Җәйне түземсезлек белән көтеп алам. Түбә кыекларыннан беренче тамчылар «тып» итеп өй нигезенә калын ястык булып яткан кар көртенә килеп төшүе була, күңел аллы-гөлле чәчәкләр, уенчак күбәләкләр, тынгысыз энә караклары, эшчән кырмыскалары белән бизәлгән болынга ашкына башлый. «Минем болын» дип йөртәм мин авыл кырындагы каен урманы аланын. Минеке генә түгел инде ул, әлбәттә. Аны шулкадәр сагынып, үз итеп яратучы мин генә түгел. Безнең авыл кешеләреннән «Нәрсә ул туган як?» дип сорасаң, аларның да күз алдына иң беренче шушы назлы болын киләдер, һәрхәлдә, минем өчен туган ил шуннан башлана. Анда барысы да сыйган: җир йөзендәге иң кадерле кешем — әнигә булган изге хисләр дә, балачакның якты, самими хатирәләре дә, кеше гомеренең яшьлек дигән иң серле чорына аяк баскач, күңелдә бөреләнгән тылсымлы тойгылар да шушы болын белән бәйле.
Бирегә мине тәү тапкыр әни җитәкләп алып килгән иде. Яланаяк ямь-яшел үлән арасыннан тәпи-тәпи сак кына басып атлаганым бүгенгедәй хәтеремдә, һәр бөҗәкне тотып карап, күбәләк куып уйнадым да уйнадым мин ул чагында. Әни исә үзе белән алып килгән бәләкәй савытка җиләк җыйды. Каен җиләге иде ул. Җыеп бетергәч, минем янга килеп тәлгәшләр сузды. «Кызым, ашап кара әле, оҗмах җимеше кебек тәмле җиләк бу. Моны ел саен бер уч җыеп ашасаң да, ел буена җитәрлек көч аласың, диләр». Шул көннән башлап болын минем өчен изге туфраклы оҗмах почмагына тиң бер урынга әйләнде.
Ел саен киләм мин болыныма. Ел саен каен җиләге пешкән вакытны көтеп алып, рухи бер күтәренкелек белән шунда ашыгам. Әй, ул каен җиләгенең тәмен белсәгез икән! Аның матурлыгы соң! Ә аны җыю нинди ләззәт алып килә! Каен җиләге иң саф, иң матур урынны гына сайлап үсә. Июнь ахыры, июль башларындарак «каен җиләкләре пешкәндер инде, көтәдер инде» дигән уй тынгы бирми башлый. Син кичтән үк каен пиннеге белән чабынып мунча керәсең дә, йомшак мендәрләргә башыңны куеп, иртәгә кыласы изгегә әверелгән йола турында тәмле уйларыңа чорналып, изрәп йоклап китәсең. Төш күрмисең әле бу төндә. Күңел ап-ак кәгазь бите кебек буп-буш, тып-тын. Кояш күтәрелгәндә, йокың туеп уянасың, күзләрең ачу белән каен җиләге җыярга барачагың искә төшә. Иреннәргә елмаю куна. Тәмле итеп бер киереләсең дә өстеңдәге юрганны кинәт ачып сикереп тә торасың. «Сәлам, кояш!» — үтеп барышлый гына аңа үз итеп шулай эндәшәсең. Бүген ул сиңа теләктәш, бүген сез бер яшьтә. Бүген сез икәүләп җиләк җыярга барачаксыз. Күңел җырлый, тән очып китәргә торган өрфиядәй җип-җиңел, йөгерәсе, очасы килә! Кояшта җылынырга өлгермәгән салкынча су белән челтер-челтер итеп кенә битне чылатасың да өстәл артына капкалап алырга килеп утырасың. Кайнар чәй авызны өтә, шулай да шапыр-шопыр эчәргә ашыгасың. Эх, тәмле дә соң! Ә кичен җиләк белән тагын да тәмлерәк булачак. Эх! Мондый күңел күтәренкелеге белән кулларны чәбәкләп аласы да килә, әнидән генә кыенсындыра. Вәкарьлек кирәк.
