СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мөдәррис Ибраһимов “Өмет”

Кояш әүвәле аның китап-дәфтәрләренә төште, аннан шалкандай ап- ак беләкләренә күчте, әкренләп йөзенә үк үрмәләде. Башын күтәреп сәгатькә караса — шаккатты: төш җитеп килә ләбаса! Ул, азрак тәннәрен язып керергә дип, ишегалдына чыкты, бакчага узды.
Йә Хода, көннең матурлыгы!
Алмагачлар чәчәкләрен коеп җимешкә узган, бакча киртәсе аръягындагы сабан ашлыклары яшел хәтфәдәй күтәрелеп киткән. Әле кичә генә Кырын юл басуы ала-кола нде бит...
Гасимә күкрәген тутырып хуш исле һава сулады. Тик шулчак йөрәге әз генә чәнчеп куйды. Күңеле тыныч түгел шул аның. Зарыгып көткән Җиңү көне дә килде. Авылга көн саен берән-сәрән дә, икешәр-өчәр дә җиңүчеләр кайта, тик аның Гасиме генә юк. Соңгы хаты килгәнгә дә өч айлап бар инде. Анысына артык гаҗәпләнми дә үзе. Булгалады бит алай гына язмый торулар. Ни әйтсәң дә, сугыш сугыш инде! Вакыт та тими торгандыр, үз өненә куып бардылар бит мәлгуньнәрне соңгы айларда. «Венгриядә Балатон күле янындагы сугышлардан исән калып, Австриягә бәреп кердек, — дип язган иде соңгы хатында, — бу сугыш Сталинградтагыдан ким булмады», — дип тә өстәгән иде. Берүк үзе генә исән булсын, көтәргә генә калгач, көтәр анысы...
Эчке бер куаныч һәм якты өмет белән җимеш куакларының башыннан сыйпап узуга, борынына куе карлыган исе бөркелеп кереп күңелен кытыклады Гасимәнең, башын әйләндерде, тәмам һушын алды. Ул, хәлсезләнеп китеп, аркасы белән алмагачка сөялде дә күзләрен йомды.
Әй узган гомер...
Әле кичә генә кебек, аны район мәгариф бүлегеннән Бишбакчага укытучы итеп җибәрделәр. Зәйсуганнан Бишбакчага җиде чакрымлык юл, ат-мазар эзләп тормады, урман аша туры гына җилдертте. Аягы тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә юк — күбәләктәй очып кына барды. Хыяллары күкнең җиденче катында иде шул. Уенмыни, ул укытучы булачак!
Башка вакытта күңелгә шом сала торган кара урманны бар дип тә белмичә үтүгә, аның күз алдына Бишбакча авылы килеп басты.
Авыл мәктәбен әллә кайлардан эзләп йөрисе юк, вак өйләр арасында чебеш анасы кебек кукраеп утыралар алар. Аннан Гасимәнең Бишбакча мәктәбендә булганы да бар бит әле. Җиденчедә укыганда концерт куярга килгәннәр иде. Дөрес, ул чак кыш иде, әллә кайлардан урап, күперләр аша чыгып, олы урамнан килеп кергәннәр иде мәктәпкә. Ә хәзер ике тыкрык аша турыга кистереп мәктәп капкасына килеп тә чыкты Гасимә.
Залда җыештыручылар буялган парталарны классларга өстериләр. Гасимә алар белән исәнләште дә укытучылар бүлмәсен сорады. Аның артыннан «Гасимнең сеңлеседер бу», — дип, чыш-пыш килеп калдылар. Менә ул укытучылар бүлмәсенең ишек төбендә. Йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә ишек шакыды.
«Керегез!» дигән йомшак сүз иреште колагына, аның артыннан ук ишеккә таба килүченең аяк тавышларын ишетте. Гасимә ишекне ачканда, ул инде ишек төбендә иде.
