СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рөстәм Галиуллин "Имтихан"

Тугызынчы сыйныфларга имтиханнар тапшырасы икәнен белгәч, Рәмис олы кайгыга төште. Юк, татар һәм рус телләреннән курыкмый ул, ничек тә күршесе Саниядән күчереп, «өчлелек» итеп ерып чыгар әле. Үзләре сайлап бирәсе фән дә борчымый аны. Физкультурада нәрсә — уйлыйсы юк: сикерәсе дә йөгерәсе дигәндәй... Тик менә алгебраны ничек «очлап» чыгарга? Шушы фәннең исемен ишетеп бер калтыраса, укытучысы Сәлим Хәйдәровичтан ике шүрли иде ул. Әле беркөнне дә төшендә шуларны күреп, куркуыннан кычкырып уянып китте. Төшендә артыннан куган Сәлим Хәйдәровичка тоттырмыйм дип төне буе йөгерде, соңыннан укытучы барыбер эләктереп, биек тау түбәсеннән этеп төшерде Рәмисне. Түбәнгә мәтәлгән малай, башы карават тимеренә бәрелеп, шабыр тиргә батып уянды.
Сәлим Хәйдәровичның: «Имтиханнарга шпаргалкалар ясап маташмагыз — барыбер карый алмаячаксыз. Икенчедән, контроль эшләрнең җаваплары бирелгән теге ярдәмлек китапларыгыздан күчерәм дип тә өметләнмәгез. Һәрберегезне аерым утыртып, селкетмичә дә эшләттерәм», — дигән сүзләре искә төшкәч, төн йокылары качты малайның. Димәк, Саниягә өмет юк. Әзерләнергә инде соң — имтихан борын төбендә. Хәер, китап тышына беләк буе хәрефләр белән язылган «Алгебра» сүзен уку белән үк ачуы кабарган малай аны ачып карарга җыенмый да.
Әлеге имтиханнан бик шүрли иде Рәмис. Җитмәсә, шул зәхмәтне беренче итеп куйганнар. Икенчеме, өченчеме сыйныфта укыганда, бер алмага бер алманы да куша белми дип, Рәсилә апалары тагын бер елга утыртып калдырган иде аны. Шуңа да күчми калудан курка иде малай.
Уку елы тәмамланып килгәндә, алгебра дәресендә такта янында чираттагы тилмертүләрдән соң Сәлим Хәйдәрович:
— Энем, имтиханда күчереп чыгармын дип өмет итмә. Тугызынчы сыйныфны кабат укырсың, ахры... — дигәч, йөрәгенең ничәнчедер кыллары өзелде малайның, ашау-эчүенең, йокысының рәте китте.
Тик шулай да өметен тәмам өзмәде Рәмис — имтиханга да үзенчә әзерләнде. Мисалларның чишелеше бирелгән ярдәмлек китапны (Сәлим Хәйдәровичның кан дошманын) башкалар кебек берне генә түгел, икене алды. Берсен мәктәп коймасы буендагы алмагач төбенә яшереп, икенчесен кәчтүменең эчке кесәсенә тыгып, имтихан буласы бүлмәгә кереп утырды. Укытучы контроль эш варианты язылган конвертны ачып номерны әйтүгә, Рәмис күз ачып йомганчы үзенә кирәкле битләрне китаптан ертып алды. Сәлим Хәйдәрович аны иң беренче партага утыртты. Рәмис ул арада әлеге битләрне өйдән алып килгән резин бауга эләктерде дә кнопка белән парта астына беркетеп куйды. Имтихан барышында Сәлим Хәйдәрович парталар арасыннан бертуктаусыз йөреп торды. Уңай вакытны чамалап, Рәмис әкрен генә теге битне тартты, беренче сорауны күчерә башлады.Хәкимов! Нәрсә таптың парта астында?! — Укытучының кырыс тавышыннан калтырап, үзе дә сизмәстән, кәгазь битен ычкындырып җибәрде ул. Шул арада йөгереп диярлек килеп җиткән Сәлим Хәйдәрович: — Ну-ка, бас әле! Ике кулыңны да күрсәт! — диде.
— А-а-бый, ми-ин сәгать кенә караган идем, — диде куркуыннан теле тотлыга башлаган малай.
— Һмм, ярар, ярар, — дип, арткы рәтләргә атлады укытучы.
Рәмис, берникадәр утыргач, берни тоймаган куллары белән теге битне янә тартмакчы булды.
— Хәкимов! Әйберләреңне җыеп иң арттагы партага күч. Нигәдер бик шикле күренәсең, — диде Сәлим Хәйдәрович. Аркасына уклау тыккан кебек төп-төз йөргән укытучы ярый әле парта астын карамады.
Эшнең кирегә китүен чамалаган Рәмис уйга батты. Кәгазь шыгырдатып, башларын күтәрми эшләп утырган сыйныфташларына ачуы килде аның. Исенә келт итеп алмагач төбендә көтеп яткан китап килеп төште. Нишләргә? Теләсә нинди сәбәп белән Сәлим Хәйдәрович барыбер чыгармаячак. Шулай да тәвәккәлләде Рәмис:
— Сәлим Хәйдәрович. Ы-ы-х, иртәдән бирле эчем дөрес түгел, ы-ы-х, урамга чыгып керергә рөхсәт итегез әле, ы-ы-х...
Йөзен чытып, авыртудан тилмергән кыяфәт чыгарган малайга, ни гаҗәп, ышанды укытучы:
— Бар, тиз бул, тәки эшли алмый каласың бит, — диде.
Бүлмә ишеген ябу белән, малай туп-туры алмагач янына «очты». Китапны табып, кирәкле битләрне эзли генә башлаган иде, артында Сәлим Хәйдәровичның шатлыклы тавышы ишетелде:— Хәкимов, эчең ничек соң, эчең?
Рәмис дер калтырап борылып карады... Укытучының төшендә таудан этеп төшергән вакыттагы кебек куркыныч елмайган йөзен күреп, соңгы арада болай да «ярты йөрәксез» малай, һушсыз, агач төбенә ауды...