СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гариф Галиев «Ул болай уйламаган иде»


1944 елның җәй айлары иде. Көннәрнең берендә радио һәм газеталар солдат Нури Ибәтевкә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында хәбәр иттеләр. Бу хәбәр ул елларда Горький шәһәре тирәсендә торган бер запас частьның солдатларын һәм офицерларын аеруча нык дулкынландырды. Чөнки Ибәтев„ шушы частьта хезмәт итеп, моннан ике-өч ай гына элек фронтка киткән иде.
Ибәтевнең портретын эшләтү мәсьәләсе менә шулай кузгалды. Ләкин биредә якын иптәшләре бик аз калганлыктан, аның рәсемен табу шактый кыенлашты. Шулай да часть командиры майор Григорьев, фотокабинетның архивын актарып, тактик өйрәнүләр вакытында төшерелгән негативларны тапты. Аларның берсендә Ибәтевнең дә рәсеме бар иде. Фотограф, үз чиратында, майорның әмере буенча, Ибәтевнең рәсемен группадан аерып алып, аны тиз генә зурайтты да портрет эшләү өчен художник Закировка тапшырды.
Закиров рәсемгә карау белән аз гына аптырап калды. Рәсемдәге йөзнең артык тыныч һәм аз гына боек булуы аның геройлыгы белән ничектер бергә кушылып җитә алмый кебек тоелды.
Аның уенча, герой исеменә лаек батырлык күрсәткән Ибәтевнең кыяфәте үзгәрәк булырга тиеш иде.
— Кешегә тиккә генә мондый зур исем бирелми, бу да бит бер биеклекне ялгызы унике сәгать буе саклап торган, дип сөйлиләр. Шулай булгач, рәсемдәгечә болай бик үк тыныч йөзле түгелдер ул,— диде үз-үзенә Закиров, кулындагы фоторәсемгә карап. Ул портретта йөзне үзгәртергә, аңа батырлык, кыюлык төсе бирергә булды.
Берничә көн үтүгә, портрет ярым эшләнеп беткән иде инде. Ләкин Закиров хезмәт итә торган ротага кинәт фронтка китәргә хәбәр алынды. Портретны төгәлләү эшен икенче художникка тапшырырга туры килде. Бу икенче художникның — Сәлмәновның— портрет эшләүдә үзенә хас аермалыклары бар һәм ул, кемнең дә булса эшен дәвам иттерүгә караганда, үзе башлап эшләүне артыграк күрә иде. Мәшһүр художник Левитан әйтмешли, гомумән, художниклар бер-берсен мактауны яратмыйлар. Сәлмәновта бу сыйфат аеруча көчле иде. Шунлыктан, беренче сүздән үк Ибәтев портреты турында аларның фикерләре икегә аерылды. Закиров үз фикерен яклады, үзенең карашларын исбат итте. Сәлмәнов исә аның әйткәннәренә каршы дәлилләр китерде:
— Батырлык кешенең йөзендә түгел, ә йөрәгендә. Карама син кешенең беләгенә, кара аның йөрәгенә,— диде.
— Рота вагоннарга кереп урнашты. Оркестр озату көен уйнады, китүчеләр полкта калучы таныш-белешләре белән соңгы тапкыр исәнләшеп, кулларын кысыштылар, хатлар язарга вәгъдәләр бирештеләр. Состав кинәт алга тартылды. Солдатлар үзләре торган бу авыл күздән тәмам югалганга кадәр вагон тәрәзәләре яныннан китмәделәр. Хезмәт иткән җирләрдән, иптәшләрдән аерылып, каядыр билгесез якларга китүе күңелдә җиңел генә дулкынлану уята иде. Бер үк вакытта, биш-алты ай буе гел бер урында яшәү бик туйдырганлыктан, бу китү аларны нәрсәсе беләндер дәртләндерә дә иде.
Шушы гомуми тәэсир эчендә калган Закиров, художник буларак, күңеле белән ниндидер эскизлар сыза һәм бер үк вакытта Сәлмәновның әйткәннәре аны нык кына уйланырга мәҗбүр итә иде.