— Исәнмесез, — диде Гасимә, кыюсыз гына кулын сузып, бер үк вакытта хатын-кызларга гына хас үткенлек белән аңа күз сирпеп алырга да өлгерде һәм шаккатты: егетнең коңгырт-кара бөдрә чәчләре, үткен соры күзләре ике тамчы судай Гасимәнекенә охшаган иделәр. Уртасы чокыраеп торган киң ияге, калын иреннәре һәм текә ак маңгае аның нык ихтыярлы, көчле егет икәнлегенә ишарәли, үзенә таба сузылган нәфис кулны җиңелчә генә кысуы да моны раслый иде. Гасимә чак кына чүгәләп куюын сизми калды.
Тагын шул истә калган. Сәрбиҗамал әбигә фатирга урнашкач, колхоздан ат алып, әйберләрен алып килергә дип кайтты Гасимә Зәйсуганга. Юлын биш бармагы кебек белә иде югыйсә. Урманга кергәч, юл өчкә аерылды да куйды. «Уңыннан китәсе» диде ул һич тә икеләнмичә һәм атын уңга каерды. Инде байтак барды бу юлдан, ә урман авызы һаман күренми, җитмәсә, юлны котырып үскән үлән каплаган. Ул үзенең ташландык юлга эләгүенә төшенде, тик соң иде инде: юлның ике ягын вак, кыргый чиялек баскан, әллә ниләр генә эшләсәң дә, моннан кире борылып чыгарга мөмкин түгел. Ни булса — шул дип, Гасимә атын юлга таба куалады. Менә бервакыт бахбае, кинәт кенә баруыннан туктап, колакларын торгызды һәм, артына әйләнеп, хуҗасына мөлдерәп карады.
Гасимә, арбасыннан төшеп, атының алдына чыкты. Каршында баш әйләнерлек чокыр иде аның. Ул, атын кире борырга ниятләп, бар булдыгы белән аны куалады, аты бер-ике тапкыр бик нык суырылып та карады — тик юкка гына: арба урыныннан да кузгалмады. Аңа атын алга әйдәүдән дә гайре юл калмады. Шулчак моңарчы күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән хәлгә тап булды. Бичара хайван кинәт кенә арт аякларын туп-туры итеп алга сузды да лып итеп артына утырды, ал аяклары белән вак-вак атлап, арты белән шуа-шуа тау төшә башлады һәм, Ходайның рәхмәте, исән-сау төшеп тә җитте, аннан арт аякларына басты да хуҗасына борылып карады. Гасимә атының башыннан кочаклап елады шул чакта. Ә атның акыллы күзләреннән: «Борчылма, аның кебек кенә хәлләр була ул дөньяда», — дигән карашны укыды. Бичара хайванның җиргә ышкылып кап-карага әйләнгән арт саныннан кан саркып тора иде.
Бурлы алаша әле хәзер дә аның күз алдында тора. «Исәнсеңме икән, бахбаем, сугыш елларыннан исән-имин кала алдың микән? Бик яшь тә түгел идең бит инде теге вакытта да», — дигән уй чагылып үтте миеннән.
Мәктәптә укулар башланганчы, укытучыларны бригадаларга агитатор итеп беркеттеләр. Гасимә үзен өченче бригадага беркетүләрен сорады. Бурлы алаша шунда иде. Бригада өенә килгән саен, кәнүшнигә кермичә калмый, кесәсенә ни булса да тыгып килә һәм бахбаен сыйлый иде Гасимә. Бурлы алаша моңа шулкадәр ияләште, ул кыз кәнүшнинең теге башыннан ишекне ачып керүгә үк кешнәп җибәрә иде.
Читтән караган кеше Гасим белән Гасимәне игезәк яки бертуганнар дияр иде. Алар укытучылар бүлмәсе ишеге төбендә тәүге тапкыр күрешкәндә үк бер-берсен ошаттылар.
Ни гаҗәп, унсигез яшенә җитеп берәүне дә болай ошатканы булмады Гасимәнең. Яңа елда аларның туйлары булды. Тормышларын кеше сокландырырлык итеп корып җибәрделәр. Ел дигәндә бәхетле бу гаиләгә чиксез куаныч өстәп ир бала дөньяга килгәч, ата кеше шатлыгыннан бөтен дөньяны кочардай булып йөрде ул вакытларда. Гасимне тиздән мәктәп директоры да иттеләр. Гасимәсе шул мәктәптә укытты. Дөнья гел шулай гына тәгәрәп барыр кебек тоелды аларга. Ә хыялларының иге-чиге юк иде.
