СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Радик Фәизов “Күчтәнәч”

Бүген төне буе эшләргә! Комбайнчы Рифат агай әнә шулай хәл итте. Ул үзенең куәтле «Дон» комбайны белән күмәк хуҗалыкның бодай басуларын урдыра. Инде көн кызуы күптән сүрелде, ерак офыкта зәңгәрләнеп торган Шинше урманнары өстенә төшеп кояш та күптән баеды. Басулар өстенә төн караңгылыгы иңеп килә, ә менә җир өстенә чык төшү, сабакларны чылатып, эшкә комачау салу гамәле күренми әле. Бәс, шулай икән, әле төне буена, иртәнгә тикле тукталмый эшләргә була, һәм никадәрле мәйданны урдырып алырга! Ә иртән комбайнга әнә Хәмбәл кордаш утырыр, Рифат үзе ял итеп алыр.
Каршыда кишәрлек буйлап якынлашып килгән фаралар уты күренде. Әһә, бик вакытлы, үзенең «КамАЗ»ы белән ашлык алырга шофёр Шамил килә. Ул бу юлы дәү машинасын текә борып алды, нәкъ комбайнның бункер җиңсәсе астына китереп бастырды. Оста егет, машинасын һәрвакыт нәкъ кирәкле төшкә китереп куяр, бер карыш та читкә алмас, һәм машинаның биниһая киң әрҗәсенә гәрәбә ташкыны коела башлады. Рифат агай үзе кабина тәрәзәсеннән бу ташкынны күңеле дулкынланып карап торды. Менә ничәмә тапкырлар күрсә дә, үзе урдырып алган ашлык агымын күрү аның өчен һаман да шатлык. Быел, рәхмәт төшкере, аның игеннәре дә бик уңды, бөртекләре дә әнә нинди тук, эреләр.
Тиз арада бункер бушап калды.
- Әйдә, Рифат абый, утыр, кайтабыз! - диде Шамил, машинасының ишеген киң ачып.
Инде төн булган, комбайннарга эштән тукталырга да бик вакыт иде.
- Ә мин кайтмый торам әле, Шамил. Төнлә белән дә селкенергә исәбем бар. Чык төшмәде бит бүген кич, игеннәр коры тора. Бик эшләп була әле, - диде комбайнчы.
- Монысы да бик мәслихәт аның, Рифат абый! - дип куәтләде шофёр егет. - Карале син бу быелгы тамашаны, арыш-бодайларны күр. Ничек җәтрәк урып аласың килмәс аларны. Мин дә, өйгә кайтып, ике-өч сәгать кенә төнәреп алырмын да, таң атар-атмас килеп тә җитәрмен, Рифат абый. Бик дөрес эш булыр бу безнең! - диде һәм машинасын сак кына кузгатып китеп тә барды.
Хатыны көндез китергәннән калган эчле күзикмәк, термостагы әле һаман кайнар чәй белән Рифат тамак ялгады. Көне буе эшләгәннән иңнәргә баскан авырлыктан, арыганлыктан аз гына булса да арыну өчен, үзе генә белгән һәм файдасын да тапкан гимнастикасын ясап алды һәм биек баскычтан тагын комбайн кабинасына күтәрелде. Кулларын рульгә, төрле тоткаларга салды. Куәтле машина көчле фаралары белән алдагы иген кырларын яктыртып җибәрде, очарга талпынгандай, ургыч канатларын әйләндереп торды һәм күңелле, дәртле гүләп кузгалып та китте. Урдыргыч тасмасына бодай сабаклары ишелеп төште, аларны суктыргыч барабан турады, бункерга тагын гәрәбә бөртекләр коела башлады.
Комбайны җай гына барган көйгә Рифатның күңелендә уйлар агылды. Әйе, менә аның бу гамәле, көнне төнгә ялгап эшләве үз-үзеңне күрсәтәсе килү дә, әллә ни патриотлык чагылышы да түгел. Дөресен әйткәндә, ничарадан бичара, тормыш зарурияте бу. Хәзер үз- үзеңне аяп тору, шуның белән техниканы тик торгызу һич тә ярамый. Уракның һәр сәгате исәптә. Аның өчен аларның күмәк хуҗалыгы кечкенә, икътисад дигән ягы бик зәгыйфь, төзек булып эшләп торган комбайннар аз. Ничек булса да тырышу, шул гамәлдәге көчләр белән игеннәрне җәтрәк җыеп алу мәслихәт. Көз дигән фасыл ул бик озаклап көтеп тормас, тиздән вак яңгырларын да сибәли башлар.