...Сугышның иң кызган көннәре иде. Н. елгасының бирге ягында безнекеләр, аргы ягында дошман ята. Кичкә таба Закировны һәм аның белән тагын ике солдатны батальон командиры чакырып, аларга елганың аръягындагы дошман турында мәгълүматлар алып кайтырга задание бирде. Командир, заданиене аңлатканнан соң, бик сак эш итәргә кирәклекне аларның исенә кат-кат төшерде.
Кичен караңгы төшү белән, алар яр буена килделәр. Биредә разведчикларны озатырга билгеләнгән солдат көтә иде аларны. Менә агач арасыннан бик зур саклык белән көймәне сөйрәп алып, ярга якын ук китерделәр. Өс-башларын рәтләделәр, коралларын тагын бер тапкыр җентекләп карап-тикшереп чыктылар һәм, шыпырт кына көймәгә утырып, елгага кереп киттеләр. Никадәр сак булырга тырышсалар да, ишкәкләр вак-вак дулкыннар ясап, су өсте чупылт-чупылт итеп ала иде.
Караңгылык эченнән беленер-беленмәс булып ниндидер әрәмәлеккә охшаган тонык шәүләләр күренә башлады. Шунда ук кош тавышлары да ишетелеп китте. Болар каршы як ярга якынлашуның беренче билгеләре иде. Закиров аз гына каушап калгандай булды. Ләкин үзен бик тиз кулга алды: «Куркыныч туса, дошманнан яшеренер өчен караңгы төн бар»,— дип уйлады ул эченнән генә.
Ишкәкләрне үз ирекләренә калдырдылар һәм берничә минут үтүгә ярга килеп туктадылар. Яр чите җиңел генә дулкынланып алды. Шушындый дулкынлану разведчикларның эчке кичерешләрендә дә юк түгел иде. Ярга чыгып басу белән нәрсә уйларга да өлгерә алмый калдылар — көймәне ярның теге ягындагы солдат үзенә тартып та алды һәм шунда ук Закировлар каршына берничә немец солдатының килүе күренде.
— Нишләргә?—диде Закиров башта үз-үзенә. Аннары якындагы ике иптәшенә карап пышылдады:— Нишлибез?
Аның тавышы аз гына каушаганлыгын күрсәтә иде. Тик бу каушау аның гадәттәге тынычлыгын җиңәрлек дәрәҗәдә көчле түгел иде. Ул бик тиз тынычланды, бер үк вакытта кискен карарга килеп, иптәшләренә боерык бирде:
— Чумарга, су агышына агарга!.. Башка чара юк, иптәшләр. Әйдәгез, килеп җитәләр...
Ул секунд эчендә дошманга каршы ут ачу турында да уйлап алды. Шунда ук моңа үзе каршы килде. Бердән, дошманга ут ачу аларга йөкләнгән заданиене үтәүнең шартларын бозу булачак, икенчедән, дошман ягында көчнең күп икәнен ул яхшы белә иде.
— Чумарга! —дип әкрен генә кабатлады Закиров, ярым аптырашта калган иптәшләренә карап.
Күз ачып йомганчы алар юк булдылар. Елга өстендә дә аз гына вакыт дулкын боҗралары күренеп алды. Тик бу боҗралар, үзләреннән-үзләре җәелеп китеп, бик тиз югалдылар.
Закиров сак кына баш калкытты. Ул актык чиккә кадәр су агымы белән килеп, тончыгу дәрәҗәсенә җиткән иде. Рәхәтләнеп киң сулу алды. Бу аның гомерендә беренче тапкыр диярлек татыган рәхәте иде. Аннары юеш кулы белән йөзен, кашларын сыпырды, күзләрен тутырыбрак ачты һәм шунда якында үсеп утырган камышларны күрде. Бу аның өчен әйтеп аңлата алмаслык бәхет иде. Гәүдәсен яртылаш су эчендә калдырып, камышлар арасына кереп ятты. Озакламый калган ике иптәше дә аның янына килеп җитте.
Разведка алып кайткан материаллар нигезендә, икенче көнне таң белән дошман өстенә артиллерия ут яңгыры яудырды, һөҗүм башланды. Ут көчәйгәннән-көчәя барды. Ниһаять, дошман чигенергә мәҗбүр булды. Ләкин батальон Н. елгасын тоткарсыз гына кичә алмады. Чөнки күпер нәкъ урта бер җиреннән җимерелгән иде. Шуның аркасында аның алдына машиналар килеп тыгылды.
