Сабыйларның һәрчак сабыйларча инде. Яратсалар, эчкерсез һәм ихлас ярата беләләр. Күралмасалар, бар күңелдән күралмыйлар. Әләкләшкәндә дә, гаделлек эзләп, явызлыкны аңламыйча, аны кабул итмичә әләклиләр. Әләкләр кеше булганда, әлбәттә...
Төрледән-төрле үлән, урыны белән әрсез кычыткан котырып үскән, тигәнәкләр тырпаеп торган ярым ташландык ишегалдының түренәрәк урнашкан иске келәт эчендә майда кыздырылган камыр исе таралган иде ул көнне. Тамагы тук кешенең дә авыз суларын китерә торган тәмле, татлы ис.
Ул көнне кечкенә бер бәйрәм иде - алар туйганчы йөзем пәрәмәчләре ашадылар. Туйганнан да артыграк булды бугай әле. Инде ике көнләп юньле ризык күрмәгән кечкенә Даниянең, дүртенче пәрәмәчне ашык-пошык чәйнәп йотканнан соң ук, ныклап эче авырта башлады. Тик андый чакны эч авырта дип туктап калып буламыни? Ул затлы ризыкның тәмлелекләре - гел телеңне йотмалы. Өлешенә дигән өемдә, майлы кәгазь кисәге өстендә, инде ике генә пәрәмәч калса да, үзенә дигәннәрен чәйнәми-нитми диярлек, артыннан куып килгәндәй, кабаланып, әле яңа гына юк итеп куйган абыйсы Заһирга карап, Дания дә калган пәрәмәчләрне мизгел эчендә сыпыртып куйды.
Аннан соң алар, бер-берсенә карап бәхетле елмаешып, сүзсез генә, сапсыз, күп урыннарында эмале кубып беткән олы чүмечтән, озаклап, алмаш-тилмәш су эчтеләр. Шул эш беткәч кенә кызчык, эчен тотып, бөгәрләнеп, тупас такталардан кагып ясалган ятакка, иске матрас өстенә ятты. Дания белә иде, хафаланыр сәбәп юк, авырту бераздан басылачак. Элегрәк тә берничә мәртәбә шулай авыртканы булды ич. Ач йөреп кинәт кенә күпләп ашап куйганга гына ул. Бераз авырта да бетә, түзмәслек түгел.
Ә пәрәмәчләр бигрәк тәмле иде шул. Ул татлы ризыкның мае кулга, бармакларга, авызга да сыланып калды. Ихтимал, бетмәгән булса, ул, түзә алмыйча, тагын бер-икене ашаган булыр иде. Эче авыртуын туктаганын көтеп яткан кыз, үзе туйса да күзе туймаганлыктанмы, күз алдында һаман шул пәрәмәчләрне тоткан хәлдә, майлы бармакларын суыра-суыра, хыялга бирелде. Үзе ашаган пәрәмәчләр кебек, нәни кызның хыяллары да татлы иде.
Зу-ур булып үсәчәк ул. Бөтен балалар да кайчан да булса үсеп җитәләр ич, ул да үсәчәк. Аннан соң, күршедәге Нәфисә апасы кебек, кияүгә чыгачак. Әйбәт, акыллы, Нәфисә апаның ире төсле, зур машинада эшләүче, аракы эчми торган егеткә. Аларның өйләре зур, акчалары күп булачак. Бүгенге кебек, үзенең балаларына Дания көн саен, олы табак тутырып, тәмле йөзем пәрәмәчләре пешереп ашатачак. Ул балаларын яратачак, беркайчан да какмаячак. Үз әнисе кебек, «көчекләр, артык кашыклар» дип сүгеп, өйдән куып чыгармаячак, исереп йөрмәячәк. Алар бөтенесе бергә бик бәхетле булачаклар. Көн саен йөзем пәрәмәчләре генә ашап торгач, ничек инде бәхетсез булып булсын?! Абыйсы Заһир белән алар бүген менә бик тә бәхетле ич.
