Шәфәкъ кызыллыгы белән яктырган бераз салкынча, карасу-яшел бакчага ничек килеп чыкканын Ишнияз үзе дә белми калды...
Бүген заводта уйлап табучыларның зур җыелышы булды. Кичәнең тантаналы өлешен завод директоры Социалистик Хезмәт Герое Константин Иванович Лидин үзе алып барды. Чираттагы сөйләүче сүзен бетергәч, Константин Иванович, кыңгырау шалтыратып, залда тынлык урнаштырды да, гадәтенчә көлемсери төшеп, ягымлы көр тавыш белән:
- Сүз заводыбызның яшь патриоты, үзенең рационализаторлык тәкъдимнәре белән заводка миллион сум экономия биргән тәҗрибә цехы слесаре Ишнияз иптәш Әминовка бирелә, - диде.
Тып-тын торган зур зал, давыл күтәрелгән шикелле, кинәт гөрләп китте. Биш йөз кеше берьюлы кул чабарга тотынды. Гомерендә беренче тапкыр шундый зур зал алдына чыккан, гомерендә беренче тапкыр шулхәтле күп кешенең үзенә карап кул чапканын күргән Ишнияз каушап китте. Сипкелле йөзен куе кызыллык каплады, маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты. Ул «Зинһар өчен, бу алкышларны туктатыгыз» дигән сыман Константин Ивановичка борылып карады. Ә директор, исеме бөтен илгә мәгълүм булган мәшһүр кеше, үзе, аягүрә баскан килеш, аңа кул чаба иде.
Ишнияз үзенең чыгышын алдан кәгазьгә язган иде, бу аны югалып калудан коткарды. Шулай да ул язуын ничек укыгандыр, ничек итеп трибунадан төшеп сәхнәдән чыгып киткәндер - берсен дә хәтерләми...
Ишнияз бакча тынлыгына чыккач та үзен һаман да әле томан эчендә кебек сизде. Офык буйлап сузылган кичке шәфәкъ аның күзләренә шул томан үтәли күренде. Бер караганда, янып торган шәфәкъ Ишниязга бәйрәмнәрдә җилфердәгән Кызыл байраклар төсле, икенче караганда, ниндидер гаҗәеп рәсем кебек тоелды.
Моңа кадәр һичкайчан татылмаган якты бер хис Ишниязны бөтенләе белән чолгап алган иде. Хәзер үк, бәйрәм костюмнарын да салмыйча, яңадан цехка кайтасы, яңадан зәңгәр чертеж кәгазьләренә иеләсе килде. Моннан дүрт ел элек беренче тапкыр һөнәр мәктәбенең ишеген ачып керүләре, беренче тапкыр карт мастер Сергей Петрович кулыннан чүкеч, игәү алулары, беренче тапкыр курка-курка гына тиски янына килеп басулары күз алдына килде. Хәзер Ишнияз зур кеше инде - мастер-лекальщик, аңа машина частьларының иң зур төгәллекне таләп итә торганнарын ясарга бирәләр. Ул бары тик миллиметрның меңенче өлеше - микроннар белән эш итә. Ә мондый эш өчен нык кул, үткен күз генә түгел, белем, акыл да сорала. Ишниязда болар һәммәсе бар. Ул керткән тәкъдимнәр, ул уйлап тапкан җайланмалар заводка, Константин Иванович әйтмешли, миллион сум экономия биргәннәр. Ләкин Ишнияз үзенең беренче «изобретение»сен, аны канатландырган, аны дәртләндергән «изобретение»сен, һичкайчан онытачак түгел...
Ишнияз күл тирәсендәге ак буяулы утыргычларның берсенә килеп утырды да, колачларын җәеп, кулларын урындык аркасына салды, тезен тезгә куйды, күзләрен кыса төшеп, күлгә текәлде. Су төбендә күктәге алтынсу болытлар, биек топольләрнең карасу күләгәләре ябалдашлары белән түбән әйләнеп чагылганнар, ә күл өсте сизелер-сизелмәс кенә шадралана, тимгел-тимгел тибрәнеп тора иде.
Кинәт әрәмәлектә бер кош сайрап җибәрде. Ишнияз аның моңлы тавышын тыңлый-тыңлый уйга чумды...
