СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Ринат Мөхәммәдиев "Шамил абый"

Гомер агышларын һич кенә дә туктатып яисә тыеп булмый, ярсу аттай чаба да чаба гына. Шамил абыйга алтмышы тулып узды. Алар хәләл җефете Зәкия белән бер малай һәм кыз үстерделәр. Инде оныклары тәгәрәшеп үсә. Әмма бары да көйләнде, үз рәхәтләрен күреп яшәр чаклар җитте дигәндә, аяз көнне яшен суктымени, гомер иткән хатыны дөньядан китеп барды Тормышлары шундый да күркәм иде лә югыйсә, куаныч һәм шатлыклары уртак иде...
Әле кайчан гына шау-гөр килеп торган өч бүлмәле шәһәр фатиры көтмәгәндә-уйламаганда гел бушап калды. Кызлары Зөһрә, хәрби уку йортын тәмамлаган яшь лейтенантка чыгып, Ерак Көнчыгышка китеп барды. Уллары Таһир да Мәскәү астындагы бер шәһәргә барып төпләнгән иде. Эше әйбәт, космос белән бәйле ниндидер институтта бүлек мөдире.
Балалардан зарланырлык түгел, әле бүген дә ялгыз торып калган әтиләрен үз яннарына чакыралар Ләкин Шамил абый туган-үскән җирне ташлап, гомер иткән Казаннан читтә яшәүне күз алдына да китерә алмый. Аннан бит әле ул — шагыйрь кеше, аның монда үз укучылары таныш- белеше, туган-тумачалары дигәндәй. Балалары да аңлый иде аның хәлен, гомерен татар әдәбиятына багышлаган нечкә күңелле шагыйрь ничек итеп туган ягын ташлап китә алсын?.. Монда һәрнәрсә үз, таныш һәм якын бит аңарга. Шагыйрьне аңлап була. Дөрес, шигырь укучы, әдәбият дип җан оручы кеше азайганнан-азая бара анысы. Дөньясы шулайгарак китте...Ә шулай да, ара-тирә генә булса да, үзең үтеп киткәч артыңнан «әнә шагыйрь Шамил Моталлапов узып бара шундый-шундый җырның авторы бит ул» дигәнне дә ишетеп калсаң, иңбашларыңа пар канат үскән кебек була. Халык ихтирамын бернигә алыштырып та, сатып алып та булмый. Ә чит-ят тарафларда үзеңне танучы түгел, бар дип тә белүче булмаячак.
Дөрес , ялга киткәч, кирәгең бетә икән ул күпләр өчен.Дус ишләр дә сирәгәя. Әмма әлегә зарланырлык түгел, каләмдәшләре ташламады үзен, онытылганда бер шалтыратып, үткән- сүткәндә хәл белергә кереп йөрделәр Кайсы чәй астына тәм-том кыстырып керә. Элеккедән калган гадәт буенча, шешә күтәреп килүчеләре дә була Кергәч — чакырасың, утыргач — капкаларга да туры килә Сүз иярә сүз чыга, барысы да сине кайгырта, киңәш-табыш итәләр.
Киткән артыннан китеп булмый, Шамил дус, ир-ат кешегә бер ялгызы яшәү кыен, үзеңә тиң бер-бер тол хатын табарга иде бит, — дип сүз кыстыралар, һәркайсының инде синең өчен генә дип уйлап килгән, кем әйтмешли, бер-бер хатын кандидатурасы да була.
Әмма андый киңәшләрне тыңлау кая, колагына да элергә теләмәде Шамил абый. Гомер иткән хатыны Зәкиянең рухын рәнҗетергә теләми иде ул. Балаларыннан да уңайсызланды Ике кулы, ике аягы исән чакта үз-үзен генә карарлык. ич әле ул. Ашарына үзе хәзерләде, керләрен узе юды Эче бик тә пошкан чакларында, бөтен фатирын яңгыратып, «Ялгыз башка кайда да бер, таң ата да кич була” дип җырлап җибәрергә дә күп сорамый иде.Шундый чакларында «Чү, акылыңнан шаштыңмы әллә...« дип җиңнәреннән килеп тотар кешесе — Зәкиясе генә юк.