Нәкъ менә шул вакытта, барлык хыялларны челпәрәмә китереп, фин сугышы башланды. Гасимне сугышның икенче көнендә үк алдылар. Фин сугышы безнең «Японияне бүрек белән дә күмәбез» дигән гыйбарәнең буш куык икәнлеген ачты. Без сугышка начар әзерләнгәнбез икән! Бусы бетеп күп тә үтмәде, Бөек Ватан сугышы башланды. Арыслан йөрәкле ир-егетләр сөйгәннәрен, балаларын, туганнарын калдырып Ватанны сакларга киттеләр.
Гасимне, кыска сроклы курслар тәмамлатып, кече лейтенант иттеләр. Герман сугышына ул автоматчылар взводы командиры булып керде. Фин сугышында чыныгу алган яшь офицер полкта үзен тиз танытты. Аны разведка взводы командиры иттеләр. Аеруча җаваплы операцияләрдә күп тапкырлар катнашып, ул Кызыл Йолдыз, 1-П дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнде, чины да Австриягә бәреп кергәндә өлкән лейтенант иде инде.
Гасимә кинәт күзләрен ачты һәм бер мизгел һични күрмәс булды. Яз көне тыштан өйгә керсәң, күз тышта кала, диләр. Ә Гасимәнең күзләре эчтә калды, әмма бераздан тоташ караңгылык әкренләп таралды һәм ул алмагачның иң очында бер пар ап-ак чәчәк күрде. Гаҗәпләнеп, күзләрен алардан алмый торды. Алмагач күптән чәчәген койды, инде чыпчык башы хәтле алмачыклар үсеп ята, ә болар, берни булмагандай, чәчәк атып утыралар. «Гасим белән без бу» дигән уй килде кинәт Гасимәнең башына һәм ул кызу-кызу атлап өйгә керде.
—Әни, мин китим инде Бөгелмәгә. Алданрак барсаң, китапханәдән кирәкле китапларны эләктереп каласың, соңга калсаң — алып бетергән булалар.
—Үзең беләсең инде, балам... — диде әнисе, уйчан гына. Кызының күңеле кузгалганын ана күңеле сизмиме соң?
Юлга бик тиз әзерләнделәр. Гасимнән калган чемоданга булган киемнәрен, китап-дәфтәрләрен салды, бер кадак май, ике-өч бәрәңге катыш арыш кабартмасы тыкты. Әнисе соңрак Бөгелмәгә баручылар артыннан бәрәңге җибәрергә булды.
Гасимә Әби-патша таш җәеп салдырган Бөгелмә юлына чыкты. Юлның ике ягында шулай ук Әби-патша әмере белән утыртылган каеннар. Алар инде бик картайганнар, башлары сынып-ватылып беткән. Юлда бер җан әсәре юк. Сугышка хәтле колхозларга «полуторкалар» кайта башлаган иде, аларны да алдылар фронтка. Берәр атлы гына очраса инде. Ул Габдрахман авылының бу башында читән үреп ясалган каравылчы куышына таба атлады. Куыш эчендә сугыштан кайтып килүче бер солдат утыра иде. Аның бер кулы терсәктән түбән өзелгән, бер күзе дә юк. Гасимә аңа сәлам бирде. Тавышыннан ул аның күрше авыл егете Гариф икәнен таныды. Йә Алла, ничек үзгәргән! Нинди үткен, чая, баскан җиреннән ут чыгара торган егет иде бит!
Ул арада куыш янына Әлмәт ягыннан бер атлы килеп туктады. Юлчы, атыннан төшми генә:
— Бөгелмәгә баручы юкмы? — дип сөрән салды.
Гасимә ничек сикереп торып, чыгып йөгергәнен дә сизми калды. Юлаучы Таштау авылыннан Мәһди атлы кеше иде. Ул колхоз йомышы белән Бөгелмәгә чыгып китсә, тиз генә әйләнеп кайтмый. Бөгелмәгә баручыларны да, аннан кайтучыларны да утырта, станциядән Азнакай, Печмән, Сарман якларына юл тотучыларны да илтә, ә түләү ягына килгәндә, күпме бирсәләр, шуңа риза иде. Гасимә фанердан ясалган чемоданын алып чыкты да арбага менеп кунаклады.