1943 елның салкын авыр кышы яңа гына бетеп, яз айлары башланган чак иде. Ишниязның әтисе дә исән иде әле. Ул соңыннан, Берлинны алганда һәлак булды.
Кызык һәм сөйкемле кеше иде аның әтисе. Бөтен гомерен Иделдә эшләп үткәргән. Гәүдәсе - пәһлеван, тавышы трубадан чыккан кебек калын. Ә көлә башласа, тәрәзә пыялалары зың итә. Сөйли башласа, бөтен кешене авызына карата: күзләрен хәйләле кысып, тавышын әкренәйтеп, Идел турында, пароходлар, үзйөрешле яңа баржалар, исемнәре бөтен ил елгаларына билгеле булган атаклы капитаннар, боцманнар, шкиперлар, машинистлар турында онытылып сөйли. Ишнияз аның хикәяләрен күперенке иреннәрен яртылаш ача төшеп тыңлый. Кайчагында әтисенең сүзләре аны шулкадәр мавыктыра, Ишниязның күзеннән төн йокысы кача, ләкин күп вакытта гаҗәп, тыштан бик кызыклы күренгән бу хикәяләр малайның бала җанына никтер ятмыйлар, аның хыялын борчымыйлар.
Ишнияз гәүдәсе белән генә түгел, холкы белән дә әтисенә охшамаган - ул кечкенә, оялчан. Тик коңгырт күзләрендә генә әтисенеке кебек ниндидер горур очкыннар ялтырый.
- Улым, - ди иде әтисе аңа, бераз хәтере калып, - син, ахры, әниең токымына тарттың. Иделгә чыпчык башы кадәр дә мәхәббәтең юк, күзең гел тимер-томырда.
Фронтка китәр алдыннан ата үзенең унөченче яшькә чыккан, бераз кыргыйрак улын үз алдына утыртты да аның чәченнән сыйпап болай диде:
- Кара аны, Ишнияз, безнең нәселдән тимерче булган кеше юк иде әле. Бабаларың да, мин дә Идел кешеләре идек. Бер бабаң - бурлак, икенчесе крушник булган. Ә мин совет власте аркасында шкипер дәрәҗәсенә ирештем. Сине капитан итәрмен дигән идем. Булмады, күрәсең. Кара, әгәр дә мәгәр тимерче буласың икән - чын тимерче бул. Саескан Әхтәри шикелле тимерче исемен генә күтәреп йөрсәң, улым дип әйтмәм үзеңә.
Әтисенең Саескан Әхтәри дип йөртелгән бер тимерче турында көлеп сөйләгән сүзләрен Ишнияз яхшы хәтерли. Әтисе, Ишниязның яшьтән үк тимер-томырга мәхәббәте барын күреп, кулына бер ташландык тимер кисәге тота да:
- Улым, бу тимердән нәрсә ясый алырсың икән? - дип сорый да үзе үк җавап та бирә иде: - Әхтәри абзаң булса, бу тимердән башта - төрән, аннары - балта, соңыннан - без, ә иң актыктан чыж-пыж чыгарыр иде.
- Ә миңа чыж-пыж кирәкми! - дип каршы төшә иде Ишнияз. Аның күз карашында, турсайган иреннәрендә, керпе сыман кабарынган бөтен торышында ниндидер үзсүзлелек, үз дигәнен булдырырга ашкыну бар иде.
- Нәрсә телисең соң, улым? - дип сорый иде ата яңадан.
- Машина!
- Нинди машина? Машиналар күп. Әнә әниеңнең тегү машинасы бар.
- Тегү машинасы түгел, зур машина.
Күп вакытта сүз шунда киселеп кала иде. Ә атаның кәефе шәбрәк булганда, ул малаен тагын да үчекли төшебрәк:
- Зур машина? Пароходмы? Паровозмы? - дип сорый иде.
Ишнияз зур күзләрен каш астында уйнатып башын селкә:
- Юк, пароход та түгел, паровоз да түгел - зур машина, үзе машина ясый торган машина.
Шуннан соң ата эче катып көлә, ә Ишниязның әнисе, савыт-сабаларын шалтыратудан туктап:
- Җитәр инде, атасы, баланың күңелен кайтарма, - ди торган иде. Әнисе аның завод тимерчесенең кызы, ул, улының да бабасы юлыннан китәргә җыенуын күреп, эченнән әкрен генә сөенә иде.