Сеңлесенең хыялларын бүлеп, аның уйларын ишеткән төсле, Заһир кинәт кенә әйтеп куйды:
- Моннан соң да мин сиңа шундый тәмле әйберләр алып кайтып ашатырмын, яме. - Таушалган күлмәк, үз үлчәменнән бер-ике размерга олырак, күптән юылмаган джинс чалбар кигән сигез яшьлек Заһир сеңлесе янына, иске матраска килеп утырды. Аның да чыраенда бәхетле канәгатьлек, ул гына да түгел, өлкәннәр җитдилеге, ризык табучыларда гына була торган эшлеклелек тә сизелә иде. - Кибеткә машина көн саен диярлек килә. Килдеме - аны бушатырга кирәк инде. Ә бушатышкач, нәрсә булса да бирми калмыйлар. Әле сайланырга да, үзеңә ошаганны алырга да була.
- Иртәгә дә бар, абый, яме. Нәкъ шушындый пәрәмәчләр сора. - Эче авыртуы кими башлаган кыз мае һаман да бетмәгән кулларын ямаулы оекларына сөртә-сөртә торып утырды, елмаеп абыйсына карады. - Бүгенгеләр теге вакытны Сабира апа биргән итле пәрәмәчләрдән дә тәмлерәк булды.
Чыннан да, ике-өч атна элек каршыдагы күршеләре, капка төбендәге чирәмлектә әллә уйнап, әллә нәрсәдер майтарып йөргән абыйлы-сеңелле Заһир белән Данияне күреп, капка аша аларның чандыр гәүдәләренә, юылмаган өс-башларына карап кызганып торганнан соң: «Бу юньсез Рәсилә тагын эчүгә сабышты, ахры, бик йончу күренәләр», - дип сөйләнә-сөйләнә, икесенә икешәр пәрәмәч биргән иде. Майда кыздырылган чын ит пәрәмәчләре. Бүген Заһир азык-төлек бушатышкан өчен кибеттән алып кайткан майлы камыр ризыгы гади халык телендә «пирожки» дип аталып, эченә йөзем салып кыздырылган гап-гади бөккән булса да, теге вакытны күрше хатыны биргән чын пәрәмәчләрдән әллә ни аерылмаганга, шундый ук тәмле булганга, бу сабыйлар өчен алар барыбер пәрәмәч иде.
- Ярар, акыллым, сорармын. Тик сиңа, ашый башлаганчы, кулыңны юып керергә кирәк булган. Әнә, май белән бергә бармакларыңдагы бөтен пычракны ялап бетергәнсең. Кулыңны, битеңне юып йөрмәсәң, бүтән бернәрсә дә бирмим, шуны бел. - Заһир, абый кеше буларак, сеңлесен шулай бераз шелтәләп алырга, кирәк чакта акыл өйрәтергә дә ярата иде. - Син бит Каратүш түгел, биргән бар нәрсәне балчыкка әвәләп ашарга.
Шул сүзләрне әйткәч, малай бүрәнә ярыгыннан кичә үзе яшереп куйган тәмәке төпчеген тартып чыгарды. Пычрак джинсысының кайсыдыр кесәсеннән шырпы алып сызгач, йөзенә янә олылар җитдилеге чыгарып, төпчекне кабызды. Тирән итеп суырган булды. Аннан шундый ук эшлекле кыяфәттә, булдыра алганча озын итеп сузып, төтен өрде. «Черт» итеп төкереп куйды. Башка бик күп яшьтәшләре кебек, Заһир да зурларча кыланырга, аларга охшарга тырыша иде. Охшарга тырышу гына түгел, мондый чакларда ул үзен җиткән, булдыклы ир-егет итеп тә исәпли иде. Нигә исәпләмәскә? Ваемсыз, гамьсез, уйларында гел уен гына булган яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул бүген менә тагын эш табып, эшләп кайтты. Машинадан кибеткә төрле азык-төлек, кәгазь тартмалар ташыды. Хезмәтен бәяләп, кибет хуҗасы аңа күп итеп пәрәмәчләр бирде. Хәзер менә сеңлесе дә, ул үзе дә туклар. Эчләре бүлтәеп чыкты, бүген бүтән ашамасалар да була. Эшләүче зурлардан кайсы җире ким аның?!