Көннәрдән бер кон каләмдәше Харис Сорнай аны үзенең премьерасына чакырды. Академия театрында аның поэмасы буенча тамаша куйганнар икән. Харис, гадәтенчә,хәләл җефете белән парлап килгән. Алай гына да түгел, тагы ят бер хатын да ияргән үзләренә. Очраклы рәвештә булгандырмы, Шамилнең урыны шул хатын белән янәшә туры килде.
—Исәнмесез, Шамил әфәнде, — дип, урыныннан тора төшеп, үтә мөлаем елмаеп сәламләде аны бу чит хатын.
— Исәнмесез, — диде ул да, сәламен кабул итеп.- Ә сез мине каян беләсез?
—Шамил Моталлаповны белмәгән кеше юк.Сезнең шигырьләрне мин яттан беләм. Җырларыгызны да бик яратам.
—Ә-ә-ә, — диде ул, көтелмәгән танышудан югала төшеп. Хатын-кызлар белән байтактан аралашканы, сөйләшкәне булмагангамы, әллә үзен тануларына рухланып, бөтенләй телсез-өнсез калып торды бермәл.
Әле дә Харис дусты ярдәмгә килде.
— Әй, мин бит сезне таныштырырга да онытып торам икән, — диде ул, галстугын төзәткәли- төзәткәли. — Минем дустым Шамил Моталлаповны сез таныдыгыз, әлбәттә. Ә менә бу гүзәл ханым безнең гаилә дустыбыз Лилиана була. Фәннәр докторы, yниверситетта укыта.
— О-о-о, фәннәр докторы, димәк, профессор…дип әйтә алды Шамил абый, әлеге танышуга үзенең бик тә шат икәнлеген белгертеп.
Харис Сорнай, итагатьле һәм тәрбияле кеше буларак сүзен артык озынга сузып тормады.
—Мин сезне таныштырдым, инде калганнарын үзегез белешерсез, — диде йомгаклап.
Тамаша барышында Лилиана ханым, аңа мөрәҗәгать итеп, берничә мәртәбә үзенең фикерләре белән уртаклашырга омтылып алды, бер тапкыр хәтта үзенең кулы белән аның беләгенә дә кагылып узды. Әмма Шамил абый ни дип җавап бирергә дә белмәде.
Тамаша тәмамлангач, автор хәләл җефете белән сәхнәгә юнәлделәр. Алкышка һәм чәчәкләргә күмделәр үзләрен.
Халык тарала башлагач, Шамил абый Лилиана ханымны алга уздырып, аның артыннан иярде.
Урамга чыккач та беренче булып дәшүче Лилиана ханым булды.
—Миңа тамаша бик тә ошады, — диде ул.
— Ә сезгә ничек?
— Ярарлык... Әйбәт кенә килеп чыккан, шагыйрь, көтелмәгән сорауга ни дип җавап 6ирергә белми торгач.
Сезнең белән янәшә утыруыма, танышуыбызга да бик бәхетле булдым.
Мин дә... — диде шагыйрь.
Сез мине озатып куярсыз ич? — диде ханым, тагы да кыюлана төшеп.
Җәй көне бит. Әле караңгы да төшмәгән, — диде Шамил абый. — Аннан бит, теге, ни... кеше-кара да әллә ни уйлар.
Мин машинада. Безне һичкем күрмәс. Минем кайда яшәгәнлегемне күреп китәрсез дигән идем.
_-Юк- юк, һич кенә дә сезгә мәшәкать ясыйсым килми,-диде Шамил абый, гаепле кеше сыман уңайсызлана төшеп.
Нинди мәшәкать булсын? Мин үзем генә яшим, Һичкемгә уңайсызлык тудырмабыз. Берәр чәшке кофе эчәрбез дә, аннан мин сезне үзем үк озатып та куярмын…
-Башка вакытта, ярыймы, Лилиана ханым, — диде
Шамил абый, аны-моны уйлап тормастан. — Мин өемә кайтыйм инде. Вакыт та шактый соң...
-Сезне анда көтүче бармы?
-Көтүче юк анысы, әмма...
-Әмма?- дип кайтарып сорарга кирәк тапты фәннәр докторы.
-Мин өйгә вакытында кайтырга гадәтләнгән, — дип, ачыклык кертергә мәҗбүр булды шагыйрь. Яшь кызларча көязлек белән кеткелдәп көлеп җибәрде ханым. Көлгән чагында, ул тагы да ачылып китә, мөлаемлана төшә икән ләса...