Бөгелмә юлында аларга берән-сәрән өйләренә кайтып килүче фронтовиклар очрады. Гасимә аларның һәрберсенә текәлеп-текәлеп карый, Гасимне очратмаммы, дип хыяллана иде. Шәһәр уртасында алар аерылыштылар: Мәһди ага — Таштауның колхоз фатирына, Гасимә Зәйсуганныкына китте.
Укулар башланырга әле төп-төгәл бер атна вакыт бар. Гасимә беренче эше итеп иртән педучилищеның китапханәсенә китте. Әле җәйге сессиягә килүче студентлар күренми, бер кочак китап алып кайтты фатирына. Әйе, тырышырга кирәк. Гасиме: «Мин кайтканчы педучилище дипломы кесәңдә булсын», — дип язды бит хатларында. Дөрес, тәмамларга өлгермәде, ләкин инде соңгы курста хәзер Гасимә.
Төштән соң ул, җаны түзмичә, Мәскәү поездын каршыларга дип, станциягә менеп китте.
...Менә ул, сөмсерләрс коелган килеш, моң тулы күзләрен аска текәп, вокзалдан төшеп килә. Кайтучылар арасында бүген дә булмады аның Гасиме... Фатирына да кайтасы килми аның, укыйсы да. Чарасызлыктан базарга сугылырга булды.
Базар... Сыңар куллы, зәңгәр күзләре эчкә баткан ач яңаклы, озын буйлы солдат иңбашына тар гына итеп телеп аскан кереш сатып йөри. Киндердән теккән ыштан бавына менә дигән инде! Алыпсатар хатын очраган бер кешегә, шыпырт кына: «Ситсы кирәкмиме? Галош кирәкмиме?» — дип дәшеп кала. Милициядән курка. Йөзендә нур әсәре калмаган бер кортка бәрәңге катыш алабута кабартмасы сатып утыра. Читтәрәк бер төркем халык кемнедер сырып алган. Шул тарафтан гармун тавышы да ишетелә. Ирексездән шунда таба атлады Гасимә. Күңелен баскан, миен өзлексез кимереп торган ямьсез уйларыннан азга гына булса да арынасы килә иде аның. Халык агымын ерып-ерып эчкәрәк үтте ул һәм шундый аяныч күренешкә тап булды: ике аягы да бот төбеннән өзелгән, нәкъ утын түмәредәй калган солдат хромкада уйнап җырлый иде. Сугышларга киткән идем Гитлер күзен алырга.
Ходай миңа язган икән Ике аяксыз казырга.
Гасимә эчке бер сиземләү белән аны җентекләбрәк күзәтә башлады. Солдат түгел, ахры, бу кеше: погонында өч йолдыз. Гасимнең погоннары да нәкъ шундый иде. Чигәсе агара башлаган кара бөдрә чәч, туры текә маңгай һәм соры күзләр. Тик бу күзләрдән җансызлык, салкынлык, битарафлык бөркелеп тора.
Ул йөрәкләрне телен дәвам итте:
Илләремә кайтыр идем,
Исән булса дүрт саным.
Аякларым өзелгәнче,
Ник чыкмаган соң җаным...
Гасимә күзәтүен дәвам итте. Нәкъ аның Гасименеке төсле уртасы чокыр киң ияк. Иреннәре, күз төпләре, йөзе шешенке.
«Ходаем, Гасим ич бу! — дигән уй пешереп үтте аның миен. — Уң колак очындагы миңе дә аныкы. Ул! Ул!»
Инвалид үзенә текәлеп карап торучы ханымны күреп алды да кинәт агарынып-күгәренеп китте, ләкин күпне күргән кеше буларак, үзен бик тиз кулга алып, берни булмагандай такмаклавында булды. Тик, никадәр тырышса да, аның тавышы элеккечә көр, көчле түгел, ничектер зәгыйфьрәк, калтырабрак чыкты һәм әлеге ханымны кеше арасыннан эзли башлады. Ә Гасимә бу вакытта ялт борылып халыкны ерып чыкты да кая икәнен үзе дә белмичә йөгерә иде инде.
