СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фәнис Яруллин "Карлыгач, Акколак һәм Тычкан "

Акколак дигән песи өй түбәсенә менеп кояшта кызынып ятарга бик ярата икән. „Их, — дип уйлый икән ул зәңгәр күккә карап, — син диңгез булсаң иде, шуннан ап-ак балыклар сикереп төшсен иде дә туп-туры минем авызга кереп китсен иде. Тыпырдап торган балыклар белән тамак туйдыргач, кояшка сыртны куеп, биш-алты сәгать черем итеп алыр идем. Балыклар бик күп коелса, ашаганнан калганын хуҗа бабайга кертеп бирер идем. Ә ул минем юмартлыгымнан күңеле булып, төннәрен мине үз янында яткырыр иде. Юкса артыгын усалланды. Тычкан тотмыйсың дип сүгә, мендәрләрне изеп бетерәсең дип тирги. Йомшак яраткач нишлим соң инде? Өелеп торган мендәрләр барында ишек төбендәге камыш палас өстендә йоклыйсы килми шул. Тычканнарын әйтер идем: идән астына ояламасалар ярамыйдыр. Йөрсеннәр иде минем кырыйда чабышып, ничек тә берәрсен эләктерер идем”.
Акколак, шулай хыялланып ята торгач, йоклап китте. Ә уянып күзләрен ачып караса, келәт кыегында карлыгач оясы куреп алды. „Менә ичмасам табыш!” — дип уйлады ул һәм морҗа артынарак посып ояны күзәтә башлады. Бер сәгать кузэтте, ике сәгать, әмма ояда җан иясе күренмәде. Артык тырышып караудан Акколакның күзләре әлҗе-мөлҗе килә башлады. „Буш оя гына булды ахрысы бу, — дип көрсенеп куйды ул. — Иң яхшысы: тизрәк төшим дә бабакайның сөтле чәен эчеп меним. Мөгаен ул чынаягындагы чәен яртылаш эчкән килеш йоклап киткәндер. Бәлки әле табында кортлы мае да калгандыр. Тиз генә ялтыратып куйыйм да, йөрсен бабакай боларны кайчан ашадым икән соң дип.
Акколак посып яткан җиреннән чыгам гына дип торганда, келәт кыегындагы ояга уктай атылып, Әнкә карлыгач кайтып керде. Әнкәләрен күрүгә дүрт сары борын өскә сузылды. Алар дүртесе дә авызларын киереп ачканнар һәм: „Миңа, миңа!” — дип әнкәләренең җименә үреләләр. Әнкә карлыгач алып кайткан җимен бер баласының авызына салды да, якында куркыныч барлыгын күрмичә, яңадан очып китте.
„Менә хәзер сыйланырга була, — диде Акколак, телләрен ялмап. — Нинди җайлы урын. Келәт почмагыннан менеп эчкә кулыңны тык та берәм-берәм тартып ал”.
Шулай дип уйлады Акколак, ләкин үзе корбаннарына ташланырга ашыкмады. „Әйдә, бераз үссеннәр әле. Болар белән авыз пычратканчы, бабакайның сөтле чәен чөмереп меним булмаса”.
Акколак түбән төшеп китте.
Шушы көннән башлап һәркөнне иртәдән кичкә кадәр морҗа артына посып карлыгачларны күзәтә торган булды Күзәтә торгач шактый гына ачышлар да ясады. Әнкә карлыгач һичничек ялгышмыйча балаларының авызына җимне чиратлап сала икәң. Акколак шунсын да искәртте: карлыгач балалары бик чиста. Алар хәтта үзләренең оя тирәләрен дә пычратмыйлар. Әнкәләре аларның пычракларын томшыгын эләктереп читкә чыгарып ташлап бара икән.
Озаграк күзәткән саен Акколакның аларга карата мәхәббәте арта барды. Хәтта ул аларга үзенчә исемнәр дә кушты Ә карлыгач балалары көннән-көн үстеләр, матурайдылар Кайвакыт алар оя читенә басып канатларын каккалап ала башладылар. Акколак бик-бик ашыйсы килгән чакта да үзен тыеп кала алуына чын-чынлап сөенә иде. Аны бары тик бер генә нәрсә борчыды: менә озакламый карлыгач балаларыньң канатлары ныгып җитәр, алар үзләренә сокланып яшәгән Акколак барлыгын бөтенләй белмәсләр. Алар очып киткәч Акколакка бик ямансу калыр.
