СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Рәйсә Юсупова “Ал яулыклы хатын”

Мин аның керләр элгән чагын күзәтәм. Таң беленер-беленмәс элә ул аларны. Ап-ак керләр: мендәр тышлары, җәймәләр, ирләрнең эчке күлмәге... Көн саен бер үк керләр, көн саен бер үк эш: таң атып, кешеләр ныклап йөри башлаганчы, ул аларны җыеп алып та керә. Хәрәкәтләре ничектер җитез дә, сәеррәк тә. Тәлгәш-тәлгәш кара бөдрәләрен ал яулык астына яшергән. Күзләрен әллә нинди моң, сагыш, уй баскан. Күңелне сөендерә торган яңгыравык тавышлы Фәүзия ханымга чыннан да әллә ни булган, ишетелер-ишетелмәс итеп кенә исәнләшә ул. «Саф һава сулаулары рәхәт шул», — дип, сәгатьләр буе йорт каршындагы бакчада эскәмиядә утырулар кая да, гадәтенчә, башкаларның исәнлек-саулыгын сорашу кая — кеше яныннан да җитез генә узып китә. Әмма башын аска иеп атлавы ничектер сәер иде. Ян күршеләрендә яшәүче әбидәй аның турында сорамыйча булдыра алмадым:
- Авырмыйдыр бит, әллә берәр нәрсә булганмы?
- Бәй, белмисеңмени? — диде әби, гаҗәпләнеп. — Теге нәмәне китереп ташладылар бит аңа. Фаилне әйтәм... Әнә чирләп ята. Балалар күз яше тотмый буламы соң?! Тота ул...
Фәүзия ханым көн саен керләр элә, таң аткач ул аларны җыеп ала... Көннәрдән бер көнне таң алдыннан керләр эләргә чыкмады ул. Бу — ял көне иде, сәгать унберләр тирәсендә күрдем мин аны. Ал яулыгын бәйләмәгән иде бүген.
- Кичәгенәк җирләдек бит тегене, — диде күрше әби, авыр йөктән котылгандай.
Үлгән кеше турында «теге» дип кенә әйткәнне беренче тапкыр ишетүем иде. Җитмәсә, аны олы кеше авызыннан ишетәм. Бу сүзләр, гәрчә әби тарафыннан гына әйтелсә дә, барлык йорт кешеләренең хөкеме булып яңгырады...
Көннәр үтә торды. Без җәйге ялга авылга киттек. Айга якын торып, йортыбыз янына, бакчадагы эскәмиягә кайтып утырдык. Безнең өйнең беренче катыннан, күңелләрне җилкендереп, җыр-музыка яңгырый. Баянист белән бер төркем халык биергә дип урамга ук чыкты. Шунда мин Фәүзия ханымны күреп алдым: алсу битләрен бөрчек-бөрчек тир баскан, тәлгәш-тәлгәш кара бөдрәләре маңгаена, колак яннарына береккән, дулкынлануданмы, әллә озак биюдәнме, үзе көчкә-көчкә тын ала. Менә ул безне дә күреп алды:
- И, һәйбәтләр дә булды, кайтып җиттегез бит! — диде ул, чын күңелдән сөенеп. — Армиядән улым кайткан иде ич. Яз көне. Менә бүген туй итәбез. Чаллыга китәчәкләр, — дип, бөтен яңалыкны әйтеп өлгерде, һәм безне, ай-ваебызга һич кенә дә әһәмият бирмичә, халык арасыннан аралый-аралый, өйләренә алып кереп китте. Безгә ияреп диярлек яшьләр дә керде. Яшь, чибәр кәләш кай ягы беләндер Фәүзия ханымны хәтерләтә. Дөресрәге, түр стенадагы фоторәсемгә: бер тезенә — улын, икенчесенә кызын утырткан, иңсәсенә өлкән улын атландырган бәхетле ата, матур ир янында торучы көләч йөзле ханымга, әйе, фоторәсемдәге ханымга охшаган икән ул. Нурлар сирпүче чем-кара күзләр, сыгылмалы гәүдә. Кияү дә шәп, җилле: озын буй, киң җилкә, ак маңгай, эре бөдрәле чәчләр... Фәүзия ханым йөгерә-атлый кунаклар сыйлый, кешеләр белән бергә биеп, җырлап алырга да өлгерә. Түрдә, төп кода-кодагыйлар белән рәттән, бик карт, әмма әле күз-йөзләренең нуры китмәгән әби утыра. Каенанасы. Уйларымны раслагандай:
-Сиңа кайнаррак чәй китеримме, әнкәй? — диде Фәүзия ханым.