Өйдә көтүче булмаса да, вакытында кайтырга кирәк,ә!..Соң алай бик ашыгасыз икән, мин сезне үзем озатып куя алам.
Юк-юк, миңа монда гына. Җәйге кичтә җәяү йөрүгә ни җитә соң!— диде шагыйрь һәм, кинәт кенә хушлашып, китү юлына тартылды.
-Соң, алай булгач, хәерле кичләр телим үзегезгә, — диде ханым, үзе дә белешмәстән беркадәр авыз читләрен турсайта төшеп. Аннан кулындагы нәни сумкасыннан кәгазь кисәге алып, шагыйрьгә сузды. — Мәгез, минем визитка. Бәлки, бер шалтыратырсыз... Кем белә?
Болай да үткән-сүткән кешеләрнең күзе гел аларда гына кебек тоела иде инде. Шамил абый уңга-сулга җәхәт кенә карап алды да визитканы түш кесәсенә тыгып куйды. Һәм үз юлында булды...
Аерылып китеп баргач кына, ниһаять, иркенләп сулыш алды. Берничә мәртәбә ни өчендер артына да борылып карады әле хәтта. Кеше-кара күренмиме, артыннан иярә килүче юкмы дип уйлады булса кирәк...
Шактый ара узгач кына тынычлана төшеп, үз уйларына бирелде: «Кара инде аны, бу Харис Сорнайны әйтәм, ничек матур оештырган. Очраклы рәвештә генә янәсе... Кем белән диген? Профессор ханым белән таныштырырга булган үзен... Лилиана ханымга килгәндә, тел-теш тидерерлек түгел анысы, акыллы һәм булган хатын күренә... Замана кешесе. Машинада гына йөри әнә. Кыю да икән әле тагы үзе — кофе эчәргә чакыра һе...» Үзалдына елмаеп куйды. «Кофе эчәргә!.”- дип кабатлады ул, тагы бертын узгач. Ә шулай да Хариска рәхмәтле иде ул, кич мавыктыргыч һәм күңелле узды.
Икенче көнне иртән аңа Харис Сорнай үзе шалтыратты.
—Ничек? — диде ул мәгънәле генә, шаярган атлы булып.
—Шәп! — дип җавап бирде Шамил абый. Ничек аңларга теләсә, шулай аңласын, соравына күрә җавабы.
—Абзаң оештырган эш шәп булмый каламы соң!-дип, үзалдына шаяру катыш горурланып та куйды бугай әле Харис.
Көн арты кон ипле генә уза торды. Профессорның визиткасы, кесәгә ничек тыгып куелган булса, шул көе ята бирде. Онытылды... Шул рәвешле ипле генә яшәп яткан көннәренең берсендә кисәтүсез-нисез аның янына туып үскән якларыннан кунак килеп төште. Кунакның да ниндие әле. Госман!.. Госман белән алар ун ел бер парта артында утырып укыдылар. Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, озак еллар колхоз рәисе булып эшләде. Бүген дә тик утырмый.
Ишектән килеп кермәс борын, малай чакларындагыча турыдан ярып, ник килгәнлеген әйтеп салды Госман:
—Мин үзем генә түгел, Шамил, сиңа районыбызның иң чибәр һәм булган кызын да алып килдем.Ир кешегә алай озак хатынсыз яшәргә ярамый, ахир, мүкләнеп китүең бар.
— Яхшы булган, — диде Шамил абый. Ни дисең...
—Әйдә, ахир, өстәлеңне әзерлә. Яртысын да, тәм-томнарын да үзем алып килдем.
—Ярый-ярый, хәзер, булдырабыз аны, диде көтелмәгән кунаклардан шактый ук каушый калган хуҗа.
Кил әле, кил, Гөлниса. Оялма, күрсәт бар матурлыгыңны, бер бөтерелеп тә алсаң була, — дип, ишек төбендә чарасыз калып торган кырык яшьләр чамасындагы ханымны йолкып диярлек өй эченә тартып кертте Госман.- Кара инде, күр әле син моны, ахир, без яшь чакларда кайда булды икән ул шундый чибәр кызлар?! Госманның кыланышы шагыйрь өчен уңайсызлык тудырса да. яшь ханымның күңеленә сары май булып ята иде булса кирәк. Әнә ич, үзенә юнәлгән мактау сүзләреннән иреннәре алсу роза чәчәгедәй ачылып, балкып китте түгелме?... Күзләре ут булып яна. Фирганә кавыннары сыман калкып торган ярым ачык күкрәкләре кояш чыгышына таба талпынып-талпынып куйдылар. Ул туры һәм тулы аяклар, күпереп
чыккан арт саннары, тагы әллә ниләр, сөйләп кенә бетерерлекме?!