Заһир төпчекне кабат суырды да, борын тишекләрен киң итеп ачып, келәтне тутырып, янә төтен чыгарды. Үзе генә булса, ул, бәлки, төпчекне яшергән урыннан алмаган, кабызмаган да булыр иде. Әллә ни алай тартасы да килмәде. Тарткан вакытта кызык кебек тә үзе, аннан соң ютәлләтә. Кайчакта баш та әйләнгәләп куя. Өлкәннәр дә йә күреп, яисә исен сизеп орышырга мөмкиннәр. Бер караганда, гел кирәксез нәрсә. Әмма сеңлесе каршында үзен чын егет, хуҗа итеп күрсәтү теләге мондый вакытларда көчлерәк була шул. Әнә ич ничек яратып карый аңа бүген Дания.
Малай төпчекне соңгы кат суырып, аның утына зурларча кат-кат төкереп сүндереп маташканда, келәтнең яртылаш ачык ишегеннән, кәкре койрыгын дустанә болгап, Каратүш - күкрәгеннән башка җирләре аксыл-соргылт йонлы, уртача зурлыктагы чандыр эт килеп керде. Керде дә, майлы кәгазьләрдән килгән тәмле исне - ризык исен сизеп, кара күзләрен мөлдерәтеп, «кайсыгыз сыйлый мине?» дигән төсле, бер Заһирга, бер Даниягә карап тора башлады. һаман да койрыгын болгап, берара шулай карап торгач, аптыраганнан инде дигән төсле, кызга якынрак килде дә, озын кызыл теле белән үрелеп, Даниянең үзе ялап агарткан кулын бер-ике тапкыр ялап алды. Аннан соң, алай гына тамагы туймыйсын белгәндәй, янә кызның йөзенә текәлде. Заһир аның белән кайчакларда тупасрак уйнаганга, шаяртып, үртәшеп, ачуын чыгарырга да хирысрак булгангамы, эт үзен сөеп яратучы, булганда, авызыннан өзеп ашатучы Данияне якынрак күрә иде.
Ә Дания үзе бу минутта кабаланып корсагын тутыруына, эт турында гел онытып, кирәгеннән артык ашап ташлауларына үкенә башлаган иде. Әмма эш узган, ул, утырган килеш, Каратүшне алдына ук алып, аны ике куллап башыннан сыйпый, юата башлады. Бу дөньяда Дания бөтен барлыгы белән яраткан ике генә җан иясе бар иде шул. Берсе абыйсы булса, икенчесе Каратүш иде.
- И Каратүш, аз гына иртәрәк килгән булсаңчы. Апаңның эче дә авыртмый, син дә тук була идең бит. Ничек сине оныттык соң без? - Кыз ач чакның ничек кыен икәнен бик яхшы белә иде. — Ачыктыңмы, бик ашыйсың киләме? - Этне кызганудан кызның күзләренә хәтта яшь бәреп чыкты.
- Шулай шул. Корсагың бүртәеп чыкканчы ашадың, эт турында уйлап та карамадың. - Заһир сүндерелгән, бөтенләй кыскарып беткән тәмәке төпчеген алган урынына кире яшерде дә каешланган джинсысының күпСанлы кесәләренең берсенә тыгылды. - Үзем булмасам, һаман урамда таш ялап йөрер идең әле. Мә, кимер. Ярый абыегыз бар тамагыгызны туйдырырга. - Ул, шулай сөйләнеп, эткә кесәсеннән катып беткән икмәк кисәге чыгарып бирде.
Каратүш, алдына килгәнне иснәп тә тормастан, шатыр-шотыр китереп, шунда ук кабып та йотты. Ялманып, «бигрәк аз булды бит» дигән төсле, тагын як-ягына каранып алды, иелеп идәнне иснәде. Эт ымсыныбрак калган иде.
