына борылып карагач, бераз гына юыртты да тагын атлап кына бара башлады.
— Нәрсә, әллә санламыймы? — дип сорады әнисе, көлеп.
Мансурның әтисе зоотехниклыкка укырга китте. Әнисе ул юк чакта һаман атлы эштә йөри. Шунлыктан ул атның җаен белеп бетергәндер инде; «һәй, сине!» — дип бер тапкыр кычкырып җибәрүе булды, ат чын-чынлап чабып китте.
— Син егет кеше. Егет кеше ат тота белергә тиеш.
Ныграк тот, капитан фуражкасы кисәң дә, конфет кәгазе белән уйнап йөрүче акылсыз малай-шалай икәнлегеңне сизүе мөмкин,— диде әнисе.
Мансурның хәтере калды. Ләкин каршы әйтә алмады: гаебен аңлады. Әнисе рөхсәтсез акча тотканы өчен аны нык ачуланган:
— Кемгә охшап шундый син? Ул акчаны әллә күктән ява дип уйлыйсыңмы? Менә үзеңне эшләтеп карыйсы иде, нәрсә дияр идең икән?.. Акча табу җиңел түгел,— дип зарланган иде.
«Әллә эшли алмас дисеңме? Менә күрерсең... Менә күрерсең...» — дип уйлады хәзер Мансур, кулындагы дилбегәне торган саен катырак тартып.
Олы юлдан әллә ни ерак түгел калкурак җирдә яшькелт сары түгәрәк тау өелгән иде. Әнисе аны силослау өчен урып туралган, өеп, трактор белән таптатылган кукуруз дип аңлатты. Чыннан да, күптә китмәделәр, Мансур тракторга тагылган бер машинаның жираф муены кебек бер торбасыннан автомашина тартмасына шундый яшькелт кукуруз агуын үз күзләре белән күрде.
Урман кебек шаулап торган кукуруздан соң ара-тирә чүмәләләр белән чуарланган кара җир башланды. Әнисе атны борып шундый чүмәләләрнең берсе кырына туктатты. Ат туктау белән арбадан сикереп төшкән Мансур, әнисе чүмәләне ачып чиләккә бәрәңге тутыра башлагач та, кукуруз урманында йөреп килергә теләп, йөгермәкче булган иде, әнисе туктатып калды.
— Килгәнсең икән, уйнап йөрмәскә, эшләргә кирәк инде,— диде.
Мансурның әзер бәрәңгене чиләккә тутыру гына тугел, казып, җир өстенә чәчелгәнен дә җыйнасы бар иде. Шуңа күрә:
— Эшләрмен әле. Бәрәңге тутыру да булдымы эш!— дип куйды.
— Нинди генә эш әле,— диде эписе.— Кешеләрдән артка калу ярамас, улым.
Мансурның эштә үзен күрсәтәсе килеп китте.
— Башта ук шулай дип әйтәләр аны! Без хәзер күз ачып йомганчы төяп ташлыйбыз аны,— дип, өем янында яткан чиләккә ике куллап бәрәңге этеп кертә башлады.
— Ай-Һай, ничек җайлы! Вак-төяге, киселгән-имгәнгәне ярамый шул. Алары кушылса, базда бөтен бәрәңге бозыла,— дип туктатты әнисе.
Ләкин Мансурның барыбер кәефе бозылмады. Бәрәнгесе бәләктәй булгач, чиләкне тутыру озакмыни! Берсе артыннан икенчесен аударып кына торды ул. Тик менә чиләкне күтәреп арба янына китерү, йөккә бушату гына авыррак иде.
— Ашыгасың, улым, күп күтәрмә, тиз алҗырсың,— диде әнисе.
Юк инде, чиләккә бер-ике бәрәңге генә салып йөреп, гомер уздырып булмый. Бик тырышып, бик ашыгып эшләде Мансур. Янып-пешеп күзләренә тир агып төште, авызы кипшенде, иелгән-торган саен биле авыртты. Аның каравы йөкне бушатырга кайтканда, кызган йөзне салкынча җилгә куеп йөк өстендә яту, бәрәңге базы кырындагы бидоннан кружка тутырып салкын су эчү, кабат басуга барганда арбага басып, баш өстендә дилбегә болгап, ат чаптыру рәхәт иде.