Алда үзенә акрын гына якынлашып килгән бодай басуын күзәткән җиреннән комбайнчы авыр сулап куйды. И, бар иде бит заманалар! Әле күптән генәме... Аларның уртакул авылы үзенә аерым күмәк хуҗалык түгел, ә зур «Дуслык» хуҗалыгының бер бригадасы иде. Кодрәтле, шанлы булды «Дуслык»! Районда беренче булып бардылар, Германиянең үзеннән озынча гәүдәле, сөтне бик мул бирә торган сыерларны алып кайттылар, ел саен югары уңыш алдылар. Авылларда нинди мәктәпләр, мәдәният йортлары, кибетләр салып чыктылар. Өйләнешергә ниятләгән авыл егетләре һәм кызлары да кайгы белмәделәр. Аның өчен хуҗалык үз көче белән аларга менә дигән йортлар салып бирде. Яңа комбайннар, автомашиналар, тракторлар күпме кайта иде бит. Менә бу «Дон» комбайннары, урып-җыю техникасының могҗизасы булган машиналар да кайтты. Тәҗрибәле механизатор буларак, Рифат бик белә, бу «Дон»нар дөрестән дә әкәмәт, куәтле алар. Иң әйбәте - югалтуларны бермә-бер киметәләр.
Менә шулай гөрләтеп эшлиләр, күңелле итеп яшиләр иде заманында. Рифат Абдуллин - тирә-якта данлыклы механизатор. Ихтирамлы булды, коммунистлар партиясенә керде. Кемдер тәкъдим иткәннән дә, үгетләп торганнан да түгел, ә үз теләге белән. Шушы илне җитәкләгән, бәрәкәтле гамәлләрне оештырган партиянең бер әгъзасы буласы килгәннән. Әмма көтмәгәндә... китереп сукты! Партия законнан тыш торып калды, ниндәен кодрәтле держава дөбердәп җимерелеп төште. Шуннан инде китте хәлләр, куәтле, эре хуҗалыкларны таркаттылар. «Дуслык» та исән калмады, аны да бүлгәләделәр, аларның авылы үзенә аерым булды. Җире аз, ә техникасы аннан да аз хуҗалык. Әле шушы ава-түнә атлап килгән хуҗалыкка да дәүләт дигән абый бернинди ярдәм күрсәтми. Нинди көч куеп үстергән ашлыкны бәясен үзе куеп, бик арзаннан гына ала, ә яңа техниканы нинди кыйммәттән бирә... Гади хезмәт кешесе һич аңлый, төшенә алмаслык хәлләр бар ошбу заманда.
Инде төн урталары килеп җитте, йокы бабай да үзенең гамәлдә барлыгын бик сиздерде. Барган көйгә басулар өстендә әллә нинди шәүләләр күренә башлый, күзләр үзләреннән-үзләре йомыла, бераздан комбайнчы сискәнеп йокыдан айнып китә. Менә ул чираттагы череменнән бик нык сискәнеп, дерт итеп уянды, үзен сәер хис итте. Каршыда, куе караңгылыкта, фаралар яктысы күренә иде. Ничек бу, әле бик иртә бит?! Бункер да тулмаган, Шамилнең дә килер вакыты җитмәгән.
Рифат гаҗәпләнү һәм курку белән әлеге яктылыкка якынлашты. Нәрсә булыр бу, кемнәр булыр төнлә болай басуда йөргән? Шайтан алгыры, әллә инде юлбасар хәерсезләрме, аның бункерындагы бодаен бушатып китәргә ният тоталармы? Комбайнчы аяк астындагы зур, авыр гайка ачкычын барлады һәм... кире уйлады. Юк инде, бернинди ачкыч күтәреп тә каршы тора алмассың. Алар ялгыз йөрмәс, баш калкытып маташсаң, үзеңне изеп, тәбикмәк ясап китәрләр, бар кырганың шул булыр.