Ул колхоз фатирына кайтып керде дә, кәефем юк, дип, юрган астына чумды. Ярты төнгә кадәр хисләренә, күз яшьләренә тулы ирек биргәннән соң, күңеле төбеннән уй күтәрелде, тора-бара ул уй ныгыды, зурайды һәм, башка вак-төяк уйларны кысрыклап чыгарып, күңеленә тулы хуҗа булып калды: бу — ул, ул, аның Гасиме иде. Шундый уйлар белән таң алдыннан гына йоклап китсә дә, ул бик тиз уянды: сәгать биш тә тулмаган иде әле. Гасимә, тыгыз балтырларын кочаклап, башын тезләренә салды да төнлә өзелгән уйларының очын табарга тырышты. Хәер, табуның кирәге дә юк иде, уйлары бары аның турында гына иде бит.
Гасимә ашкынып көзге каршына килде. Туткыл алсу йөзе сизелерлек агарган, калын кара бөдрә чәч толымнары ике як иңбашына таралып төшкәннәр, зураеп калган күзләре дымыгып, караеп калганнар, алардан зәгыйфь кенә нур бөркелде, ә күңелендә инде көенечле шатлык сыман бер нәрсә тулып килә иде.
Ул, тиз-тиз генә юынып, бер йомры кара чәй эчте дә базарга ашыкты.
Бүген якшәмбе. Базар мыж килә, кайный. Тик Гасимәнең күзенә берни күренми. Тизрәк табасы иде бит аны, табасы иде!.. Озак эзләргә туры килмәде аңа. Лареклар тезелеп киткән урынның аргы башындагы халык төркемен әллә каян күреп алды ул.
...Сугышның тиздән бетәчәге көн кебек ачык. Дошманның сырт сөяге сындырылды, ул инде соңгы сулышларын ала, менә-менә җанын да бирер. Ә Гасим үзенең бик тә сагынган туган туфрагына, сөекле хатыны, газиз улы янына кайтыр. Алар тагын бергә укытырлар. Сугыш афәтләре дә әкренләп онытылыр. Әле бит аңа бары утыз яшь. Әйе, кәефләре шәп, күңеле күтәренке иде Гасимнең ул көннәрне...
Ләкин сугыш кайчан да сугыш булып кала шул! Кырык бишнең март урталары иде. Гасим хезмәт иткән часть Альп тауларында һөҗүм сугышлары алып бара... Бу җирләрдә тоташ фронт линиясе никадәр тырышсаң да була алмый. Тау артында тау, алар арасында чокыр, үзәннәр. Җитмәсә, алар куе урман белән капланган. Еш кына безнекеләр артында немецлар йә безнекеләр алар тылында кала. Разведка немецларның сугыш кораллары, кием-салым, азык-төлек шыплап тутырылган бик зур складларын күреп кайта. Ә частька ике көн инде азык-төлек килми торган чак. Полк командиры майор Петухов Гасимгә әлеге складны кулга төшерү бурычын йөкли. Складның бер башындагы будкага каравыл отряды урнашкан. Гасим складны бәрелешсез генә кулга төшерергә план кора. Иң үткен, иң кыю ике разведчик сакчыны «теге дөньяга» олактыра. Ә будка эчендә кәеф-сафа коручыларның шау-шуы көчәйгәннән-көчәя бара. Гасим өч автоматчыга будкага кинәт бәреп керергә, калганнарына складка килү юлының ике ягына засадага яшеренеп урнашырга әмер бирә һәм үзе дә сул кулына граната, уңына пистолетын тотып будкага йөгерә. Автоматчылар бер атусыз будкадагы дүрт фрицны, кулларын күтәртеп, стенага каратып бастыра. Тиз генә кулларын артка каерып бәйләп, авызларына чүпрәк тыга. Гасим складның алынуы турында рация аша полкка хәбәр итә. Автоматчылар немецларның склад капкаларын ачкан арада безнең ун «студебекер» килеп тә җитә. Ләкин нәкъ шул вакыт бик түбәнтен, баш очыннан гына дошман самолеты очып уза. Бомбалар ташламады, чөнки склад шартлаячак, пулеметтан гына сиптерде. Гасим сизенде: хәзер ни дә булса булачак. Чөнки бу разведка иде. Сугышчылар баш күтәрми азык-төлек төйи. Буш торган шоферларны да эшкә җикте