Чибәр генә түгел, эшкә дә бик оста икән әле Гөлниса. Ике классташ залга чыгып, бераз хәл-әхвәл белешеп кергән арада, өстәлне дә менә дигән итеп хәстәрләп өлгергән.Чәй кайнап тора, табада чыжлап ит җылына, колбаса һәм сыр киселгән, кыяр-помидоры туралган. Шешә янәшәсендә өч рюмка чыгарып куелган.
Шамил абыйга авызын ачып сүз әйтергә дә җай юк, Госманның калын һәм көр тавышы гына яңгырап тора
өйдә.
-Болай итәбез, ахир, хәзер оч борынга шушы шешәнең муенын борып куябыз да, мин министр янына китәм. Акча сорап килдем. Синең кебек коеп куйган шагыйрь генә түгел, хуҗалык җитәкчесе дә бит әле мин. Ә сез Гөлниса белән калырсыз. Танышыгыз, сөйләшегез... —диде дә мәгънәле генә елмаеп куйган булды. — Уртак тел тапсагыз, башкасына да өлгерерлек вакытыгыз була. Акча алып кайтсам, сезнең дә борчак пешсә, кичен туй итәрбез боерган булса... Булдымы? Ха-ха-ха...
Тостларны дa Госман үзе әйтте, теләк һәм максатларын да ачыктан-ачык ярып салды. Ишектән чыгып барганда да, соңгы күрсәтмәләрен бирергә онытмады:
-Менә шулай, ахир, син хатынсыз, Гөлниса да бер ялгызы салкын мендәр кочаклап яга. Тимерне кызу чакта сукканың хәерле, сузып- тартып тормагыз, ярыймы?Карагыз аны!.. дип,бармагы белән янады да юлында
булды.
Госманга аңа бары да килешә һәм гафу да ителә. Taбигате һәм холкы аның шундый. Хатын-кыз мәсьәләсендә дә артык талымлы булмады, кем әйтмешли, юлында очраганнарны ташлап калдырмады, аркылы ятканны атлап узмады. Ә Шамил абый башка камырдан ясалган, гомере буе гаилә дип яшәде, гаиләдә бәхетен тапты. Холык-фигыле дә аның бөтенләй бүтән. Ул оялчан, тартынучан, җиде кат уйлагач та, әле ул бер кат кисәр өчен икеләнеп тора...
Кара инде син аны, "хатын алып килгән, имеш..." Бу туташны бит әле аның беренче күрүе. Танышканнарына да, күп булса, бер сәгать чамасыдыр. Ә ул инде туй итәргә җыена... Кызык кеше бу Госман.
—Сез шагыйрь буласыз, значит, — дип сүз башлады Гөлниса, икәүдән-икәү генә калгач.
—Әйе, — дип баш кагудан башка чарасы юк иде Шамил абыйның. — Илһам килгән чакта, шигырьләр язам.
— О, сез Илһам Шакировны да беләсезме?
— Беләм.
— Аның сезгә килгәне дә бармы?
— Булды кебек...
— Ә кайда эшлисез?
Бу сораудан Шамил абый ни дияргә белми югалып кала язды.
— Мин эшләмим, мин шигырьләр язам.
— Шигырь язу да эш буламы?
— һөнәрең шул булгач, эш була инде...
— Шигырь өчен дә акча бирәләрме?
— Биргәндә — бирәләр, бирмәгәндә — юк,
— Кызык икән сезнең... «Биргәндә — бирәләр, бирмәгәндә — юк»... — дип көлемсерәп куйды кунак кызы.- Дөресен әйтим, Шамил абый, мин үзем шигырь укырга яратмыйм. Вакыт булганда, про любовь романнар гына укыйм.
—Чын шигырь дә мәхәббәт хисләреннән туа, Гөлниса матурым.
—О, сез шултикле матур сөйлисез икән…Мәхәббәт турында сөйләгез әле тагы, — дип, тәкатьсезләнеп утырган җиреннән аякларын тыпырдатып куйды кунак.