Теге утларга якынлашкан саен, комбайнчының гаҗәпләнүе, куркуы да көчәя генә барды. Юк, бернинди автомашина да, ул белгән бүтән төрле техника да түгел бит әле бу. Әллә нәрсә, ул белмәгән ниндидер могҗиза тора аның каршысында! Якын килгән саен күрде, бу фаралар берничә, искитмәле көчле, яктылыкны да каяндыр өстән, югарыдан сибәләр. Инде күп булса унбиш-егерме метр ара калгач, Рифат калтыранган кулы белән газны япты, комбайнны туктатты. Каршысындагы могҗизага карады һәм... бөтенләй тетрәнеп калды. Алда, урылмаган кишәрлеккә терәлеп диярлек, югарыдагы фаралары яктысы артында, бик ачык булып күренмичә, гаять тә зур, биек, серле бер корылма күтәрелеп тора иде! Элеккеге басу кибәннәреннән дә ике-өч тапкыр биек, ялпак түбәле, түгәрәк корылма. Ул җир өстендә бик юан аякларына таянып утыра, кара стеналарында ниндидер чыгынтылар, җайланмалар шәйләнә, өстәрәк кечкенә генә тәрәзәләре дә бар бугай. Аның ягыннан газ плитәсе өстендә кайнап утырган чәйнекнеке кебек гөжелдәү ишетелә, хәтта җылылык та бәрелә сыман.
Комбайнчы, үз күзләренә үзе ышанасы килмичә, бу хәлгә хәйраннар калып торды. Күңелен шомлы булып курку кысып алды. Әттәгенәсе, нәрсә булыр бу, әллә югыйсә йокы аралаш саташуымы, күзенә генә күренәме? Кул аркасын чеметеп карады, кулы авыртты, чынлап та, бернинди саташу да, йокы да юк бит монда! Шунда баш миен бер уй кыздырып үтте. Җир могҗизасы түгел, Галәмнең үзеннән килгән булмагае бу. Теге, төрле илләрдә иген басулары, болыннар өстенә төшеп, әкәмәт сырлар, серле эзләр, тамгалар калдырып менеп китә торган нәмәрсә. һәм ул нәмәрсәнең эчендә җан ияләре дә бардыр әле. Алар хәзер җыйнаулашып килеп чыксалар, аның үзенә, комбайнына золым салсалар?!
Шулай дип уйлавы булды, Рифатны паникалы курку биләп алды. Ни эшләргә, кая барырга соң хәзер? Әһә, җәтрәк шыпырт кына җиргә төшәргә дә бодай арасына кереп сызарга! Ул бит алар алдында камыл арасындагы тычканга тиң бер җәнлектер, аны эзәрлекләп тә тормаслар әле. Комбайнын да күтәреп китмәсләр, ул да алар өчен кирәксез бер тимер-томыр тавыдыр, һәм Рифат агай комбайныннан чыгып таярга әзерләнде, ишеккә тотынды.
Шунда һич тә көтелмәгән бик сәер хәл булды. Комбайнчының күңеленә җайлап кына, акрынлап кына тирәнтен тынычлану, ничектер ваемсызлану хисләре кереп тулды, курку-өркүләре юып төшергәндәй юкка чыкты. Әйтерсең аңа кемнәрдер, кайдандыр шифалы йогынты ясады, һәм ул тотты да үзенең урындыгына кире утырды, үзендә ниндидер иркенлек, рухи ныклык, хәтта рәхәтлек тойды. Ни гаҗәп, ул инде үзенең каршысында күтәрелеп торган кара, йөнтәс бу тауга бернинди куркусыз, сәерсенүсез карый иде. Күптән күреп ияләнгән сыман гына, һәм шунда тагын да гаҗәп хәл булды. Теге корылма тарафыннан бернинди хәрәкәт сизелмәсә дә, Рифатның күңелендә үзенә мөрәҗәгать иткән сүзләр яңгырады. Татар телендә һәм ап-ачык булып!
- Сәлам сезгә, хөрмәтле Җир планетасы вәкиле! Без сезгә ерак планетабыздагы гакыл ияләре исеменнән дә сәлам тапшырабыз!
- Ә... сезләргә дә бик күп сәлам! Сез кемнәр соң, кайдан килдегез? - дип сорады комбайнчы. Ул инде тавышланып, сүзләр белән әйтте.