Туй гөрли. Матур сүзләр әйтелә. Изге теләкләр теләнә.
— Җәмәгать, — ди кода, аягүрә басып, — миңа да бер-ике сүз әйтергә рөхсәт итегез әле... Кодагыйның уңганлыгына-булганлыгына менә хәйраннар калып утырам әле мин...
Кода мәрхүмне әйтәм, шушы туйның шушы шатлыкның түрендә утырасы кеше җир куенына бигрәк яшьли кереп яткан шул...
Фәүзия ханымның алсу битеннән кан качты, йөзе әкрен-әкрен ак таплар белән каплана башлады. Улы Фәһим — кияү егете — күршесенең баянын тартып алды да шаян көй сузды, күңелле җыр бүлмәләрне тутырды... Әмма Фәүзия ханым... Аның йөзенә инде алсулык йөгермәде, күзләрен дә әйтеп бетермәслек моң-сагыш пәрдәсе каплады. Башкалардан калышмый җырлаган булды, уйнаган булды, көлгән булды, тик барыбер шушы халәтеннән котыла алмыйча газаплана иде бугай ул. Әледән-әле керфекләре тирбәлеп куя, еш-еш түр як стенага карап ала. Гүя ялвара, ярдәм сорый иде бу караш. Стенада исә, Фәүзия ханымны үчекләгәндәй, аның бүгенге халәтенә битараф җансыз сурәт кенә шул.
Җыр тынып торган арада кодалар ягыннан килгән өлкән җиңги сүз кыстыра:
- Әтиегез каберенә чәчәкләр салдыгызмы? — ди ул, яшьләргә карап. — Салмаган булсагыз, килешмәс, илтеп кайтырсыз.
Бу юлы Фәһимнең йөзе ап-ак булды. Йөрәге тимер кыршаудан ычкындымыни, кинәт кенә сикереп торды да бер сүз әйтмичә әкрен генә тагын утырды.
Бер чиләк салкын су сиптеләрмени, Фәүзия ханым кинәт үз кайгысыннан, бары үзенеке генә дип санаган кайгыдан, бүгенге халәтеннән айнып китте. Фаил... Фаилнең кылганнары... «Юк, үткән заманда калмаган икән бу. Фәүзиянең ачы язмышы булып, балаларына гына түгел, оныкларына да җитәчәк икән әле бу», — дип уйладым мин.
Сентябрьнең матур бер кичендә без Фәүзия ханым белән тагы очраштык.
-Вакытыгыз да юктыр инде, бик арыгансыздыр да, — диде ул, гаепле тавыш белән. — Мин сезне чәй эчәргә чакырмакчы идем.
-Вакытым юк иде югын, шулай да керергә булдым. Фәүзия ханымга бик ямансудыр — кайгылы чагы. Шушы көннәрдә генә, мин командировкада чакта, каенанасын җирләгән икән.
Килене белән улын да Чаллыга озаткан. Боларын мин ишеткән идем инде. Ә бүген... Уртанчы улы — Айдары — университетта, дәресләрдән сон, китапханәгә керә, ди. Алтынчы класста укучы Фәимәсе иптәш кызлары белән кинога киткән...
