Борын заманда кешеләр, кошлар һәм җәнлекләр барысы бер телдә сөйләшкәннәр, ди. Шул чорда камышлы бер сазлыкта кара елан, озынбот черки һәм аккүкрәк карлыгач яшәгән. Еланның оясы — таш астында, черкинеке — камыш сабаклары арасында, карлыгачныкы корыган агач ботагында булган. Язгы җылы көннәрдә алар елан оясы янына җыелышып фикер алышканнар. Бервакыт елан боҗра булып бөгәрләнеп таш өстенә яткан җиреннән әйткән:
—Моннан ары теләсә кемнең канын эчәргә теләмим. Иң тәмлесе кеше каны, диләр. Шулаймы-юкмы икәнен беләсем килә. Шуны ачыкла әле, черки дус, — дигән.
Черки шундук юлга чыккан. Көне буе очып, җәнлекләрнең, кошларның, кешенең канын татып караган. Иң тәмлесе, чынлап та, кеше каны икән. Кайтыр юлга борылгач, карлыгачны очраткан.
—Йә, еланның йомышын үтәдеңме? — дип сораган аннан карлыгач.
—Үтәдем, бик үтәдем. Иң тәмлесе, чынлап та, кеше каны, — дигән черки.
—Алдыйсыңдыр. Кеше канын эчсәң, телең кызыл булыр иде, — ди икән карлыгач.
Черки мактанып телен сузган икән, карлыгач аны чукыган да алган. Кешеләргә начарлык эшләргә йөрмәс икенче! Мескен черкинең күзләренә яшь килгән, сакалыннан кан тамган. Ул тиз генә елан янына очкан. Карлыгач та аңа ияргән. Черки елан тирәсендә әвәрә килә, күзләре белән карлыгачка күрсәтә, тик берни дә әйтә алмый, ди. Елан бер аңа, бер карлыгачка карый, аңламый, ди.
—Дустыбыз бик ерактан очып кайтты, — дип аңлаткан карлыгач. — Юл буе такылдады: «Иң тәмлесе — бака каны», — диде. Кайтып җитәрдә, тамагы карлыкты, хәзер бер сүз дә әйтә алмый, — дигән.
Черки ачуыннан елап җибәргән һәм «зз-зз!» дия-дия сукранган. Елан, нидер сизенеп, ачу белән карлыгачка караган икән, тегесе күтәрелеп очып киткән. Шулай да елан аның койрыгыннан өч каурыен эләктереп өлгергән.
Шуннан бирле карлыгачның койрыгы икегә аерылган, имеш. Ул үзе кешегә якынрак җиргә елышкан. Оясын йорт түбәсе астына кора башлаган, ди. Елан бака ашарга керешкән. Черки исә, әйтер сүзен әйтә алмый, тик безелдәп йөри, ди...