Аңа каршы җавап тагын күңелендә генә яңгырады:
- Без монда иксез-чиксез ераклыклардан килдек, хөрмәтле Җир планетасы вәкиле. Сезнең Җир шары ул Галактиканың читенә урнашкан. Ә без тереклек иткән гигант планета исә Галактиканың үзәгендә. Безнең өчен сезнең Җир шары бик кечкенә, биниһая ерак, иң көчле приборлардан да күренми. Планетагыз алай кечкенә дигәнгә сез инде үпкәләмәгез, зинһар.
- Шулкадәр ерактан килгән кунакларга үпкәләп торган юк инде ул, - дип көлде Рифат. - Тик менә ни пычагыма... гафу итегез, ник менә болай төнлә белән йөрисез? Көндезен килергә, зур шәһәрләр янына төшеп утырырга, җитәкчеләргә җәвит итәргә кирәктер бит югыйсә. Рәсми визит белән дигәндәй. Ә монда... төнлә, игеннәрдән башка берни булмаган басуга, гади бер механизатор янына. Шактый гаҗәп бу.
- Без сезнең планетаны әле күптән түгел генә, очраклы рәвештә генә таптык, - диделәр тегеләр. - Табигате бик тә бай, искитмәле матур, кабатланмас бер планета бу. Галактикада анда тереклек булган, хәтта сездәгедәй гакыл ияләре яшәгән планеталар тагын да бар. Әмма аларның табигате бик ярлы. Кайсылары сездәге ялан чүлләр кебек кенә, кайберләре су азлыктан, сездәгедәй елга-күлләр, диңгезләр булмаганнан, ә кайберләре хәтта кислород җитәрлек булмаганнан интегә. Ә менә сезнең Җир шары, бүтәннәр янына куйганда нәни генә булса да, безнең Галактиканың күрке, үзегезчә әйтсәк, Галәмнең йөзек кашы ул. Шуңа күрә без моннан тиз генә китмибез дә әле. Бөтен Җир шарын җентекләп тикшерәбез, табигатен, урман-кырларын, океан-диңгезләрен, тауларын йөреп чыгабыз. Халыкларын, аларның мәдәниятен һәм рухиятен, хәтта сөйләм телләренә кадәр өйрәнәбез.
- Нәрсә, әллә безне яулап, басып алырга җыенасызмы югыйсә? - диде Рифат агай борчылу белән. Ул Галәмнән Җир шарына килеп төрле вәхшилекләр, яманлыклар күрсәткән басып алучылар турындагы хыялый фильмнарны бик белә, ал арны күреп туйган иде.
- Ул яктан тыныч булыгыз, хөрмәтле Җир цивилизациясе вәкиле. Бездә нинди дә булса хәрби корал ясау күптән тыелган гамәл инде ул. Безнең планетада үзара сугыш-низаглар күптән тарих аръягында калды, - дип сөйләделәр тегеләр. - Без Җир халкын җентекләп белергә җыенабыз. Аннары гына рәсми визит белән килергә һәм Җирдә яшәп яткан барча халыкларга дусларча ярдәм күрсәтергә уйлыйбыз. Техник үсеш ягыннан түгел, нәкъ менә рухи яктан. Үзара сугышларны юк итү максатында. Туктаусыз барган, халыклар өчен фаҗиганең дә иң зурысы булган сугышларны.
- Ай-Һай! - дип көлеп куйды Рифат агай. - Бездәге халыкларга нинди дә булса вәгазь тыңлата алу, аларны тәртипкә китерү... кемнең дә булса кодрәтеннән килә торган гамәл микән әле ул? Берсе икенчесенә ерткычларча карый бездәге халыклар. Берләре икенчеләренә каршы теше-тырнагы белән кораллана. Менә шул коралланулар безнең халыкларның җелеген суыра. Менә әле шушы гасырда, бүгенге көндә дә. Кызганычка каршы, бездә хәл-әхвәлләр менә шушындый шул! - диде комбайнчы коммунист ачыну белән. Партия таркалып төшүгә карамастан, күңеле белән әле һаман да коммунист булып калган кеше.