Ниһаять, болынга китәсең. Быел да уңган микән? Уңмыймы соң инде, минем болында башкача була алмый, уйлый-уйлый килеп җиткәнеңне сизми дә каласың. Шылт иткән тавыш та чыгарырга куркып, куе үләнне икегә аерып карыйсың. Шулчак тәлгәшеннән өзелеп төшәргә җитешеп сусылланып, кып-кызыл булып пешкән пар җиләк сиңа карап күз кысып куя. Бер мизгелгә генә бөтен дөнья тынып калгандай була. Икенчесендә колакка кемнеңдер чыңлап көлгәне ишетелә. Җиләкләрдән күзеңне дә ала алмыйча, кем көлә икән дип уйлыйсың. Кем булсын инде, каен җиләге көлә. Әйе-әйе, нәкъ менә каен җиләге көлә! «Килдеңме?» диюе аның. Әлбәттә, каен җиләгенең күз кысып шаяруы да, көлүе дә тоела гына. Җиләкләр белән эчтән генә сөйләшә-сөйләшә, аларны яфрак түшәлгән савытка тәгәрәтә башлыйсың. Берне, икене, өчне саласың. Менә бер уч булды, ике уч та җыеп салдың. Тагын азрак җыясың да савытка борынны терәп, тирән итеп сулыйсың. Ә-әх! Әле генә сабагыннан өзелгән каен җиләгенең хуш исенә берни тормый! Бернинди парфюмерның да аңа тиң хуш исне уйлап чыгара алганы юк әле. Ышанмасаң иснәп кара!
Каен җиләге — мәхәббәт җиләге ул. Аны җыйганда беркайчан да үзең турында уйламыйсың. Шушы түгәрәк, ут янып торган кып-кызыл, хуш исле җиләкләрне тизрәк яраткан кешеләреңә алын кайтып ашатасы килә. Бәләкәй чагында аны әнигә, әтигә, әбигә, бабайга, абый-апаларга булсын дип җыясың. Ә инде борынга беренче мәхәббәт исе керүгә, күңел сөйгән ярны шушы болынга алып килә. Аңа шушы җиләкне өзеп каптырсаң, мәхәббәт мәңгелек хис булачак кебек. Ләкин авылда көпә-көндез сөйгән ярны җитәкләп болынга алып килерлек кыюлык каян булсын инде бездә! И-и, яшь чак диген! Җиләк җыеп кайтуга ук әни янына киләсең дә: «Күзеңне йом, авызың ач!» — дисең. Әнинең болай шаярышып торырга вакыты булмаса да, ул, ике кулын алъяпкыч астына яшереп, күзләрен йомган була. Белә инде ул авызына каен җиләге саласымны, юри генә белмәгәнгә салыша. Җиләк тәмен тоюга, күзләрен ачмый гына ләззәтләнеп тора. Аннан соң, елмаеп: «Бар, әтиеңә дә каптыр, кычыткан чыпчыгы!» — ди. Әтигә дә, әби белән бабайга да, абый белән апага да берәр уч эләгә. Әби кызык инде, аның белән күз йомышып уйнап торып булмый. Ул башта озак итеп бисмилла укый, аннан соң гына авызын ача. «Быел да оҗмах җимешкәйләрен татырга насыйп иттең, йа Раббым, иминлекләр бир, гомеркәйләр бир, илгә тынычлык бир, оныгыма тәүфыйк бир!» — дип, теләкләргә күмә аннан соң. Ә сөйгән ярга ничек тә җаен табып, каен җиләген ашатмый калмыйсың инде. «Быел каен җиләге ашадыңмы әле, пешкән бит», — дип юктан гына сүз кузгатасың капка төбенә озата кайткач. «Юк әле», — дигән була. «Мин өлгердем инде», — дип, җитезлегең белән мактанып аласың. «Җиләк җыеп йөрергә минем вакытым бармыни, син җыеп ашатсаң гына инде», — дип үпкә белдергән була ул. Сиңа шул сүз генә кирәк, алдан әзерләп куйган өлешен мәче җитезлеге белән алып чыгып та бирәсең. Аның син җыйган җиләкләрне тәмләп ашавыннан да татлырак мизгелләр бар микән бу дөньяда?! Менә шуннан соң мәхәббәт җиләге дими, ни дисең инде каен җиләген!