Шулай да әнисенең күп күтәрмәскә, ашыкмаска кушып, алҗырсың дип кисәтүе бик урынлы булган икән. Дүртенчеме-бишенчеме йөкне алып кайталар иде бугай. Гадәттәгечә бәрәңге өстенә ябылган чыптага сузылып яткан иде. Зәңгәр күктә йөзүче өем-өем аксыл болытларны күзәтә иде. Әнисенең үзалдына сөйләнүе ишетелгәндәй булды:
— Бик иртә кузгалдык шул. Йокы туйдыра алмадың шул... Әйдә булмаса, әбәткә кадәр ял ит инде...
Торып утырса, баз алдындагы үлчәү янына килеп туктаганнар булып чыкты. Аннары әнисе, өстендәге сырган фуфайкасын салып, юка йон кофтадан гына калды. Аңа ияреп, баз ябарга дип китерелгән салам өеме янына килүе исендә, башкасын бөтенләй хәтерләми Мансур.
Ул уянганда, баз янында эшләүче кешеләр кайсы кайда утырганнар, көндезге аш өчен савыт-саба әзерлиләр иде. Әнә аның әнисе дә атын туарган, аны җитәкләп, улакка таба илтә иде. Димәк, ул бер тапкыр ялгызы гына басуга барып кайткан. Ай-Һай, озак йокланган икән!
Мансур икенче якка борылып ятты да күзләрен йомды. Ул әнисе килгәндә йокыдан уянмаган булып күренергә теләде.
Әнисе озак көттермәде. Салам өеме янына килгәч, авыр итеп сулап, аның белән янәшә утырды. Аннары Мансурның аркасыннан кагып алды, башыннан сыйпады. Әнисе иркәләгәч, Мансурга бик-рәхәт булды. Тик бу иркәләү озакка сузылмады, алар янына тагын кемдер килеп туктады.
— Исәнме, Галимә! Әллә матрос бик алҗыдымы?— дип сорады.
Мансур күзләрен ачты һәм аяк очында бригадир абыйсы басып торуын күрде.
— Бәләкәйрәк шул әле. Иртә таңнан алып калышмый эшләде бит,— дип җавап бирде әнисе.
— Эшкә өйрәнеп үсүе яхшы,— диде бригадир.— Ничек соң, әтисе язамы? Уку авыр дип зарланмыймы?
— Яза. Моңа кадәр зарланганы юк әле. Хәлдән килгән кадәр акчасы, башкасы белән ярдәм итәргә тырышам.
Әнисе зур җамаяк тутырып пешкән бәрәңге алып килде. Бәрәңгенең күбесе ап-ак булып ярмаланып пешкән иде. Мансурның кинәт өзелеп ашыйсы килеп китте, ул иң зур бәрәңгене кулына алган иде дә, кабыгын әрчеп, авызына кабарга өлгермәде, янәшә чүгәләүче әнисенең йөзеп чытып биленә тотынуын күреп, бәрәңгене кире куйды.
— Әнием,— диде ул акрын гына,— син бик-бик арыдыңмы?
— Арыта, улым. Уен эшмени, алты йөк китердек бит.
— Күп акча бирерләр инде. Әйеме? Алты йөккә алты сум бирерләр бит?
— Көне буена да ул кадәр төшмидер әле.—Кинәт Мансурның бугазына төен утыргандай булды. Күз аллары томанланып киткәч, күз яшьләрен күрсәтергә теләмичә, кулы белән борынын сөртеп алды.
— Әни, фуражканы сатыйк. Миңа капитан фуражкасы кирәк түгел,— диде ул бераз утыргач.
— Әх, менә син ни өчен иртә торгансың икән!—дип кычкырып көлеп җибәрде әнисе. Аннары Мансурның күзен, борынын сөртте.— Бәләкәй җүләрем минем, сиңа акча эшләү турында кайгыртырга иртә әле. Зур булып үс, тырышып укы. Менә шунда эшләрсең, үзеңне дә, әти-әниеңне дә карарсың.
— Әллә карамас дисеңме? Мин бик тырышып эшләрмен, бик күп акча алырмын. Сез конфет белән прәннек кенә ашарсыз, әллә нинди матур киемнәр киеп йөрерсез,— диде Мансур.
Әнисе аның аркасыннан сөя-сөя, һаман елмаеп:
—Ярар, улым, шулай итәрсең,— диде.