Әнә шундый ямансу уйларга бирелеп ятканда, һавада Әнкә карлыгач чырылдап кычкырганын ишетеп алды ул. Караса ни күзләре белән күрсен, Әнкә карлыгачны Карчыга куьп килә. Әнкә карлыгач Карчыганы үз оясына якын китермәс өчен чырылдап кычкыра да читкәрәк оча. Ләкин үзе ерак китми. Карчыга аны менә тотам, менә тотам дип артыннан ташлана. Алар шулай куышып йөриләр. Акколак Әнкә карлыгачны якларга дип яшеренгән җиреннән атыльп чыкты. Аның Карчыгага чиктән тыш ачуы килгән иде.
— Читкә оч, ояңны үзем саклармын, — дип кычкырды yл карлыгачка. Әллә Акколакның тавышын ишетеп каушаудан кырыенда агач келәт бар. Шул келәтнең кыегында карлыгач оясы күрерсең. Ояда дүрт бала булыр. Аларның әнкәләрен Карчыга ботарлады. Хәзер ул балалар ач утыра. Син шуларны ашат.
—Нәрсә ашатыйм соң мин аларга? — диде Тычкан.
Үзем дә ач бит мин.
—Үзең ачмы, тукмы, ансын белмим. Әмма әйткәнне тыңламасаң, гомерең белән саубуллаштым дип уйла. Ә теләгәндә ашатыр нәрсә җитәрлек: җир тулы суалчан, корт Шуларны җыеп ашат. Кара аны: әгәр качарга уйласаң, җир тишегеннән булса да эзләп табармын.
Тычкан үзе генә белә торган җир асты юлыннан тышка чыгып китте. Ул кич соң гына, арып-талып кайтып керде
—Ай-Һай аппетитлары шәп икән, һич ташып өлгертмәле түгел,— дип зарланып алды ул һәм, песинең йомшак койрыгына башын салып, гырлап йоклап китте.
Бу эш атна буе дәвам итте. Карлыгач балаларының канатлары тәмам ныгыды.
Бабай, Акколакны зинданга япканын хәтерләп, йозакны ачып җибәрде.
—Чык,— диде ул Акколакка,— хәзер сине хөкемгә тартабыз. Мондый явызлык җәзасыз калырга тиеш түгел
Ул Акколакны казыйга алып китте.
—Моңа нинди җәза бирәбез, хәзрәти казый? — диде карт һәм Акколакның гаебен сөйләп бирде.
—Минем китабымда үлемгә — үлем диелгән,— диде казый.— Ташлар белән атып үтерергә кирәк үзен. Башкаларга сабак булсын. Ул бит бер ана карлыгачны тотып ашап аның сабыйларын да үлемгә дучар иткән. Моңа икеләтә өчләтә үлем фарыз.
Акколак үзен яклап нидер әйтергә теләгән иде, тик аны сүзен тыңлаучы булмады. Аны урамга алып чыгып киттеләр Анда казыйның хезмәтчеләре кулларына ташлар тотып хөкем карарын үтәргә әзер торалар иде. Акколакны урамга алып чыгуга дөбер-дөбер барабаннар кагарга тотындылар Акколак өстенә ташлар яудырырга дип кенә торганда мышкылдый-мышкылдый Тычкан килеп җитте.
—Тимәгез Акколакка. Ул үтерүче түгел, ул карлыгачларны үлемнән коткаручы, — диде сүзләрен көчкә-көчкә әйтеп.
-Син аны каян беләсең? — диде казый.
Тычкан шунда һәммәсен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Минем сүзләремә ышанмасагыз, әнә, күккә карагыз.
Җыелган халык күккә күтәрелеп карады. Анда дүрт карлыгач сызгыра-сызгыра, һавада төрле-төрле элмәкләр ясап очып йөри иде. Боларның матур очышларын күреп барлык йөзләрдә елмаю балкыды. Шунда Акколакның бабакае үзенең яраткан песиен күтәреп алды да:
Гафу ит мин карт юләрне, — диде. — Мин синең алда зур гөнаһлы. Чөнки ышанмау үтерү кебек үк зур гөнаһ. Ышанмавым аркасында сине чак кына һәлак итмәдем бит.
Ярар инде, — диде Акколак, — үткәннәрне искә алмыйк. Әйдә өйгә кайтыйк.
Карт бер кулына Тычканны, икенче кулына Акколакны җитәкләп өенә кайтып китте. Аларны матур очышлары белән һәркемне сокландыручы карлыгачлар озатып калды.
Без тиздән җылы якларга китәбез, хушыгыз, — диделәр алар. — Без яңадан килгәнче исән-сау яшәгез.
Сез дә исән-сау әйләнеп кайтыгыз, — дип калды аларга Карт, Акколак һәм Тычкан.