Гасим. Тизрәк төяп бетереп, моннан ычкыну иде аның уенда. Төялгән бер машина тоткарлыксыз китә торды. Шулай хәерлерәк. Ниһаять, соңгы машина да әзер. Гасим соңгы машинаның кабинасына таба ашыкты. Кинәт дошман аларның юлына миналар яудыра башлады. Миналарның берсе Гасимнең аяк астында ук ярылды, һәм ул аңын югалтты. Госпитальдә аңына килгәндә инде аның ике аягы да тездән югарырак киселгән иде. Җитмәсә, гангрена башланды. Табибларның тырышлыгы нәтиҗә бирмәде: уң аягын бер карыш, сулын ике карыш калдырып тагын кисәргә мәҗбүр булдылар. Татлы хыяллар, якты уйлар, корган планнар һәм өметләр — барысы да челпәрәмә килде, миен тоташ караңгылык томалады. Гасим госпитальдә бергә яткан иптәшләреннән, «Батырларча сугышып үлде» дип, гаиләсенә хат язуларын үтенде. Арча егете Ханнанов аның әманәтен үтәп хат язды язуын, тик почта ящигына илтеп салмады, ертып ыргытты.
Яралары төзәлә башлагач, аны Одессага кайтардылар. Тиздән тән сихәтләнер, ә менә аннан соң нишләргә? Шушы Каф тавы чаклы сорау тынгылык бирми аңа. Ничек итеп Гасимәсе, улы, авылдашлары, бергә эшләгән укытучыларына күренсен бу килеш? Сармандагы әти-әниләре ишетсә, акылдан язарлар... Юк, бетте-китте: алтын таулары бирсәләр дә кайтмаячак ул!
Терелгәч, аңа урнашырга дип берничә инвалидлар йортын тәкъдим иттеләр. Озак баш ватканнан соң, ул Чиләбе шәһәрен сайлады. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Бөгелмә аша узганда гына булса да җанга газиз туган якларын күреп калырга, вагонның ачык тәрәзәсеннән туган якның шифалы һавасын күкрәк тутырып бер суларга өметләнде. Поездда барганда инде Ульяновск, Норлат, Келәүле дә артта калдылар. Алда — Дымка. Аннан соң Гасим өчен дөньядагы иң зур, иң гүзәл, иң кадерле, иң якын шәһәр — Бөгелмә.
Педтехникумга укырга килгәч, ул шаккатты: икешәр, өчәр катлы таш йортлар иде биредә. Шуларның түбәсенә күтәрелеп караган иде, башыннан кепкасы төшеп китте... Ә урам буена кибетләр сузылып киткән... Хәтта урманы да шәһәр эчендә. «Парк» диләр икән аны. Педтехникум бинасы шәһәрдә бер: ике катлы итеп кызыл кирпечтән салынган. Аларның авыл мәктәбе моның белән чагыштырганда фил янындагы чебен кебек кенә. Вокзалны, тимер юлны, паровозны, су буе составларны да ул беренче тапкыр Бөгелмәдә күрде.
Аннан соң күп күрде шәһәрләрне Гасим. Уйласаң исең китәр: Бухарест, алтын Прага, София, гүзәл Вена... Болар өстенә тагын йөзәрләгән кечерәк шәһәрләр. Тик аларның берсе дә Бөгелмәне күргәч туган тәэсирне калдыра алмады.