Бүгенге көнгә бик күңеле булган, юмартланган малай, шактый горур һәм эшлекле кыяфәт белән, келәт диварындагы кадакка эленгән иске бишмәтнең кайсыдыр җиреннән әрчелми генә пешерелгән өч бәрәңге тартып чыгарды:
- Синең дә корсагың ярыла язсын инде, Каратүш, мә, аша. Иртәгә дә барып товар бушатышсам, ач утырмабыз әле, - дия-дия, бәрәңгеләрне эт алдына куйды. Каратүш тәмләп ашаган арада, алты яшьлек кыз бала белән аның сигез яшьлек абыйсы, яратып һәм сөеп, акыллы һәм тугры этләренең башыннан сыйпадылар.
Бу мизгелләрдә аларның, өчесе дә үзләренчә бик бәхетле иде...
Әмма бу бәхет озакка бармады.
- Заһир, эт баласы, син кайда? - Балалар иске келәттә эт сыйпап, тамаклары туйганга сөенеп утырган арада өй ягыннан карлыкканрак тавыш ишетелде. Тавыш хатын- кызныкы булса да, тупас һәм күңелгә ятышсыз иде. - Кая качтың, барыбер табам. - Тавыш иясенең кем икәнен чамалагангамы, эт шул ук минутта койрык болгаудан туктады. Балаларның күзләрендәге самими, көләч шатлык та кинәт кенә юкка чыкты, курку, шөбһәләнү белән алышынды.
Тавыш якынайды. Каядыр качып югалырга, яшеренергә соң иде инде. Курыккан сеңлесе белән шым булган Каратүшне эчтә калдырып, Заһир үзе генә келәт ишегеннән чыкты. Мөмкин кадәр тынычрак күренергә тырышып:
- Мин монда, әни, - диде. Тәмәке тартканны сизәр дип курыкмый иде малай. Аларның әниләре андый исләрне сизүдән узган инде. Үзеннән килгән исләр дә сулышыңны буарлык. Бигрәк тә махмырдан булса. Тагын нәрсә дип бәйләнер, нинди кирәкмәгән эш кушар икән дип хафаланды малай. Махмырдан җәфаланганда, аңардан рәхим-шәфкать көтәрмен димә инде.
- Кая, товар бушатышкан өчен күпме акча бирделәр? Сиңа гына димәгән, китер әле бер егерме-утыз сумын. - Тузган чәчле, бүртенгән чырайлы, халаты күптән су, сабын күрмәгән хатын алпан-тилпән адымнар белән малае янына якынлашты. Моннан берничә мизгел генә элек шатлыктан, ризык табудан, шуның белән бәйле канәгатьлектән балкыган малайның чырае бөтенләй караңгыланды. Башы аска иелде. Аның тартмалар бушатканын кай араларда белеп алган диген син? Шул тирәдә, кибет янында буталып йөргән берәр шешәдәше әйткәндер, башкача булмас.
- Миңа акча бирмәделәр. Пәрәмәчләр генә бирделәр. - Заһир бу сүзләрне әнисенең кысылып беткән күзләренә туп-туры карап әйтте. Ышансын, шикләнмәсен өчен. Ләкин әни кеше ышанмады:
- Алдашма, көчек! Күзгә карап ялган сөйләгән өчен сыртыңны каезлыйм. - Малаеннан акча даулап башын төзәтергә җыенган хатынның кыланмышларында аз гына да ана хисе, мәрхәмәт, ярату сизелми иде.
- Юк, дим, әни. Пәрәмәчләр генә бирделәр. Ышанмасаң, әнә Даниядән сора. - Заһир бик сирәк алдашса да, эчеп холкы бозылып беткән әнисе аңа күп вакытта ышанмый иде. Шулай да, бу юлы ана тиешле кеше малаеның дөрес сөйләгәнен аңлады. Аз гына тынычланган төсле булды:
- Ярар алайса, китер, бер-ике пәрәмәч бир дә.