Әтисе фронтка киткәч, Ишнияз һөнәр мәктәбенә керде. Алты ай өйрәнгәннән соң, аны фронт өчен миналар ясый торган мастерскойга күчерделәр. Мастерской училище каршында булганлыктан, монда гел яшүсмерләр генә эшли иде.
Ишниязга миналарның стабилизаторлары өчен канатлар калибрлау эшен бирделәр. Бу эш кыен да, бигүк җиңел дә түгел - дүртенче разряд слесарь эше. Канатлар барысы да бертигез үлчәүдә булырга тиеш. Аларны калыптан әз генә зуррак та, әз генә кечерәгрәк тә ясарга ярамый.
Ишнияз башта ук күңел биреп, тырышып эшләгәнлектән, аны яшь слесарьларның бригадиры итеп куйдылар. Шул көннәрдә Ишнияз әтисеннән хат алды. Ул, гүя улының миналар ясавын белгән кебек: «Мин хәзер минометчы, дошманны тизрәк дөмбәсләр өчен безгә миналар күп кирәк...» — дип язган иде.
Әтисенең хатын укыганда, Ишнияз, җир ярылса, оятыннан җир астына керердәй булды. Ләкин җир ярылмады, малай беркая да яшеренә алмады, ул, кайнар маңгаен тәрәзәнең салкын пыяласына куеп, бик озак сүзсез басып торды.
Эш менә нәрсәдә иде. Миналар ясый торган мастерской бу айда үзенең программасын үти алмады. Алай гына да түгел, эшне нәкъ менә Ишнияз һәм аның бригадасы тоткарлый иде. Яшь слесарьлар никадәр генә тырышсалар да, канатларны кирәк кадәр әзерләп өлгертә алмыйлар иде. Шуңа күрә ай ахырына таба стабилизаторсыз миналар мастерской почмагында түшәмгә кадәр өелде. Ишнияз, аларга караган саен әрнеп, әтисенең Саескан Әхтәри турындагы сүзләрен исенә төшерде. «Миннән, ахрысы, чыж-пыж гына чыгар», - дип уйлый иде малай иң күңелсез минутларында. Шуның өстенә мастер Витя Аксенов көн саен:
- Тагын программаны өзәсең бит, Ишнияз, - дип тынгылык бирми иде.
Болай да үз-үзеннән риза булмыйча йөргән Ишнияз, малайларча үзсүзлеләнеп:
- Кит лә, сөялгә басма әле, - ди торган иде.
Мастер Витя Аксенов Ишнияз шикелле үк бер малай иде. Тик яшькә бер-ике елга өлкәнрәк тә, разряды зуррак. Аерма шул гына. Икесе дә алсу яңаклы, икесе дә сипкелле, икесе дә коңгырт чәчле, коңгырт күзле үсмерләр.
Өзеклектән ничек тә чыгар өчен канатларны калибрлау эшенә өстәмә рәвештә тагын өч-дүрт малай куйдылар. Ләкин мондый чара мәсьәләне хәл итү түгел иде. Малайларны мастер башка участоктан алырга мәҗбүр булды. Ә алар үз урыннарында да бик кирәк. Шуның өстенә яңа малайларның берсе, ачуны китереп:
- Менә, үзләре булдыра алмыйлар да безне чакыралар, - диде.
Бу сүзләр Ишниязның иң авырткан җиренә тиде.
- Сөйләшеп тор! - дип, ул яңа малайга йодрыгын күрсәтте.
Ишниязның бригадасы яңа килгән малайлар белән бергә сменага ике йөз пар канат бирә башлады. Ә мастерскойга кимендә алты-җиде йөз кирәк.
Витя Аксенов, эшне җайлау артыннан чаба-чаба, аяктан егыла язды. Ул тоташтан өчәр-дүртәр тәүлек мастерскойдан чыкмый иде. Ниһаять, беркөнне, тәмам йончып, үз урынына Ишнияз Әминовны калдырды да өенә кайтып китте.
Төнге цех. Утлар сүндерелгән, машиналар тынган, тәрәзәләр томаланган, тик бер генә почмакта ут яна. Цехта ниндидер сәер тынлык хөкем сөрә. Арыган малайларның җилкәләрен гүя бу тынлык мең потлык гер кебек баса, аларның күз кабаклары авырая.