Эшелон Бөгелмәгә якынлаша башлагач, ул вагон тәрәзәсеннән йотылып шәһәр өстен күзәтә башлады. Әнә таныш вокзал, әнә бишенче тегермән, әнә педтехникум. Педтехникум аңа барыннан да кадерле. Җиденче сыйныфны барлык фәннәрдән дә «бик яхшы»га тәмамлаучыларны сынаусыз гына кабул иттеләр педтехникумга. Гасим алар арасында иде. Бүгенгедәй хәтерендә, урыс теле укытучысы беренче дәресендә үк диктант яздырды. Аны тикшереп тараткач, Гасим чак кычкырып җибәрмәде: дәфтәр бите кып-кызыл, әйтерсең укытучы аның диктанты өстендә кулын кискән! Әнә шундый «бик яхшы» әзерлек белән авылдан килеп, ул педучилищедан менә дигән укытучы булып чыкты. Чөнки укытучылары барысы да югары әзерлекле иде. Биредә ул ГТО, ГСО значокларына нормалар тапшырды, йөгерү, сикерү буенча училище чемпионы булды... Әйе, бар иде Бөгелмә урамына сыймый йөргән чаклар...
Минут эчендә шушыларны миеннән уздыргач, ул шәфкать туташын, ике сөйләшергә урын калдырмыйча, поезддан төшәргә кыстый башлады.
Ничек, ни җаның белән шушы изге җирләрне ташлап, әллә кая, җәһәннәмгә китеп олагырга кирәк? Юк, үтерсәләр дә, Бөгелмәне узып китмәячәк, узып китә алмаячак ул!
Шәфкать туташы исә аны тиешле җиренә илтеп тапшырмыйча ташлап китә дә алмый, Гасимнең теләгенә каршы килергә дә арусынмый иде.
Алар поезддан төштеләр. Азнакайга кайтучы ике солдат аны күтәреп вокзалга ук алып керделәр. Гасимнең үтенече буенча, буфеттан бер ярты аракы алып килделәр. Аны өч борынга бүлеп салдылар да, юлга бирелгән сыр, колбаса кисәкләренең калдыклары белән капкалап куйдылар. Гасим үзенең базарга барырга ниятләвен әйтте. Әлеге солдатлар лап-лап йөгереп чыгып киттеләр һәм, биш-алты минут та үтмәгәндер, шулай ук йөгереп килеп тә керделәр.
—Вокзал ишеге төбендә сезне карета көтә, иптәш өлкән лейтенант! — диде аларның Рәсим атлысы, честь биреп.
Өлкән лейтенантка бу ошады, кәефе дә бераз күтәрелде хәтта. Егетләр аны тагын күтәреп алып чыкгылар да вокзал ишеге төбендә көтеп торучы юлчының арбасына утырттылар. Юлчы әлеге дә баягы Мәһди абзый иде. Гасим егетләр белән саубуллашкач, алар базарга таба юл алдылар.
...Гасимә халык төркемен ерып эчкәрәк үтте һәм инвалидны бик җентекләп күзәтә башлады. Кичә ул көтелмәгән уй-хисләренең кинәт ташуына, ярсуына чыдый алмыйча чыгып йөгергән иде. Бүген инде бераз сабырланган, шуңа акыл беләнрәк эш итәргә нияте... Торган саен ул өлкән лейтенантның Гасим икәнлегенә ышана бара, инде күңелендә бер бөртек тә шиге капмагач, халыкка мөрәҗәгать итте:
—Туганнар, сорыйм сездән, калдырыгыз безне. Бу — минем ирем. Үзебез генә аңлашыйк, зинһар! — диде.
Аларны сырып алган халык теләр-теләмәс кенә, артларына борылып карый-карый таралды.
Гасимә тиз генә аның сул кулының имән бармагына күзен төшереп алды. Нәрсәдер юнганда, Гасимнең балтасы бармак очына тиеп киткән иде. Җөй үз урынында.
Гасимәнең бар булган шиге уч төбендәге кар кебек эреп юкка чыкты, һәм ул инәлеп әйтте:
—Гасим, син бит бу?!
Инвалид, кичтән күп эчүдән шактый шешенгән йөзенә гаҗәпләнү билгесе чыгарып, янындагы шәфкать туташына күтәрелеп карады һәм киная белән тезеп китте:
—Надя, мине таныйлар, һе, белдеңме?! Исемем дә Гасим икән. Ә син Гриша дип йөргән буласың тагын.