—Әкиятне генә сөйлиләр. Мәхәббәт турында әкиятләр булмый бит, Гөлниса, — диде Шамил абый, җитдиләнә төшеп.
—Ник булмасын. Ир-атларның мәхәббәт турында сөйләгәннәре барысы да әкият, тоташ әкият бит инде ул.
— Ә мин андый әкиятләрне белмим, сеңлем.
—Башкалар сөйли ич... Белмәсәгез дә сөйләгез Шамил абый. Сез бит шундый матур сөйлисез.
Радио тагы да матуррак сөйли. Әллә аны гына кабызыйкмы?..
Үпкәләү кая, Гөлниса әллә ишетмәде, әллә тыңлап та тормады үзен. Авыз иткән эчемлек башына китәргә өлгергән идеме, турыдан ярды:
Алай булгач, Шамил абый, болай итәбез. Сез тәрәзә пәрдәләрен тарта торыгыз. Мин ваннага киттем, — диде һәм күздән дә югалды.
Ачылган авызы йомылмый калды Шамил абыйның. Бар икән күрәселәр...» Ни дияргә, ни эшләргә дә белмәссең. Чарасыз калып, эш өстәле артына барып утырды ул. Кулына эләккән беренче китапны алып, укырга омтылып карады. Хәрефләрен таныды тануын, әмма шул хәрефләрдән сүзләр оештырырлык әмәле калмаган иде. Укыды- укыды, ләкин бер сүзен дә аңламады.
Ул да түгел, ванна бүлмәсеннән аяк очларына сак кына басып чыккан Гөлниса, арттан килеп, йомшак һәм кайнар беләкләpe белән кочып алмасынмы үзен. Кочаклау гынамы, теге ике кавын җилкәгә үк менеп кунаклаган...
-Бу нишләвең инде, Гөлниса? — дип әйтерлек көч тапты ул шулай да. Борылып караса — кешегә әйтсәң, кешегә әйтсән, кеше ышанмас, күзләрең сукыраерлык...
Миңа атап шигырь чыгар әле, Шамил абый, — дип пышылдады ул, назлы тавышы белән.
Син кем? Сиңа нәрсә кирәк? — дип, тавышын күтәрергә мәҗбүр булды хуҗа.
-Мин хур кызы... Сезнең башны әйләндерү өчен килдем, дип пышылдый-пышылдый, кулыннан ук тартырга кереште.- Тимерне кызуында сугалар...
Ни тыныч холыклы Шамил абыйның да түземлеге бетәр икән. Утырган җиреннән сикереп торды да кулындагы китапны бөтен булган көче белән өстәлгә китереп бәрде ул.
-Нишләвең бу?! Татар кызы... Оятың булса, киен хәзер үк һәм күземнән югал!
Курыкты ук дип әйтә алмыйм, шулай да бераз читкә тайпылырга мәҗбүр булды Гөлниса. Юк-юк, ул һич кенә дә балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз торып калмады. -Нигә инде ул кадәр тавыш күтәрәсез, Шамил абый,- диде тыныч кына һәм, ни хикмәт, әле һаман ягымлы итеп.
- Мин бит яхшы ният белән генә... Taтар кызы дип инде... Татар кызының җаны юкмы?!
-Белмим. Киен ! - диде хуҗа. Ике уйлар урын калдырмады.
— Мин андый сүзне белмим, сеңлем.
—Ашыгыр җирем юк, Шамил абый. Госман абый алып килде, кирәгем булмагач, алып та китәр.
Тыныч һәм ипле тавыш хуҗага да уңай тәэсир ясады булса кирәк.
—Зинһар өчен, киен, тизрәк киен, Гөлниса. Аннан сөйләшербез, — диде ул.
— Ә секс?..
-Мин андый сүзне белмим, сеңлем.
-Ха-ха, — дип, кычкырып көлеп җибәрде туташ.Аннары бер читкә тайпылып киенә башлады. Нигә соң аны башта ук шулай димәдең... Миңа хатын-кызның кирәге юк, дияргә иде.
—Ә мин, нәрсә, кирәк дип, сине чакырып китердем ме?
—Беләсең килсә, мине монда килергә Госман абзый ярты ел юмалады, үгетләде. Ничекләр генә мактамады үзегезне — шагыйрь, диде, бай, диде, ялгыз, диде... Шәһәр үзәгендә болындай фатирда берүзе яши, диде...
— Сеңлем, тукта! Күлмәкләрең ки иң элек .