Ләкин Ишниязның күзеннән йокы бөтенләй качкан иде. Витя Аксеновны озаткач, ул яңадан үзенең бригадасы янына килде.
- Петька, йоклама! - дип кычкырды ул бер малайга.
- Илдарка, нигә инструментларыңны чәчтең, - дип кычкырды икенчесенә.
Кепкасының козырегын артка әйләндереп кигән, эшләгәндә буе тискига җитсен өчен аяк астына ящик куйган бу кечкенә бригадирга күтәрелеп караучы булмады. Ләкин Петькасы да, Илдары да аның сүзен колакка алдылар.
Ишнияз, эре-эре атлап, мастер конторкасына үтте, ут кабызды, пыяла белән капланган кечкенә өстәл артына утырды. Чалбар кесәсеннән керләнеп, майланып беткән бер дәфтәр чыгарып салды. Аннары дәфтәр битенә сызгаланган чертежга карап тора башлады...
Һөнәр мәктәбенә кергәнче, Ишнияз әкиятләрдә генә очрый торган гаҗәеп машиналар ясау уе белән мавыгып йөрде. Һөнәр мәктәбе аның хыялларын юкка чыгармыйча, күзләрен каплап торган пәрдәне ачты. Чал мыеклы, бераз бөкрәебрәк йөрүче карт мастер Сергей Петрович аны тимер кисәкләренә, үзе әйтмешли, җан кертергә - слесарьлык осталыгына өйрәтте. Ә училище каршындагы мастерскойга күчеп эшли башлагач, Ишнияз инде конкрет нәрсәләр турында, эшләп чыгару процессларын яхшырту өчен кирәкле әйберләр турында уйларга тотынды. Стабилизатор канатларын калибрлап өлгертә алмау аңарда шушы эшне тизләтү өчен бер-бер нәрсә уйлап табу теләген уятты. Ул, канатларны калибрлау өчен махсус җайланма ясарга теләп, чертеж эшләргә кереште. Ләкин бу бик кыен нәрсә булып чыкты. Ишниязның мондый катлаулы эш өчен белеме дә, тәҗрибәсе дә аз иде әле.
Бүген дә Ишнияз озак утырды, ләкин максатына ирешә алмады.
«Эх, Сергей Петрович, син дә китеп бардың, - дип, күңеле тулып уйлады ул. - Син булсаң, йөгереп барыр идем, сөйләр идем, киңәш алыр идем...»
Ләкин шунда ул Сергей Петровичның карчыга балалары турындагы яратып сөйли торган әкиятен хәтерләде. Карчыга башта үзенең балаларын бик тырышып очарга өйрәтә икән, көннәр, атналар буена өйрәтә, ә соңыннан балаларына: «Хәзер инде үзегез генә очыгыз», - дип әйтә икән. Һәм яшь карчыгалар очып китәләр икән...
Ишнияз конторкадан кәефсез генә чыкты да бригадасы янына килде. «Карчыга балаларының кечкенә булса да канатлары бар, ә минем... Ә безнең...» - дип уйлады Ишнияз, үзенең эш урынына килеп эшли башлады.
Верстакта төрле зурлыкта корыч балдаклар ята иде. Ничектер Ишниязның күзе шул балдакларга төште. Ул, әле бернәрсә дә сизмичә, аларның берсен кулына алды. Кинәт аның башына бер уй килде: «Әгәр дә канатны балдак аркылы үткәреп карасам?»
Ишнияз шунда ук корыч балдакны тискига җайлап кысты. Аннары беренче канатны, бакыр чүкеч белән сугып, балдак аркылы үткәрде. Соңыннан җылы, майлы канатны кулына алды. Әле штангенциркуль белән үлчәп карамастан ук, Ишниязның бармаклары канатның бераз зуррак икәнен сизделәр. Ул икенче, кечерәгрәк балдакны сайлап алды. Анысы да тап булмады. Ишнияз, сихерләнгән кеше шикелле, балдакларга карый, йөрәге дөп-дөп тибә, күзләре ялтырый. Ул бер-бер артлы унлап балдак сайлады, ахырда нәкъ кирәкле зурлыктагысын табып алды. Бер канатны, икенчесен, өченчесен... үткәрде. Аларны кат-кат үлчәп карады. Үлчәү дөрес иде.