- Сездәге халыклар арасында үзара тискәре карашлар бар икән шул. Күр әле шул хәлне, бер халык үзен икенчесеннән өстен дип саный. Хәтта аңа хуҗа булу хокукына ия дип тә исәпли. Безнең өчен кыргый бер күренеш бу. Без моны өйрәнеп киләбез. Аннан, менә сезнең планета Галактикада иң матуры. Сез, Җир кешеләре, үз планетагызга карата да бик күп, артык күп тискәрелекләр эшлисез. Шундый матур, бай Табигатегезне олылау сездә юк! Без аның монысын да бик искәртеп киләбез. Аның аянычлы, хәтта вәхшиләрчә мисаллары адым саен. Без боларның барысын да өйрәнеп нәтиҗә чыгарабыз һәм сезгә ярдәмгә килергә дә уйлыйбыз. Ә бездә аның тәҗрибәсе бар инде! - диделәр тегеләр.
- Менә монысы бик әйбәт булыр иде. Бирсен иде Ходай! - дип, чын күңеленнән сөенде Рифат агай. - Без үзебездәге хәлләрне бик беләбез. Бу хакта һәрдаим сөйләнәбез дә. Тик менә шул сөйләнүдән уза алганыбыз гына юк әле. Әгәренки читтән, чит планетадан ук килгән әтрафлы гакыл ияләре тарафыннан киңәш-табыш бирелсә, моның берәр файдасы булмый калмас иде. Чыннан да! - диде Рифат агай, һәм аны ниндидер күтәренкелек, горурлык, шатлык хисләре биләп алды.
Карале син бу хәлне, ә?! Ул, гади комбайнчы, бәлки, Җир шары кешеләреннән беренче булыптыр, кемнәр белән гәпләшеп утыра бит. Әйтерең генә бармы, Галәмнең үзеннән, Галактика үзәгеннән килгән кунаклар белән! Бөтен дөньясында беренче булып! Бу бит әле беркемгә дә тимәгән бәхет.
- Гафу итәсез, ә шулай да сез ник әле болай караңгы төндә йөрисез? - дип, баягы соравын кабатлады Рифат агай. - һәм нигә дип менә минем янга, гади бер механизатор янына тукталдыгыз?
- Беләсезме, хөрмәтле агай, безгә төнлә йөрү бик уңайлы. Күп халык игътибарын җәлеп итмичә һәм бернинди шау-шу тудырмыйча гына, аерым шәхесләр белән элемтәгә керү ихтималыбыз арта. Менә сезне дә басулар уртасында ялгыз көе очраттык. Гади хезмәт кешесенең халәтен, уй-фикерләрен беләсебез килде. Без инде менә сезгә кадәрле дә Җир планетасының байтак вәкилләре белән элемтәгә кердек, - дип хәбәр итте тегеләр. - Урман-далаларда, тауларда эзләнүче, тикшеренүче галимнәр, сәяхәтчеләр, көтүчеләр, балыкчылар белән әңгәмәләр кордык.
- Йә, нинди инде ул безнең Җир халкы? Бездәге фән һәм техника үсеше кай тирәдә? Сезнең өчен, читтән караганда? - дип кызыксынды комбайнчы.
- Сүз дә юк, фән һәм техника сездә югары үсеш алган. Тик Галактика нисбәтендә алар әле сездә яралып кына киләләр, беренче адымнарын гына атлыйлар дисәң дә ярый. Галактикада фән һәм техника торышын, гафу итәсез, сезгә төшендереп тә булмас. Тик шул ук Галактикада үсешләре белән сездән күпкә түбән цивилизацияләр дә бар әле. Ә халыкка килгәндә, җәмгыятьләр үсешендә Җир шары халкы юллар чатында тора. Менә бу кыйтгада, сезнең элекке СССР дип аталган илдә, үзегез коммунизм дип атаган җәмгыять төзүгә талпыныш ясалган иде. Тик зур уңышсызлыкка очрады. Ә аның тоткан юнәлеше, мәсләге дөрес иде.
- Әллә сездә коммунизм төзелдеме? Сез коммунизмда яшисезме?! - дип кычкырынп ук җибәрде комбайнчы зур дулкынлану белән.
- Галактикада барлык алга киткән халыклар да, асылда, шушы мәсләк белән яшиләр. Бездә дә шулай бу. Бездә дә бернинди сыйныфларга бүленмәгән, гомуми тигезлек җәмгыяте! - диделәр тегеләр горурлык белән.