Шулай диде диюен, ә үзе шул тарафка җәһәт кенә күз төшереп алды. Әллә соң ашыкмый гына киенүендә булган Гөлнисаның яшьлегенә, матурлыгына соклана ук башлаган идеме...
—Госман абзыйны да әйтер идем инде, ни өчен мактагандыр... — дип, үзалдына мыгырдана-мыгырдана киенә иде туташ. — Үзе дорфа, үзе җебегән... Авызына төшкән җимешне татып карарга да теләмәгән ир- aт затын беренче күрүем...
—Нәрсә, Госман «ишектән кергәч тә анадан тума кал да өстенә сикер» дидеме?..
—Шагыйрь халкы кайнар, дәртле була, син дә җебеп торма, диде.
Гөлнисага ни, аның исе дә китми, Үзе берөзлексез сөйләнә, әллә кай арада авызына сагыз кабып шуны чарт-чорт китереп чәйнәргә үк керешкән иде. Шул мизгелдә каш астыннан сөзеп, үзен яшерен генә сокланып күзәтүче бардыр дип уена да китереп карамый, әлбәттә.
Ниһаять, киенеп бетереп, көзге каршына барып иреннәрен, керфек-кашларын хәстәрләргә кереште ул. Ашыкмый-кабаланмый гына төзәтенде-ясанды Аннары кухняга узып, урындыкка җәелеп барып утырды
—Йә, Шамил абый, — диде ул, тирән сулыш алып. Танышу хөрмәтенә дип берне тоткан идек, аерылышуны да билгелибезме соң әллә?
Мин бит ул нәрсә белән алай ук дус түгел, Гөлниса,. Теләгең булса, суыткычта әнә барысы да бар.
Һы, — дип, пошкыргандай итеп куйды туташ. — Ялгызым гына эчеп утырырга сез мине кем, алкаш дип белдегезме әллә?!
Бик яхшы. Алай булгач, чәй эчәрбез, шулаймы, Гөлниса?
-Шулай, Шамил абый, — диде кунак, һәр иҗеккә махсус басым ясап. Әллә үртәп, әллә шаярып сөйләшүе
иде.
Чәй өстәле артында, сүз иярә сүз чыгып, алар аңлаша ук башладылар. Гөлниса район үзәгендә бер оешманың мөдире булып, бик гә җаваплы эштә эшли икән. Тормышка соң гел чыкмадыңмы? — дип сорады Шамил абый, бер җаен табып.
Бер дә вакыт булмады шул, — дип, җиңел генә җавап кайтарды Гөлниса. — Гел түрәләр йөрде артымнан.
Ә түрәләрнең хатыннары була. Кул селтәп китеп барыр идең дә үзләренә. Китеп кая барасың?.. Районда эш табу җиңел түгел. Үз-үзеңне алдап, башкаларны алдап үтте дә китте, Шамил абый, яшь чаклар.
Һәркеммең үз язмышы инде, Гөлниса, — дип, аның хәленә кереп сөйләште Шамил абый. — Мин дә менә дөнья түгәрәкләңде дигәндә генә япа-ялгызым торып калдым.
Хәлегезне аңлыйм. Ә мин сезне башкалар кебектер дип уйлаган идем.
-Юк, Гөлниca, мин башкалар кебек түгел.
-Рәхмәт! Ә шулай да әйтегез әле, сез өйләнергә уйлыйсызмы соң?
Озак кына уйга калып торды Шамил абый. Ул бит һәрчак сүзен кат кат уйлап, җиде кат үлчәп сөйләргә күнеккән.
-Дөресен әйтим, ялгыз яшәү җиңел түгел, Гөлниса Ялгызлык бик авыр җәза икән, дуска түгел, дошманыңа да язмасын. Әмма өйләнү турында уйлау тагы да авыррак.Зәкия белән без менә шушы өйдә кырык елга якын гомер кичердек, балалар үстердек. Аңлыйсыңмы, кырык ел! Монда һәрнәрсә аның кулы белән хәстәрләнгән, аның кулы белән юылган, сөртелгән. Кая барып кагылма, нәрсәгә барып тотынма, бергә яшәгән, бергә кичергән хатирәләргә юлыгасың. Ул урын-җир, тәрәзә өлгеләре, гөлләр- боларның һәркайсында аның кул һәм җан җылысы, хәтта күз карашлары да саклана. Ничек итеп шушы өйгә башка чит бер хатын алып кайтырга мөмкин?.. Моны күз алдыма да китерә алмыйм...