- Карагыз, малайлар! - дип кычкырып җибәрде ул шатлыгыннан.
Өч-дүрт тапкыр чүкеч белән суккан саен, балдактан әзер канат килеп чыга. Малайлар Ишниязга фокус күрсәтүчегә караган сыман гаҗәпләнеп, сокланып карадылар.
...Иртән Витя Аксенов цехка килеп керүе белән иң элек почмактагы штабельләргә күз ташлады, күзләренә ышанмыйча катып калды. Стена буендагы штабельләр юк иде.
- Кара әле, Ишнияз, бу нәрсә? - дип сорады чиксез гаҗәпләнгән мастер. - Нишләттегез?
Мастер моны шулхәтле сәер итеп сорады, әгәр дә бу хәлдә аны олырак кеше күргән булса, һичшиксез кычкырып көлеп җибәргән булыр иде. Ишнияз исә бик җитди итеп:
- Мин бер әйбер уйлап таптым, - диде.
- Нинди әйбер?
- Стабилизатор канатларын корыч балдак аркылы үткәрдем.
- Корыч балдак? Нинди корыч балдак? Ачыграк әйт әле.
Моны сүз белән генә аңлата алмавын сизеп, Ишнияз тиз генә кулына бакыр чүкеч алды да эшләп күрсәтте.
- Менә шулай, - диде.
Яшь мастер бер үк вакытта аптыраулы да, кызыксынулы да тавыш белән:
- Кем өйрәтте? — дип сорады.
- Беркем дә. Мин үзем...
- Ә ничек... белдең?
Моңа инде Ишнияз үзе дә тиз генә җавап бирә алмады.
Мастер:
- Их син! - дип, кулын селтәргә мәҗбүр булды. Ул әле яшь эшченең бу төндә нинди зур адым ясавын да, бөтен гомере буенча сузылачак якты юл табуын да төшенми иде. Аңа хәзер бары бер генә нәрсә ачык иде: бүгеннән соң бу операция һичкайчан программаны тоткарлап торачак түгел...
Ул, бер кулына Ишнияз калибрлаган канатны, икенче кулына корыч балдак тотып, училище директорына йөгереп китте. Ул әле директорның башка эшкә күчерелүен, аның урынына бүген карт мастер Сергей Петрович килүен белми иде.
- Исәнме, Витя! - диде директор урынына утырган Сергей Петрович.
Витя, артык дулкынланганлыктан, тынын ала алмыйча:
- Сергей Петрович... канатлар... канатлар... Ишнияз канатлары... - дип, бер үк сүзләрне кабатлады.
Сергей Петрович, урыныннан торып, Аксеновның тузгыган башыннан сыйпады.
- Ух сез, минем канатлы малайларым! — диде ул. Шуннан соң бу сүз малайларга ябышты да калды. Алар күптән инде башка урынга күчтеләр, күптән инде стабилизатор канатларын ташлап, тыныч тормыш машиналары ясыйлар, малайлар үзләре дә хәзер малай түгел инде: менә дигән егетләр, әмма аларга бирелгән тапкыр кушамат һаман онытылмый, җае туры килгән саен, заводта аларны сөеп, яратып һаман да «канатлы малайлар» дип атыйлар.
...Сәрви куаклары белән уралган кечкенә күлгә карап үткәннәрен исенә төшереп утырган Ишнияз кинәт кычкырып көлеп җибәрде. Калибрлау эшендә ул корыч балдаклар әллә кайчаннан бирле кулланылалар икән, аларны уйлап табарга да кирәк булмаган. Ләкин ул чагында Ишнияз моны белми иде. Корыч балдакларны беренче булып үзем уйлап таптым дип йөрде ул, бу аңарда яңа көч, яңа ышаныч үстерде, ә корыч балдаклар аркылы үткәрелгән канатлар гүя аны бүгенге тантаналы көнгә алып килделәр.
Бакчада шат тавышлар ишетелде. Ул да булмады, бер төркем яшьләр Ишниязны чолгап та алдылар. Болар әлеге дә баягы «канатлы малайлар» иде.