Чәй агыза-агыза, Фәүзия ханым шул ук гаепле тавыш белән әйтеп куйды:
— Теге чакта, туйда, дим, күңелсезрәк килеп чыкты шул. Сез минем улым Фәһим турында начар уйлый күрмәгез инде. Алай начар малай түгел ул. Балаларым үзем көткәннән дә әйбәтрәк булып чыктылар. Хәер, менә боларпы укысагыз, үзегез дә аңларсыз әле, — дип, ул миңа хатлар сузды. Солдат шинелен җилләтмәкче идем, куен кесәсеннән коелды, — диде Фәүзия ханым.
Хатлар унау иде. Саклык белән генә мин аларны ачам. Мин әле аларда нинди серләр, нинди фикерләр ятканын белмим, шулай да дулкынланам. Хатларны солдат абыйсы Фәһимгә Айдар язган. Менә кайбер юллар:
«Бу дөньяда гаҗәп хәлләр дә була икән, абый. Син миңа бу хатыңда да: «Әнине тыңла, әнигә булыш, кинотеатрларга йөрегез», — дип язасың. Менә шул гаҗәп хәл аркасында әнинең, беләсең килсә, тын алырга да вакыты юк.
Беркөнне, мәктәптән кайтып керсәм, борынга ят ис бәрелде. Ал яулык бәйләгән, агарынган әни синең бүлмәдән чыкты. «Әтиең авырый, исәнләш, хәлен бел», — диде ул, бүлмәгә ишарәләп. Тезләрем әллә нишләп йомшарып китте, егылмас өчен аркам белән стенага сөялдем. «Әтием юк... Минем әтием юк бит», — дидем. Әни, кулларын иңсәләремә куеп, мине тынычландырды. Сүз дәшмәде, әмма аның ялвару белән мөлдерәмә күз карашы... Мин бүлмәгә «аның» янына атладым һәм... Ах, абый, ярый әле син курмисең. Синең хыялыңда, ичмасам, әти образы баһадир гәудәле, мәһабәт ир булып саклана. Хәзер һәр көнне мин күрергә мәҗбур булган адәм безнең әтигә бөтенләй охшамаган — чит-ят кеше... Аны такси белән теге хатын китереп ыргыткан. Ничек кертте икән аны әни...»
«Сеңлебез Фәимә өйгә гел керми. Көннәр буе урамда уйный. «Ул» яткан синең бүлмәгә дә каш астыннан гына карап утә. Гомумән, безгә күршеләр дә керүдән туктады. Врач, медсестралар гына еш килә... Иртәгә беренче чыгарылыш имтиханы. Ничек бирермен инде, башта төрле уйлар...»
«Хатынын, балаларын аракыга алыштырган кеше, әгәр сугыш булса, илне дә сатар иде, әйеме, абый?..»
«...Әни «аның» караваты янына урындыклар тезеп куйган. Төннәр буе йә утырып, йә шуларга ятып, «аны» саклый...»
«...«Аның» бик каты ыңгырашуыннан уянып киттем... Гаҗәп, «аңа» карата кызгану, жәлләу хисе ник миндә юк икән?..»
«Бүген мин өлгергәнлек аттестаты алып кайттым. Бер генә «4»лем бар. Әнинең ничек сөенүләрен күрсәң иде син, абый! «Тегенең дә күзләрендә шатлык галәмәте чагылды... Бүген үк документларны университетка илттек. Әни белән икәү. «Аның» янында, без кайтканчы, күрше әби утырып торды».
«...Җибәргән кцчтәнәчләреңие алдык, абый, рәхмәт. Бүген безне әни «аның» янына алып керде. «Улым, кызым, — дип сүз башлады «теге». — Бик гаепле мин сезнең алда, бик гаепле... Их, әгәр тормышны яңабаштан башлап булса икән!.. Минем сездән гафу үтенергә дә хакым юк бит. Әйе, минем хыянәтемнең гафу ителмәсен беләм мин. Күзегездән дә шуны курәм. «Яшел елан» гына ашады шул башымны. Әниегез... Изге җан ул, балалар... Әгәр могҗиза булып, мин аякка бассам, мин аны җирдән атлатмыйча, күтәреп кенә йөрер идем... Рәнҗетә курмәгез әниегезне, балалар...» «Аны» тугел, әнине җәлләп елыйсы килде...»
