СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте “Ике ялганчы”

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер тегүче. Тегүче дигәч тә, ул үзе бик осталардан булмаган. Бер урыннан икенче урынга күчеп, авыл арасында кием-салым теккәләп йөри икән бу; үзе бик яман ялганчы булган, ди.
Көннәрдән бер көнне бу шулай ике авыл арасында барганда уйлана икән: "Их,—ди икән, —мин ялганчы, дөньяда миннән дә ялганчы берәр кеше бар микән, шуны беләсе иде",—дип.
Бара торгач, юлда моңа бер кеше очрый. Тегүче бу кеше янына туктап, исәнлек-саулык сораша.
— Нихәл, туган, исәнлек-саулыкмы?—ди.
— Ярый инде шунда,—ди, теге кеше әйтә,— алай-болай итеп алып барабыз шунда дөньясын,—ди.
— Кара әле, дус кеше,—ди, тегүче әйтә.—Әнә тегендәге олы юлдан бик зур олау үтеп бара, ахры, күрәсеңме? —ди.
Теге кеше олы юл ягына борылып карый да:
— Юк, — ди, — ниткән олау булсын, — ди. — Анда нибары ике генә елкы күренә бит,—ди.
— Ярый, хуш, киттем,—ди, тегүче әйтә,—син миңа иптәш түгел икәнсең, — ди.
Бара торгач, тагын бер кешегә очрый бу.
— Исәнме, нихәл, агай? —ди.
— Ярый әле,—ди теге.
— Кара әле, дус кеше,—ди тегүче,—әнә теге олы юлдан олау үтеп бара, күрәсеңме? —ди.
Теге кеше карый да:
— Юк,—ди,—ялгышасың,—ди. —Мин анда бер генә елкы үтеп барганын күрәм, башка берни дә күрмим,—ди.
Шуннан соң тегүче:
— Ярый, хуш,—ди, —син дә миңа иш кеше түгел икәнсең,—ди.
Китә бу. Бара торгач, моңа очрый тагын бер кеше. Бу була алама гына бер итекче. Исәнлек-саулык сорашып танышканнан соң, тегүче итекчегә әйтә:
— Кара әле, дус кеше, әнә, —ди, —күрәсеңме, — ди, — теге олы юлдан ун-унбиш атлы бер олау үтеп бара,—ди.
Итекче олы юл ягына күз төшереп кенә ала да, аны-моны уйлап тормый:
— Әйе,—ди,—бик зур олау үтеп бара икән шул,—ди. —Бер йөз илле атлы булыр,—ди.
Тегүче бик шатланып:
—Бик шәп, бик әйбәт,—ди, —Мин үз ишемне таба алмый йөри идем әле,—ди. —Син миңа иптәш булырлык кеше икәнсең,—ди, — әйдә,—ди,—әнә шул алдагы авылга барып урнашыйк,—ди.
Авылга барып керү белән, тегүче итекчегә әйтә:
— Дус кеше,—ди,— син авылның бу башында кал,—ди,—мин теге башына барып берәр фатир алыйм, мин кием-салым, ә син итек тегәрсең, — ди.
Шулай итеп, болар икесе авылның ике башына барып урнаштылар, ди.
Ярар. Бу авыл кара гына бер авыл булган икән, ди.
Шулай көннәрдән бер көнне авыл яшьләре урам буенча йөреп алай сугылганнар, болай сугылганнар да килеп кергәннәр, ди, әлеге тегүчегә.
— Абзый кеше, син күп җирләрдә йөргән, күпне күргән, син безгә берәр әкият сөйлә әле,—диләр икән тегеңә.
— Мин күп йөргән, күпне ишеткән кеше булсам да, әкият сөйли белмим, тыңласагыз, мин сезгә үзем күргән-белгәннәрне сөйлим,—ди икән тегүче. Яшьләр бик шатланалар, кайсы сәкегә, кайсыберләре идәнгә утырып: "Сөйлә әле, сөйлә",—диләр тегеңәр. Тегүче тотына сөйләргә:
— Мин,—ди, —бу тирә кешесе түгел, мин бик ерактан килгән кеше,—ди.— Безнең якларда,—ди,—таулар бик күп була,—ди.— Безнең яктагы таулар башка як таулары тикле генә түгел, алар бик биек булалар,—ди. —Менә безнең авылның тавыклары, шул тау башларына менеп, күктән йолдызлар чүпләп, шул йолдызлар белән туенып торалар иде,—ди.
Китә сөйләп, китә сөйләп бу шулай дөньяда булмаган нәрсәләрне.
Яшьләр моның сөйләгәнен тыңлап-тыңлап утыралар да чыгып китәләр теге итекче янына. "Ул да дөнья күргән кешегә охшый, аның янына барып карыйк әле",—диләр. Барып керәләр, әйтәләр инде тегеңәргә: "Тегүче карт шулай-шулай дип сөйләде, дөрес микән бу эш?" —диләр. Итекче белә бит инде боларга кемнең шулай ялганлаганын, ул бер дә аптырап тормый:
— Әйе,—ди,— булса булгандыр,—ди,— анысын белмим дә, тикшермим дә, —ди, —Мин күп йөрдем, күпне күрдем,—ди.— Анысы дөрес,—ди,— шулай да тавыкларның күктән йолдыз чүпләгәннәрен күргәнем юк әле,—ди.—Тик менә безнең авылның әтәчләре, айны тырмап төшереп, урам буенча өстерәп йөртә торганнар иде, менә минем шуны күргәнем бар,—ди.
Менә шулай итеп, бу ике ялганчы дөньяда булмаган нәрсәләрне сөйләп гомер иткәннәр, ди, элекке заманнарда.