Саперлар күперне тиз генә төзәтә алмадылар, машиналар күбәйгәннән-күбәйде. Бу тукталып торудан файдаланып, шоферлар машиналарны караштырырга тотындылар. Солдатлар исә, машиналардан төшеп, чирәм өстенә сузылып яттылар, үзара сөйләшә-сөйләшә тәмәке төреп җибәрделәр.
Шул арада арттагы колонналарның берсендә ике солдат арасында нәрсә турындадыр бәхәс кузгалганлыгы колакка чалынды. Берничә солдат, бу бәхәс белән кызыксынып, алар янына килде.
Юлның читендә зур гына бер имән үсеп утыра. Тәбәнәк кенә гәүдәле, киң йөзле, курнос борынлы солдат, үзенең берничә иптәше белән, ниндидер бер картның үле гәүдәсен юл читенә, әлеге имән төбенә таба сөйри. Мәетнең ап-ак чәчләре тузгып-таралып киткән, маңгае күм-күмгәк булып шешеп чыккан, чигәсе кара көйгән. Шунда янында гына кечкенә арбасы белән әйберләре таралып ята.
Озын гәүдәле, яшь чырайлы бер старшина әлеге картның гәүдәсен имән төбенә сөйрәүче солдатларга:
— Тизрәк кыймылдагыз, машиналар кузгалмасын!— ди.
Теге курнос солдат, мәетнең аякларын рәтли-рәтли, тыныч кына җавап бирә:
— Өлгерербез.
— Нәрсә?
— Өлгерербез дим.
Курнос солдат каяндыр бер киндер кисәге алып килеп мәетнең йөзен каплый.
Солдатның ашыкмавын күреп, старшина кызыбрак китә:
— Тукта әле, син күптәнме биредә?
Солдат һаман тыныч калуында дәвам итә:
— Сугышның башыннан бирле урыным шушын да— алгы сафта минем.
— Шулаймы, күрсәт әле документларыңны...
Нәкъ шул вакытта әлеге солдатның иптәшләре старшина янына киләләр. Аңа нәрсәдер әйтергә телиләр, күз кысып карыйлар, һәм, ниһаять, болай диләр:
— Ул бит бер ялгызы сигез немецны егып салды, бәйләнмәгез аңа.
Ләкин старшина кызган, ул аларны тыңларга да теләми, һаман солдатны җилтерәтә:
— Чыгар документларыңны!
Солдат теләр-теләмәс кенә өстендәге яшел плащын чишеп җибәрә һәм гимнастеркасының сул як кесәсенә тыгыла. Шул чакта аның күкрәгендә Алтын Йолдыз балкып китә. Моны күргән старшина аптырап кала:
— Гафу итегез, иптәш!..
Ләкин старшина үзенең сүзләрен әйтеп бетерә алмый. Алдагы колонналардан команда ишетелә:
— Машиналарга!
Солдат белән старшина арасында әле генә булып алган бу хәлне күреп торган Закиров, машинага— иптәшләре янына менгәч, фәлсәфи уйларга чумды: «Теге вакытта Ибәтевнең портретын ничек эшләү турында бәхәсләшкәндә Сәлмәнов нәрсә дигән иде әле? Кешенең беләгенә карама, йөрәгенә кара, дигән идеме? Чынлап та шулай икән шул. Менә бит, үзе кечкенә генә гәүдәле егет. Тавышы да бик юаш чыга. Ә бит Советлар Союзы Герое исемен алган. Димәк, зур батырлык күрсәткән».
Инде иң арттагы машиналар кузгалды. Шактый озын, тар күпер бөтен гәүдәсе белән сыгыла-сыгыла актык машиналарны үткәреп җибәрде.
Бу вакытта художник Закиров сугыш бетеп, дөньялар тынычлангач язачак яңа картиналарының беренче эскизларын күңеле белән ак полотнога төшерә, шул картиналар өчен пейзажлар сайлый, әле генә очраган герой солдат турында уйлый. Ләкин үткән төн генә үзләренең никадәр кыенлык кичергәннәре ничектер аның башына да килми. Ә бит нәкъ менә шушы сәгатьләрдә, фронт газеталарының берсендә, бу өч разведчикны орденнар белән бүләкләү турында хөкүмәт Указы басылып ята иде.