—Гасим, дим, нигә белмәгән булып кыланасың инде? Мине баш тартыр дип курка торгансыңдыр. Аңлыйм мин хәлеңне. Син гаепле түгел ич аңа. Әйдә, ат табам да өйгә кайтып китәбез. Вильсор ничек кенә куаныр әле.
Вильсор сүзе чыккач, инвалид тәгәрәп китә язды, тик аңардан бу юлы да анык кына җавап чыкмады. Шулай да Гасимәнең өмете өзелмәде.
—Сезнең Вильсор исемле малаегыз бармыни? Үстеме соң инде? Әтисе кайтмыймыни әле? Ничего, кайтыр. Менә безнең ишеләргә генә кайту юк инде... — диде ул, уфтанып.
—Менә син аның әтисе! Гасим, өзгәләмә болай да җәрәхәтле йөрәгемне. Биш ел буена сине көттем. Әнә бармак очындагы җөеңә хәтле таныдым бит. Мин сине болай куркактыр дип уйламаган идем. Әнә Маресьев бөтен авырлыкларны ничек җиңеп чыкты!
—Мин бит Себер татары, чибәркәй! — диде инвалид, сагышлы йөзенә елмаю чыгарып.
Гасимә моны ишетмәгәндәй дәвам итте:
—Гармуның да көтә үзеңне.
Инвалид тагын сискәнеп китте, тик карт бүредәй, үзен тагын бик тиз кулга алды.
Гасимә өч көн шулай килде. Инвалид һаман ачылмады. Дүртенче көнне ул үзенең китәсен, әгәр теләге булса, Гасимәнең озатуына каршы килмәвен әйтте.
Гасимә, соңга калмагаем дип, иртәрәк менде станциягә. Перрон Чиләбе ягына китүче пассажирлар белән шыгрым тулы. Менә тирә-якка төтен- пар бөркеп «Мәскәү-Чиләбе» поезды килеп җитте. Арлы-бирле чабып, инвалидны тапканчы, манма суга төште.
Әнә Гасим... Кай арада менеп утырган да, вагонның ачык тәрәзәсеннән карап тора. Бик тырышып кырынып җибәргәч, нәкъ элеккеге Гасим булган да калган. Елмайганда ике бите чокыраюы да аныкы. Менә алар бер- берсенә текәлгәннәр дә тынып калганнар. Ә үзләре сүзсез генә сөйләшәләр.
Паровоз икенче тапкыр кычкырткач, Гасимә кинәт айнып китте һәм:
— Китмә, Гасим! Китмә, бәгърем! Мин сине шушы килеш тә яратам! Аңла шуны!
Гасим төн буе керфек тә какмыйча уйланып чыкты. «Әнә Маресьев ничек итеп җиңеп чыкты авырлыкларны!» — диде бит. Ул турыда уйланып караганы бармы соң әле аның? «Мин сине болай куркак дип уйламый идем», — диме? Маресьевның башка хәл. Аның аяклары протез киярлек. Ә минем бер аягым — бер карыш, икенчесе — ике карыш. Шулай да бөтенләй үк юк дигән сүз түгел ич әле бу. Чыннан да, күнегүләр ясый башласаң әгәр? Озак уйланып ятканнан соң, ул катгый карарга килде: күнегүләр, күнегүләр, тагын бер кат күнегүләр. Алма кебек хатыны, үсеп килә торган газиз улы бар. Шулар хакына күнегүләр...
Менә шушы өмет аны яшәртеп җибәргән иде. Поездга ул шундый катгый карарга килеп утырды.
Гасим үзенә сузылган кулны каты итеп кысты һәм җибәрмәде. Ул нидер әйтергә тели, тик телен әйләндереп әйтә генә алмый. Инде өченче гудок та булды, поезд әкренләп кузгалды һәм тизлекне арттыра барды.
Гасимә кинәт кулын тартып алды, хәлсезләнеп китеп якындагы баганага сөялде... Гасимнең: «Мин сиңа хат язармын!» — дигән сүзләре иреште аның колагына.
2025-07-14 13:18