Рифат агай боларны таң калып, куанып тыңлады.
- Ә... сез шуны әйтә алмассызмы? Ул җәмгыятьне төзү бездә нигә тупикка килеп керде соң? - дип сорады ул.
- Үзегез үк әйткәнчә, кеше факторы. Коммунистик җәмгыять төзүне Җир шары халкының рухи дөньясы күтәрә алмады. Илдә тулысынча хакимлек иткән партиягезнең җитәкче даирәләре дә, гади хезмәт халкы да. Сез килеп кергән тупиктан, кризистан чыгу юлларын белмәдегез дә, хәтта эзләп тә карамадыгыз. Әнә капитализм кризислардан чыга белә бит, заманга яраклаша белә. Андый юллар, мөмкинлекләр сез төзегән җәмгыять өчен дә бар һәм күп тә иде ул. Ә төп сәбәп шул: рухи түбәнлек! - диделәр тегеләр.
- Әйе, шулай шул... - дип сузды Рифат агай. Ул боларны үзе дә бик чамалап килә иде. - Ә, тукта әле! Бездә дә кайчан да булса андый җәмгыять төзелеп җитәрме? Без дә сезнең кебек гомуми тигезлектә яши алырбызмы? - диде ул, сулышы кабып.
Тегеләр бераз сүзсез тордылар. Үзара киңәшеп алдылар, күрәсең.
- Әгәренки Җир планетасы халкы үз туган планетасын техника һөҗүменнән саклап кала алса, Җир шары цивилизациясе сугышлар белән, планета артык пычрану белән һәлакәткә юлыкмаса, ихтимал бар. Ә җәмгыятьләр үсешенең иң югары ноктасы һәркайда һәм һәркайчан - гомуми тигезлек! - диделәр тегеләр, тантаналы итеп.
- Хөрмәтле Галәм кунаклары! - диде комбайнчы хис белән. - Инде үзегезне күрик, мондый да әйбәт сүзләрегез, юрауларыгыз өчен кулларыгызны кысыйк. Ник әле болай бер-беребезне күрми сөйләшәбез? Рәхим итеп, корабыгыздан җиргә төшегез. Мин дә чыгам, - диде һәм ишеккә үрелде.
- Гафу итәсез, әлегә без, ачык һавага чыгып, сезгә күренеп йөри алмыйбыз шул.. Без Җир планетасының бактериологик тәэсиреннән сакланабыз, - диделәр тегеләр.
Ай, хәзер китәләр! Ни эшләргә? Галәм кунакларының күңелен ни белән күрергә? һәм шунда комбайнчының күңеленә бер уй килде.
- Хөрмәтле кунаклар! Безнең татар халкында кунакларны буш кул белән озатмау, ә нинди дә булса күчтәнәч биреп җибәрү гадәте бар. Әнә минем комбайн бункерында бик һәйбәт суктырылган бодай. Алыгыз үзегезгә шуны кирәк кадәр. Аннары аны үзегездә дә игеп карарсыз, бәлки, - диде ул.
- Менә сезнең бу күчтәнәчегезне бик рәхәтләнеп кабул итәбез, - диделәр тегеләр, һәм шунда ук корабтан комбайн бункерына озын һәм сыгылмалы җиңсә сузылды.
- Рәхмәт сезгә, Җир планетасының гади хезмәт кешесе. Без сезнең үлчәм белән бер центнер бодай алдык. Хушыгыз! - диделәр тегеләр, һәм биниһая дәү корылма, акрын гына кузгалып, һавага күтәрелде. Әллә ни арада гына инде яктырып килгән күктә юк та булды.
Рифат агай җиргә төшеп басты. Тетрәнүле, дулкынланулы уйлар өермәсе эчендә кулын болгап калды.
* * *
Көз килде. Уңыш бүлгәндә, күмәк хуҗалык рәисе янына комбайнчы Рифат агай килеп керде.
- Илдусҗан, миңа тиешле ашлыктан бер центнер бодайны хуҗалык файдасына тотып калыгыз! - диде ул.
- Ник әле алай, Рифат абый? - диде тегесе, аптырап.
- Шулай инде. Басуда югалттым мин аны. Ялгышып бункердан түккәнмен. Тотып калынсын! - диде комбайнчы, нык итеп.