- Без аларны Дания белән ашап бетердек шул инде. - Заһирның сүзләрен куәтләгәндәй, шул минутта, иске келәтнең кыйшайган ишеген ачып, Дания белән Каратүш килеп чыктылар. Этне һаман сыйпаштырып торган Даниянең куркуы йөзенә чыккан иде. Яңа гына кабыклы бәрәңгеләрне ашап куйган этнең ялманып торганын күреп, көтмәгәндә генә үзенчә нәтиҗә чыгарып өлгергән хатынның күзләре яңадан акаеп чыкты:
- Баюыгыз җиткән икән, хәерчеләр! Пәрәмәчләр белән эт туендырдыгызмы? Юньсезләр! Беренче эш итеп үзегезне тудырган, үстергән анагызга кертеп бирәсе урында. Мәгънәсезләр! Ник таптым, ник үстердем сез имгәкләрне? Өч тиенлек файдагыз юк. Тугач та мендәр каплап үтерәсе калган... Әрәмтамаклар!
Иртәнге баш авыртудан интеккән хатынның авызында юньле сүз сирәк була. Балаларының мондый чакларда аны күралмавын эчке бер тоемлау белән сизгән, чамалаган ана тиешле кешенең җене котыра, аракы агулаган зиһене, аны кешелектән чыгарып, мәгънәсез, явыз сүзләргә, начар гамәлләргә этәрә иде.
- Үтерергә идең, нигә үтермәдең соң? - Ачуы нык чыккан Заһир бу юлы дәшми кала алмады. Дәшмәгән булса, аналары, бәлки, шулай бераз кычкырынып, сукрана-сукрана балаларын битәрләп, өйгә дә кереп киткән булыр иде. Хәзер инде соң, туктаудан бер файда да юк иде. Ул әйтәсен әйтеп бетерде. - Үтергән булсаң, ачлы-туклы йөргәнче, бернәрсә белмичә, әти белән бергә җир астында яткан булыр идек ичмасам. - Бу мәлдә малайның күзләре усал ялтырый, иреннәре кысылган иде. Йә инде, кабат ычкынып китеп, айдан артык өзлексез эчкәне, аларны ашатмаганы, карамаганы җитмәгән, булмаган акчаларны сорап тора. Аларның барлы-юклы тапкан ризыкларын да тартып алмакчы. Инде ничә атналар өйләрендә мәче туйдырырлык ризык та булганы юк. Булганы да аракы белән бергә кайтучы кабымлыкка дигән такы-токы. Шундый әни була димени?
Заһир, мондый сүзләрдән соң тукмак эләгәсен тәгаен белеп, әйтәсе килгәнне әйтеп бетерү белән, җан көченә урам якка чабып китәргә, качарга уйлаган иде дә, булмады, гөнаһ шомлыгына каршы, өлгерә алмады. Келәт каршында аунап яткан, әнисе эчмичәрәк торган вакытларда чыбык чаба торган бүкәнгә абынып егылды. Торуына әнисе аны якасыннан эләктереп алган иде инде. Ачудан ысылдый башлаган, кичәгедән айнып бетмәгән хатын малаен җилтерәтә-җилтерәтә җирдән күтәреп торгызды. Шул ук мизгелдә, ничектер җиңел генә итеп, кулына бүкән янында яткан чыбыкны да үрелеп алырга өлгерде. Малайның эшләре хөрти иде.
- Кадерне белмәгән кара ишәк! Хәзер күрсәтәм мин сиңа күрмәгәнеңне! Телләшеп тора бит әле, әрәмтамак. - Шулай дия-дия, ярсыган, чәче-башы тузган хатын, бер кулы белән малаеның беләгеннән тоткан килеш, икенчесе белән мескен Заһирның аркасын каезлапмы-каезларга кереште. - Тагын каршы әйтәсеңме, көчек, әйтәсеңме?
Шытырдатып тешләрен кыскан Заһир еламады. Бүтән каршы да әйтмәде. Сеңлесе Дания генә, бик курыкса да, куркуын күпмедер җиңеп, гаҗизләнеп, әнисе белән абыйсы арасына керергә теләгәндәй, йөгереп килеп:
- Әни, әни, дим! Җибәр абыйны, җибәр инде! Кыйнама! - дия-дия, анасына карап ялвара, үкси башлады. Кызчык, анасы кизәнгән саен, аның чыбыклы кулын тотып алырга талпынгандай итеп куйса да, тота алмый, курка, юктан килеп чыккан бу җәнҗалны туктатырга бик теләсә дә, көченнән килми иде шул.
