СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия "Моңлы курай"

Бабасы, оныгының туган көненә курай бүләк итеп, болай диде:
- Акрын гына өрсәң, кураең җырлап җибәрер. Гади генә түгел, тылсымлы курай бу.
Син уйный башлауга, кыш җәйгә әйләнер, һәм бакчалар чәчәккә күмелер, берсен берсе уздырып, кошлар сайрый башлар. Малай уйный башлауга, дөрестән дә, яз җитеп, гөрләвекләр агарга кереште, чия белән алмагачлар чәчәк атты. Малай курайны кулыннан төшерергә теләмичә уйнады да уйнады, ахырда ул аны ватты. Бабасы, күңелсезләнеп:
- Курай сиңа, мөгаен, үпкәләгәндер, без инде аның моңлы тавышын бүтән беркайчан ишетмәбез, - дип әйтеп куйды.
- Син аны төзәтә алмыйсыңмы? - диде малай, өмет тулы күзләрен бабасына төбәп.
-Ничек итеп төзәтермен икән соң? Әнә бит ничек ярылган.
-Ябыштырып булмыймы аны?
-Күпме генә тырышсаң да, вак-вак ярыклар калып, сызгырып һава чыгачак. Курайның тавышы элеккечә чиста булмаячак.
-Ә мин оркестрга кушылып курай уйнаган концертта җырларга җыенып беткән идем инде, - дип, әңгәмәгә кушылды малайның җырчы әбисе.
-Бәлки, кибеттән яңа курай сатып алырбыз? - дип талпынып куйды малай. - Анда флейта да, сыбызгы белән курай да саталар.
-Алар бит барысы да пластмассадан эшләнгән, - диде бабай, кулын селтәп. - Камыштан ясалган бу курай иң дөресе иде шул.
-Андый курай бер генә иде, - диде әбисе, авыр сулап.
-Нишләргә соң инде хәзер? Нишләргә? — дип, ишекле-түрле йөрде малай. Бабасыннан оят иде. Шундый тырышып, яратып ясады бит ул аны. Малай кабат бабасы янына килде.Бабай, ә без яңа курай ясый алабызмы соң? - диде ул, шомырт кара күзләрен ялтыратып.
-Анысы гына мөмкин дә булыр иде, тик җиңел нәрсә түгел бит ул, - диде бабай, хәйләкәр елмаеп. - Ай-яй җиңел түгел. Андый тылсымлы курай көпшәсе ерак-еракта, биек таулар, тирән диңгезләр артында, зәңгәр күл буенда үсә. Анда барып җиткәнче, җиде кием дагалы итек туздырырга кирәк, диләр. - Бераз тынып торганнан соң, ул сүзен дәвам итте, - үзең уйлап кара, шушы яшемдә мин ялгызым гына андый ерак, хәвефле сәфәргә ничек чыгып китим?
-Мин синең белән барырмын! - дип сикереп торды малай.
-Бик шәп булыр. Син әле яшь, уйларың да җитез, хәтерең дә шәп, күзләрең дә үткен.
Иртәгесен бабай белән малай ерак юлга җыенып чыктылар. Бабай аркасына капчык элде, кулына юл таягы тотты. Малайның кулында исә әлегә буш су савыты иде.
-Чишмә буена барып җиткәч, савытыңа су тутырырбыз, - диде бабай. - Сусыз берни дә эшли алмыйсың, курай да бит әнә гомер-гомергә кечкенә елгалар, тыныч сулы күлләр буенда үскән. Камыш та, тамырлары да суда.
Җиде көн, җиде төн буена бертуктамыйча барды да барды алар. Бер тау башыннан икенче тау башына, бер болыттан икенчесенә атлый-атлый, бик күп авыллар һәм шәһәрләр, байтак илләр аша үттеләр. Ниһаять, очар кошлар югарылыгыннан теге күлне күреп алдылар. Мәңге яшел нарат-чыршылар әйләндереп алган зәп-зәңгәр күл кояшта асылташтай җемелдәп ята иде. Җылы якларга китәргә җыенган үрдәк-казлар тып-тын күл өстендә оя-оя булып йөзеп йөри. Күл буенда исә бакчадагы укроп сыман чатырлы ниндидер биек үлән үсеп утыра.