«Абый! Бүген «теге»не җирләдек. Мин әнигә булышып йөрдем. Юк, мин «аның» алдындагы бурычымны үтәү өчен тугел, әни каршындагы вазифамны үтәү өчен булыштым. Шулай да мин, зиратка кереп, «аның» кабере янына бара алмадым... Йөрәгемдә мәңге эремәслек ниндидер таш ята икән, хәтта кешеләр ни әйтер дигән уй да үзгәртмәде мине...»
«Квартирга ремонт ясадык. Синең китапларыңны барлаганда, көндәлегеңә тап булдым. Укыганымны сизми дә калдым, абый, гафу ит... Мине тетрәндергән юлларны язып үтәм:
«...Әтине күршеләр тиргәде. «Син ни уйлыйсың, егет, бик тә уңган, чибәр хатының, алма кебек өч балан,, әниең бар, аларны югалтудан курыкмыйсыңмы?» — диде аңа Хәмит абый. Ә әти тешләрен ыржайтты да: «Туганкаем, безнең шәһәрдә генә дә бер иргә өч хатын тия. Әллә шуны да белмисеңме? —дип көлде. — Монысын аерсам да, тагын ике хатынга өйләнәм әле мин... Коньякта гына йөздерергә әзер торучы хатыннар да бар...» «Эх, оятсыз!» — диде дә Хәмит абый, җиргә төкереп, өйгә кереп китте. Башка ирләр дә таралыштылар... Этне сөяк биреп алдыйлар, сарык ипи катысы артыннан иярә... Эх, әти... Әнинең бер бөртек күз яшенә дә тормыйсың икән ич син...
... Сеңлем Фәимәне бер кызчык үчекләгән, сине әтиең ташлады, әтисез син, дигән. Фәимәнең елаудан күзләре кызарып беткән... Кич әти яшәгән теге хатын квартирасына бардым. Керергә чирканып, тәрәзәләренә бер таш ыргыштым да кайтып киттем. Ничектер йөрәккә җиңел иде...
...Мин яшеренеп кенә «аның» кайткан чагын сагалыйм... Кып-кызыл иренле хатынны култыклап, тутый коштай көязләнеп атлавы күңелне болгата... Кешеләрдән оят...
...Мин «тегеләрне» күзәтеп йөри-йөри, әнием турында оныта язганмын бит. Бүген чиләк чылтыравына уянып китсәм, әнием чыгып бара. Әкрен генә артыннан чыктым. Ул баскыч юа иде. Кеше арасында безне ким-хур итмим дип, ул шулай безгә белгертми генә төн уртасында баскычлар юып йөри икән. Ә иртән эшкә заводка йөгерә... Ничек кенә булышасы икән аңа?..
Ур-ра! Бүген аттестат алдым, һәм эшкә дә урнашып кайттым. Әнигә бүгеннән соң баскыч юдыртмаячакмын...
Абый, абый! Әнә нәрсәләр язгансың син. Минем урынга син каласың, энекәш, ди китүеңә дә әнә нинди мәгънә салынган икән! Ә мин синең алда аттестатымны университетка тапшыруым белән мактанам тагы. Ник бу уйларыңны миңа сөйләми, минем белән уртаклашмый идең? Мин бит синнән ике генә яшькә кече — бергә-бергә җиңелрәк булыр иде. Син үзеңчэ, бәләкәйләр дип санап, безне бу кайгыдан араламакчы булдыңмы? Аерым-аерым үз кайгыларыбызга, үз кабыгыбызга бикләнгәнбез бит. Безне югыйсә бу хәлләр бик иртә селкетте — иртә өлгердек без...»
...Яз җитте. Мин тагын Фәүзия ханымны ал яулыктан күрдем. Минем беркайчан да телдән әйтелмәгән соравыма Фәүзия ханым бу юлы ачыклык кертте:
-Бүген Фаилнең туган көне иде. Бу яулык аның беренче бүләге, — диде ул.