- Әни, Заһир сиңа пәрәмәчләрне иртәгә алып кайтыр. Мин дә үз өлешемне сиңа бирермен, ашамам. Зинһар, җибәр аны, кыйнама! - Яраткан, һәммә кешедән якын күргән абыйсының бер дә юкка җәзаланганын күреп, кыз калтырана-калтырана, такмаклый-такмаклый елый иде. - Әни, җибәр инде! Иртәгә бөтен пәрәмәчләрне сиңа бирербез...
Баштарак койрыгын кысып, келәт ишеге янындарак торган Каратүшкә дә бу ямьсез күренеш ошамады булса кирәк. Ул, хуҗа хатын кулындагы чыбык үзенә тәгаенләнгән дип уйлап, иң элек келәткә кереп посарга чамаласа да, соңыннан Даниянең елау тавышына кушылып, тирә-якны яңгыратып, үз-үзен белештермичә малаен кыйнаучы хатынга ярсып өрә башлады. Эт булып эт тә мондый ызгышның мәгънәсез, урынсыз икәнен аңлый, кебек иде.
Шул ярсып өрү ярдәм иттеме, әллә арага керергә ымсынган кечкенә Дания бер комачау булдымы, кайсыдыр мәлне малай, анасы кулыннан ычкынып, ачык капкадан урамга чыгып йөгерде. Аның артыннан беренче башлап Каратүш, Каратүш артыннан Дания чаптылар. Заһир урамнан су буена алып төшә торган тар тыкрыкка кергәч кенә, эт белән кызчык аны куып җиттеләр. Кыйналганда еламаса да, әллә авыртудан, әллә сеңлесе алдында гарьләнүдән, малайның күзләре яшьле иде. Әле яңа гына, келәттә чагында, уңган, эшлекле, зурлардан бер кайтыш җире дә булмаган бер егет иде бит ул. Ә хәзер аны кыйнадылар. Качып котылырга да елгырлыгы җитмәде. Әллә шунлыктан, ул, күз яшьләрен яшереп, күрсәтмәскәрәк тырышып, һаман алданрак йөгерде. Су буена төшеп җиткәндә генә Дания, абыйсының яшьле күзләрен күреп, аны кочаклап алды һәм үзе дә елап җибәрде:
- Абыем! Нык авырттымы, абыем? - Заһир дәшмәде. - Нигә безнең әни шундый икән? Нигә Дилияләрнең әниләре кебек түгел? Үскәч, мин беркайчан да балаларымны кыйнамаячакмын, - диде кыз, яшь аралаш борынын тарткалап. Заһир шул арада, башын читкә борып, күлмәк җиңе белән яшьләрен сөртте. Шуннан соң гына телгә килеп, башыннан сыйпый-сыйпый, сеңлесен юата башлады:
- Елама, акыллым, елама. Бераз үсик кенә. Мин сине шәһәргә алып китәчәкмен. Әтинең апаларына. Бу йортка әйләнеп тә карамабыз әле, китик кенә.
Ике сабый, шулай кочаклашып, бер булып, бер-берсен юатырга тырышсалар да, моннан ун гына минут элек булган, җанны җылыткан бәхет, аларның күзләрендә балкыган самими шатлык, күңелләрендә кичкә чаклы яшәргә тиешле кечкенә бәйрәм юкка чыккан иде инде.
Заһир, булган ике-өч сәдәфен ычкындырып, керле күлмәген салды. Малайның аркасында буй-буй кызыл эзләр беленә иде. Ул, чалбар балакларын сызганып, инеш эченәрәк керде дә сеңлесенә дәште:
- Дания, мин иелеп торам, син аркага су кой әле, яме. Шулай иткәч, авыртуы тиз басыла аның. Гөлбану әби әйтмешли, «ямавы өстендә, туйга чаклы төзәлер». Каны агып тормый әле. - Бу сүзләрне ул үзеннән бигрәк яраткан сеңлесен тынычландырырга, азмы-күпме аның күңелен күрергә теләп әйтте. Кызчык күпне күргән иске кызыл сандалиларын яр буенда салып калдырды да, тезләренә чаклы суга кереп, абыйсы янына баскач, нәни учларына су алып, аны Заһирның аркасына койды. Абыйсы аның саен куәтләп торды:
- Әйдә, тагын, тагын. Су койгач, авыртуы гел сизелми дә. Рәхәт кенә.