— Нинди сүзләр, Шамил абый!.. Мин сезгә соклана башладым бит әле...
— Сокланырлык нәрсә юк, кызганалар мине күпләр. Тиле яисә ахмак диеп санаучылары да бар. Кешегә гомер бер генә бирелә бит, диләр.
— Алар да хаклы, — дип җөпләп куйды туташ. — Чынлап та, гомер кешегә бер генә бирелә бит, Шамил абый. Ботыңны кысып, кул кушырып утырсаң да, типтереп яшәсәң дә, ул үтә дә китә, диләр.
Каршы төшеп булмый, ничек дип җавап кайтарырга да белмәде шагыйрь. Беркавым һәр икесе үз уйларына бирелеп утырдылар. Әмма озаккарак сузыла башлаган тынлыкны тагы Гөлниса бүлдерде:
— Бер сүз әйтсәм үпкәләмәссезме, Шамил абый? Әмма ул сүзләр чын күңелдән.
— Нигә үпкәлим? Чын күңелдән әйтелгән сүзгә үпкәлиләр диме?..
— Беренче күргәч тә, мин сезне ошатмадым. Госман абзый хакына гына калдым. Ә хәзер менә сезне чын чынлап кочаклап аласым килә. Сез миңа бик тә якын һәм үз булып тоела башладыгыз.
— Госман хакына... Кызык. Бик тә кызык...
—Госман абзый миңа әтием кебек кадерле кеше, һәрчак ярдәм итте. Ялгыз хатын-кызга, Шамил абый, бик тә авыр бит ул яшәү. Ә авыл җирендә икеләтә авыр Хатын-кызның тышкы ягын гына күрә ир-ат. Аның күңелендә ни икәнлеге белән кызыксынырга оныталар. Мин ике дә уйламый, күземне йомып чыгар идем сезгә.
— Үз тиңеңне табарга кирәк, Гөлниса. Мин пар түгел сиңа.
— Ихтыярыгыз, мин үз фикеремне әйттем.
Бераз тын гына чәйләп утыргач, Шамил абый ипле генә сорап куйды:
— Син бит төскә-биткә чибәр, акылсыз да түгел кебек...
—И-и, Шамил абый, — дип, үзалдына көрсенеп куйды туташ. — Сөйләүдән ни файда, сез бит мине барыбер аңлый алмаячаксыз. Әйттем ич инде, район башлыклары әйләндерде башымны. Берсеннән котылдым дигәндә генә икенчесе килеп төшә... Сез бит белмисез. Алар... алар... — дип, ни әйтергә белми торды ул. — Алар дорфа һәм шултикле комсыз. Күзгә ташланырдай һәр хатын-кыз аларныкы гына булырга тиеш дип саныйлар. Кешенең хәлен белергә дә теләми алар. Үзләрен иң акыллы, иң көчле зат дип уйлыйлар... Барысы да аларга булсын.Башкаларны таптап, сытып китү дә берни түгел аларга... Кеше сүзеннән дә, законнан да курыкмыйлар... Югарыдагы бер хуҗага ярый белә икән, бары да гафу ителә... Менә шулай үтте инде гомер... Читтән карап торганнарга бәлки, мин бәхетле дә тоелганмындыр. Ә чынлыкта, Шамил абый, бәхетнең ни икәнлеген мин белмим... Бәлки сезнең белән менә шулай эчемне бушатып утыруым иң бәхетле минутларым булса кирәк...
Соң, ошатмагач, аларны куып җибәрү яисә үзеңә ташлап китү кирәк булгандыр, Гөлниса.
Ташлап кая китәсең?.. Эшне дә югалтасы килми.Алар бит, бер ачуларын чыгарсаң, тамырыңны корытырга да күп сорамый...
Шулай... Шулай, — дип, туташ сөйләгәннәрне кичереп, үз уйларына бирелеп утырды шагыйрь. Шул мизгелдә аның уйлары кайда булгандыр, сорасаң, ачык кына үзе дә әйтеп бирә алмаган булыр иде. Шулай да, “Чибәрлекнең дә кыен яклары була икән" дип нәтиҗә ясап куйды ул соңыннан.