-Курай әнә шул була инде, - диде бабай, әлеге биек үләннәр янына килеп җиткәч. - Биредә, Көз-патшабикә биләмәләрендә, ул рәхәтләнеп иркендә үсә. Курай бит ул көзен сабагы ныгыгач кына җырлый башлый. Ишетәсеңме, җилгә кушылып җырлый.
-Әнә ниндидер кош та аларга кушылды.
-Камыш чыпчыгы ул, безнең моңлы курайны шулар саклый инде, - диде күпне күргән, күпне белгән бабасы.
-Ничек, без хәзер бер көпшә дә өзеп ала аямыйбызмыни? - дип гаҗәпкә калды малай.
-Гади генә эш түгел бу, камышлар сихерләнгән бит.
-Ул сихерне кем дә булса кайтара аламы .соң?
-Көз-патшабикә генә кайтара ала аны.
Бабай шулай дип әйтеп бетерергә дә өлгермәде, ниндидер тылсымлы ишек ачылып киткәндәй, каршы ларында шундый чибәр, сарыдан киенгән Көз-патшабикә пәйда булды.
-Хуш киләсез, кадерле кунаклар! - дип, бабай белән малайга сәлам бирде ул. - Ни өчен килүегез мәгълүм миңа. Сезгә тылсымлы курай кирәк. Тик бер шартым бар. Үти алсагыз - курай сезнеке, аласыз да китәсез. Үти алмасагыз, мәңгегә минем биләмәдә каласыз, мин сезнең үзегезне телсез курайга әйләндерәм! Әнә карагыз, сезнең кебекләр байтак биредә! Тылсымлы курайны эзләп, күпме асыл егетләр килде! Тик барысы да мәңгегә биредә калды. Шуңа күрә җырламый алар, җилгә кушылып елый гына. Йә, минем сынауны үтәргә ризамы сез?Әйе! - дип җавап кайтарды бабасы, Көз кебек үк катгый итеп. — Курай бит безгә күңел ачар өчен генә түгел, ә бәлки халкыбызның борынгы көйләрен хәзерге буын кешеләренә җиткерер өчен кирәк.
-Максатларыгыз зурдан икән. Ярдәм итәрмен мин сезгә. Беренче сынавым шул иде.
-Икенче сынавың нинди булыр икән, хөрмәтле патшабикә? - дип сорады бабай.
-Икенчесе менә мондый! Күл буендагы йөзләгән сихерләнгән курай арасыннан үзегезгә кирәкле тылсымлысын эзләп табыгыз.
Шулчак оныгы куе булып үскән камышларга күз салды да, кураларның берсендә тирбәнә-тирбәнә үзенең матур җырын сузып утырган камыш чыпчыгын күреп:
-Әнә, әнә ул курай! - дип шатланып кычкырып җибәрде.
-Әйе, нәкъ үзе, - диде Көз, - сез бу юлы да дөрес җавап бирдегез. Хәзер инде иң соңгы, өченче сорау, әмма ул иң авыры. Үсеп утырган әлеге көпшәләрнең берсеннән оныгың нинди дә булса көй чыгара алырмы?
Көз сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, малай курай янына килеп тезләнде дә көпшәне иреннәренә китерде... һәм әйләнә-тирәгә озын, моңлы көй таралды. Кабатланмас, гаҗәеп бу авазларда яфраклар шавы да, гөрләвекләр җыры да, кошлар сайравы да яңгырады. Җилләр бу көйне эләктереп алып үзләре белән ерак-еракларга ияртеп китте.
- Моңлы курайның чын хуҗасы табылуга мин бик шатмын! Хәзер инде ул ышанычлы кулларда, - диде Көз, ихлас күңелдән елмаеп. Аннары курайны кисте дә малайның кулына тоттырды.
Малай бүләкне, алып, күкрәгенә кысты да аны күз карасыдай сакларга, ата-аналарының, ерак бабаларының көйләре буыннан-буынга дәвам итсен, күңелләрне күтәрсен өчен, әлеге серле моңны югалтмаска, баетырга вәгъдә итте.