Абыйсын нык жәлләгән Дания, шулай кушучлап, аның аркасына хәтсез генә су койды. Заһир «булды, җитәр» дигәч кенә туктады.
- Беттеме сызлавы, абыем?
- Бетте, акыллым, бернәрсәсе дә калмады. - Авырту сизелсә дә, малайның сеңлесе янында сер бирәсе килми иде.
Малай белән кызның инеш эчендәге мәшәкатьләрен ярдагы чирәм өстендә аякларын алга сузып тыныч кына карап утырган Каратүш, эш беткәнен аңлапмы, сикереп торып, озын кызыл телен чыгара-кертә, лач-лоч су эчкәч, балалар инеш буеннан кузгалып киттеләр, акрын гына авыл башына юнәлделәр. Икесенең дә башлары иелгән, күңелләре төшенке иде бу минутта. Бары Каратүш кенә, ишегалдындагы теге ямьсез күренешне күптән онытып, барган җайга бер алга чыгып, бер артка калып, койрыгын күңелле итеп болгап, кечкенә хуҗалары янында бөтерелде. Маэмай гына шул ул, хәтере кыска аның.
Авыл башындагы калкулыкта урнашкан зиратта аларның әтиләре ята иде. Үлгәненә инде елга якын вакыт үткән булса да, балалар аны гел оныта алмыйлар. Авыр чакта да, рәхәт вакытта да әтиләре каберен зиярәт кылып кайту сабыйлар өчен бер гадәткә әйләнгән иде. Бик тә бала җанлы, кече күңелле, миһербанлы кеше иде шул аларның аталары. Элекке кебек, барып кочагына сыена алмасалар да, зиратны әйләнеп кайту кыз белән малайның икесенә дә бер җиңеллек, юану китерә иде. Дания, балаларча самими беркатлылык белән, кайчакта әтисенә үзенең моң-зарларын сөйли, Каратүшнең инде зур эт булып үсеп җиткәнен хәбәр итә, бергәләп шәһәргә барганнарын, туңдырма алган чакларын исенә төшерә. Әтисе алып биргән курчакның кулы өзелгәнен, аны берничек тә ялгап булмаганын бәян иткәндә, кечкенә кыз шыңшый ук башлый. Заһир мондый минутларда дәшми. Данияне генә тыңлый. Сеңлесе шыңшырга тотынса, аның да күзләре дымланып чыга. Шуннан соң ул аны зираттан алып чыгып китә иде.
Бу юлы ул алай итмәскә исәпләбрәк барды. Эче бушаганчы сөйләсен. Барып сыенырга, эч серләрен сөйләргә кемнәре генә бар соң аларның?! Бик яраталар иде шул алар әтиләрен. Алдыннан гел төшмиләр дә иде исән чагында...
- Абыем, әти исән булса, әни болай эчмәс иде, әйе бит? Безне дә гел-гел кыерсытмас иде, әйеме?
- Әйе, - Заһирнең һаман да юньләп сөйләшәсе килми иде, күрәсең, чырае бик төксе иде. Сеңлесенең сүзләре белән килешкәнлеген аңлатып, ул аны аркасыннан кочаклагандай итте, сөеп куйды.
- Абыем, әти безнең шундый яхшы кеше иде бит, әйеме? Ул аракы да эчмәде, әшәке сүзләр дә сөйләнмәде. Миңа кич белән әкиятләр укый иде, дәфтәр битенә матур рәсемнәр төшерә иде. Ул Дилияләрнең әтиләреннән дә әйбәтрәк иде, әйеме?