Ниһаять, ишектән кермәс борын ук шау-гөр килеп Госман кайтып керде. Аның көр тавышы, күңел күтәренкелеге шундук башкаларга да күчте. Күңелсез уйлар, сүзләр онытылды, табын бермә-бер түгәрәкләнә төште,өй эче балкып киткәндәй булды.
Йә, ахир, ничек? — дип, чәй артына утыргач та, мәгнәле генә караш ташлап, күз кысып алды ул кордашына.
Менә дигән, — диде шагыйрь. Ни дисен, зарланырга бер сәбәп тә юк иде ич.
Госман мөлаем карашын Гөлнисага текәде:
Ә син ни диярсең?
Шамил абый — бик тә яхшы кеше. Таныштыруын, өчен рәхмәт, Госман абзый.
Ә борчак... Борчак пештеме соң?
Бу сорауга кайсыгыз тели, шул җавап бирсен дигән сыман. хәйләкәр елмаеп та куйды Госман үзалдына. Борчак бит, Госман дус, ул кәбестә түгел, алай бик тиз генә пешеп чыкмый.
Кит аннан, —дип, гаҗәпләнеп куйды авыл кунагы. Аннары сораулы карашын туташка текәде: — Гөлниса,мин сиңа нинди киңәш биргән идем?..
— Алай шаярма инде, ярыймы, Госман абзый. Шамил абый дөрес аңламас, ул бит безнең кебек уен-муен сойләшергә күнекмәгән.
— Рәхмәт, Госман дус. Мине кайгыртуың өчен рәхмәт, — дип, сүзгә йомгак ясарга ашыкты йорт хуҗасы. Гөлниса бик матур, акыллы да... Әмма...
— Тукта, ахир! Туктагыз!.. — дип, урыныннан ук сикереп торды Госман. — «Әмма» диеп сөйләшмиләр бездә. Йә «бар», йә «юк» — тәмам!.. Теге кәккүк белән әтәч сыман, бер-берегезне макташып утырасыз. Мин нәрсә эшем булмаганга йөримме әллә сезне кайгыртып?..
— Тынычлан, һаваланма әле, Госман. Таныштыруың өчен сиңа рәхмәт. Ә безне куалама, ярыймы...
— Шамил абый дөрес әйтә, — дип, Гөлниса да сүз кыстырды шунда.
Госман күпме генә шауламасын, көр тавышы белән өйне күпме генә дер селкетмәсен, тора-бара тынычланмый чарасы калмады.
— Ярар, миңа көн яктысында кайтырга кирәк, — диде ул, тагы бертын утырганнан соң кинәт кенә ишек катына юнәлеп.
— Шамил абый, сиңа бик зур рәхмәт, — дип, Госман артыннан Гөлниса да иярде.
Моны көтмәгән идеме, Госман классташына сораулы карашын текәде:
— Ахир, әйт соңгы сүзеңне, сезне ничек аңларга?
— Хәерле юллар телим үзегезгә! Бик зур рәхмәт килүегезгә...
— Аңламадым, — диде кунак. — Гөлнисага ни диярсең?
— Ул бик матур туташ, мин аңа бары бәхет кенә телим...
Башлаган сүзен тәмамларга да бирмәде аңа Госман ишекне каты ябып чыгып та китте. Гөлниса да, тып-тын басып, аның артыннан йөгерде...
Ишек катында, ни эшләргә, кая барып сөялергә белми, чарасыз бер ялгызы торып калды Шамил абый «Әллә ничек кенә килеп чыкты бит әле бу. Матур гына башланган көн иде... Кешечә озата да алмады кунакларын. Госманны да үпкәләтте кебек... Үпкәләтте дип, ни эшли ала иде соң ул?..»
Сак адымнар белән ипле генә атлап, кухняга узды һәм хәйран калды. Аш өстәле чип-чиста итеп җыелган сөртелгән. Кай арада табак-савытлар да юылган.
Бар нәрсә тәртиптә һәм үз урынында. «Уңган да соң үзе!» — дип уйлап куйды ул шунда.
Өстәл читендә яткан кечкенә генә кәгазь кисәгенә күзе төште. Кулына алды. Гөлнисаның визиткасы икән. Эш урыны, телефоннары язылган. Кат-кат әйләндереп карады, соңгы ноктасынача өйрәнеп чыкты ул аны һәм китап киштәсенә илтеп куйды. Кирәге чыкмас чыгуын... Алай да, кем белә...
(дәвамы бар)