Балалар, зират киртәләре аша үтеп, тәбәнәк тимер рәшәткә белән уратып алынган кабер янына килеп бастылар да тын калдылар. Рәшәткәсе булса да, ташы юк иде әтиләренең. Әле юньләп үлән үсәргә дә өлгермәгән шул кечкенә калкулыкка утыртылган кыска имән баганага гына, астан өскә таба, кара буяу белән «Газинур» дип, мәрхүмнең исеме язылган иде.
- Шәһәргә китеп эшкә урнашкач, күп итеп акча ала башлагач, әнә теге Салих бабай каберенә куелган төсле матур таш куйдыртам әтигә. Рәсеме, алтын язулары белән. Әйткән иде диярсең, - бу сүзләрне Заһир икеләнүләргә бернинди урын калдырмаслык итеп, үтә бер җитдилек белән әйтте.
- Рәшәткәне дә икенчене, матурны куйдырырбыз, әйеме, абыем?
- Куйдырырбыз. Тик син нигә, монда килгән саен, әтигә дәшәсең, зарланасың, әләклисең? Ул сине ишетми, күрми, белми бит инде хәзер. Сөйлисең-сөйлисең дә шыңшырга тотынасың, аннан соң минем дә елыйсы килә башлый.
- Тыкрык яны Гайниҗамал әби әйтә, үлгән кешеләрнең гәүдәләре, тәннәре генә үлә, җаннары исән кала, ди. Алар исәннәргә ярдәм дә итә ала, диде әле. Шулай булгач, безнең әтинең дә җаны исән, ул безне ишетә инде. - Кызчык, шуны да белмисең дигән кебек, абыйсына карап куйды да куллары белән тимер рәшәткәгә тотынып чүгәләде, әти кешенең рухы белән сөйләшә башлады, әләкләшергә кереште:
- Әти, әтекәем! Бүген Заһир абыем, кибеттә эшләп, күп итеп йөзем пәрәмәчләре алып кайтты. Күп булса да, без аларны шунда ук ашап бетердек. Алар бик тәмле иде. Әнигә калдырырга онытканбыз. Шуның өчен ул абыйны бик каты кыйнады. Әти, әтекәем, әни бүтән эчмәсен иде. Өйдә ашарга бер әйбер дә юк бит. Сатып алырга акча да юк. Бәрәңге дә бетте. Быел миңа беренче сыйныфка барырга форма, букча, китаплар кирәк. Дилиянеке кебек сирень чәчәге төсендәге яңа сандалилар кирәк. Монысы күптән тишелде бит инде. Әтием, әни эшкә керсен иде, бүтән эчмәсен иде, безне карасын иде... Без сине бик ярата идек бит. Ярдәм ит син безгә, әтекәем. - Ярым пышылдабрак әйтелгән бу сүзләрдән сабыйларда гына була торган аерым бер ихласлык бөркелеп тора иде. Изге күңелле әтиләренең аны ишетәсенә, кайчан да булса бер ярдәмгә киләсенә, аларны ташламыйсына кыз бөтен барлыгы белән ышанып, өметләнеп дәшә иде бу минутларда.
Шунда тын гына сеңлесен тыңлаган Заһир да, Гайниҗамал әби сүзләрен чынга алып, үзе дә сизмәстән, Даниягә кушылды, шундый ук эчкерсезлек белән аны дәвам итте:
- Әти! Әни тәмам бозылды бит безнең. Эчүеннән һич туктамый. Мине менә тагын кыйнады. Ярдәм итсәң иде безгә берәр ничек. Араласаң иде аны аракыдан. Бик кыен бит безгә. Ярдәм итсәңче...
Ике гөнаһсыз нарасый, җыйнак каберне урап алган тимер рәшәткәгә тотынган хәлдә, әтиләренә зарланышалар, әниләрен әләклиләр, беркатлыланып ярдәм сорыйлар, мәрхәмәткә, үзләренчә ярату-назга өметләнәләр иде. Алардан берничә адым гына артта, алгы аяклары өстенә башын салып, үләндә яткан Каратүш тә бу мәлдә ничектер җитдиләнеп калган, нәни хуҗаларын тыңлый-тыңлый һәм ишетелер-ишетелмәслек итеп, акрын гына шыңшый иде.